Мероприятие по татарскому языку Тамчы-шоу

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

Максат: Укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын үстерү,мөстәкыйльгә өйрәтү,туган телгә, күренекле әдипләребезгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

УЕН БАРЫШЫ

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

А.б. Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башланса,

Күңелләрдә ныграк саклана.

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! "Тамчы- шоу" уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер- беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Г. Тукайның туган көненә, туган ягыбызга багышлана.

(Сүз командаларга бирелә. Алар үзләре белән таныштыра.)

1 тур. "Кайсыгыз җитез"

А.б. Уенга кереп китү, җылынып алу өчен сораулар биреләчәк.

1. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? 3

2. Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның өчен ничә төрле буяу кирәк? 6

3. Машинага биш кәҗә бәтие утырган. Һәрберсенең 8 км юл үткәнлеге билгеле булса, машина күпме юл үткән? 8

4. Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар? 2

5. Бер рәттә 8 урындык. Алия сулдан бишенче урыега, ә Рәйсә уңнан бишенче урынга утырган. Алар икесе бер урынга туры килмәгәннәрме? Юк

6. Җәй көне самолет Казаннан Мәскәүгә 95 мин ,ә кышын 1сәг35мин оча. Бу ни өчен шулай? 95мин=1сәг35мин

7. Йосыфның 7 таякчыгы бар. Бер таякчыкны урталай сындырса, аның ничә таякчыгы булыр? 8

8. Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта басса ничә кг булыр? 5кг

2 тур. "Туган ягыбызны беләбезме"

  1. Гассар исемендәге мәдәният йорты каршында кемгә һәйкәл куелган?(менделеев)

  2. Менделеев шәһәрендә ничә балалар бакчасы бар? (8: 1,2,6,7,8,10,12,13)

  3. Рәсемдәге якташ шагыйребезнең исем-фамилиясен әйтегез (М. Гыймазетдинов)

  4. Шәһәребездәге Чоловский урамы бар. Чоловский нинди һөнәр иясе булган? (табиб)

  5. Менделеев шәһәре гимнының авторы кем? (Виктор Никифоров)

3 тур. Сугыш


  1. Ничәнче елдан башлап безнең илдә 9 май - Җиңү көне - ял көне булып санала? (1965)

  2. Сибгат Хәким, Самат Шакир, Нури Арсланов, Зәки Нури, Нәби Дәүли - бу татар әдипләрен нәрсә берләштерә? (сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан әдипләр)

  3. Кайсы алданрак булган: Курск сугышымы, Сталинград сугышымы? (сталинград)

  4. "ИС"совет танкында кемнең исем - фамилиясе яшеренгән? (Иосиф сталин)

  5. Блокадада калган Ленинградны азык белән тәэмин итү нинди күл аша башкарылган?(Ладога)

4 тур(Г. Тукай иҗаты буенча сораулар)

  1. Малай ничә сәгать су коена?

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле

уйнагач,

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип

уйлагач…


  1. Шүрәленең мөгезе нинди зурлыкта була? Урта бармак буйлыгы

бар маңгаенда мөгезе....

  1. Бала дәресне көннең кайсы вакытында әзерли?

(Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәресен карый)

  1. Әкиятнең исемен атагыз? (кызыклы шәкерт)

  2. "Туган авыл" шигыре ничә куплетлы? (4)

  3. "Бала белән Күбәләк" шигырендә Бала Күбәләккә ничә сорау бирә? Бала Күбәләккә 4 сорау бирә:

1)Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?

2) Ничек соң тормышың?

3) Ничек көн күрмешең?

4) Табаламчы ризык?

5 тур (сез игътибарлымы)

рәсемдә камзулга ничә ләлә чәчәге чигелгән. ( 6 чәчәк)

1нче рәсемдә ничә чүлмәк бар? (4)


6 тур " Капитаннар ярышы"

"Зирәкләр"

  1. Татар телендә 6 килеш бар. (әйе)

  2. Көн һәм төн сүзләре синоним. (юк)

  3. Ятьмә сүзендә 4 аваз. (юк)

  4. Канат сүзе күп мәгънәле сүз.( әйе)

  5. О, ө хәрефләре беренче иҗектә генә языла. ( әйе)

  6. Б яңгырау тартык (әйе)

  7. Аграк, яшелрәк,тәмлерәк -бу сыйфатлар чагыштыру дәрәҗәсендә. (әйе)

  8. - Г.Тукай премиясе бар ? (Әйе)
    9. - Күннән чигеп эшләнгән татар мили аяк киеме читек? (Әйе)
    10. - Алка баш киеме? (Юк)

"Йолдызлар"

  1. Чыгыш килешенең сораулары кемгә? нәрсәгә? кая? (юк)

  2. Олы, зур. Бу сүзләр синонимнар .( әйе)

  3. Дөнья сүзендә 5 аваз бар. (әйе)

  4. Таш йөрәкле - бу сүз туры мәгънәдә. (юк)

  5. Фонетика сөйләм авазларын өйрәнә. (әйе)

6. Гына , генә кисәкчәләре һәрвакыт аерып язылалар. (әйе)
7. Камзул аяк киеме? (Юк)
8. Татарстан дүрт елга иле? (Әйе)
9. Казанда метро төзелде? (Әйе)
10.Салават Фәтхетдинов рәссам? (Юк)


© 2010-2022