1 сыйныфта син нәрсә яратасың? төзелмәсен куллану буенча дәрес конспекты

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Әйдәгез, уку дәресен башлап җибәрик.

Укучылар үзләренең эш урыннарын тикшерәләр.


Белемнәрне актуальләштерү

-Сез бүген дәрескә нинди кәеф белән килдегез?

Балалар, бер-берегезнең күзләренә карап, иптәшегезгә дәрестә уңышлар теләп алыгыз.

-Укучылар, без үткән дәрестә йорт хайваннары һәм кошлары белән таныштык, аларның кайда яшәүләрен әйтергә өйрәндек. Әйдәгез, бергәләп кабатлап китәбез.

-Бу нәрсә?

- бу чеби.

- Чеби кайда яши?

- Чеби авылда яши.

Смайликлар ярдәмендә күрсәтү

Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү


-Укучылар, без сезнең белән хәзер Габдулла Тукайның "Гали белән Кәҗә" шигыренең мультфильмын карап китэрбез. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай сезнең өчен искиткеч матур шигырь иҗат иткән.

-Шигырь нәрсә турында?

-Гали белән кәҗә кемнәр?

-Кәҗә нәрсә ашарга ярата, кем ничек уйлый?

-Гали нәрсә ярата?

-Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Дәресебезнең максаты ничек булыр?



Укучылар сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр.

Сорауларга җавап бирү

-Үзебезнең нәрсә яратуыбызны, иптәшебезнең нәрсә яратуы турында.

-Син нәрсә яратасың? соравын бирү һәм аңа җавап бирә белү

Үз белемнәрендә ориентлаша белү

Яңа теманы өйрәнү

Укучылар, ә хәзер дәреслекләрегезне ачыгыз әле.

-Гали нәрсә ярата?

-Кәҗә нәрсә ярата?

Син нәрсә яратасын? төзелмәсен кабатлау

Яңа сүзләр белән танышалар, истә калдыралар, сүзләрне укытучы артыннан кабатлыйлар.


Ял итү

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә, үсә.

Укытучы артыннан кабатлау


Яңа теманы ныгыту

(финкин мэпс)

Мин өстәлләргә төрле предметлар куйдым. Һәрберегез берәр предмет алып аның нәрсә икәнен, нинди төстә булуын әйтергә тиеш буласыз. Берегез сорау бирә, икенчегез җавап бирәсез.

Укучылар парлап эшлиләр. Парлашып,иптәшенә сорау бирү, бирелгән сорауларга җавап бирә белүне оештыру

Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү

Эшләгән эштә хаталар булса, төзәтмәләр кертә белү

Мөстәкыйль эш

(финк инсайд зе бокс)

Төркемдэ эш. Төркем белән бергә үзегез нәрсә яратасыз, шуның рәсемен ясыйсыз. 1 рәсем

Төркемнәр үзләре яраткан бер әйберне ясыйлар.


Өй эше

Сүзләрне кабатларга



Рефлексия, бәяләү

-Укучылар, сез бүген дәрестә актив булдыгыз, тырыштыгыз, сорауларга җавап бирдегез. Бүгенгә дәресебез тәмам, сау булыгыз!





Укытучы

Шакирзянова Нурсинә Газинуровна

Предмет

Әдәби уку

Тема

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтә һәм сорый белү

Максат



Бурычлар

-иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтә һәм сорый белү;

-син нәрсә яратасын? соравын сөйләмдә активлавштыру;

-укучыларның рухи дөньясын баету.

-диологик, монологик формада аралашу;

-татар сөйләмен тыңлап аңлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча: Син нәрсә яратасың? соравын куллана белүһәм аңа җавап бирә белүне камилләштерү;

Шәхескә кагылышлы: укучыларда уку процессында бер-берсен тыңлый белү күнекмәләрен һәм иптәшләренә каратауңай мөнәсәбәт формалаштыру;

Метапредмет нәтиҗәләр:

-танып-белү УУГ:информация туплый, ретроспектив һәм хәзерге белемнәрне чагыштыра белү;

-коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү;

-регулятив УУГ: укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү.

Дәреснең тибы

Яңа тема өйрәнү

Төп төшенчәләр

Мин нәрсә яратам

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

Төркемдә, парларда

Чыганаклар

Төп :

Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева

Өстәмә:

Мультимедиа

Дәрескә презентация, проектор

Укытучылар өчен методик кулланма. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1 сыйныф. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина.



© 2010-2022