Әлмәндәр - ил карты темасына татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе (11 сыйныф)

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлмәндәр - ил карты

Тема: "Әлмәндәр - ил карты"

Максат:

  1. Күренекле драматург иҗаты буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштерү;

  2. "Әлмәндәр - ил карты". Әлмәндәр образы аша яшәү мәгънәсен аңлату;

  3. Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт, соклану, горурлык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: Дәрес-очрашу.

Җиһазлау: Т.Миңнуллинның китаплары күргәзмәсе, портреты, компьютер, экран, проектор.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру мизгеле, укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырышыгыз. Хәерле көн! Кәефләрегез яхшымы? Бүген сыйныфта кем дежур? Дәрестә кемнәр юк?

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, без үткән дәрестә Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясен өйрәнүне тәмамладык. Әйдәгез, укучылар, белемнәрне актуальләштерү өчен, төркемнәргә бүленеп, сорауларга җавап биреп алыйк. Кайсы команда күбрәк дөрес җавап бирә, шул команда җиңә.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Укытучы: Ә хәзер сүзлек өстендә эшләп алабыз.

Экранда бирелгән терминнарның дөрес аңлатмасын әйтергә.

Драма -

Трагедия -

Комедия -

Образ -

Укытучы: Афәрин.

VI. Әлмәндәр образына характеристика.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, "Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясенең кыскача эчтәлеге белән һәм Әлмәндәр образына характеристика доклады белән Хазиева Лиза чыгыш ясый.

(1 укучы комедиянең кыскача эчтәлеге белән таныштырып чыга)

Укытучы: Спектакльнең башыннан азагына чаклы Әлмәндәр гел сәхнәдә.

Әлмәндәр тормыш фәлсәфәсе, тормышны яратучы кояш кебек. Нур чәчеп торуы белән бөтен татар халкына да, башка халыкларга да якын. Иң мөһиме - халык Әлмәндәрне үз итте. Сезгә дә, укучылар, Әлмәндәр бигрәк якын, сез аны хөрмәт итеп, яратып, кызыксынып, хәтта кайсы-берсе үз бабалары, кебек итеп кабул иттегез. Авыл акбабалырының барысында да да уртак бер сыйфат бар. Күпне күргәннәр һәм күпне беләләр. Алар - халкыбызның үткән язмышы, акыл һәм тәҗрибә мәктәбе. Әлмәндәр дә шундыйлардан. Ул үткәнне бүгенге белән тоташтыручы буын кебек.

Туфан Миңнуллин - татар драматургиясенең йөзек кашы. Аның пьесалары безне уйланырга мәҗбүр итә, эзләнергә чакыра.

"Әлдермештән Әлмәндәр" Туфан Миңнуллин драматургиясенең иң югары ноктасы. "Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясен бихисап театрлар сәхнәләштерде һәм сәхнәләштерә. Экранда сез, төрле елларда төрле театрларда күелган пьесаларны күрәсез.

Безнең Борай районының Халык театры да 2007нче елда әлеге әсәрне сәхнәләштерде. Татар дөньясы өчен Әлмәндәр образы Татарстанның Халык артисты Шәүкәт ага Биктимеров булса, Борай халкы өчен Әлмәндәр образы ул - Рәиф Мансуров.

Укучылар, Борай Халык театрының режиссеры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп пьесаларны сәхнәгә куеп, зур уңышларга ирешкән Рәиф Садыйк улы Мансуров бүген бездә кунакта.

Рәиф Мансуровны алкышлап каршы алалар, ул парта артына утыра һәм аның белән әнгәмә китә.

  • Рәиф Садыйк улы, сез ничә ел шушы мәдәният учагында кайныйсыз?

  • Сез кайсы уку йортын һәм ничәнче елда тәмамладыгыз?

  • Борайга кайтканчы сез кайсы шәһәрләрдә кем булып эшләдегез?

Укучылар, Рәиф Садыйк улына сезнең дә бик күп сорауларыгыз бардыр. Рәхим итеп, сорауларыгызны бирегез.

Укучылар сораулар бирәләр.

Рәиф Садыйк улы, бик зур рәхмәт сезгә бүгенге дәресебезгә килгәнегез өчен. Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Безне кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык.

Укучылар, без комедияне өйрәнгәндә рольләргә бүлешеп укыдык. Ә хәзер, "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясеннән өзекне рольләргә бүлешеп, Рәиф абыйның үзе белән кемнең укыйсы килә? Муфтиев Вадим.

Илсур белән Әлмәндәрнең диалогы күренеше. 5 минут

Бүген бездә икеләтә бәйрәм. Беренчесе: Укучылар, сез зур шәхес белән очраштыгыз, икенчесе: Тиздән 8нче декабрьдә Рәиф Садыйк улының олугъ юбилее - 60 яшь тула аңарга. Әйдәгез әле, укучылар, аны чын күңелдән шул бәйрәме белән котлыйк.

Хөрмәтле Рәиф абый, Туган көн бүләге итеп, Хәмидуллина Гөлнара башкаруында җырны кабул итеп алыгыз.

Көндәлекләрне ачып, өй эшләрен язып куегыз.

Өй эше:

1. "Әлдермештән Әлмәндәр"моңсу комедиясе буенча презентация эшләп килергә.

2. "Әлмәндәр - ил карты" темасына инша язып килергә.

Укытучы: Дәрестә кемнәр актив катнашты, алар яхшы билгеләр алачак. Шуның белән безнең бүгенге очрашу дәресебез тәмам.



© 2010-2022