• Преподавателю
  • Другое
  • Технологическая карта к открытому уроку по родному чтению во 2 классе, Музафарова Р. Ф. , 2 класс өчен әдәби уку фәненнән ачык дәрес өчен технологик карта

Технологическая карта к открытому уроку по родному чтению во 2 классе, Музафарова Р. Ф. , 2 класс өчен әдәби уку фәненнән ачык дәрес өчен технологик карта

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 класс өчен әдәби уку фәненнән ачык дәрес өчен технологик карта

Тема

Музей йортына сәяхәт :"Туган йортым - туган нигезем". Р.Миңнуллин "Йорт

агачлары". Е.Канев."Әле пьедесталда"

Теманың максаты

  • "Дөньяга төрлечә караш"төшенчәсен формалаштыруны дәвам итү; дөнья белән танышу

ысулларыннан "рамка"кулланып күзәтергә, чагыштырырга өйрәтү;

  • Балаларны рәсем сәнгате серләренең үзенчәлекләре белән таныштыру;предметара бәйләнешне

ныгыту;

  • Туган нигезгә, йортка, үткәннәргә ихтирам, тәрбияләү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны

үстерү;

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУГ

  • Уку

  • Күзәтү

  • Чагыштыру

  • Сыйфатларны аеру

  • Модельләштерү

  • Нәтиҗә ясау

  • Рефлексия

Шәхси: тарихи үткәннәргә ихтирамлы сак караш

Регулятив: әдәби әсәр белән картина арасында тема һәм фикер уртаклыгын табарга өйрәтү;

Танып - белү: кеше тормышында туган йорт, туган нигезнең нинди урын алып торганлыгын аңлату;

Коммуникатив: дәрестә классташыңның фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

  • Нигез,

  • пьедестал

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, рус әдәбияты, сәнгать (рәсем)

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәмәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова дәреслек "Әдәби уку" ,2 класс, 2 кисәк, 53 бит, "Музей йортында"

Дәреслек - хрестоматия : Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәмәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова "Әдәби уку" , 2 класс, 3 кисәк, 47- 48 битләр;

Учебник : Н.А.Чуракова . Литературное чтение, 2 класс, 2 часть, Музейный дом.

Презентация, Р. Миңнуллин турында биобиблиографик белешмәлек, Е.Канев турында белешмә, иске йорт рәсеме, сүзләр язылган карточкалар.

Төркемнәрне оештыру

индивидуаль һәм парлы эш.

Үткәрү технологиясе

Укытучы эшчәнлеге.

Һәр этапның өйрәтү һәм

үстерешле белем бирү биремнәре.

Укучылардан көтелгән җаваплар

Һәр этапта универсаль уку

гамәлләре


I этап. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укучыларның фикерләрен эшкә юнәлтү, уңай психологик халәт тудыру.

Слайд 1

Рәхмәт, Кояш

Таң китердең

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

  • Хәерле иртә, балалар! Бүген безнең

дәресебез гадәти түгел, бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез алар белән исәнләшик.

Елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.

Шәхси УУГ


Коммуникатив

УУГ



II этап. Белемнәрне актуальләштерү.





Уку мәсьәләсе кую.




Өй эшен тикшерү.

Слайд 2

Видеоязманы тыңлату.





Укылган өзек буенча әңгәмә үткәрү.

3 слайд.

Проблемалы сорау

ларны анализлауда укучыларны да кат

наштыру.


Эзләнү эшен башлап җибәрү.

4 слайд. Дәреснең темасы белән укучыларны таныштыру.



5 слайд

Өй эшен бәяләү.


6 слайд.

Модельләштерү. (Күрү ноктасы. Дөньяга төрлечә караш)

Эзләнү эшен дәвам итү.

  • Укучылар көннән-көн табигать уяна, көннәр матур-

лана Хәзер "Язгы авазлар" дигән кечкенә генә өзек тыңлап китегез әле.

Каеннар ялангач утыра, сыерчык оялары да буш әле. Шәрә ботаклар җил белән тирбәлә. Ботакларда бөреләр әле бик кечкенә, ләкин аларның үсәселәре килә.

- Үсәргә ярый микән?- дип сорады бер бөре икенчесеннән.

- Ярамый әле,- диде икенче бөре. - әле җирдән кар китмәгән, урамда салкын.

- Кайчан үсәргә ярый соң?

Бөре ботагы селкенде дә :

- Кояш әйтер, - диде.

Кар астында - җирдә ике орлык янәшә ята. Аларга да суык, ләкин аларның да үсәселәре килә иде.

