XX йөз башында символлар

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ХХ йөз башы поэзиясендә символлар

Мингазова И., ТР Алабуга муниципаль районы

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

9нчы урта гомуми белем мәктәбе"

Фәнни җитәкче: Гатауллина М.Г.

XX йөз башы поэзиясендә символлар куллану Дәрдемәнд иҗатында куәтле агым төсен ала. Яшәешнең туктаусыз хәрәкәттә булуы, үткәндә калган матурлык, чиклелек хакында сөйләгәндә дә, милләт язмышына кагылганда да шагыйрь символлар системасына мөрәҗәгать итә.

Еш кына күңел шигъриятендә образларның мәгънәсе традицион фольклордан яки борынгы әдәбияттан килә торган символларда ачыла. Дәрдемәнднең "Җәй үтте..." шигырен гөл - мәхәббәт, былбыл - җырчы, символлары аша аңлауга ирешәбез. Шигырьдә күренеп торган хис - үкенеч хисе, чөнки табигатьнең матур вакыты җәй узган. Ләкин сүз ел фасылы турында гына түгел. Гөл символын кулланып, лирик герой мәхәббәт сулу турында сөйли, шуңа үкенә. Былбыл - шагыйрь үзе.

Дәрдемәнд иҗатындагы кораб символы күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыра торган мондый сурәтләр төрле халыкларда үзенә хас юллар белән үсә. Дәрдемәнд исә "Кораб" шигырендә шәхси кичерешләрен җәмгыятьтәге вакыйгалар белән тыгыз мөнәсәбәттә бирә. Кораб символы аша шагыйрьнең дөньяга карашы да, реаль чынбарлык та күз алдына килә.

Шаулый диңгез…

Җил өрәдер…

Җилкәнен киргән кораб!

Төн вә көндез

Ул йөрәдер:

Юл бара ят ил карап…

Чыкты җилләр,

Купты тулкын -

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!

Г.Тукайның "Көзге җилләр" шигыре тулысы белән тасвирый билгеләргә нигезләнгән.

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;

Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

Биредә көзге төн, җил күренеше чынбарлыктагы вакыйгаларны гомумиләштереп бирә. Һәр строфаның соңгы юлында җылый сүзенең кабатланып килүе XX гасыр башында Россиядә барган иҗтимагый хәлләрне, халыкның тормышын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

С. Рәмиевнең шушы чорда язылган "Таң вакыты" шигыре дә символик юнәлештә язылган. Таң вакыты төшенчәсе аркылы татар халкының уянуы, мөстәкыйльлеккә, мәдәнияткә, белемгә омтылышы күрсәтелә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, XX йөз башында прозада да, поэзиядә дә символлар куллану активлаша. Бу чор язучылары, шагыйрьләре иҗатындагы символик образлар, аларның әсәрдәге урыны һәм роле бу чор татар әдәбиятында Шәрык традицияләренең көчле булуы белән аңлатыла. Шәркый әдәбияттагыча, шартлылыкны лирик-эмоциональ киеренкелек моментлары белән үрү, мәгълүм символларны яңача куллану аша иҗади осталыкны үстерү әһәмиятле урын алып тора.

XXI гасыр башы әдәбиятында да, ХХ гасыр башы әдәбиятында кебек үк, яңа дулкын пәйда булды. Язучыларның күбесе укучыда милли горурлык тәрбияләү, милли үзаңны үстерү максатыннан милли характерларны үзәккә куйган әсәрләр иҗат итте. Шәхеснең кыйммәтен ассызыклаган хәлдә, традицияләргә тугры калып, иҗтимагый тормышка аерым игътибар бирелде.

Әсәрләрдәге төп максат − чор картинасын тудыру, заман, хакимият системасының образын укучы күз алдына бастыру. Реалистик әсәрләр ярдәмендә татар язучылары татар халкы үткәненең аерым бер дәверләре сурәтен яңадан тергезергә, шушы сурәт ярдәменә укучыны бүгенге һәм киләчәк тормыш турында уйландырырга омтылалар.

