Конспект внеклассного мероприятия Бэхетле очрак

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Бәхетле очрак»

Дәрестән тыш чара укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту,аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяр тудыру максатыннан үткәрелә.

Җиhазлау. Мультимедиа проекторы П.К. Төрле авырлыктагы сораулар язылган слайдлар. Уенда ике команда катнаша. Жюри дөрес җавапларны исәпкә алып бара, ахырдан җиңүче команданы билгели.

I гейм - «Узышу» (1 минут эчендә 1нче командага җавап бирү өчен тәкъдим ителгән сораулар . hәр дөрес җавап өчен 1очко языла.)

1.Татар телендә ничә сузык аваз бар? ( 9 + 3 алынма сузык.)

2. Телдәге тартык авазлар системасы ничек атала? ( Консонантизм.)

3. «Туган тел» шигыренең авторы? ( Г.Тукай.)

4.Татар хатын-кызларының милли баш киеме? ( Калфак.)

5. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр? ( Антоним.)

6. Ялгызлык исемнәр өйрәнә торган фән? ( Ономастика.)

7. «Сүнгән йолдызлар» әсәренең жанры? ( Драма.)

8. Әбүгалисинаның игезәк сыңары? ( Әбелхарис.)

9. Дәрдемәнднең чын исеме? ( Закир Рәмиев.)

10. Беренче татар әлифбасы кайчан басылган? Аның төзүчесе кем?

(2 очко.)

( 1778 елда, Сәгыйть Хәлфин.)

Икенче командага бирелә торган сораулар:

1.Татар телендә ничә тартык аваз бар? ( 28.)

2.Телдәге тартык авазлар системасы. ( Вокализм.)

3.Татар телендә беренче китап ничәнче елда hәм кайсы шәhәрдә басылган? ( 2 очко.)

( 1612 елда, Лейпциг шәhәрендә.)

4.Татар халкының милли аяк киеме. ( Читек.)

5. Мәгънә төсмерләре белән аерыла торган сүзләр. ( Синоним.)

6. Катып калган бер төшенчәне белдерә торган сүзтезмәләр.

( Фразеологизмнар.)

7. Г. Коләхмәтов драмасы. ( «Яшьләр» )

8. Сүзлекләр турындагы фән. ( Лексикография.)

9. Бер генә билгеләре белән аерыла торган авазлар. ( Коррелятлар.)

10. Чит телдән кергән сүзләр. ( Алынмалар.)

II гейм - (2 тартма алып чыгыла. Алар эчендә портрет. )

Беренче тартмада татар әдәби телен үстерүгә зур өлеш керткән галим портреты. Аның мондый сүзләре бар: «Без-татарлар, телебез-татар теле, мөстәкыйль hәм камил тел ул» Бу кем? (К.Насыйри.)

Икенче тартмада классик әдип, күренекле җәмәгать эшлеклесе портреты. Аның мондый сүзләре бар: «Милли мәктәп бер агачка охшатылса, аның тамыр үзәге-ана теле. Әмма башка дәресләр шуннан үсеп чыккан ботаклар, яфрак вә җимешләр дип санала». (Г.Ибраhимов.)

III гейм - «Ромашка» уены. (Командалар «ромашка» дан мәкальләр ала. Мәкальне дәвам итәргә.

1.Татлы сүздән ... ... .

(тел корымый)

2.Тел байлыгы бай итәр, ... ... ... ... .

(тел юклыгы юк итәр.)

3.Тел белән тегермән ... ... .

(тартып булмый.)

4.Тел сөйли, ... ... .

(баш эшли.)

5.Тел ташны ... .

(эретә.)

6.Тел елата да, ... ... .

(юата да.)

7. Телең белән ашыкма, ... ... ... .

(эшең белән ашык.)

8. Кул ярасы бетәр, ... ... ... .

(тел ярасы бетмәс.)

9. Теле барлар халык булган, теле юклар ... ... .

(балык булган.)

10.Туган телен кадерләгән халык ... ... .

(кадерле булыр.)

IV гейм - «Музыкаль тәнәфес»

«Туган телдә дәшсәм генә» ... җыры башкарыла.

Ильяс Вәлишин музыкасы,

Рәзил Вәлиев сүзләре.

Аннары җыр башкаручы командаларга үз сорауларын бирә:

  1. Боерык фигыльнең юклык формасы белән туры килә торган шәhәр исеме.

(Бөгелмә)

  1. Дөньяда ничә тел бар?

(5мең чамасы.)

V гейм - «Син-миңа, мин-сиңа» бәйгесе. (Командалар бер-берсенә алдан әзерләп килгән сорауларын бирә.)

VI гейм - «Узышу» 1нче командага. ( hәр дөрес җавап өчен 1 очко бирелә.)

1.Татар алфавитындагы 2 хәрефнең берсе - татар телендә, икенчесе рус телендә сүз башында килә алмый.

(ы hәм ң)

2. Алфавитта ничә хәреф?

(39 хәреф)

3.Кабактан кадак ясап буламы?

(сүз уртасындагы б хәрефен д белән алыштырсаң була.)

4. Өтерге сүзен өч шакмакка язып буламы?

,

г

Е


5. Татарстанның кайсы шәhәрен табада кыздырып була?

(Алабуганы)

6. Аерым китап, газета, журналларны бастырып чыгаруда җаваплы кеше.

(Мөхәррир)

7. Билгеле бер максатка ирешү өчен тырышучы.

(Көрәшче)

8. Түбәндәге сүзнең синонимнарын табарга. (команданың hәр кешесе, чиратлап, бер синоним әйтә.)

Матур - гүзәл, чибәр, сылу, нәфис, күркәм, ямьле, килешле, сөйкемле, нәзакәтле.

9. Бер өлешем кыш була,

ап-ак итеп ул ява;

Икенчесе тук итә, hәркемгә азык бирә.

(Кар-аш.)

10. Дөньяда иң киң таралган аваз.

( «а» авазы. Ул аваз булмаган телләр юк.)

11. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне «җыярга»

а з о б у ң ы р я г

(бозау) (яңгыр)

12. Татар телендә нинди сузык аваз хәрефләренә беткән язма сүз булмый?

( о ; ө ; э )

2нче командага.

1. Атамасына 4 «и» хәрефе кергән, бер мөстәкыйль сүз төркеменең мәгънәви төркемчәләреннен берсе.

(Инфинитив)

2. «Фигыль» термины каян килеп чыккан?

( « Фәгалә» - гарәпчә «эш, хәрәкәт» дигән сүздән.)

  1. Бер сүздә 10 ә буламы?

(Була: йөз-ә)

  1. Биш шакмак эченә 6 н хәрефе булган исем язып буламы?

а

л

т

ы

н


  1. Нинди дәүләтне башка киеп йөриләр?

(Панама)

  1. Сәхнә әсәрләре язучы.

(Драматург)

  1. Халкына, туган иленә тугрылыклы кеше.

(Патриот)

8. Зур-олы, өлкән, дәү, эре, олпат, сыешлы, күп сыйдырышлы, җиткән, олуг.

9. Бер иҗегем фигыль булыр, юрганга ул хас булыр.

Икенчесе хатын-кызның тырнак буявы булыр. (яба-лак)

10. Иң күп тартык авазлы тел.

(Кавказдагы убых телендә-85 аваз.)

11. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне «җыярга»

т ә м х ә р

(рәхмәт)

к җ ә н л е

(җәнлек)

12. Татар телендә нинди тартык аваздан башланган сүз булмый?

( [ ң ] )

Жюри уенга нәтиҗә ясый. Актив катнашучыларны бүләкли.



© 2010-2022