  • Үсәргә ярыймы ?- дип сорады бер орлык икенчесеннән.

  • Ярамый әле, - диде икенче орлык. - Җир туң, өсте дә

караңгы.

  • Кайчан үсәргә ярар соң?

Орлык тыңлап-тыңлап торды да :

  • Кояш әйтер, -диде.

- Сез нинди язгы авазлар ишеттегез?

- Ә ни өчен әле алар үсә алмый?

- Димәк, Кояш нишли?

- Кояш - берәү генә. Ул үзенең эше өчен бернәрсә дә өмет итми, димәк, ул - шәфкатьле, мәрхәмәтле.

- Ә әйләнә-тирәбездә без тагын нәрсәне шәфкатьле, мәрхәмәтле дип әйтә алабыз?

-Туган авыл - шәфкатьле, чөнки без анда туганбыз, безнең анда әти-әниләребез яши. Туган туфрак та шәфкатьле, чөнки без шул туфракта үскән икмәкне ашыйбыз.

- Ә туган йорт шәфкатьлеме? Без бүгенге дәресебездә шул турыда сөйләшербез. Эзләнү эшен башлыйбыз Һәм безнең бүгенге темабыз да "Туган йортым - туган нигезем" дип атала.

- Узган дәреснең нәтиҗәсен искә төшерик әле.

-Без нинди әсәр белән таныштык әле?

-Бу хикәянең авторы кем? Әйе, ул безнең Актанышныкы дидек.

-Сезгә өй эше итеп "Нәни песи баласының урамга сәяхәте" дигән хикәя язарга иде. Яздыгызмы? Әйдәгез укыйк әле.

-Нәни песи баласына урамда иске, кеше тормый торган моңсу йортлар очрадымы?

-Мәктәпкә барганда сезнең үзегезгә шундый йортлар белән очрашырга туры киләме? Аның яныннан үткәндә сез нинди хисләр кичерәсез?

- Әйдәгез, менә бу сүзләр арасыннан сайлап алыгыз әле, иске йорт нинди , ул бездә нинди хисләр уята?

-Ә иске йортларны авылны ямьсезләп тормасын өчен нәрсә эшләтергә кирәк соң? Эзләнү эшен дәвам итәбез, нәрсә эшләтергә була дигән сорауга җавапларны табып, йорт рәсеменең астына куябыз.

-Ярый, укучылар, сез сүзләрне дөрес куйдыгыз, менә без бүген укыячак шигырь дә шул турыда, аны укыгач, бәлки, фикерләрегез үзгәрер, карарбыз.



Мин беләм!

Тыңлау.





-бөреләр, орлык-лар сөйләште;

-кояш ул кадәр

җылытмый;

-яктырта, җылыта

-туган авылны,

-туган туфракны;

Мин белергә телим!

-Табигатьтә һәр нәрсә кадерле - кечкенәме ул яки зурмы?

-"Кечкенә дә төш кенә"

-Әмирҗан Моталлапов

Укучылар хикәяләрен укыйлар.


Бирелгән сүз-ләрдән кирәкле-ләрен сайлап алып йорт рәсе-ме янына кую (тактада)

Куркыныч, кызга-ныч, ямьсез.

Сүтәргә, яңартыр-га, төзекләнде-рергә, хуҗаларын кайтартырга.

Танып белү УУГ






Коммуникатив

УУГ


Танып белү УУГ




Коммуникатив

УУГ


Танып белү УУГ


Регулятив УУГ







Динамик пауза.












Электрон физминутка.

IV.Беренчел ныгыту.














V. Йомгаклау.


VI. Рефлексия.


VII. Өй эше.

7 слайд.

Автор турында искә төшерү.

Талгын музыка астында дәреслектән (53 бит) "Йорт агачлары" шигырен уку.

Сүзлек эше. 8 слайд.


Дәреслектәге рәсем белән чагыштыру.

Әңгәмә.


9 слайд.

Картина буенча эш.

10 слайд.

Рәссам турында белешмә бирү.


Сүзлек эше. 11 слайд.



Картина буенча әңгәмә.

12 слайд. Кластер төзү : дөнья белән танышу ысуллары.

13 слайд. "Рамка" белән эш.

Чагыштыру.


14 слайд.

Җанландыру.



15 слайд

Шигырьне искә төшерү.

16 слайд. Чагыштыру.




17 слайд.

Нәтиҗә ясау. Кластерны тулыландыру. (тактада)


18 слайд.


19 слайд.

Иске йортның сыйфатларын билгеләү.

