Авылда умартачылык-иң табышлы тармак иҗади - эзләнү эше

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе.Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җа...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Казаклар урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе









Авылда умартачылык - табышлы тармак

(эзләнү-тикшеренү эше)



Эшнең авторы: 11 нче сыйныф укучысы

Зиннәтов Алмаз Шамил улы

Җитәкче: мәктәбенең укыту эшләре

буенча директор урынбасары, 1кв.

категорияле математика

укытучы Саттарова Зөлфирә Газиз кызы







Казаклар авылы, 2012 нче ел













Эчтәлек

Кереш . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 3

I. Авылда умартачылык

1.Тарихы . . . . . . . . .. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 5

2.Умартачылыкның хәзерге торышы . . . . . . .. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 6

3. Беренче бүлеккә нәтиҗә . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 8

II. Яхшы табыш китерә торган продукцияләр

1.Статистик мәгълүматлар . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 9

2.Үзара бәйләнештәге умартачылык һәм күпьеллык үлән орлыгы үстерү.10 3.Икенче бүлеккә нәтиҗә . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .. . . . . . . . . . . . . . . . .....11

Нәтиҗә . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . 12

Кушымта . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .13

Кулланылган әдәбият. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .26







































Кереш

Хезмәт сөючәнлек. Нәрсәне аңлата бу сүз? Хезмәткә мәхәббәтнеме? Сүз нинди хезмәткә мәхәббәт турында бара?

Хезмәт - билгеле бер иҗтимагый җәмгыятькә булган материаль яки рухи байлык җитештерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек ул. Кеше, теге яки бу эшне башкарганда үзенең көчен, иҗатын, осталыгын никадәр күбрәк куйса, аның нәтиҗәсе дә шулкадәр югары булачак. Генри Форд әйткәнчә: "Уңышка ирешүнең сере - аңа әзер булу". Кеше никадәр эшенә җаваплы, ышаныч белән карый икән, аның киләчәге дә шул эшеннән яхшы табыш алуга корылачак.

Без эзләнү-тикшеренү эшенең объекты итеп Татарстан Республикасы Биектау районының Казаклар авылындагы умартачылык белән шөгыльләнүче һәм культуралы үлән орлыгы үстерүче ҖЧҖ "Мирас" ны алдык. Соңгы елларда авыл хуҗалыгын күтәрү проблемасы иң зур проблемаларың берсе булып тора. Авыл җирендә туып-үскән яшь буын шәһәр тормышына кызыга һәм шунда китү теләге белән яши. Алар фикеренчә, авылда яхшы табыш китерә торган эш, перспектива юк. Безнең проблеманың актуальлеге дә шунда күренә: соңгы елларда авылда халык саны кимү, яшь парларның авылда калмавы, авыл җирендә хезмәт хакының түбән булуы. Безнең максат исә - авыл тормышына яшьләрне тарту; анда кирәкле һәм файдалы һөнәрләр барлыгын күрсәтү; авылда яшәп, эшләп, яраткан һөнәрең белән шөгыльләнеп, яхшы табыш, уңыш алып була торган өлкәләр барлыгын күрсәтү.

Куелган максатка ирешү өчен, түбәндәгеләрне ассызыклап китәргә кирәк: беренчедән, авыл җирлегендә эшләү өчен уңай шартлар булуын күрсәтү; икенчедән, туган якны, табигатьне ярату; өченчедән, авылны һәм аның демографик хәлен саклау.

Без статистик һәм визуаль методларга таянып эш алып бардык.

Җыелган материалны һәм мәгълүматларны икътисад, җәмгыять белеме, сайлап алу электив курсларында, шулай ук класс сәгатьләрендә, һөнәр сайлау кичәләрендә кулланырга мөмкин.

Эшнең төзелеше һәм күләме: кереш, төп ике бүлек, нәтиҗә, кулланылган әдәбият һәм кушымтадан тора.

















