• Преподавателю
  • Другое
  • “Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылышы”

“Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылышы”

Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе аша балаларда әниләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү, шушы дәрес дәвамында Ризаэтдин Фәхретдиновнаң бала тәрбияләүгә багышланган гыйбрәтле, мәгънәле сүзләре аша да бала тәрбияләү күздә тотылды. Язучының яхшы психолог буларак әсәрдәге вакыйгаларга якын килүе укучыда кызыксыну уята, Бәдретдингә хөрмәт белән карарга этәргеч бирә. Бүгенге көн балалары арасында үз аналарының физик кимчелекләре өчен, кигән киемнәренең заманча булмаганы өчен оялучылар бар.Бу әсәр шунды...
Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Усали урта гомуми белем бирү мәктәбе

Татар әдәбиятыннан дәрес конспекты

"Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясендә ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылышы"

Әзерләде:

ММБГБУ "Усали урта

мәктәбе"нең югары категорияле

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Исмагилова Әнисә Равил кызы


2015-2016 уку елы

Максат:

1.Укучыларга Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясенең эчтәлеген төшендерү.

2. Әсәргә анализ ясау, хикәянең тәрбияви әһәмиятен, хикәядә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да актуаль икәнлеген күрсәтү.

3. Ата-анага карата миһербанлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: Ә.Еники һәм Р.Фәхретдиновларның портретлары, Р.Фәхретдиновның тәрбиялелек һәм аналар турындагы гыйбрәтле сүзләре

Дәрес барышы

Ана-бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.


Һ.Такташ.

1.Кереш.

-Укучылар, бүгенге дәресебезнең эпиграфы итеп Һ.Такташ сүзләрен китерәм. Димәк сөйләшүебезне әниләр турында дәвам итәбез. Ягез әле, әниләр турында дәрестә һәм сыйныфтан тыш укылган әсәрләрне искә төшерик.

(укучылар мисаллар китерәләр:

  • Р.Миңнуллин шигырьләре

  • Р.Фәйзуллин шигырьләре

  • Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" хикәясе

  • Ә.Еникинең "Бала" хикәясе)

“Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылышы”

Укытучы: Дөрес, укучылар, әниләр турында язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр иҗат иткәннәр.Шундый гүзәл әсәрләрнең берсе Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәяседер мөгаен.Ә.Еники - чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы, хикәяләр остазы.

Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Ә.Еники

хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм бу шулай да.

Һ.Такташның сүзләренә яңадан игътибар итик әле. Бүгенге сөйләшүебез әниләр турында. Әниләр белән матур арасында нинди уртаклык булуын билгеләп үтәрбез.Ул гына да түгел, аналарга карата мөнәсәбәт, аларга хөрмәт, ата-ананы олылау турында да сөйләшербез.

Сез "матурлык " дигән төшенчәне ничек аңлыйсыз? (Балалар үз фикерләрен)

Җавапларыгыз ошый. Матурлык ул, чыннан да,күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә; матур, табигатьтәге сокланырлык урыннар да; ягымлы,сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган кеше матурлыгы һ.б. да матурлыкка керә.

2.Төп өлеш. Әсәр эчтәлеге белән танышу, сүзлек өстендә эш.

-Әйдәгез, әсәр эчтәлеге хакында сөйләшкәнче, әсәрдә булган кайбер сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап китик.

Сүзлек өстендә эш (шадра калу, җөрьәт итү,шәкерт, сөкүт калып,мөкиббән китеп, балавыз, чаршау, сәке, чәчәк зәхмәте кебек сүзләргә аңлатма бирелә)

Әсәрне өйдә үк укып килергә кушылган иде. Шулай булгач, сезгә әсәр таныш. Әсәр сезгә ошадымы?(укучы фикере) Хәзер әсәрнең төп идеясен табарга тырышып утырыгыз.Автор хикәя аша нәрсә әйтергә теләде икән?

3. Әсәргә анализ.

-Әсәрнең жанрын билгелик.( хикәя, ул сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган эпизодик вакыйгаларны сурәтли).

-Әсәр кем исеменнән сөйләнә?( Вакыйгаларны шәректәш - геройның берсе сөйли. Без дә һәр күренешне аның күзе аша күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе генә түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең хисләрен дә өстәп сөйли).

-Хикәянең темасын билгелик.(Әсәр кешенең эчке матурлыгы турында).

-Автор "Матурлык" темасын ничек итеп ача соң? Матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтик. (Табигать матурлыгы,кешенең эчке матурлыгы, Бәдретдиннең күңел матурлыгы, гаилә мөнәсәбәләренең матурлыгы аша).

-Хикәядә нинди вакыйгалар сурәтләнә? (Шәкертләрнең ялга кайтып бару һәм Бәдретдиннәргә керү вакыйгасы).(Өзекләрне табып уку).

-Хикәядә күренеп торган конфликт,ягъни каршылык бармы? (Бар. Ямьсезлек белән матурлык арасындагы каршылык).

-Матурлыкны шәкерт кайда күрә? (Табигать күренешендә). Табигать хикәядә кабатланып бирелә. Ни өчен икән? Бу сорауга алга таба җавап бирербез.

-Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела? (Бәдретдиннең өе һәм өй эчендәге герой күргәннәр. Ләкин беренче күрүдә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана).

Герой-шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме? (Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә.Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең узара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табигыйлыгы үсеп чыга. Герой-шәкерт шуны күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә,гариплегеннән дә, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар һәм Ә.Еники боларны яхшы психолог буларак бик оста әйтеп тә бирә).

-Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бәдретдиннең скрипкада уйнавы әлләни түгел. Ләкин көй герой-шәкерткә "бик ягымлы, бик тансык" булып яңгырый. Ни өчен? (Бәдретдиннең скрипкада уйнавы дусларына да бик ошый, чөнки скрипка моңнарында алар дусларының әнисенә булган мәхәббәтен, әнисенең улы белән горурлануын күрәләр. Малай әнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көй кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте,җылылыгы кадерле. Менә шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә кебек тоела.Шуның өчен дә бу көй шәкертләргә бик тансык булып тоела).

-Хикәя соңында мондый сүзләр бар: "Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере - бәхетсезлегеме, фаҗигасеме. әллә аңлаудан гаҗиз бөек бер өмете-бәхетеме - торып калды".

-Җавап бирегез,нәрсә торып калды, кайсысы? Фаҗигасымы, әллә бәхетеме? (Бәхете).

-Әсәрдә бәхет нәрсә ул? (Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә,үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше булуында).

-Менә хәзер кабат тургайларга әйләнеп кайтыйк.Шәкертләр юлда кайтканда кошларның сайрауларын тыңлаганнар иде.Без бит сорауга җавап бирмәдек әле. Автор ни өчен тургай сайравын ике тапкыр кабатлый? (Матурлык тургай кебек матур кошларда, матур күктә, җирдә генә түгел икән. Дөньяда алар белмәгән почмаклар да бар икән.Ул почмакларда алар белмәгән күңел матурлыгы да бар икән. Бу матурлык җимерек өй эченде генә бикләнеп ята алмый.Ул барыбер күренә. Ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә).

“Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылышы”

4.Йомгаклау.

-Әсәрне йомгаклап, идеясен дә билгеләп үтик. Язучы нәрсә әйтергә теләгән?

(Язучы бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәтнең бөеклеген әйтергә теләгән).

-Бик күп шагыйрьләр,язучылар әни турында дан җырлаган."Әни" сүзе кайсы гына телдә әйтелсә дә,ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә әнкәйләр уртаклаша. Акыллы киңәшен дә бирә.

-Әйдәгез әниләр турында мәкальләрне искә төшерик

1) Анаң кем генә булмасын, ул башкалардан газизрәк.

2) Ата-анасын зурлаган үзен зурлаган булыр.

3) Ана хакын уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да кайтара алмассың.

4)Анаңдай ана булмас.

5) Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

6)Анаң хәерче булса да аңардан китмә.

7)Ана - шәфкать диңгезе.

8)Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.

9) Анасыз корт ил булмас.

10)Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.

11)Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.

12)Әнкәм йорты алтын бишек.

Бу мәкальләр безнең дәрес эчтәлегенә бик туры килә.

“Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана белән бала мәхәббәтенең үзенчәлекле чагылышы”Шушы урында Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбия турындагы гыйбрәтле сүзләрен искә төшерү дә урынлы булыр. Үзенең "Нәсыйхәт. Тәрбияле бала" исемле китабында ул "...алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр.

Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр. Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә тәрбияле баладыр.

Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә ахлык китерер,"- дип язган.

Без моңа тагын бер тапкыр ышандык.

4.Нәтиҗә ясау. Без бүген сезнең белән Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе белән танышып, ана һәм улның узара җылы мөнәсәбәтен, улының әнисенә зур мәхәббәтен күрдек. Шушы урында "ни чәчсәң шуны урырсың" мәкале дә бик урынлы булыр иде. Әни кеше улына дөрес тәрбия биргәнгә күрә, үзе дә шуның татлы җимешләрен авыз итә.Бәдретдин иптәшләрен үзенең әнисе белән таныштыра(укып күрсәтелә)Күрәсез, ул әнисенең шадралыгын гүя күрми дә, чөнки ул аны ярата. Ә яраткан кешенең кимчелекләре күзгә күренми ул.Без аны үзебезгә тормышта өлге итеп алып, әниләребезне кадерлик, саклыйк.

Дәрес башында әни белән матурлык арасында нинди уртаклык бар дигән сорау куелган иде.Шул сорауга җавап тапкансыздыр дип уйлыйм. (Дөньяның бөтен гүзәллеге, матурлыгы, ризыкның тәме, өйнең яме- әниләр булганда). "Өйнең яме ана белән" дигән мәкаль белән дәресебезне тәмамлыйбыз.Дәрестә тырышып эшләвегезгә, катнашып утыруыгыз өчен рәхмәт.

5.Өй эше. Мәкальне бераз үзгәртеп, "Яктылык кояш янында, матурлык ана янында"дигән темага миниатюр сочинение язарга


© 2010-2022