11нче сыйныфта Кеше китә, истәлеккә ни кала? темасына инша язу дәресе планы

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема : Контроль сочинение "Кеше китә, истәлеккә ни кала?".

Максат: 1)укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү һәм иҗади сәләтне үстерү;

2) бирелгән тема буенча фикер йөртү сочинениесе язу күнекмәсен үстерү ;

3) кеше гомеренең матурлыгы, алтын икән

Дәрес тибы - бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Төрле язучыларның эпиграфлары, мәкальләр.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, курсәтү, укытучының сөйләве, укучыларның мөстәкыйль эшләве.

Дәреснең планы
I. Оештыру өлеше

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру
II. Актуальләштерү

а) өй эшен тикшерү;

ә) дәрескә кереш.

III.Яңа теманы аңлату

а) дәфтәргә число, теманы яздырту;

ә) кеше гомере турында әңгәмә алып бару.

V. Өй эше

Иншаны язып бетерергә.
VI.Йомгаклау.

Дәреснең барышы.

I. - Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.


II . -Укучылар, өй эшенә нәрсә бирелгән иде әле?

( тел галимнәрен кабатлау).

  • Укучылар, хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, сез анда язылган галимнең кайсы өлкәдә, тел өлкәсендә эшләгән хезмәтләре турында язырга тиеш буласыз. 10 мин. вакыт бирелә.

II. - Бүгенге дәресебезне башлыйбыз . Бу дәрес -бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе булачак, укучылар. Бүген "Кеше китә, истәлеккә ни кала?" дигән темага контроль сочинение язабыз.

Дәфтәргә число яздыру. Контроль сочинение. "Кеше китә, истәлеккә ни кала?".

III. - Укучылар, "Кеше китә, истәлеккә ни кала?" бу җөмләдә нинди мәгънә ята?

(һәрбер кеше бу кыска дөньяда үзеннән соң хәтирәләр калдырырга тиеш)

  • Укучылар, нинди хәтирәләр калырга тиеш?

(яхшы, файдалы)

  • Дөрес, укучылар. Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел... Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт- шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле.

  • Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул.

  • Укучылар, бүгенге дәрестә менә шушы "Кеше китә, истәлеккә ни кала?" дигән җөмләнең мәгънәсен ачырга тырышып, тормыш турындагы уйлануларыгызны язасыз.( укыту, дәфтәргә яздырту)
    - Үзегезнең сочинениегызда, эпиграфлар кулланып язарга да мөмкин.
    Мин сезгә менә берничә язучының эпиграфын алып килдем. Бәлки үзегезнең дә бардыр.

  1. Телдән-телгә йөргән хатирәләр,

Халык күңелендә саклана.

Милләтеңә ихлас хезмәт итү-

Гасырларны үтеп хаклана. (Э.Шәрифуллина)

  1. Үткән гомер -аккан су. Татар халык мәкале.

  2. Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт.

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсендә алганда,

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда.

Олы җан булып калганга,

Олы җанлы булганга. Ренат Харис.

  1. Йөз кабат сөртенәм, абынам,

Йөз кабат таянам кешегә.

Йөз кабат кимсәнем, алданам,

Йөз кабат ышанам кешегә.

Йөз кабат читсенәм, шикләнәм,

Йөз кабат кизәнәм кешегә.

Йөз кабат сөенәм, хушланам,

Йөз кабат сокланам кешегә! Г.Афзал

  1. «Гамьсез гомер өчен тумадым мин, ялкынланып яшәү - теләгем..." Ф.Кәрим.


VI. -Укучылар, өйгә эш итеп иншаны язып бетерергә.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

© 2010-2022