ХIХ гасыр татар поэзиясендә М. Акмулла иҗаты

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

М. Акмулла иҗаты

М. Акмулла иҗаты татар җәмгыятендә мәгърифәтчелек һәм азатлык өчен көрәш хәрәкәте киң җәелгән чорга туры килә. Бу хәрәкәт иҗтимагый фикер мәйданына Ш.Мәрҗани кебек яңалык тарафдарларын чыгара. Аның «Назурәтел-хак...» китабы мөселман дөньясында күп санлы бәхәсләр уята. Догматик руханиларның «иҗтиһад монкарыйз», ягъни актив фикер йөртү, мөстәкыйль эзләнү, иҗади эшчәнлек дәвере инде күптән узган дигән реакцион карашын фаш итеп, ул яңача, хөр фикер йөртүгә юл ача.

Ш. Мәрҗани китаплары Оренбург, Чиләбе якларына, казакъ далаларына да барып җитә, бәхәсләр уята. Аны Акмулла да яхшы белә, Ш. Мәрҗани идеяләрен ялкынлы пропагандалый. Нәкъ шул чорда Ш. Мәрҗанигә багышланган күләмле әсәре өстендә эшли башлый. Ул аны тантаналы ода - касыйдә итеп язарга керешә. Ш. Мәрҗани идеяләрен яклаучыларга каршы төшкән кешеләргә, касыйдәсендәге аерым строфаларны кулланып, шигъри мәктүбләр ирештерә. Соңга таба мәктүбләрдәге аерым юллар касыйдәнең үзенә дә өстәлә баралар. Шагыйрьнең «унбиш ел «Назурәсен» алганыма», «моң булып кырык биштән яшем үтде» дип язуы 80 нче елларда да мәдхиянең тәмамланмавы турында сөйли. Акмулла касыйдәсен, Казанга барып, остазы кулына тапшырырга өметләнә, әмма авыр тормыш шартлары, көтелмәгән мәшәкатьләр (төрмәдә утыру һ. б.) мөмкинлек бирми. 1889 елның май аенда Ш. Мәрҗани вафат була. Бу зур югалту тәэсирендә Ш. Мәрҗанигә багышлап, дистәләрчә мәдхияләр, мәрсияләр иҗат ителә. Акмулла да, яңа тәмамлаган мәдхиясенә мәрсияне хәтерләткән бүлекчә («Җөда булдым, дәрига, аһ») өстәп, «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе»нең кулъязмасын Казанга җибәрә.

Акмулла мәрсиясе поэтик куәте, актуаль яңгырашы, көрәшчән пафосы белән бу жанрдагы башка әсәрләрдән аерылып тора. Әсәр, мәрсия дип аталса да, мәдхия булып яңгырый. Ул мәгърифәтчелек романтикасы, тирән оптимизм белән сугарылган. Акмулла татарлардагы мәгърифәтчелек идеяләрен бер Мәрҗанигә генә кайтарып калдырмый:

Курса хәзрәт алардан борын булган,

Мәдехкә ул бер ләикъ урын булган.

Шагыйрь Ш. Мәрҗани фикере өчен актив көрәш алып бара, аның тарихи урынын билгеләргә омтыла:

Бөрадәр, сезгә үтенәм сәлам язып,

Күзең сал: Мәрҗани - ул Тимерказык!

Булмаса кыйбла тапмай адашырсың,

Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!

Акмулла Ш. Мәрҗани идеяләренең прогресс өчен көрәштә актуаль булуын аңлый, үз халкы арасыннан мондый галим чыгуы белән хаклы горурлана, «андый фазыйл»гә «Истамбул, Мисыр, Шамда нәзыйре юк, Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!» -ди.

