План урока по татарскому языку Вежливость (3 класс)

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

3 нче номерлы гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татар теленнән

3 нче сыйныф рус телле укучылар өчен

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Якупова Римма Мансуровнаның

дәрес эшкәртмәсе (ФДГББС буенча).

Дәрес планы: Әдәпле булыйк.

Шәхси нәтиҗәләр:- Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

-Татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

-Ярдәмчелек, башкаларга карата кайгыртучан булу

Метапредмет нәтиҗәләр: Регулятив УУГ.

  • Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

  • Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Нәтиҗә ясый алу.

  • Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.

Танып белү УУГ.

- Дәреслек белән эшләү.

  • Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу

  • Текста әйтелә торган төп фикерне таба белү

  • Объектларны чагыштыру.

  • Фикерне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ.

-Диалог төзүдә катнашу.

- Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү

- Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару

Предмет нәтиҗәләре: Әдәпле сүзләрне өйрәнү, аларны төрле ситуацияләрдә куллану.

Материал: Дәреслек, дәфтәр

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, слайдлар

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  1. Дәресне оештыру

Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү: Әдәплелек турында укучылардан мәгълүмат алу.

Яңадан карыйк әле, без сөйләшкәндә нинди әдәпле сүзләр ишеттек? Тагын нинди сүзләр беләсез? Укучылар бу сүзләрне кайчан һәм кайда әйтәләр?

Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?



  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы бүген дә дәрестә әдәплелек турында сөйләшүне дәвам итәчәкләрен әйтә.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Слайдлар карыйлар-русчадан татарчага тәрҗемә итәләр.

2. Әдәпле сүзләр, яхшы сүзләр дибеэ. Сезгә өйгә эш итеп "Яхшы сүз" турында мәкальләр табып килергә иде. Әйтегез әле, кем нинди мәкальне тапты икән?

- Яхшы сүз йорт салып бирә, яман сүз аны җимерә.(грузин)

- Яхшы сүздән җан эри.(каракалпак)

- Яхшы сүздән таш та йомшара (дагстан)

- Яхшы сүз - чәчәк, яман - сүз чәнечке. (төрекмән)

- Яхшы сүз - күңел ачкычы(серб)

- Йөрәктән чыккан бер җылы сүз өч кыш буе җылытыр. (удмурт)

Укытучы.Укучылар! Бик күп мәкальләр тапкансыз, рәхмәт. Мәгънәләрен аңлату.

Яхшы сөйләшү өчен сүзләр белергә кирәк, мәкальләр белергә кирәк, тагын нәрсә белергә кирәк икән? Укытучы слайд күрсәтә һәм үзе сүзләр әйтә.

Бир әле! Бирче! Кил әле! Килче!

Бирегез әле! Бирегезче! Килегез әле! Килегезче!

1 Нәтиҗә. Мөстәкыйль эш. 1. Шушы сүзләргә карап кагыйдә чыгарыгыз.

2. 45 бит 2 күнегү Алсу нинди әдәпле сүзләрне онытты

3. Бирем эшлиләр. Дай пожалуйста эту книгу. Оля, помоги мне, пожалуйста. Папа, купи мне. пожалуйста, велосипед.

2. Нәтиҗә . (Ныгыту таныш ситуациядә һәм үзгәргән ситуациядә )

Парларда эш. Телефоннан сөйләшә беләсезме? Китаптан (47 бит) диалоглар укыйлар, кайсы дөрес, кайсы дөрес түгел икәнен әйтәләр. Үзләре парларда дөрес диалоглар төзиләр.

3.Нәтиҗә. (Проблемалы бирем - алган белемнәрен кулланып, яңа белем туплау)

Төркемнәрдә. Текст өстендә эшкә әзерлек.


а)Сүзлек эше.
3 нче күнегү 54 бит

б) текст өстендә эш.

- эчтән уку;

-кычкырып уку;

-малайның сүзләрен уку;

-апаның сүзләрен уку;

Әйдәгез әле малайга характеристика бирик. (акыллы, тәрбияле, әдәпле)

Хәзер төркемнәргә бүленәбез. Һәр төркем берәр шундый вакыйганы искә төшереп (өйдә, ашханәдә) бу турыда яза. Бераздан укып карыйлар.

III.Рефлексия., бәяләү этабы.

- Укучылар, нинди кеше әдәпле кеше була? Дәрестән үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз, иптәшләрегезгә нинди теләкләрегез.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен,боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр - яхшы сүзләр - шатлык кирәк.

Укучылар үз эшләренә бәя куя.

IV. Өйгә эш.

1.Монда өйрәнгән әдәпле сүзләрне иптәшләрегезгә дә өйрәтегез.

2. "Минем яхшы гамәлләрем"(План төзергә)

3. "Әдәпле бала" ны сурәтләп хикәя языгыз.

- Ә хәзер без кунакларга, үзебезгә исәнлек - саулык теләп саубуллашыйк



© 2010-2022