План-конспект урока в 7 классе Өлкәннәр һәм без

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 "А" сыйныфында сингапур методикасын кулланып уздырылган татар теле дәресе .

Тема : Ия белән хәбәр арасында сызык.Ныгыту.

Максат: - Үткән теманы ныгыту.

- Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

- Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү. Җөмләнең баш кисәкләрен табу күнекмәсен ныгыту.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 7 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I. Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

1. Исәнләшү (укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

2. Уңай психологик халәт булдыру.

II. Өй эшен тикшерү"Сөйләнмәгән хикәя"эчтәлек.Ия белән хәбәрне билгеләү.

III Ныгыту..

1)Фо бокс синектикс . Өйрәнгән материалны искә төшерү.

III.Актуальләштерү.

1)Модель Фрейер.Бу структура аша укучылар ия белән хәбәр арсында сызык куелуга мәҗбүри характеристика, мәҗбүри булмаган характеристика,мисаллар,капма -каршы мисаллар язалар.

2.Табигать турында фикер алышу.

Эй ар гайд.104 биттәге рәсем белән эш.Табигать турында башта язган фикерләрне укып + яки - куеп чыгалар.Дәреслектән рәсемнәрне карыйлар .Рәсем карагач баштагы фикерләре үзгәрдеме , юкмы икәнен белү өчен + яки - куялар ,фикер алышалар.

IV.Физкультминут.

V.1Конэрс(3-5 секунд вакыт бирелә.Почмак сайлыйлар ,ни өчен сайлаганны әйтәләр.)

-Сез Казанга булсагыз кая барыр идегез?Театрга,циркка,кинога яки зоопарккамы?Сайлаган почмакка басалар,30 секунд эчендә җавапларын әйтәләр.Озын буйлы баладан:"Синең иптәшең нәрсә дип җавап бирде?"дип сорыйм.

VI. Йомгаклау.

Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләштек.Син нинди булыр идең?

Өй эше: 105 бит №7

© 2010-2022