"Милли әдәбиятыбызда милли башлангычның алга чыгуы шәхес тормышының, эчке дөньясының тарихи-иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслый. Иҗтимагый берлек, система, коллектив билгеләгән әхлакый законнар хөкем сөргән шартларда кешенең рухи чисталыгын, матурлыкка соклану һәм игелек кылу сәләтен саклап калу хакында сүз бара.

Лирик эмоциональ сөйләм, аң агышын сурәтләү, кешенең саташу, төшләнү, үлем алдында тору халәтен күрсәтү, рухи яктан "чистартылган, идеалга омтылучы геройлар тудыру әсәрләрнең тәэсир көчен чиктән тыш арттыра. Авторның әхлакый позиясе - субъектив бәяләве фәлсәфәсе - тормыш чынбарлык моделендә кешеләрне төркемләү аша чагылдырыла. Герой һәм чынбарлык конфликт халәтендә торалар, аның сәбәбе исә авторның романтик рухлы, катгый белдерелә торган шәхси мөнәсәбәтендә табыла" [4, 416].

Модернистик проза, поэзия һәм драматургиядә фәлсәфи башлангычның үзәккә алынуы, шартлылыкның, интеллектуаль тенденциянең көчәюе күзгә ташлана. Мондый әсәрләр тормыш-яшәешкә бәя бирергә, актуаль проблемаларны, яшәү законнарының, тәртипләрнең кешегә тәэсирен гәүдәләндерергә омтыла. Әсәрләрнең фәлсәфи яктан тирәнлеген ачыклау мифологик мәгълүматлар, шартлы, символик образлар, метафора, әкияти алымнар ярдәмендә тормышка ашырыла, укучыга тәкъдим ителә.

Символлар ярдәмендә әдәби әсәрне тема-проблема ягыннан төрлеләндерү, фәлсәфилекне тирәнәйтү, иҗтимагый тормыштагы күренешләрне кешелек һәм яшәеш кыйммәтләренә бәйләнештә ачарга омтылу яңадан-яңа иҗади ачышлар ясауга сәбәп була.

Күзәтүләрдән күренгәнчә, хәзерге әдәбият моңа кадәр ирешелгәннәрне яңа кыйммәтләр белән баета бара. Һәр чор, һәр милли әдәбиятның үзенчәлекле сыйфатлары бар. Шул сыйфатларны ачыклау, мөмкин кадәр төгәлрәк билгеләү әдәбият турында тагын да конкретрак сөйләшүне таләп итә. Символлар куллану татар әдәби процессында яңа күренеш түгел, ә киресенчә, гасырлар буена баетылып, камилләшеп килгән система. Ул һаман да үзенең яңадан-яңа төсмерләре белән ачыла.

Әдәбият

  1. Әдәбият белеме сүзлеге /Төз.- ред. А.Г. Әхмәдуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. - 238 б.

  2. Әдәбият: XX йөзнең 30-90 елларында татар әдәбияты /Ред. А.Г.Әхмәдуллин. - Казан: Мәгариф,1995. - 199 б.

  3. Заһидуллина, Д.Ф. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачылык) / Д.Ф.Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2006. - 255б.

  4. Хәзерге татар әдәбияты. - Казан: Мәгариф, 2008. - 455 б.







Ф.И.О.

Мингазова Ильнара Варисовна (Минһаҗева Илнара Варис кызы)

Адрес, телефон, e- mail

г. Елабуга, пр. Мира, д.30, кв.63 [email protected]

Ф.И.О. учителя, научного руководителя

Гатауллина Мауа Габдельбаровна (Гатауллина Мауа Габделбәр кызы)

Название учебного заведения

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №9 с углубленным изучением отдельных предметов» Елабужского муниципального района Республики Татарстан (Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

"Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

9нчы урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе)

Тема доклада

ХХ йөз башы поэзиясендә символлар


Форма участия в работе секции

С докладом

Необходимость технических средств при выступлении



© 2010-2022