I. Төп өлеш

1.Тарихы

Биектау районының Казаклар авылы Казан шәһәреннән 65 км ераклыкта урнашкан. Экологик яктан чиста, гүзәл табигатьле, уңайлы урында булуы белән ул күп кенә төбәкләрдән аерылып тора. Сүз шушы авылда яшәүче һәм хезмәт куючы эшмәкәрләрнең орлык үстерү һәм умартачылык белән шөгыльләнүче хуҗалыгы турында барачак.

Авыл хуҗалыгы, диюгә, күз алдына игенчелек һәм терлекчелек килеп баса. Ә менә әле күтәрелеп, үсеш алып килүче кайбер тармакларга игътибар җитеп бетми. Шундый өлкәләрнең берсе булган умартачылык белән таныштырып үтәргә телибез.

Умарта кортлары тормышы белән кешеләр моннан инде берничә мең ел элек кызыксынганнар. Хәзер җиләккә барган кебек, тәпән алып урманга балга барганнар. Корт гаиләләрен агач куышларында яки башка урыннарда тапканнар. Балларын җыеп алганнар. Тора-бара бал табу камилләшә төшкән.

Урман мәйданнары кимү белән, урман буйларында һәм кисентеләрдә "баганалы", "бүкән" яисә "түмәр" дип аталган умарталык барлыкка килә. Соңга таба умарталарны авыл һәм йорт тирәсенә куя башлыйлар. Умартачылыкның хәзерге рамлы умарта чоры үткән гасыр башында гына киң урын ала. Рамлы умарта оясы һәм ясалма кәрәз кую кортларга күбрәк бал җыю мөмкинлеген бирә. Тора-бара кешеләр балның табыш китерүен аңлый һәм елдан-ел умартачылыкны арттыру өлкәсендә эш алып бара башлый.

Безнең авылда умартачылык белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар. Моңа, иң беренче чиратта, авылның климатик һәм географик яктан уңайлы урында урнашкан булуы ярдәм итә. Тирә-якта төрле юкә, өрәңге, имән урманнары, киң болынлыклар, Ашыт елгасы, авыл уртасыннан ага торган Өлә инеше, Бишимән, Сергей, Тугыз елга, Бакалы һ.б. күлләр бар. Авылның басу-кырлары вак-вак кишәрлекле, шуңа күрә монда культуралы үлән, чәчәк орлыклары үстерергә уңайлы. Бу, үз чирататында, балның уңышына яхшы тәэсир итә.

2.Умартачылыкның хәзерге торышы

Бүгенге көндә Казаклар авылында 598 баш умарта исәпләнә, шул исәптән ҖЧҖ (ООО) "Мирас"та 180 (30%) баш умарта һәм халыкта 418 (70%) баш умарта. Авылда 19 хуҗалык умарта белән шөгыльләнә. Умарталарның баш санының динамикасын анализлау күрсәткәнчә, 2001 нче елдан башлап, умартачылыкта уңай үсеш тенденциясе күзәтелә. Умарталар саны 2011 нче елда 285тән 598гә кадәр, ягъни ике тапкырга арткан.

Авылда умартачылык- иң табышлы тармак иҗади - эзләнү эше

Казаклар авылында хәзерге көндә ике оешма эшли: куянчылык оешмасы һәм ҖЧҖ "Мирас". Минем шуларның икенчесенә, ягъни "Мирас" хуҗалыгына ныграк тукталып китәсем килә. Оешма 2008 нче елда үз эшен башлап җибәрә һәм өч төрле юнәлештә эшли башлый:

  1. игенчелек;

  2. орлык үстерү;

  3. умартачылык.

Әйдәгез, умартачылык һәм орлык үстерү юнәлешенә ныграк тукталып китик.

Хәзерге көндә "Мирас" хуҗалыгында үз эшләренең чын осталары хезмәт итә. Умарталыкта һәрвакытта да югары продукт бирүче көчле бал кортлары гаиләләре асрала.