Акмулла Ш. Мәрҗанине Көнчыгышның романтик поэзиясе рухында тасвирлый. Ул күбрәк дастан, кыйсса геройларын хәтерләтә. Физик һәм рухи камиллеккә ия герой хакыйкать диңгезенә чумып, фикер җәүһәрләрен таба; Фәрхәд кебек, «Мөһәндисләр сизмәгән җирдән казып», «әнһарел-хакаикъны» агыза; Данко шикелле, «караңгыда фанусны кабыза». «Мөбариз мәйданына бу чыккан соң батырлар була калды җугалгандай», «палуаннардан йыгълып бу күргән юк», «биш йөз елгы батырларны талдырган ул», «Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын?» «батыр менән көрәшсәң, сау калмассың, аяймын, бил-умырткаң өзелсә, дус», «батырларны мәйданга чыгып күрсен...» - күз алдына әкият героена тиң мәһабәт шәхес килеп баса.

Акмулла героен реаль чынбарлыктан аермый, аның конкрет эшчәнлеге, хезмәтләре, аның дуслары, дошманнары турында яза. Шунысы характерлы: остазының эшчәнлеген гади халыкка аңлаешлы сурәтләү өчен шагыйрь «Мәрсия»нең беренче бүлегендә үк җанлы сөйләм, халык иҗаты элементларын мул куллана. Чагыштыруларның күбесе халык тормышына нык бәйле булу «Мәрсия» телен халыкчан итә, Ш. Мәрҗанинең романтик образын «җирнеке» итә. «Кайнар сөткә сары майны тамызган» «болагы саф, чәйгә һәркем су алгандай», «канча бала сөткә туеп», «чыкарды татлы суны тирән йирдән» - әлеге параллелизмнар, чагыштырулар һәммәсе крестьян тормышыннан, гади халыкка аңлаешлы һәм үз.

Автор, Ш. Мәрҗанинең изге эшләрен санагач, тугызынчы строфадан традицион мәдхиягә яңа элемент - лирик башлангыч кертеп җибәрә, чөнки шәхси мөнәсәбәтен әйтми кала алмый:

Әгъдасенә җан аямай каршы торып,

Аның өчен мөҗаһидмез алгы сафдан.

Ш. Мәрҗани дошманнарына «җан аямый каршы торырга» әзер лирик герой бүлек азагында үкенеч катыш соклану белдерә:

АҺ, дәрига! Баралмадым кашына аның,

Сүзенә aртыкча мин гашыйк аның.

Икенче бүлекне «Мәрсия»дәге лирик чигенеш дип атарга мөмкин, чөнки шагыйрь биредә үз биографиясен, шигърияткә һәм Ш. Мәрҗани карашларына ничек килүен сурәтли:

Мин үзем бер дәрдемәнд диванәмен,

Кайда бер тәхкыйк күрсәм, куанамын.

Шагыйрь «артык фән күрә алмаган»лыгын фәкыйрьлектән «шәһәр чыгып, алыс якка йөри алмаудан» күрә. Әмма остазын якларга хокукы, «Мәргәннәрне танырлык хәле» барлыгын исбат итә, 19 строфадан башлап мәгърифәт дошманнарына каршы һөҗүмгә күчә. «Мәрсия» ялкынлы публицистик памфлетны, гаепләү актын хәтерләтә башлый. Бу үзенчәлекне поэзиядә мәгърифәтчел принцип җиңүе дип карарга кирәк. Гыйлемлек - наданлык, хакыйкать - ялган, Мәрҗани - моганидләр әсәрнең буеннан-буена кискен каршы куела. Бер якта - кояшка, Тимерказыкка, айга тиңләштерелгән, мәдхия гиперболалары белән сурәтләнгән романтик герой, икенче якта - туфрак, нәҗес арасында аунаган, «дүрт аяклы мал»га, эткә, ишәккә, каргага, дегет чиләгенә, әрсез төлкегә, саудырмаган сыерга охшаш затлар. Шулай итеп, мәгърифәтчелек әдәбияты «кеше акылынын, рухи дөньясының өстенлеген, матурлыгын үз заманындагы ямьсез, явыз чынбарлыкка каршы куюы белән романтизмга юл. ача».

