Конспект урока по татарской литературе Солдат шагыйрь эзләреннән ( Фатих Карим)

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланы 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Лилия Аркадий кызының дәрес - конспекты

Дәрес темасы: Солдат -шагыйрь эзләреннән.

Дәрес төре: Яңа тема аңлату дәресе.

Дәрес тибы: Уку максатларын кую һәм чишү.

Максат:

  1. Фатих Кәримнең " Сибәли дә сибәли " шигыренә анализ аша, шагыйрьнең тормыш юлы белән танышу.

  2. Укучыларда поэзиягә мәхәббәт хисләре уяту, темага бәйле рәвештә укучыларны логик фикерләү аша иҗади фикерләүгә алып чыгу.

  3. Үз милләтеңнең тарихына битараф булмау, укучыларда батырлык тәрбияләү.

Җиһазлау:

Интерактив такта, компьютер, язучы турында китап күргәзмәсе, магнитифон,

Альберт Яхин авторлыгындагы 8 сыйныф өчен татар әдәбияты китабы.

Дәрес барышы.

Дәреснең эпиграфы:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла;

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

т/б

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.

Оештыру һәм психологик уңай халәт тудыру.

Хәерле көн укучылар, дәресебез кунаклары!Исәнмесез , балалар!

-Зиһен һәм тел ачкычлары

Телим мин һәммәгезгә.

-Хәерле көннәр сезгә!

Укытучы:

Бүгенге дәресебезне үзенчәлекле итеп үткәрербез, чөнки бүген сезнең янга 11 сыйныф укучылары кунакка килделәр, һәм берлектә дәрескә куелган максатыбызга ирешербез дип уйлыйм. Без сезнең белән илебезнең тарихында тирән эз калдырган, күпме фаҗига алып килгән аяусыз Бөек Ватан сугышы чорына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булырбыз.Чөнки дәресебездә корал белән генә түгел, каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшкән, иҗаты Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятының иң югары казанышларыннан берсе булып саналган бер шәхес тормышына һәм әдәби мирасына тукталырбыз.

( экранда сугыш кинохроникасыннан рәсемнәр бара, музыка уйный)




11 сыйныф укучылары сугыш темасына видеоролик күрсәтәләр

(өй эше итеп бирелгән эш)

II.

Уку мәсьәләсен кую.

Татар әдәбиятында бик күп язучылар һәм шагыйрьләр сугыш башланганның беренче көненнән үк сугыш кырларына китәләр.Шуларның берсенең портреты сезнең алда. Бәлки сез аны таныйсыздыр да. Ул Фатих Кәрим. Бүген дәресебездә ике сыйныф өчен дә бирелгән аның " Сибәли дә сибәли" шигыренә анализ ясарбыз, куелган максатыбызга ирешербез дип уйлыйм.

Ә хәзер әлеге шигырьне күп кенә иҗади бәйгеләрдә уңышларга ирешүче Баһманова Алсу сөйләвендә тыңлап китегез? Шигырь нинди характерда?

Моңлы көй астында басынкы тавыш, берникадәр тантаналы тон белән Багманова Алсу сөйләвендә " Сибәли дә сибәли " шигыре яңгырый.( экранда сугыш вакытында солдатларның якын иптәшләрен күмә , соңгы юлга озату рәсеме күрсәтелә)

1.Белемнәрне актуальләштерү.

_ Искә төшерик әле, әдәбиятта жанрларга бүленешнең ничә төре бар?

-Эпик, лирик, лиро-эпик, драма жанрларына бүленә

Тиз генә искә төшерәбез: лирик әсәрләр дигәндә без нинди әсәрләрне күздә тотабыз.

Лирик әсәрләр- хис- кичерешкә корылган әсәрләр. Аларга күбесенчә тезмә әсәрләр керә.Шигырь, баллада, поэма

Алсу укып киткән әсәр кайсы төренә туры килер.

Шигырь

Шигырьнең интонациясе нинди ?