Зур уңышларга ирешү өчен, умартачы да бал корты кебек эшләргә тиеш. Балның уңышы яхшы булсын өчен, бик күп тырышлык, хезмәт кую кирәк. Умартачының таланты һәм осталыгы, файдаланыла торган бал корты токымының биологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, бал корты гаиләсен үз вакытында һәм конкрет табигый-климатик һәм бал җыю шартларында бал җыюга әзерли белүендә. Умартачы һәрчак иртәгесе көнне уйлап эш итә, шуңа күрә ул кыш көне дә һаман умарталыкта. Рамнарны, умарталарны төзәтә, яңаларын ясый, җылыткычлар әзерли (кушымта №1). Әзерлек эшләрен кышын тәмамлап, язын, бал кортларын урамга чыгаргач, бары тик алар белән генә шөгыльләнә. Ирешкән нәтиҗәләре белән генә тынычланмый умартачы. Аның максаты - теләсә кайсы елны һәр гаиләдән югары уңыш алу.

Шул ук вакытта умартачылыкның уңышлы үсеше иң элек азык базасын яхшы оештыру һәм бал ресурсларын нәтиҗәле файдалануга бәйле. Казаклар авылы җирлегендә умартачылыкның азык базасы урман зонасында бал бирүче агач токымнары (юкә, өрәңге, тал һ.б.), шулай ук чәчәкле-җиләкле үсемлек-куаклыклар (кура җиләге, җир җиләге, карлыган һ.б.) һәм төрле болын чәчәкләре белән билгеләнә. Монда экологик чиста умартачылык продуктлары (бал, серкә, балавыз һ.б.) алу өчен уңай шартлар бар, ләкин, югары уңыш алу өчен, табигать ресурслары гына җитми. Бал бирүче аерым чәчәкләр, үсемлекләр булу шарт. Шуларны истә тотып, "Мирас" хуҗалыгы һәр елны бал алуга ярдәм итүче люцерна, тукранбаш (клевер) һәм бал бирүче культуралы чәчәкләр булган тәкәмөгез (донник), фацелия, горчица үстерә(кушымта №1)

Үз чиратында, әлеге культуралы чәчәкләрнең уңдырышлылыгын арттыруда бал кортлары зур роль уйный: алар, бер чәчәктән икенчесенә кунып нектар җыйганда, чәчәкләрне серкәләндерү эшен башкара. Шуның нәтиҗәсендә уңыш икеләтә югары була. Беренчедән, орлыклы үләннәр артса, икенчедән, балның уңышы яхшыра.

Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк: басу-кырларга ясалма ашламалар сибелми, ә бу рольне горчица чәчәге үти. Билгеле бер урынга периодлап горчица чәчәген чәчү - ашлама кертү белән бер.

3. Беренче бүлеккә нәтиҗә

Казаклар авылы җирлегендә умартачылык белән шөгыльләнү өчен барлык уңай шартлар да бар. Без моның шулай булуына визуаль күзәтүләр һәм сораштырулар аша да инандык. Аерым фермер хуҗалыклары, оешмалар булу шулай ук моңа дәлил булып тора.











II. Яхшы табыш китерә торган продукцияләр



1.Статистик мәгълүматлар

ҖЧҖ "Мирас"ның эшчәнлеген яхшырак күз алдына китерү өчен, кайбер статистик мәгълүматларга тукталып китик.

Безнең төбәк өчен умартачылык һәм орлык үстерү табыш китерә торган тармак икәнлеге ачык күренә.



Бал табышы

Ел

Умарта саны

Алынган бал(кг)

1 баш умартадан уртача алынган бал(кг)

1кг бал бәясе, сум

Табыш, сум

2009

70

1260

18

180

224000

2010

110

1650

15

290

478500

2011

180

3060

17

330

1009800

Бал җитештерү өчен тотылган чыгым (рамнар, оялар, ясалма кәрәз, корт аналары, инвентарьлар, шикәр комы һ.б. алу, умартачыларга хезмәт хакы, налог) 2011нче елда якынча 540000 сумны тәшкил итә, димәк, чиста табыш 469800 сум.