Хикмәтле сүз остасы Акмулла шигъриятенең җәмгыятьтә тоткан урыны, шагыйрьләрнең олы миссиясе турында уйлана:

Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән

Аңа күз алартмаңыз хиддәт берлән!

Шулай итеп, поэзия чын гыйлемлеккә тиңләнә; шагыйрь әдәбиятның иң элек тәрбияви ягына басым ясый:

Һәр фәндә шигырь белән китаб тулы,

Карасак, ияләре кандай олы!

Шигырь «хак нәсыйхәт», «вәгазь белән гыйбрәт» биргәндә генә «дөрест була», ди ул, шундый поэзия генә үлемсезлеккә дәгъвә итә ала:

Киткәннәр кандай ирләр гәүһәр сачып

Аларның эшләренең юлы ачык.

Гаҗәиб кыйммәт әсәр калдырганнар.

Хикмәтнең мәхзәненнән мисраг ачып.

Ш. Мәрҗанине һәм үзен автор шундый затларга тиңли, шул бөеклектән торып, ачуын, нәфрәтен, сарказмын йома төшеп, муллаларны үгетләргә тели:

Кил, зинһар, бөрадәрем, инсафка кил,

Куәтең канча икән, - чамаңны бел!

Халь килсә, аның эшен сез дә эшләңез.

Булмаса, файда бирмәс такылтак тел!

Автор Ш. Мәрҗани яклылар җиңәчәгенә ышана. Замандашлары Зәйнулла, Ризаэтдин, Борһанетдин, Мәмсәвиләр яңалыкка юл ярып баралар.

Аның гомумиләштерелгән «без»е артына руханиларның артта калган консерватив даирәсе яшеренгән:

Без сатдык меллалыкның корвт атын,

Бездән артык яулыклы дөрест хатын.

Ашкан бер галим чыкса - яманлаймыз,

Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз.

Яманлыкны, җаһилекне шул катлам вәкиле исеменнән фаш итү татар поэзиясендә Акмуллага чаклы сирәк очрый. Бу алымны куллану авторга, беренчедән, ялангач дидактикадан котылырга, икенчедән, тәнкыйтьнең сатирик үткенлеген, үтемлелеген көчәйтергә ярдәм итә, алга таба бу алымны аеруча Г. Тукай оста файдалана. Шагыйрьнең Ш. Мәрҗани дошманнарына әйткән соңгы, сүзләре дә татар мәгърифәтчелек поэзиясенең, хикмәт лирикасының классик үрнәге:

Яхшыны сүккән илән аты китмәс,

Яман сүзнең күңелдән даты китмәс;

Саф алтынны нәҗескә буяу илән

Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!

Кыйсык ук аткан менән туры китмәс,

Күңелдән яман сүзнең куры китмәс,

Котырган эт һава карап әргән менән

Асманда торган айның нуры китмәс!

Әсәренең төп өлеше шулай ук күтәренке, патетик рухта тәмамлана. Иң азакта гына Акмулла, традицион мәрсия кануннарын искә алып, остазы каршында үзенең түбән зат икәнлеген исбатларга керешә. Искелеккә болай «ташлама ясауның», мескенлеккә сабышуның сәбәбе «Мәрсия»нең соңгы строфасында ачыклана:

Кечерәйтсәңез, кечрәергә мин яранмын,

Үзеңез зураерга ярасаңыз!

Димәк, шагыйрь остазына олы ихтирам йөзеннән генә үзен түбәнәйтеп күрсәтә, чынлыкта Мәрҗани дошманнарына дөреслекне ихтирам итүдән башка юл калмавын әйтә.

Шулай итеп, М. Акмулла бу әсәрендә замандашларын борчыган күп кенә проблемаларга җавап бирә, мәгърифәтчелек позициясендә торып, наданлык, торгынлык, тискәрелекне фаш итә. Лирик чигенешләр, шагыйрьнең авыр тормыш юлын, шәхси халәтен күзалларга мөмкинлек бирү белән бергә, эмоциональ кайнарлык, публицистик үтемлелек, лирик җылылык өсти. Романтик күтәренкелек, шартлылык реалистик конкретлык белән үрелеп бара. Әлеге мөһим үзенчәлекләр «Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мәрсия»сен яңача язылган әсәр итеп таныта, аның кин таралуына сәбәп була.