Шигырьнең интонациясе моңсу, күңелсез, кайгылы

Ә ни өчен монсу, кайгылы икәнен без шигырьне анализлагач әйтә алырбыз.Ә хәзер шигырьне үзегез тагы бер кат укып чыгыгыз.

Укучыларның шигырьне үзлектән укулары

Әсәр нинди әдәби төргә карый?

Бу төргә анализ ничек ясала?

Тезмә әсәр.

Тезмә әсәргә анализ:

1)әсәрнең төзеклеген тикшерү.

2)ике өлешкә бүлү.

3)һәр өлешкә анализ.

4)өлешләр арасында бәйләнеш.

Анализ вакытында без нишлибез.

Әсәрне таркатабыз.

III.

Уку мәсьәләсен чишү.

1.Анализ ясау.

Әсәрне 2 өлешкә бүләбез.

Без сезнең белән тексттан объектив эчтәлек эзлибез. Шигырь нәрсә турында? Әсәрне өлешләргә бүләбез.Объектив эчтәлектә нәрсәләр күрәбез.

Объектив эчтәлек табигать һәм сугышчылар турында.

Әсәрне өлешләргә бүләбез. Шигырь белән эшлибез.Табигать турында нинди юллар бар. Дәфтәрләргә яза барабыз. Мин тактага яза барам. Безгә уйдырма кирәкми, без бары тик шигырьдә бирелгән юлларны гына эзлибез.

Табигать турында

- төнге җил

-Яңгыр сибәли

жил ыңгыраша

яшь нарат кайгыдан каралган

төн күрә

көзге төн

көзге яңгыр сибәли

Солдатлар турында ни белдек? Текстан эзлибез.

Солдат турында

иптәш сөйләми

кабер казыйлар тын гына

беркем берни сөйләми

2.Һәр өлешкә аерым анализ ясау.

Өлешләрне тикшерик әле, ничек тикшерәбез?

Һәр өлешне аерым

1 өлеш. - табигать.Төн күрәме? Җил ыңгырашамы? Нарат кайгыра беләме?

Юк.

Табигатьне тасвирлар өчен шагыйрь нинди алымнар кулланган?

Кеше сыйфатларын табигатьтә чагылдырган. Предметларга карата аңа җанлы кеше билгеләрен күчерә.

Автор нинди сыйфатлар кулланган? Тагын нинди? Тикшереп карыйк, кайсысына ныграк туры килә.

Чагыштыру, метафора, сынландыру кулланган.

Чагыштыру

Сынландыру

Метафора ( билгеләмәләре тактага языла)

Кайсын сайлап аласыз.?

Метафора алымы. Метафора эчендә ниндидер яшерелгән мәгънә ята. (Табигать кайгысын сөйли, күрсәтә.)

Шулар арасында нинди бәйләнеш күрәсез? Шул бәйләнеш эченә яшерелгән шагыйрьнең әйтергә теләгән сүзе, идеясы бар

Табигать өлеше белән солдат өлеше каршылыкта торалар

Икесе каршылыкта торалар.

Шулай да, алар арасында охшашлык юк микән? Башта өлешләрне тикшерик, аннан безгә күренер.

3. Һәр өлешкә анализ.

Табигать өлешенә анализ ясыйбыз.

Әйткәнебезчә, автор метафоралар кулланып, нәрсәдер әйтергә теләгән. Әйдәгез, без аларны тикшерик. Төн нинди?

Төн караңгы, куркыныч, шомлы

Җил нинди?

Жил- ул кайгы.Ул илдәге сугышның әле дәвам итүен, һәм җилнең яңа сугышлар алып киләчәген аңлыйбыз.

Табигать нинди?

Яшь наратлар кайгыруны кайдан күрәбез.

дәһшәт, табигать шомлы, төн куркыныч, шомлы

Алар каралып беткән.

Табигать бу вакыйганы ничек кабул итә?

Табигать тә яшь егетнең гомере өзелгәнгә килешә алмый. Ул да елый, ыңгыраша, карала.

Табигать күренешләренең роле нәрсәдә?