Орлык җитештерү (2011нче ел)

Үсемлек исеме

Мәйдан, га

Уңдырышлылык, кг

1кг бәясе, сум

Табыш, сум

Люцерна

200

300

100-150

6000000

Тукранбаш (клевер)

30

200

80-100

540000

Донник

15

500

50

375000

Фацелия

50

200

100

1000000



Орлык җитештерүнең еллык чыгымы (чәчү өчен орлык, ягулык, хезмәт хакы, транспорт чыгымы, налог, материаль чыгымнар һ.б.) якынча бөтен табышның 50%ын тәшкил итә. Димәк, чиста табыш - 4млн га якын.

2. Үзара бәйләнештәге умартачылык һәм күпьеллык үлән орлыгы үстерү

Орлык җитештерүнең югары уңышы бал кортларына бәйле икәнлеген тагын бер кабат әйтеп үтәргә кирәк. Бал кортлары чәчәкләрне серкәләндермәсә, үсемлекләр орлыкны күп итеп бирә алмый һәм табышның нәтиҗәлелеге дә югары булмый.

Хәтта атаклы бакчачы И.В.Мичурин алма уңышын күбрәк булдыру максаты белән алмагач төбенә умарталар урнаштырган. Халык әйтә: "Бакчада бал кортлары булса, алмагачта алма күп булыр", - ди. Галимебез әнә шул сүзләрдән чыгып эш иткән. Әйе, халык бу сүзләрне тикмәгә генә әйтмәгән. Ул бал кортларын "канатлы бакчачы" һәм "уңыш күтәрүче канатлы ярдәмчеләр" дип тә атаган.

Галимнәр исәпләвенчә, бал кортларының чәчәкләрне серкәләндерүләре нәтиҗәсендә алынган өстәмә уңышның бәясе умартачылыктан алынган керемгә караганда берничә тапкырга артыграк. Нектар җыйганда, бал кортлары миллионнарча гектар үсемлекләрне серкәләндереп, авыл хуҗалыгына хезмәт итәләр.

Моннан күренгәнчә, бал корты кешегә зур хезмәт күрсәтә.

Безнең авылда умартачылык һәм орлык үстерү белән шөгыльләнү дөрес дип саныйм, чөнки табигате уңайлы, чиста, саф. Басу-кырлар вак-вак кишәрлекле. Иген үстерүгә караганда, бал бирүче культураларны үстерү уңайлырак. Беренчедән, орлыкка сорау зур булса, икенчедән, ул бал уңышын арттыруга китерә.

ҖЧҖ "Мирас"ның умартачылык буенча киләчәккә планнарын да әйтеп китәргә кирәк:

  • чиста токымлы кортлар булдыру (карпат һәм урта-рус токымы);

  • 2012-2014 нче елларга умарта санын 300гә җиткерү;

  • 5 урында 60ар умарта тоту, ягъни 1 нче ноктада чиста фацелия балы, 2 нче ноктада чиста донник балы, 3 нче ноктада юкә балы, 4 нчесендә чәчәк балы, 5 нчесендә горчица балы җитештерүне планлаштыру;

  • орлык чәчү мәйданын 1000 гектарга кадәр җиткерү.

"Мирас" кадрлар әзерләү максатын да күз алдында тота. Хәзерге көндә аларга квалификацияле умартачылар кирәк. Минем дә 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Усад профессиональ училищесында белем алып, умартачы һөнәрен үзләштереп туган авылыма кайтасым килә.

3. Икенче бүлеккә нәтиҗә

Авыл җирендә яхшы табыш китерә торган продукцияләрне җитештерү, булдыру күп тырышлык, көч куюны сорый. Ләкин безнең авылда әлеге эш белән шөгыльләнеп, яхшы нәтиҗәгә ирешеп булуын аңлаган хуҗалык булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Бал корты гаиләләрен арттыру белән беррәттән, культуралы үлән, чәчәк орлыкларының мәйданын арттыру бер-берсе белән бик нык бәйләнгән. Әлеге эшнең артуы авылга умартачы һөнәрен белүче кадрлар кирәклеген ачыклый.













