Конспект урока по татарскому языку на тему Сыйфатны гомумиләштереп кабатлау

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мөслим муниципаль районы

Баек төп гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Латыйпова Лира Тәлхә

кызының 5 нче сыйныф өчен

"Сыйфат темасын кабатлау"

темасы буенча дәрес

эшкәртмәсе.


Тема: Сыйфат темасын кабатлау.


Максат:

1. Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау;

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, игътибар итү сәләтен үстерү.

3.Җаваплылык, дисциплина, активлык, үз-үзеңә бәя бирү, такт хисе һәм укучыларда патриотик хис тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Методы һәм алымнар: презентация карау, әңгәмә, төркем белән һәм парларда эш, тестлаштыру, индивидуаль эш, иҗади язма эш.

Җиһазлау: компьютер презентациясе "Сыйфат сүз төркемен кабатлау", карточкалар, тест.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше.

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру,эшләргә теләк уяту.

Укучылар,1 нче дәрестә кемнәр "5"ле билгесе алды?

кемнәр "4" ле билгесе алды?

Татар теле дәресендә кемнәрнең "5" ле билгесе аласы килә?

кемнәрнең"4" ле билгесе аласы килә?

"4", "5"билгесе алу өчен безгә дәрестә ничек катнашырга кирәк?

(Дәрестә тырышып,уйлап,фикер йөртеп җавап бирергә тиешбез).

Дәреснең уңышы-сезнең тырышлыкта,

Сыйфаты-сезнең җаваплылыкта.

Тырышкан аңлар, фикерләрен барлар.

Әле сезнең ныклап,белем туплар чаклар.

Укучылар,беләсезме,бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин "Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста,аңа ни язсаң шул уелып кала",-дигән.Мин аның фикерләре белән килешәм,дөрестән дә,сезнең эчке дөньягыз язылмаган,сызгаланмаган,буялмаган ак кәгазь кебек.Сезгә бары тик өлкәннәр сүзен тыңлап,укытучылар биргән белемнәрне,тәрбия әхлакларын шунда язып барырга гына кирәк.Сез шуңа әзерме?

- Актуальләштерү.
Укучылар,бүген төнлә мин төш күрдем. Бик куркыныч төш иде ул. Имеш, Татар теле илендә бер сүз төркеме югалган. Шул сүз төркеменнән башка бөтен дөнья ямьсезләнгән, предметлар төссез, формасыз калганнар, ә ризыклар тәмен җуйган. Куркып уянып киттем. Ничек эзләп табарга икән бу сүз төркемен? Ярдәмгә сезне чакырырга булдым, укучылар. Ризасызмы? Югалган сүз төркеменең исемен белер өчен түбәндәге бер уен уйнарбыз. Игътибар белән җөмләне укыгыз(презентация), күп нокталар урынына аста бирелгән сүзнең берсен сайлап куярга кирәк. Башта үзегезгә ошаган сүзне сайлыйсыз. Аннан соң дәфтәрләрне ачып, дөрес итеп куеп, числоны язып, уйлаган сүзегезне бик матур итеп бер юл тутырып язасыз.

Миңа әни .... күлмәк алды.

Кыйммәтле, чәчәкле, матур

КОНЭРС

Игътибар, балалар. Кем кайсы сүзне сайлады, шул почмакка барыгыз. Һәр кайсыгызга иптәшегезгә ни өчен сайлавыгызны аңлату өчен 10секунд вакыт бирелә.

Игътибар!! Ни өчен бу почмакны сайладың? Иптәшең ни дип җавап бирде?

Рәхмәт укучылар, урыннарыгызга утырыгыз. Укучылар, сайлаган сүзләрегез нинди сорауга җавап бирәләр? (Нинди? Сыйфат сүз төркеме). Татар теле иленнән сыйфат сүз төркеме югалган булган. Без аңа үз урынына кайтырга ярдәм иттек. Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы сыйфат темасын кабатлау.

Төп өлеш.

  1. Тик ул хәтерен югалткан. Әйдәгез, белгәннәребезне исенә төшерик. Аның өчен бер уен уйнарбыз.

ТАЙМД ПЭА ШЭА Уенның шарты шундый: билгеле бер вакыт эчендә парларда фикер алышасыз.

1 сорау. Сыйфат нәрсәне белдерә?Нинди сорауларга җавап бирә?

Иңбаш иптәшегез белән фикер алышасыз. Вакыт 15 секунд.

Игътибар, парлардагы А җавап бирә.

2 сорау. Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне белдерә? Нинди дәрәҗәләр була?

Кара-каршы парларыгыз белән фикер алышасыз. Вакыт 15 секунд.

Игътибар, парлардагы Б җавап бирә.

Китап белән эш.

171 нче күнегү-язмача.

  1. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ.Укучылар, сыйфатыбызга тагын ярдәм кирәк бит. Ул предметның нинди билгеләрен белдерүен хәтерләми. Әйдәгез, сыйфатның билгеләрен исенә төшерик. Аның өчен мин сезгә предмет рәсемнәре ясалган карточкалар өләшәм. Карточкалар астына шул предметның билгеләрен язарга. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирәк. Предметның 1 билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз.

Эшне тәмамлауларын фейерверк белән белдерәләр.

кыяр конфет

Төсе

Төсе

Тәме

Тәме

Формасы

Формасы

Күләме

Күләме

Әфарин, булдырдыгыз. Димәк сыйфатның хәтерендә нәрсәне яңарттык? Сыйфат предметның төсен, күләмен, холык-фигылен, массасын, формасын, тәмен, вакытын билгеләгәнен искә төшердек.