Җилнең ыңгырашуы, яшь наратның кайгыдан каралуы лирик герой кайгысының зурлыгын һәм аның хисләренә теләктәшлекне белдерә.

Солдатлар өлешенә анализ ясыйбыз.

Ә солдатның күңеле ?

Солдат та шомлы.

Аның шомлы икәнен нинди юлларда күрәбез.

Кешеләрнең дә тын гына эшләүләрендә шомлылык бар. Алар көн дә шул ук эшне эшлиләр. Хәтта хәзер инде матур сүзләрне дә сөйләп тормыйлар. Ашыгып таң атканчы күмәләр.

Димәк, нинди нәтиҗә әйтә алабыз?

Табигатьтә шомлы, солдатларның сөйләшми эшләвендә дә шомлылык бар - бу алар арасында уртаклык бар дигән сүз.

Тагын охшашлык юк микән? Яшь нарат кайгыра, ул каралып беткән. Солдатларның кайгырган урынны шигырьдән эзләп карыйк әле.

Япь-яшь иптәшне күмәбез, күрә бары төн генә. Төн- кайгы.

Ни өчен төнлә күмәләр?

Төнлә эшлиләр. Бары качып, урлап эшләнә торган эшләр генә төнлә эшләнә. Кояш баегач, күмергә ярамый. Бу бит сугыш вакыты.

Сугышчылар ни өчен еламыйлар?

Еламауның сәбәбе бар, чөнки ул көндәлек эшкә әйләнгән, алар моңа күнегә бара, бәгырьләре катылана сугыш фаҗигасе нәтиҗәсендә. Хәсрәт дәрәҗәсенә җиткән, хәтта елый да алмый. Хәсрәтләре елаудан узган.

Көндә эшләгән эшкә без нишлибез?

күнегәбез, гадәтләнәбез

Сугышчылар ни өчен дәшмиләр?

Иртәгә нәрсә буласын белмиләр. Солдат уйлый.

Нәрсә уйлый соң солдат? Фатих Кәрим уйлап бетерергә кушкан.

Кайгы, хәсрәт әле дәвам итә, әле сугыш бетмәгән.

Без аны кайсы юллардан күрәбез ?

Иртәгә дә дәвам итәчәк.

( Шигырьнең ахыргы юлларында яңгыр туктамаган, димәк хәсрәт әле дәвам итә. Иртәгә дә шул ук эш кабатланырга мөмкин.

Сугыш дәвам итә һәм солдатлар үзләренең язмышлары турында уйлыйлар. Бу үлем аларга да килергә мөмкин һәм ул үлем табигый түгел.

4.Иҗади эш.Ф.Кәрим шигырен язып бетерергә.

Әйдәгез әле, Фатих Кәрим язып бетермәгән соңгы куплетны язып карыйк әле. Беренче ике юлны бирәм, дәвам итеп карагыз.

Читтә калды ялгыз кабер,

Юктыр кабер ташлары.

1)Язмышка узмыш юк диеп,

Уйлый солдат башлары.

2)Үзләренең язмышларын,

Иртәгә ничек булыр дип,

Уйлый солдат башлары.

5.Шигырьдә хис дәрәҗәсен табу.

" Сибәли дә сибәли" тезмә әсәрнең кайсы жанрына туры килә?

Аның эчтәлеге нәрсәдән гыйбарәт?

шигырь

шигырь, эчтәлегендә хис ята.

Без сезнең белән беләбез

.

---Хиснең өлешләре нинди?

Хис---дәрәҗә, сәбәп, юану.

Без сезнең белән беләбез .

---Хиснең өлешләре нинди?

Хис---дәрәҗә, сәбәп, юану.

Шигырьдә нинди хисләр күрәбез?

кайгы , хәсрәт хисләре

Бер үк сүзләрме болар?

Кайсы көчлерәк?

хәсрәт

Ә хәсрәтнең сәбәбе нәрсәдә?

яшь солдатның үлүе, сугыш фаҗигасендә

Хиснең дәрәҗәсе нәрсәдә?