20 слайд.

Рус әдәбияты белән бәйләнеш




21 слайд.

Гомуми нәтиҗә ясау



22 слайд.

23 слайд.

Укучыларга билге кую.

24 слайд.


  • Укучылар, без бүген сезнең белән Р.Миңнуллин

шигырен укыячакбыз. Без аның белән танышмы? Нинди шигырьләрен укыдык? Аның балалар өчен язылган шигырь китаплары бик күп, менә сез аларның кайберләрен күрәсез.


-Үгисетелгән - читкә кагылган, яратылмаган (дәреслек-53б)

Барсын - барысын (дәреслек 53 бит)

Тупыллар - таллар семьялыгыннан киң яфраклы агач (тополь)

(аңлатмалы сүзлектән)

Тупылдарга - уйнарга

Каралты - төрле хуҗалык корылмалары (аңл.сүзлектән)

  • Рәсем шигырьгә туры киләме?

-Бу шигырь сездә нинди хисләр уятты?

- Элек бу урын нинрди булган?

-Кешеләр киткәч бу җир ничек үзгәргән?

Кояш рәсеме ясау (куллар белән, аяклар белән, баш белән, гәүдә белән)

-"Музей йорты"на барып Е.Каневның "Әле пьедесталда" картинасын табыгыз әле.

- Канев Евгений Порфирьевич 1950 елда туган. 1969 елда Казан сәнгать училищесының театр бүлеген тәмамлаган. Театрда, рекламада эшләгән. 1974 елдан М.Горький ис. Киностудиядә рәссам, декоратор буларак эшли. 20ләп фильм төшерүдә катнашкан. Күп кенә рәсем күргәзмәләрендә катнаша.

- Картина ничек атала? Пьедестал сүзе нәрсәне аңлата?

- Пьедестал - һәйкәл, колонна, ваза кебек әйберләрнең сәнгатьчә бизәлеше, нигезе.

- Ә нигез сүзе үзе нәрсәне аңлата микән соң? Аңлатмалы сүзлектә ул ике түрле аңлатылган:

1. корылачак, урнаштырылачак нәрсәнең терәге булып хезмәт иткән корылма, фундамент;

2. (күч.) төп йорт, ата-баба йорты; туган үскән, гомер иткән йорт;

- Димәк, укучылар, картина ни өчен шулай аталган инде?

- Бу йортта кеше яшиме? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

- Йортның иске икәнлеге каян күренә?


  • Без сезнең белән алдагы дәресләрдә дөнья белән

танышуның нинди ысулларын өйрәнгән идек, әйдәгез искә төшереп чыгыйк әле: тәрәзә аша карау, бинокльдән күзәтү, лупа аша карау, төсле пыяла белән күзәтү, сулыкның өслеген күзәтү, күзне кысып карау, югарыдан күзәтү, рамка куллану.

  • Кулыгызга "рамка" алыгыз. Йортны саклап калу өчен нинди эш башкарылган?


  • Янәшәдәге йортны "рамка"га алыгыз. Ул йорт нинди?


  • Әйдәгез, иске йортны җанлы итеп хис итик, ул

нәрсәләрне хәтерли микән?


  • Ә нәрсәләр турында хыяллана ала?

-Укучылар, менә сезнең ихатада да иске өйләрегез бар, ләкин алар күңелсезләнеп утырмыйлар, алар кулланылышта, шулаймы? Ә авылда хуҗаларын көтеп ямансулап утырган өйләр бармы? (Гөлнаҗия апаның, Альберт абыйлар, И.Илнур)



  • Балалар, әйдәгез чагыштырыйк әле, Р.Миңнуллин

шигыре белән Е.Каневның картинасы арасында нинди уртаклык һәм аерма бар? Әйдәгез, нәрсә белән охшаш алар? Фикерләрегез минеке белән туры килә микән, карыйк әле.

-Ә нәрсә белән аерылалар? Килешәсезме?


-Димәк, иске йортларны, авылны ямьсезләп тормас өчен нәрсә эшләтергә була инде?

-Әйе, дәрес башында куйган сүзләрегез дөрес булганмы инде?

(тактадагы кластерга, кирәк булса, сүзләр өстәү)

-Укучылар, ә сезгә авылыбыз ошыймы? Әйе, авылыбызда яңа йортлар күп, урамнарына асфальт салынды, бик матур, шулаймы? Ә менә бу иске йортларның хуҗалары кайтмаса, алар авылыбызны ямьсезлиләр һәм пычраталар да әле. Бу 2013 ел илебездә нинди ел дип игълан ителде әле?