М. Акмулланың Ш. Мәрҗанигә багышланган башка әсәрләре дә бар. Арада иң әһәмиятлесе - Нургали хәзрәткә язылган ачык хаты. Әлеге касыйдәнең бер өлеше (48 юл) Р. Фәхретдиновның «Асар»ендә (IV том), тулырак варианты Д. Качкынбаев язмаларында (200 юлдан артык). Әсәр «Мәрсия»дәге төп тезисларны тулыландыра, конкретлаштыра төшә, «Мәрсия»дәге юллар, строфалар да кабатлана. Бу фактлар касыйдәнең «Мәрсия» белән бер үк чорда яки берникадәр соңрак иҗат телүе хакында сөйли. Әсәрнең төп пафосы консерватив карашлы Нургали мулланың тискәрелеген, наданлыгын фаш итүгә юнәлдерелгән:

Тыя торган аксакаллар вафат булды,

Инде безгә фетнә салу ансат булды,

Казан халкы башларын без каңгырттык,

Вөҗүдемез гайне бер афәт булды.

Атап язылган бу әсәр дә гомуми көчкә ия. Халыкны алдау юлына баскан, үзләрен изге юлда йөрүче дип атаган башка руханиларны да автор камчылый:

Әллә качан сезнең паруд туңган микән

Булмаса, хакъдан күзен йомган микән?

Артыкча таза йирне артка ташлап,

Чебендәй, кутыр җиргә кунган микән?

Аныңча, мулла исеменә лаек кеше - иң элек гыйлем иясе һәм намуслы шәхес булырга, халык интереслары белән яшәргә, аның моң-зарын, уй-фикерләрен белергә, ярдәмгә килергә тиеш:

Галим булса, дин бабында зарлы булсын,

Кирәк ул бай, кирәк [ул] ярлы булсын!

Бу канатлы юлларны автор башка әсәрләренә дә кертә. Димәк, алар Акмулланың тормыш кануны булган: «Мулла икән дип һәркемгә алданмаймын, җебе таза булмаса - җалганмаймын»,- ди ул. Хатны шагыйрь искелек тарафдарларын көрәш мәйданына чакыру белән тәмамлый:

Нургали, курыкды дип булма алаң,

Әгәр син таяк алсаң, мин ук алам;

...Башым минем исән торса, китаб - кулда,

Әгәр син мылтык алсаң, мин туп алам!

Ш. Мәрҗәнигә генә түгел, М. Акмулла башка татар укымышлыларына атап та шигырьләр яза. Д. Качкынбаев, мәсәлән, аны «...Казан галимнәреннән Галимҗан әл-Барудины сөяр иде һәм аның хакында язган бәетләре булып, бәгъзе вакытларда Мәдех кылып укыр иде»,- дип яза. 1977 елда Башкортстанның Зилаир районы, Югары Туш авылында яшәүче И. Б. Идрисовтан Акмулланың үз кулы белән Зәйнулла ишанга язган уң. тугыз строфалы касыйдәсе табылуы да шагыйрьнең бу жанрда күп һәм яратып эшләгәнлеге хакында сөйли. Аларның һәркайсысында яңалык, мәгърифәт өчен көрәшүчеләргә дан җырлана.