Нәтиҗә

Икътисадның үсеше һәм халык тормышының материаль дәрәҗәсе яхшыру безнең илебездә авыл хуҗалыгы үсешенә бәйле. Аграр сәясәт ике төп мәсьәләне чишүне күз алдында тота: беренчедән, авыл хуҗалыгын икътисадның югары үсеш алган секторына әйләндерү, икенчедән, халык тормышының материаль һәм мәдәни-көнкүреш шартларын яхшырту. Авыл җирлегендәге умартачылык, шул исәптән орлык үстерү әлеге мәсьәләләрне чишүдә зур роль башкара. Авыл хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләренең берсенә әйләнә бара. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар", ди халык. Авылда яшәп һәм тырышып, дөрес юнәлештә хезмәт итсәң , күп нәрсәгә ирешеп, яхшы табыш алып булуына ышанам һәм сезгә умартачылык буенча яхшы табыш алып булырлык Бизнес-план тәкъдим итәм.







Кушымта











БИЗНЕС-ПЛАН





по производству меда в ООО «Мирас» Высокогорского района Республики Татарстан за 2012 год

















Разработчики:

Директор ООО «Мирас»: Мухаметшин А.Г.

Пчеловод ООО «Мирас»: Саттаров З.Н.

.





Оглавление

1. Исполнительное резюме 18

2. Продукт 18

3. Производственный план 19

4. Маркетинг план 22

5. Финансовый план 23

Прогноз (отчет) о доходах и расходах 25



1. Исполнительное резюме

Целью настоящего проекта является производство экологически чистых продуктов пчеловодства на основе разведения пчело-семей.

Деятельность организации направлена на удовлетворение потребительского спроса населения Республики Татарстан.

Основной вид деятельности:

- разведение пчело-семей;

- получение продуктов пчеловодства.

Деятельность планируется осуществлять силами 2-х наемных работников.



2. Продукт

Планируется производить цветочный мед, который представляет собой высокоэнергетический продукт, обладающий лечебными свойствами. Имеет светло-янтарный цвет, предназначен в основном для питания.

Деятельность разделяется на 4 этапа:

- приобретение 20 улей;

- уход за пчело-семьями с методом 2-х маточного содержания семей;

- реализация полученной продукции: меда, перги, прополиса, воска.

При благополучном медоносе планируется получить с каждой пчело-семьи в среднем по 25 кг меда за сезон.

В будущем году планируется реализовать мед от 180 пчело-семей общим весом 4500 кг.

Цена на производимый за 1 кг меда планируется в среднем от 250 до 300 рублей, что на 10 - 15% ниже по сравнению с другими конкурентами и составит:

  • сотовый мед - 400 рублей;

  • центробежный мед - 300 рублей.



3. Производственный план

Мед - это ценнейший питательный и лечебный продукт, производимый пчелами. Самым главным в деле производства мёда является пчелиная семья. Чтобы пчелиная семья была сильной, нужно иметь молодую одно- или двухгодичную матку. При одногодичной матке вес пчелиной семьи может составить до 6 кг. Такая семья способна уже начиная со 2-й половины июня начать собирать мед.

Для производства меда планируется использовать пасеку на 3-х точках по 60 пчело-семей. Всего 180 пчело-семей. Также будет использована побудительная подкормка, которая побуждает пчелиные семьи к ускоренному развитию. По мере роста семьи будут использованы дополнительные корпуса, которые подставляются сверху на уже имеющиеся ульи. В каждый корпус ставится по 10 рамок с искусственной вощиной для ускорения процесса оттягивания пчелами сотов. Планируется работать методом двух маточного содержания пчело-семей.

Летом пчелы облетают близлежащие луга, леса, поля, где собирают липовый и цветочный мед, пыльцу, что будет способствовать опылению сельскохозяйственных культур и позволит значительно увеличить период медосбора и продуктивность пчеловодства.

Пчелы хоботками собирают с растений нектар, приносят его в улей и в переработанном виде складывают в ячейки сотов. В сотах происходит дозревание меда (выпаривание жидкости) и пчелы начинают запечатывать ячейки. Мед, запечатанный на 1/3 объема рамки с обеих сторон считается зрелым, т.е. готовым к откачке.

