Внеклассное мероприятие по правилам дорожного движения Бәхетле очрак

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бәхетле очрак.

"Юлың имин булсын!" плакаты эленгән.

Бәйгедә 5 кешедән торган ике команда катнаша: "Хәерле юл" һәм "Изге сәфәр". Алдан өй эшләре бирелә. Командалар сәхнәдә 2 яклап утыралар. Биремнәрне үтәү өчен өстәл куела. Музыка яңгырый.

-Хәерле кич, кадерле дуслар. Хөрмәтле кунаклар!

Көннәребез шатлык-куанычларга бай булып. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылып, бер-беребезгә ихтирамлы һәм

Дус булып янәшәдәгеләребезне үз итеп, бердәмлектә һәм

Татулыкта үтсә иде дип, без һәр яңа көн тугач яраткан

Мәктәбебезгә ашыгабыз.Төрле авыллардан җәяүләптә,

Машиналарга да утырып хәрәкәт итәбез.Димәк, безнең

һәркайсыбыз юл белән очраша.Ә ул юллары хәвеф - хәтәрсез

Генә үтү безнен тормышыбызның иминлеген тәэмин итә.

Гомерләр бер генә килә-

Һәркемгә дә кадерле.

Үткәрмәсәк иде аны

Борчулы һәм хәвефле.

Матур көннәрнең шатлыгын

Алмасын юл бәләсе.

Үз-үзеңә җаваплы бул-

Сакла тормыш бәясен.

Вакытында юл бирә бел,

Дөрес яктан гына уз.

Җәяүле дә, машина да

Бер-берсенә булсын дус.

Юкка гына әйтелмәгән:

Хәрәкәттә-бәрәкәт.

Йөри белсәң тәртип белән,

Күрмәссең һич хәләкәт.

Тормышыбызда гел бәхетләр генә очрап торсын дигән теләк белән бүген сезне "Бәхетле очрак" уен-бәйгесенә чакырабыз.

Командалар белән танышып китик.

1 команда "Хәерле юл"

2 команда "Изге сәфәр"

Жюри белән таныштыру.

1 тур 1 минут эчендә командаларга сораулар бирелә. Шушы вакыт эчендә аларга тизрәк җавап бирергә кирәк, һәр дөрес җавап 1 балл.

1 командага сораулар:

1.Җәяү йөрүче кем дип атала? (җәяле)

2.Светофорның ничә төсе бар? (3)

3.Машина юлы аша ничек чыгарга?

4.Велосипедта ничек йөрергә ярамый?

5.12 яше тулмаган пассажир машинада кайда утырып йөрергә тиеш?

6.Трамвайны ничек әйләнеп узарга? (алдан)

7.Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен нинди төс янар?

8.Юл хәрәкәтендә кемнәр катнаша?

9.Җәяүле юлы.

10.Нинди транспорт төрләре бар?

11.Машинада утырып бару кагыйдәләре.

12.Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? (14)

13.Транспорт белән идарә итүче.

14.Автобус көтү урыны.

2 командага сораулар.

1.Транспортта баручы ничек атала?

2.Зебра ничә төсле?

3.Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?

4.Автобусны ничек әйләнеп үтәргә(арттан)

5.Ничә яшьтән машинаның алгы утыргычына утырып йөрергә ярый (12)

6.Автобус, машина йөртүче профессиясе

7.Юл аша чыгу урыны

8.Светофор ни өчен кирәк?

9.14 яшькә кадәр юлда велосипедта йөрергә рөхсәт ителәме?

10.Трамвай кайдан йөри?

11.Җәмәгать транспортында бару кагыйдәләре.

12.Светофорны нинди төсендә юл аша чыгарга ярамый?

13.Махсус транспорт чаралары

14.Велосипедта кемнәрне утыртып йөрергә ярамый?

Нәтиҗә ясала, музыкаль номер.

2 тур "Бирем миннән- җавап сездән"

Конвертта юл билгеләре, чиратлашып һәр команда уенчысы ала һәм юл билгесенең нәрсә аңлатканын әйтә.

Нәтиҗә, музыкаль номер.

3 тур "Син миңа - мин сиңа"

Командалар бер-берсенә әзерләп килгән 2шәр табышмак әйтәләр. Җавап 2 балл.

1.Барасың , барасың -

Башына чыгалмыйсың. (юл)

2.Ару-талу белми ул,

Бензин ягып йөрми ул.

Аның юлы тап-такыр,

Үз юлында ул батыр.(трамвай)

1.Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез. ( велосипед)

2.Арбасы бар, аты юк,

Тәртә мазар заты юк.

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә. (машина)

Нәтиҗә, музыкаль номер.

4 тур "Серле кунак"

Серле кунак кем микән? Ул һәрвакыт уяу. Безнең иминлегебезне кайгырта, кисәтүләр ясый. Тәртип бозучылар, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынмаучылар аннан куркып та тора. Ләкин анаң киңәшләренә колак салырга, тыңларга кирәк. Ул формадан була. Аның күп вакыты юлда үтә. Ул юлларда тәртип саклый. Аның аклы-каралы буйлы таягы, сыбызгысы бар. (ЮХИДИ хезмәткәре).

Командаларга бирем: "ЮХИДИ" сүзен озынайтып әйтергә. Дөрес җавап 2 балл. Икенче командага ГИБДД.

ЮХИДИ (ГИБДД) хезмәткәреннән биремнәр:

1.Ул озын да, кыска да була. Ул бөтен җирдә бар, бик кирәк. Ул булмаса теләгән җиреңә барып җитеп булмый. Ул төзек булса бигрәк тә яхшы, рәхәтләнеп барасың. Аның кырыенда юл билгеләре тора. (юл)

2.Аны кешеләр уйлап чыгарган. Ул һәрвакыт кирәк. Аны үтәмәсәң фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Үтәмәүчеләргә ЮХИДИ хезмәткәре кисәтү ясый, штраф сала. (юл йөрү кагыйдәләре)

Нәтиҗә, музыкаль номер.

5 тур "Кем җитез".

1.Командаларга юл хәрәкәте иминлегенә карата өлешләргә киселгән рәсем бирелә. Кайсы команда беренче төзеп бетерә.

Җиңүчегә 2 балл.

2.Командалар юл хәрәкәте иминлегенә карата тест эшли.Бу вакытта музыка уйнап тора. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл.

Тест биремнәре

1.Автобус туктагач аны ничек әйләнеп чыгарга

-читтән

-алдан

-арттан

2.Трамвайдан төшкәч аны кайсы яктан урап үтәсе

-нәкъ автобустагы кебек

-белмим-

алдан

3.Бу юл билгесе нәрсәне аңлатаВнеклассное мероприятие по правилам дорожного движения Бәхетле очрак

-юлны аркылы чыгарга ярамый

-юлны аркылы чыгарга ярый

-юлда балалар булу мөмкинлеген кисәтә

4.Җәяүлеләр юл аша чыга торган урын

-жираф

-тротуар

-зебра

5.Җәяүле светофордагы яшел кешене күргәя нишли

-аның белән контактка керә

-баскан урында катып кала

-юл аша чыга

6.Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк

- сул иңбаш аша төкерергә

-башта - сулга, аннан уңга карарга

-башта - уңга, аннан сулга карарга

Тестлар жюрига тапшырыла. Нәтиҗә ясала.

Юлларыгыз һәрвакыт имин булуын теләп, кичәбезне тәмамлыйбыз. Хәерле имин юллар сезгә!

© 2010-2022