Яхшылык-яманлык, гаделлек-гаделсезлек, игелеклелек-залимлек, юмартлык-саранлык, иҗтимагый бурыч, вөҗдан, намус, бәхет һ. б. мораль-этик категорияләр М. Акмулла иҗатында мәгърифәтчелек идеологиясе яктылыгында бәяләнә. Кешенең рухи азатлыкка, мәгънәвит игезлеккә, дөньяви гыйлемлеккә ирешүен ул иң элек аның мәгърифәтле булуына бәйләп карый. Шәхесне бозыклыктан, җаһиллектән прогресс, бәхет-сәгадәт юлына алып чыгудагы төп киртәне шагыйрь наданлыкта күрә. Надан кеше, ди ул, «зарарлы сигез яшәр яшь елан» кебек, «холкы-тинтәк сыердай, саудырмаган», ул «үзе белмәс, юньгә кермәс», аның белән «биш көн тору - биш елга тиң», надан белән юлга чыксаң, «юлдашын танымаган ир кебек юлдан язарсың». Киресенчә, акыллылык, зирәклек, белемлелек - кешенең иң асыл сыйфаты: «акыллы адәм олугдыр», «гыйлемлек ул дәрьядыр». Шул ук вакытта шагыйрь чын гыйлемлекне кешенең рухи камиллеге, эчке сафлыгына да бәйли:

АҺ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын,-

Булмаса, файда бирмәс коры белем.

Аңга хөрлек, рухка сафлык кирәклеген аңлап, ул шәхес ирекле, тигез, бәйсез, бәхетле булырга тиеш дигән нәтиҗә чыгара, моңа комачаулаган тормыш тәртипләренә, гаделсезлеккә ризасызлык белдерә.

Шагыйрь халыкның мохтаҗлык, наданлык, караңгылык тырнагыннан ычкына алмау сәбәпләрен эзли. Бу аяныч хәлгә төшүне үз вазифаларына салкын караган, карагруһ, надан, бозык руханилар «эшчәнлегеннән» күрә: «гавам халык башларын без каңгырттык»... Тукайча туры һәм беренче заттан әйтелгән бу әрнүле хакыйкать Акмулла иҗатында еш кабатлана:

Бәланең күбе чыга эчемездән,

Дамелла-фәлән дигән кешемездән.

Һәркемне мулла димез алдаганда,

Чын мулла аз табылыр таңдаганда.

Акмулла сатира утын диннең үзенә, яки аңа тугры хезмәт иткән затларга түгел, нәкъ менә артта калган, туң фикерле муллаларга юнәлтә, аларның тышкы кыяфәтләреннән дә ачы көлә:

Күрер күзгә мулла сымак солтанатмыз

Сәлләне килештереп урасак без.

Гавамга бер ак сәлләң өлкән булсын,

Атың, чанаң, киемең күркәм булсын.

Хосусан җаһил халык нәзаремдә

Үзең - симез, корсагың өлкән булсын!

М. Акмулланың дөньяга, җәмгыятькә мөнәсәбәтендә чикләнгәнлек тә нык сизелә. Көнчыгыш мәгърифәтчеләренең күбесенә хас булганча, ул прогрессны, җәмгыять үсешен диннән башка күз алдына китерә алмый. Ислам динен бу үсешкә ярдәмчел көч дип таный. Динне олылау, аллага табыну мотивлары да шуннан килә. Ул динне киләчәк тормышка, прогресска җайлаштыру, камилләштерү кирәклеген яклый. Аның кайбер шигырьләрендә остазлары - суфи шагыйрьләр алга сөргән дөнья фанилыгы, фатализм мотивлары да күренгәләп куя. Әмма Акмулланың кайсы заманда һәм нинди шартларда иҗат иткәнлеген, шул чорда хөкем сөргән иҗтимагый һәм идеологик атмосфераны искә алганда, аларның табигый булуы аңлашыла.

Шулай итеп, Акмулла наданлыкны, җаһиллекне камчылый, мәгърифәткә дан җырлый, халыкның язмышы, киләчәге өчен борчыла. Шагыйрь артта калган халыкка фән, культура, мәгърифәт кирәклегенә басым ясый:

Башка илне без күрәбез: тауга чыккан,

Һич кайчан ил уңалмас түбән баккан.

Мәгърифәт дәрьясы күпкә уртак,

Онытылып хур калмайдыр кулын тыккан.

