Сценарий к празднику Язны ничек уяттык

Балалар – тормыш гөлебез. Чәчәкләр өстәмә туклануга мохтаҗ булган кебек, балага да яхшы тәрбия кирәк. Без, тәрбиячеләр - бакчачылар. Ә бит бакчачы чәчәкләрен төрле ашламалар белән тукландыра, ә без - зирәк , яхшы кешеләр тәрбияләү өчен балаларның аңына, күңеленә кешелеклелек сыйфатларын салабыз. Минемчә халкыбыз авыз иҗатын кулланмыйча чын Кеше тәрбияләү мөмкин түгел. Без – халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен сакларга тиешбез. Минем методик темам да “Халкыбыз авыз иҗаты аша балаларда...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Язны ничек уяттык!

Сценнарий.

Балалар мызыка астында залга керәләр.

Бию:

(Бию беткәч утыралар.)

А.б: Исәнмесез балалар, исәнмесез кадерле кунакларыбыз. Балалар карагыз әле тирә якта нинди матурлык! Агачлар яфрак яра, үләннәр чыга башлаган, тирә-якта яз исе килә.(фонограмма кошлар тавышы)

Саескан очып керә:

Саескан: Мин саескан, саескан,

Еракларда очып йөрим.

Яңалыкларны беләм,

Урманда хайваннар борчыла,

Яз әле уянмаган,

Өендә йоклап ята.

А.б: Балалар әйдәгез саескан белән исәнләшик.

Бал-р: Исәнмесез!

А.б: Саескан безгә урманга керергә рөхсәт ит әле зинһар өчен?

Саескан: Мин сезгә рөхсәт итәрмен, ләкин бер шартым бар, мин әкиятләр тыңларга яратам, бәлки миңа әкият сөйләрсез?

А.б: Бик рәхәтләнеп, сөйлибезме балалар? Саескан тыңла. Без сиңа яз турында әкият сөйлибез.

А.б: Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кош көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

Әйе, балалар, без күптән сагынып көтәбез язны. Ул килеп җитә алмый. Әйдәгез язны каршылап яраткан җырларыбызны җырлыйбыз, шигырләр сөйлибез, бәйрәм итәбез.

Шигырьләр:

1. Тышта яз әле,

Яңа башлана.

Тамчылар тып-тып,

Түбәдән тама.

2. Гөрләвек ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте,

Тезелеп бая.

3. Яз көне карга

Бала чыгара.

Көндә җим эзләп

Авылга бара.

4. Весна, весна,

Текут ручьи.

Весна, весна,

Летят грачи.

5. Весна, весна,

Цветут цветы,

Пришла весна,

Как рады мы!

А.б: Балалар карагыз әле,

Монда ниндидер өй тора.

Ләкин бу гади өй түгел

Монда ниндидер сер бар.

Мона безнең яз яши,

Ул анда кышын йоклый.

Ул һаманда тормаган

-Балалар язны уятабызмы?

Әйдәгез әле бергә кабатлыйк: - Яз чык инде!

А.б: Юк яз уянмый, безгә кем ярдәм итәр инде.

Керпе чыга:

Исянмесез балалар!

Минем колакларым туңа,

Әйдәгез язны бергәләп уятыйк.

А.б: Керпе, монда килеп тәрәзәне шакып кара әле,

(Керпе тәрәзә янына килеп шакый.)

Керпе: Яз, Яз. чык инде!

А.б: Юк бит Яз уяннмый,

Уянырга уйламый.

Ә безгә Яз кирәк,

Җылынырга тизрәк.

А.б: Балалар әйдәгез куянны чакырып, жырлап карыйк, бәлки безгә ул ярдәм итәр. Куян, куян кил әле, безгә ярдәм ит әле. Әйдә бергә жырлап алыйк.

Җыр: "Приди весна красная"

А.б: Куян кил әле, кояшны син уятып кара.

(Куян тәрәзәгә килеп)

Куян: Яз,яз чык инде.

А.б: Юк, балалар уянмый,

Уянырга уйламый.

Инде хәзер нишләргә,
Кемнән ярдәм сорарга.

А.б: Ай, монда төлке бара

Ул суыктан калтырый.А.б: Әйдәгез балалар, телке белән уйнап алабыз! Кая безнең балалар, безнең нәни шаяннар, әйдәгез уйнарга

Уен: "______________"

А.б: Кил әле төлке бире, тәрәзәгә шакып кара әле?

Төлке: -Яз,яз чык инде!

А.б: Юк,языбыз уянмый,

Тәрәзәдән карамый.

А. б: Балалар ишетәсезме,өненнән чыккан аю.

Аю: -Кем мине йокыдан уятты?

А.б: -Аю, торырга, язны уятырга вакыт.

А.б: Әйдә, аю, тәрәзәне шакып кара әле!

Аю: -Яз, яз чык инде!

А.б: Йоклый яз, безне ишетми дә,

Ничек уятыйк икән язны?

Төлке: Мин беләм аны,

Ничек уятырга язны.

Кашыкларны алыйк без,

Бергә биеп карыйк без.

Бию: "Кашыклар"

( Яз торып чыга)

А.б: Балалар, менә языбызныда уяттык. Әйдәгез язны каршылап аңа бер кул чабыйк, шатланыйк.

Яз: Исәнмесез балалар. Сез миңа шатмы! Әйдәгез бергә түгәрәк ясап биик, җырлыйк, бәйрәм итик.

Жыр: "Яз житте"

(чәчәкләр таратыла)

Бию: "Чәчәкле аланда"

А.б: - Әйдәгез яз турында шигырләр сөйлик.

Шигырләр:

6. Көннәр аяз,

Күктән алсу

Нур сибеп

Кояш көлә.

7. Җиргә тама

Көмеш тамчы,

Сагынып көткән

Яз килә.

8. Гөрләвекләрдә,

Уйный үрдәк каз,

Илне яшәртеп

Шаулап килә яз.

9. Кошлар кайта,

Казлар кычкыра.

Ә кояш көн буе

Гел көлеп тора.

10. К нам весна шагает,

Быстрыми шагами.

И сугробы тают,

Под ее ногами.

11. Ещё кругом стоят,

Деревья голые.

А с крыши капли

Капают веселые.

А.б:Балалар без бергә язны уяттык! Язны каршыладык. Кояш безгә үзенең җылы нурларын сибәр, безне җәй буе иркәләр.Ул безгә күчтәнәчләр дә алып килгән. Мин аларны төркем бүлмәсендә сезгә өләшермен. Ә безнең әкиятебез шуның белән тәмам. Сау булыгыз!



© 2010-2022