дәшми, димәк елый алмый, күңеле каткан

Юануы? Ни өчен?

Юк. Чөнки хәсрәт дәвам итә, бу шигырьнең соңгы юлларыннан күренә. Юану бит әле ул 2 төрле булырга мөмкин. Беренчесе үлеме белән килешергә мөмкин, илем өчен дип, икенче төре һәр кешегә гомере кыйммәт.

Шигырьне юану белән кабатлап карыйк әле. Моның өчен без нишләргә тиеш?

Солдатларның җиңүгә ышануын, үзләренең исән кайтуын язарга тиеш.

6.Иҗади эш.

1.Гүр иясе булды солдат,

2.Гүр иясе булды солдат,

Язмышлар шулай язган.

1.Карап тордык аптырап,

Безнең өстә дә кояш бер

Чыгар әле ялтырап.

2.Без бер генә түгел әле

Сугышта үлеп калган.

3. Яңгыр елый күмелде дип,

Солдат башы чит җиргә.

Язмыш безгә бәхет язса,

Кайтырбыз туган илгә.

Кайгылы шигырьләрдә һәрвакыт юаныч булырга тиеш , ләкин бу шигырьдә Фатих Кәрим юануын язмаган. Кем ул шигырьдә ?

Шагыйрь лирик герой

Нинди хисләр кичергән лирик герой?

Кайтырына ышанмаган.

Фатих Кәрим шагыйрь - солдат

Димәк, без сезнең белән шигырь аша шагыйрь тормышын белдек. Нәрсәләр әйтә аласыз шигырь эчтәлеге буенча автор турында?

Фатих Карим шагыйрь, сугышта булган, ләкин әйләнеп кайта алмаган.

Без сезнең белән кечкенә классларда аның шигырьләре белән танышкан идек. Ул шигырьләрендә без Ф. Кәримне тормышны яратучы, ә сугыш шундый кешеләрне дә сындыра. Әдәбиятыбыз ул елларда күпме югалтулар кичерә, чөнки татар егетләре сугышка бармый торырга яраган кәгазьләре булуга карамастан кулларына каләм һәм корал тотып илләрен азат итәргә хөҗүмгә китәләр.

" Кыңгыраулы яшел гармун", " Гармунчы аю белән җырчы маймыл", " Үлем уены" Ÿ.б

IV.

Алдагы дәрестә өй эше итеп бирелгән иҗади эшне тикшерү.

11 сыйныф укучылары язучының тормыш юлы белән алдагы дәрестә танышканнар иде. Аларның өй эшләрен тикшереп үтик әле. 11сыйныф укучыларының иҗади төркеме проектларын яклый. Сүз аларга.

Язучы Фатих Кәрим тормыш юлы.

Иҗади төркем әзерләгән Фатих Кәрим тормыш юлы турындагы проектны яклау.

Укучылар презентациядә язучы тормышы белән бәйле вакыйгаларны яктырталар һәм 2 укучы параллель рәвештә сөйләп таныштыра.

2. Шагыйрьнең тоткынлыктагы дусты Хәсән Туфан белән очрашуы. ( 1 укучы үзе тапкан материалларны яктырта.)

V.

Рефлексия.

Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек.

Аны ничек чиштек?

" Сибәли дә сибәли " шигырен анализладык, анализ аша шагыйрьнең тормыш юлы турында мәгълүмат алдык.

VI.

Дәрескә гомуми бәя кую.Билгеләр кую.

Өй эше.

1. 8 сыйныфларга. Күрдегезме шагыйрьнең биографиясен без шигырьдән чыгардык. Шагыйрьнең сугышка чаклы эшчәнлеге, аның язмышы турында укып килергә. 2. Фатих Кәрим турында истәлекләр.

2. 11 сыйныф укучыларына ЕРЭ ның С өлешенә туры килә торган бирем укытучы тәкъдим итә, Ф Кәрим иҗаты белән бәйле.


.

.


© 2010-2022