Тормышы башка илләрнең көн шикелле,

Тормышы надан илнең төн шикелле.

Үзеңез уйлап караңыз, мигә салып,

Күренә ушы җире миң шикелле.

Акмулла халыкның мохтаҗлыгын шулай ук бай-түрәләрнең комсызлыгыннан, залимлегеннән, мәрхәмәтсезлегеннән күрә: казакъ далаларындагы бай-түрәләрне, авылнойны, волостнойны, аларның куштаннарын сатирик планда сурәтли:

Карасаң, бийдән кыен авылкайга,

Карынын тутырады ит бән майга.

Халыктан җыеп алып, файдаланып,

Барады, сәлам бирә волостнойга.

Акмулла күп кенә әсәрләрендә үзен импровизация остасы, чичән итеп таныта (мәсәлән, «Нургыч акын белән әйтеше») Билгеле булганча, «импровизация-чичәнлек үзенең традициясен, поэтик алымнарын тудырган. Шигырь белән хикмәтнең аерылмас бердәмлеге, шигырь әйткәндә аны хикмәтле сүз белән күркәмләндерү йоласы - хәким шагыйрьләр традициясе татар поэзиясенең үсешенә шактый нык йогынты ясаган, поэтикасына да тирән эз салган».

Акмуллада акыл шигърияте халыкчан үткен формада чагылыш таба. Аның шигырьләре мәкаль һәм афоризмга бай булу, шагыйрьлек белән хакимлек бергә кушылу белән аерылып тора. Мондый шигырьдә «фикер гомумән акыл чагылышы булып кына түгел, шагыйрьнең мөнәсәбәтен ачык чагылдырган рәвештә ала». Шуңа күрә «акыл шигъриятендә лиризмның яңа сыйфатлары шәхеснең үз-үзен тирәнрәк тану нәтиҗәсе буларак ачыла бара».

Шагыйрь тел-сурәтләү чараларын да югары поэтик яңгырашлы итеп куллана. Беренче карашка үгет-нәсыйхәткә корылган хикмәтләр дә эмоциональ-шигъри төс ала. Акмулла әйтергә теләгән фикерен күчерелмә мәгънәдә бирергә ярата, әсәрнең төп идеясен төрле поэтик чаралар ярдәмендә ачарга омтыла. Мәсәлән, шоңкар образы анда яңа идеяләр өчен көрәшеп, яктыга, бөеклеккә омтылучы мәгърифәтле, азат кеше символы булып килә. Шагыйрь тулпар, йолдыз кашка, мәргән кебек чагыштыруларын да халык авыз иҗатыннан алып, үстереп, баетып, киң картина рәвешендә бирә. Традицион поэзиядә мәхәббәт символы булып йөргән сандугач образы - Акмуллада хөр фикер, оста сүз сөйләүче чичән символы:

Дөньяда тулып яткан газизләр бар,

Телләрен сандугачтай акча кискән.

Акмулла дүртьюллыклары афористик, үткен, кыска, халык мәкаленә якын. Хикмәт лирикасында шагыйрь үзен «иске, китап сүзе»ннән яңа поэтик мәгънә тудыручы новатор итеп таныта. «Китап чагыштыруларын исә Акмулла шулай киң кулланмый. Алар, күрәсең, аның фикерен, хыялын уятмыйлар. Иркен казакъ даласында яшәүче шагыйрьгә халыкның җыр байлыгы якынрак булса кирәк»

«...Акмулла кирәк икән - татарча, кирәк икән - башкортча, хаҗәте килгәндә саф казакъча сөйли алган, яза алган; ихтыяж булса, аларның өчесен бергә кушкан...