С использованием разделительной решетки пчел удаляют из корпусов-медовиков, облегчая работу пчеловода. С помощью дымаря и стамески соты вынимают из ульев и переносят в помещение, изолированное от пчел. Распечатывают соты ножами, которых держат в теплой воде и заменяют по мере остывания. Затем соты вставляют в медогонку, которая приводится в действие и мед стекает из сотов в медогонку. Из медогонки - в ведра. После откачки мед отстаивается и разливается в тару.

Инвертор используется для приготовления инвертированного корма для пчел. В кормушки подается корм, который пчелы переносят в ячейки пустых сотов и запечатывают на зиму, что позволяет получать больше товарного меда.

Также планируется получать сопутствующие продукты - прополис, перга и воск - результат перетапливания старой суши.

Откачка меда планируется на июль-август месяц.

Для производства пчелиного меда планируется дополнительно приобрести:

№ п/п

Наименование

кол-во (шт.)

срок приобретения

цена за 1 ед. в руб.

Сумма в руб.

2

Корпус улей

20

4-й месяц

2500

50000

7

Рамки

600

1-й месяц

14

8400

8

Кормушки

20

1-й месяц

30

600

9

Вощина

100 (кг)

-

320

32000

12

Сахар-песок

1260 кг

8-й месяц

32

40320


Итого:




131320

Работы по уходу за пчелами, а также по сбору меда будут осуществляться силами 2-х наемных работников.

Для осуществления деятельности планируется использование арендованного автомобиля. Расходы на ГСМ планируется установить из расчета 3000 рублей в месяц. Таким образом, транспортные расходы на планируемый 7 месяцев составят 21 000 рублей.

Прочие расходы запланированы в размере 5 000 рублей в год.

Таким образом, себестоимость продукта слагается исходя из следующих расчетов:

№ п/п

Наименование затрат

Сумма в рублях

на 4500 кг

на 1 кг

1.

Материальные затраты

131 320

29,1

2.

Оплата труда наемных работников

324 000

72

3.

Страховые взносы за наемных работников

74 844

16,6

4.

Амортизационные отчисления по оборудованию

20 500

4,5

5.

Затраты на аренду

-

-

6.

Транспортные расходы

21 000

4,6

7.

Расходы на рекламу/ремонт

-

-

8.

Прочие расходы

15 000

3,3

Итого:

586 664

130,1



4. Маркетинг план

Сбыт продукции планируется осуществлять путем реализации на торговых точках районного центра или в ближайших городах, также физическим и юридическим лицам. Рынок данной продукции является малонасыщенным в нашем районе.

Преимуществом продукта является:

- отсутствие сильной конкуренции;

- высокое качество продукции;

- экологически чистая продукция.

В последующие годы планируется довести улей до 300 пчело-семей и осуществлять реализацию продукции в близлежащих городах.

Продукция будет реализовываться в среднем по цене от 250 до 300 рублей за 1 кг. Для расчета финансового плана выручка рассчитывалась исходя из 300 рублей. Причем в объем выручки не включена сумма от продажи воска, перги, прополиса и других продуктов пчеловодства, реализация которых может быть осуществлена через оптовые формы.

Эти допущения позволят компенсировать колебания цен на произведенные продукты.

Планируемый объем реализации меда на планируемый год осуществления деятельности - 4500 кг; планируемая выручка - 1 350 000 рублей.



5. Финансовый план

Расчет финансового плана представлен в таблице № 1 «План доходов и расходов» и таблице № 2 «План движения денежных средств».

Для целей налогообложения доходы предпринимателя по производству и реализации сельскохозяйственной продукции будут облагаться единым сельскохозяйственным налогом (ЕСХН) в соответствии с главой 26.1 «Система налогообложения для сельскохозяйственных товаропроизводителей (единый сельскохозяйственный налог)».

Ставка налога составляет 6% (статья 346.8 НК РФ).

Объектом налогообложения признаются доходы, уменьшенные на величину расходов (статья 346.4 НК РФ).