3. Сыйфат үзенең дәрәҗәләре барлыгын да оныткан. Ә тормышта дәрәҗәсез яшәү бик авыр. Сыйфатка дәрәҗәләрен исенә төшерергә ярдәм итик әле.

Сүзлек диктанты.

Зәңгәрсу, иң матур,кечерәк,ап-ак,туп-туры,соргылт-көрән,кып-кызыл.

  • Димәк, сыйфат нинди дәрәҗәләргә ия икән?( Төп, артыклык, кимлек, чагыштыру.)

  • Әфарин, укучылар. Сыйфатка дәрәҗәләрен дә искә төшерергә ярдәм иттек.

4.Укучылар, сыйфатыбыз сөйләмдә ни өчен кирәклеген, нинди җөмлә кисәге була алуын да оныткан бит. Әйдәгез бергәләп ярдәм итик.

-Хәзер елның кайсы фасылы? (кыш, әңгәмә)

-Безгә кыш турында "Кышкы табигать" хикәясе язганнар. Игътибар белән укыйк әле. (хикәяне укыйлар).

Кыш җитте. Ак кар ява. Кар балаларның битләренә, керфекләренә куна. Балалар һавада кар атыш һәм Кар бабай ясап уйныйлар.

- Балалар, сезгә хикәя ошадымы? Нәрсәдер җитми кебек, шулай бит. (Сыйфатлар җитми. )

-Ә җөмләдә сыйфатларны ни өчен кулланабыз?( Әйе, җөмләбез матур, сөйләмебез бай булсын өчен кулланабыз.)

-Әйдәгез, укучылар, без бу хикәяне кышка туры килгән сыйфатлар белән тулыландырып, матурлап языйк әле. Ә хикәяне бергәләп язарсыз. Сәгать теле йөреше уңаена, һәрберегез бер җөмләне сыйфатлар өстәп тулыландырып яза. Ә уеныбызның ахырында тулы бер кечкенә хикәя килеп чыгар.

Салкын кыш җитте. Ак күбәләктәй кар ява. Йомшак кар балаларның алсу битләренә, керфекләренә куна. Балалар саф һавада кар атыш һәм Кар бабай ясап уйныйлар.

Арадан бер укучы хикәяне укый.

  • Укучылар, сезгә хикәя ошадымы? Дөрестән дә, сыйфатлар куллангач хикәя бик матур, эчтәлекле килеп чыккан.

5. Сыйфатка җөмләдәге урынын да исенә төшерик. Мин җөмләне әйтеп яздырам. 1 укучы тактада башкарыр, калганнар дәфтәрләрегездә эшләрсез. Тактадагы укучы җөмләдәге сыйфатның ролен аңлатып китәр.

1.Тышта салкын җил исә.

- Сез иптәшегез белән килешәсезме?

2. Бүген көн кояшлы.

- Сез иптәшегезнең җавабы белән килешәсезме.

Нәтиҗә: сыйфатлар җөмләдә иярчен кисәк- аергыч яки хәбәр булып килә. Әфарин, укучылар, сыйфатыбызга үзе турындагы барлык төшенчәләрне дә исенә төшердек. Икенче хәтерен югалтып йөрмәс, бүгенге дәресебез хәтерендә калыр.

Рефлексия. Тест.

1.Сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?

а) предметны

б) эшне

в) билгене


2. Сыйфатның сораулары:

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) нишли? нишләде?



3. Сыйфатлар җөмләдә:

а) хәбәр булып килә

б) ия булып килә


4. Форманы белдергән сыйфатлар:

а) кышкы, җәйге, кичке, иртәнге

б) түгәрәк, озын, кәкре, кыска

в) ак, сары, кара, яшел


5. Табигать күренешләренең билгеләрен белдергән сыйфатлар:

а) ачы, төче, татлы, баллы

б) усал, шаян, куркак, кыю

в) буранлы, җилле, аяз, яңгырлы

Җаваплар.(презентация)

1. в

2. б.

3. а.

4. б.

5. в.

Янында утырган иптәше белән карточкаларны алыштыралар. Тестның дөреслеген тикшереп иптәшенең эшен бәялиләр. Эшнең ничәсе дөрес булса, билге шул.

Йомгаклау.

Үзбәя.

5 нче сыйныф. Исемем: ______________



Мин бу дәрестә актив катнаштым.

балл


Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем.


Сөйләмем дөрес һәм тулы булды.


Сыйфатларны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм.


Сыйфат дәрәҗәләрен таный беләм.

Һәр пунктка берәр баллдан.

Өй эше бирү.

Күнегү-177 язмача (сыйфат сүзендәге хәрефләр белән яңа сүзләр ясап язарга).

Сыйфатларны табарга.

Иҗади эш. Кыш темасына шигырь язып карарга.

Чыгу билеты таратыла.

Игътибар: Әгәр карточкада җәнлек рәсеме булса, бирелгән сыйфатның антонимын язарга, әгәр кош сурәте булса, синонимын табарга. (Әзер җавапларны өстәлгә куеп чыга баралар.)


Антонимын язарга:

1. сай - 2. ач - 3. озын -

парлы - тулы - кыю -



Синонимын табарга:

1. шук - 2. пычрак - 3. әдәпле -

шатлыклы - олы- вак-

© 2010-2022