Шул ук вакытта Акмулла хакында бары стихияле рәвештә «катнаш» телдә язучы шагыйрь сыйфатында хөкем йөртергә дә ярамый. Төрле телләрне кызык итеп куша алган кебек, ул аларны, кирәген тапса, эзлекле рәвештә аера да белгән. Шуңа күрә аның бер төркем әсәрләре саф иске татар әдәби телендә, икенчеләре бөтенләй диярлек казакъча язылган». Бу шагыйрьнең конкрет аудиториягә аңлаешлы телдә азарга омтылуыннан килә. Акмулла, мәгърифәтче трибун шагыйрь буларак, әсәрләрен үзе яшәгән төбәкләрдәге катнаш телле кешеләргә адреслый, шуңа күрә аның шигырьләре иске татар әдәби теленең демократлашуы процессындагы үзенчәлекле бер күренеш булып тора.

Шагыйрь гомере буе шәкертләргә дәреснең «мәгънәсен үз теленчә төшендерергә» тырыша, башка мөгаллимнәрне дә «үзеңезнең телеңезчә анык кылып, баласы мөселманның аңлагандай» итеп белем бирергә чакыра.

Акмулла шигырьләрендә гарәп-фарсы сүзләре дә еш очрый. Бу, беренчедән, ул чордагы әдәби телнең лексик байлыгына һәм мәдрәсәләрдә тел укытуның торышына, икенчедән, шагыйрьнең катлаулы фәлсәфи проблемаларны чишкәндә гарәп-фарсы терминнарыннан файдалануына, өченчедән, күп кенә әсәрләре консерватив руханиларга атап язылуга бәйле. Шул ук вакытта Акмулла фарсы-гарәп сүзләрен бик белеп, сайлап ала, урынлы куллана, еш кына алар шигырь тукымасының камиллегенә, ритмиканың музыкальлегенә хезмәт итә. «Хатимә» газәлендә ул болай яза:

Син химар дип хурлаганың заты толпар улмасын...

Син гораб дип уйлаганың аслы шоңкар улмасын...

Гъәйбе изһар улса улсын, гъәйбе мазһар улмасын!

Калыбы әгъяр улса улсын, къәлбе әгъяр улмасын.

Химар - толпар - шоңкар, изһар - мазһар - әгъяр кебек сүзләр рифмалашып килә, шигырьнең эчке ритмикасын көчәйтүгә хезмәт итә. Мондый строфаларга лаконизм һәм төгәллек хас. Халык мәкальләрендә очраган эчке рифманы Акмулла башка әсәрләрендә дә яратып һәм оста куллана, ә «эчке рифма исә,... беренчедән, шигырьнең ритмикасына образлы төс бирә, ритмик дулкынны күзгә күренерлек ачык кыяфәткә иңдерә; икенчедән, эчке рифма булып килгән сүзләр үзара бер-берсен һәм бер-берсенең мәгънәсен ачыклыйлар».

М. Акмулланың иҗаты югарыда телгә алынган әсәрләр белән генә чикләнми, әлбәттә. Күзәтелгән шигырьләрдә исә мәгърифәтче шагыйрь иҗатындагы төп тенденцияләр ачыграк күренә, шуңа алар шагыйрьнең бөтен иҗатын күзалларга мөмкинлек бирә. Акмулла иҗаты татар поэзиясендә мәгърифәтчелек реализмы хәлиткеч җиңүгә ирешә бару турында сөйли. Сурәтләү объекты чынбарлык булу, тел-сурәтләү чараларын халыкның җанлы сөйләм теленнән, халык авыз иҗатыннан эзләү, әсәрләрне турыдан-туры киң халык массасына, аның да изелгән, ярлы катламына адреслау, социаль гаделсезлекне, сыйнфый тигезсезлекне фаш итү, залимлеккә кискен протест белдерү - болар барысы яңа чор - XX йөз башы поэзиясенә юл ачалар. Шуңа «Акмулла, Акъегетләр тарафыннан салынган беренче әдәби, шигъри сукмаклар да зур юлга әйләнә, моннан кәрван-кәрван булып яна саф көчләр тезеләләр», - диюе белән Г. Ибраһимов, һичшиксез, хаклы иде.







© 2010-2022