- Димәк, иске йортлар булу экологик яктан караганда начар икән, чүп үләннәре үсеп, тирә-якка чүп-чар таратып тора дигән сүз бит бу.

- Ләкин, укучылар, иске йортка кереп карасагыз, сез анда ниләр табар идегез? Әйе, анда кайчандыр яшәгән кешеләрнең әйберләре табылыр иде, аларга карап без ул кешеләрнең үткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен белә алабыз.

-Әйдәгез, иске йортның сыйфатларын уңай һәм тискәрегә аерып карыйк әле.


-Ребята, какую картину мы смотрели в "Музейном доме" по литературному чтению на эту ңе тему?

-Там мы говорили то же самое, что дом заброшен, одинок, нежилой. Что может вспомнить этот дом, мы говорили?

-О чём может мечтать этот дом?

-Каково главное переживание художника?

-Какова главная мысль? Да, человек не может жить без прошлого, мы должны знать своих предков, интересоваться прошлым, не забывать родной дом.

-Әйе, иске йортлар, борынгы әйберләр - безнең үткәнебез, алар анда яшәүчеләр турында кызыклы, гыйбрәтле истәлекләр саклыйлар. Туган йортыбыз - туган нигезебез. Читкә китсәләр дә, кешеләр туган нигезләрен онытмаска, кайтып йөрергә, андагы йортны карап, төзекләндереп, чүпләрдән арындырып торырга тиешләр.

-Туган йортыбыз бервакытта да моңсуланмасын,үзебез шәфкатьле, мәрхәмәтле булсак, туган йортыбыз да шәфкатьле булыр, гел безне көтеп торыр.

-Без дәресне бушка уздырдыкмы, укучылар?

-Дәрес сезгә аңлашылдымы? Кайсы кояшны сайларсыз микән?

-Бүгенге дәрестә Айдар ничек катнашты, Эльмир? Аңа ничәле куя аласың?

-Ә син , Айдар, Эльмирга ничәле куяр идең?

1. Дәреслектән 53 биттәге шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.

2. Сез иске йортка керсәгез, нәрсәләр табар идегез? Өлкәннәрдән сорап, исемнәрен һәм нәрсә өчен кулланылганын аңлатып язып килергә.


-"Рәсем", "Ай нәрсәгә ошаган?", "Кем соң минем әби?"


Дәреслектә булганнарын укучылар үзләре табып укыйлар

-Туры килә.

-Моңсу

-Матур булган

Сайлап уку

( төс белән бирелгән урыннарны)



"Әле пьедесталда"

Пьедестал сүзен дәреслектәге сүзлектән табу.


-әле бу йортның нигезе бар;

-юк, йортның тәрәзә пыялалары юк


-коймалар таштан, бакчада агачлар калган;

-яңарак, ләкин кечкенә, тәрәзә йөзлекләре яңа, димәк, кеше яши;

Авыр мизгел.

-хуҗаларын, матур, төзек вакытын;

-хуҗалары кай-тыр һәм яши башларлар,тө-

зекләндерерләр, матурланыр, җан-ланып китәр,

Чылбырлап уку

уртаклык:

-хуҗалары тара-фыннан ташлан-ган йорт;

-моңсуланып уты-ручы агачлары калган;

аерма:

-шигырьдә капка, койма, каралты сүтелгән;

-картинада койма, капка таштан;

-хуҗаларын кайтарырга, төзекләндерергә;

-икенче хуҗалар табылса, сүтеп, икенче өй салыр-га була;

-экологик куль-тура һәм таби-гатьне саклау елы

-савыт-саба-лар,эш корал-лары, киемнәр;

уңай:

истәлекләр сак-лый, тарихи;

тискәре:

ямьсез, куркыныч

пычрата, күңелсез

-картину М.Шага-ла "Синий дом"

-может помнить своих жильцов, всё, что проис-ходило внутри него;

-что его отремон-тируют, снова будут жильцы;

-ему жалко;




-мин барысын да аңладым;

-аңладым, ләкин барысын да түгел;

-аңламадым;

Танып белү УУГ


Танып белү УУГ


Регулятив УУГ



Танып белү УУГ


Танып белү УУГ

Коммуникатив

УУГ


Коммуникатив

УУГ

Регулятив УУГ



Регулятив УУГ

Коммуникатив

УУГ




Регулятив УУГ



Коммуникатив

УУГ




Танып белү УУГ








Шәхси УУГ

Регулятив УУГ

Коммуникатив

УУГ

























© 2010-2022