Предприниматели уплачивают за себя страховые взносы в Пенсионный фонд Российской Федерации и фонды обязательного медицинского страхования в размере, определяемом исходя из стоимости страхового года.

Стоимость страхового года определяется как произведение минимального размера оплаты труда (МРОТ), установленного на начало финансового года, за который уплачиваются страховые взносы, и тарифа страховых взносов в соответствующий государственный внебюджетный фонд, увеличенное в 12 раз.

Таким образом, страховые взносы на планируемый год составят:

Взнос в ПФР 27000*12*20% = 64800

Взнос в ФФОМС 27000*12*1,1% = 3564

Взнос в ТФОМС 27000*12*2% = 6480

Общая налоговая нагрузка за год составит 74844 рублей.

Приложение (форма) № 1



Прогноз (отчет) о доходах и расходах

(в рублях)

№ п/п

Показатели

Сумма в 1-й год деятельности

1.

Выручка (продажи)

1350000

2.

Себестоимость продаж (расходы), всего (сумма строк 2.1-2.5)
в том числе:

586664

2.1.

Материальные расходы

131320

2.2.

Расходы на оплату труда наемных работников

324000

2.3.

Страховые взносы на социальное обеспечение и обязательное пенсионное страхование наемных работников

74844

2.4.

Амортизационные отчисления

205000

2.5.

Прочие расходы, всего (сумма строк 2.5.1-2.5.7)
в том числе:

36000

2.5.1.

Услуги сторонних организаций (аренда, энергозатраты и т.п.)

3000

2.5.2.

Транспортные расходы

21 000

2.5.3.

Аренда земельного участка

10000

2.5.4.

Расходы на оплату процентов по полученным кредитам

0

2.5.5.

Расходы на рекламу и представительские расходы

0

2.5.6.

Расходы на страхование/ремонт

0

2.5.7.

Почтовые, канцелярские, командировочные и т.п. расходы

2 000

3.

Валовая прибыль/убыток (доход до налогообложения) (строка 1 - строка 2)

763336

4.

Налоговые выплаты

76334

5.

Страховые взносы за предпринимателя в виде фиксированного платежа

-

6.

Чистая прибыль (чистый доход) (строка 3 - строка 4 и 5)

687002

7.

Использование чистой прибыли (чистого дохода):

687002

7.1.

На расширение производства/накопление

250000

7.2.

На распределение/потребление

437002

Кулланылган әдәбият

1. Бакчачы, яшелчәче һәм умартачы календаре: русчадан Н.Ә. Мостаев, Д.С. Зарипов һәм Х.Я. Гобәйдуллин тәрҗемәсе. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1993, 287 бит, рәс. белән.

2. Всё о расходах организаций / Берг О.Н. - ГроссМедиа, РОСБУХ, 2011.

3. Год на пасеке / М.Зарипов - Казань: Библиотека государственного унитарного предприятия «Татарстан балы», 2001.

4. Дружите с пчелами / Бантышева Л.Г. - Киев, 1990.

5. Об использовании разных пород пчел на пчелоопылении культур закрытого и защищенного грунта / Анкинович Г.Б. - М.: Сельхозиздат, 1985.

6. Приусадебная пасека / Тиминский П.И. - М.: ВО Агропромиздат, 1988.

7. Пчеловодство (учебно-справочная книга) / Комаров А.А. - Тула: «Ритм», 1992. - 224 с.

8.Пчеловодное оборудование, инвентарь и их самодельное производство / Мачичка М. - Братислава: «Природа», 1988.

9. Пасека России / Газета российского национального союза пчеловодов - М.: 2011, № 3, 12, 2012 № 1.

10. Татар балы: Татарстан Республикасында умартачылык эше / Н.И.Кривцов, В.И.Лебедев, Р.Р.Сафиуллин һ.б.; Русчадан Г.С. Хафизова, Л.Р. Газыймова тәрҗ. - Казан: Мәгариф, 2007. - 223 б.: рәс.белән.

11. Теория делового предприятия / Веблен Торстейн - Дело. 2007.



© 2010-2022