1нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы ФГОС ( рус группасы)

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Сокольская средняя общеобразовательная школа»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Рассмотрено Согласовано Утверждаю

на заседании ШМО Заместитель директора Директор МБОУ

Руководитель ШМО школы по УР «Сокольская СОШ»

__________________ _________________ ________________

А.Ф.Садыкова Л.Н.Хабибуллина Н.Ю.Тихонова

Протокол №1 от Приказ №72 от

«24» августа 2015 г. «01» сентября 2015 г.

Рабочая программа

по татарскому языку

для 1 класса

учителя татарского языка и литературы

Галиевой Гузель Газинуровны



Рассмотрено и принято на

заседании педагогического совета

протокол №1 от «26»августа 2015 г.





2015г.



Аңлатмалы язу

1 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1."РФ Законы Мәгариф турында" Федераль законының уку-укыту программалары дип исемләнгән 12 маддәсе (5, 7пунктлар) нигезендә, 29.12.2012 ел.№273- ФЗ

2. Татарстан Республикасы мәгариф турындагы ТР законы татар һәм рус телләрен ТР дәүләт гомуми белем бирүнең аерым баскычы башлангыч, урта, гомуми белем бирү өчен билгеләнгән стандартлары нигезендә өйрәнелә;

3. "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы РФ законының 14 нче маддәсе нигезендә;

4. "Татарстан Республикасы мәгариф турындагы"ТР законы бу мәсьәләгә ачыклык кертә: "татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, федераль дәүләт гомуми белем бирүнең аерым баскычы (башлангыч, төп урта, гомуми урта белем) өчен билгеләнгән стандартлары нигезендә тигез күләмдә өйрәнелә"

5. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы"

6. 2014- 2016 елларга ТР дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру;

7. Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014- 2016) программасы;

Бу программалар татар телен төпле өйрәнүгә хокукый нигез булып торалар.

8. МБОУ "Сокольская СОШ" башлангыч гомум белем мәктәбенең төп укыту программасы;

11. . РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (Приказ МОиН РФ от 31.03.2014 №253) белән федераль исемлеккә кертелгән "Күңелле татар теле" дүртеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм укыту дәреслеге. Авторлары : Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Н,Г.Галиева. Казан "Татармультфильм" нәшрияты, 2012нче ел

Мәктәпнең 2015 -2016 нчы уку елына укыту планы буенча 1 нче сыйныфта (рус төркеме) татар теле дәресләренә атнага 3 сәгать ( барысы 100 сәгать) вакыт бирелгән. Кайбер дәресләр каникул һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, укучыларга җиңел үзләштерелә торган темалар берләштерелеп бирелде, алар тематик планның искәрмә графасында күрсәтеләчәк.

"Дәреслек: Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева.. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012.

Максатлар: рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

  1. Танып белү максатының эчтәлеге: Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

  2. Үстерү максатының эчтәлеге: балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыяри, ихтыярсыз), игьтибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

  3. Тәрбияви максатның эчтәлеге: тәрбия процессы беренче чиратта укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле, шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләре исәпкә алынды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

  4. Белем бирү максатының эчтәлеге: укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дә булса сүзне я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Бурычлар: гамәли максатка ирешү өчен, укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга, диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанрлардагы татар текстларын сәнгатьле итеп һәм аңлап укырга, татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела. Г омуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала.

Эш программасы татар теленә өйрәтүне беренче чиратта фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу кебе гомумдидактик принципларга нигезләнеп төзелде.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып - белү) нәтиҗәләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

  • әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

  • үрнәк буенча эшли белү;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

Эш программасы елына 99 сәгать, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде. Шулардан, контроль күчереп язу - 2 сәгать, котлау язу - 1 сәгать, диалог язу - 2 сәгать бирелде.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Татар теленнән 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет нәтиҗәләре:

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру;

  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процесында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;

- укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

  • башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

  • парларда эшли белү;

  • коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

1 нче сыйныфтататар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу

Программаның эчтәлеге

Тема

сәгать

саны

Лексик минимум

Татар әдипләре, халык авыз иҗаты

Бәйләнешле сөйләмне үстерү

1.

Әйдәгез, танышабыз!

11

Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай,укучы, укытучы, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, яшь, Татарстан, уйныйбыз,әйдә, ярый. 1-10 кадәр саннар, ничә? ничәнче? Татарстан, Россия шәһәр исемнәре.

Г. Тукай "Шүрәле"

Диалог "Әйдәгез танышабыз", монолог "Үзең турында сөйләү"

2.

Иорт хайваннары һәм кошлар, кыргый хайваннар

11

куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, урман, оча, фил, жираф, , шүрәле, агач, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта. Песи, эт, сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта.

Рус халык әкияте "Теремкәй"

3.

Мәктәптә

11

Дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар, кирәкме? бир әле, мә, ал, такта, нинди? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр.

монолог "Минем уку- язу әсбапларым"

4.

Бакчада, базарда

10

Кишер, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, ничә сум, бирегез әле, чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум.

Диалог "Базарда сатып алу"


5.

Кыш

11

Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, яшел, бәйрәм, җитә, котлыйм. Кыш, салкын, кар ява, җил, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау.

6.

Сәламәт бул!

8

Баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак, авырта, сабын, тарак, сөлге, теш щеткасы, чис-тарта, юа, йөгерә, сикерә, сөртә, тарый.

7.

Гаилә, өйдә булышу.

9

Әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, ит, булыша, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату

Г.Тукай "Безнең гаилә"

Ятлау Г. Тукай "Безнең гаилә"

8.

Кунакта

6

Өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия, бал, дус, кунак, булыша, идән.

Туган көн белән котлау

9.

Кибеттә

4

Ипи, сөт, май, сыр, шикәр, кәнфит, аш, чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке кашык, пычак, кисә

Б.Рәхмәт "Аш вакыты"

диалог "Ашамлыклар кибетендә"

10.

Киемнәр

кибетендә

4

Күлмәк, чалбар, итек, итәк, бүрек, читек, бияләй, башлык, тун, киемнәр.

11.

Яз

4

Яз җитә. Көн җылы. Кояш көлә. Кар эри. Колар килә. Тамчы тама. Кадерле, бәйрәм белән, уңышлар (сәламәтлек) телим

Ф.Кәрим

"Яз җитә"

Ятлау Ф.Кәрим "Яз җитә".

12.

Без шәһәрдә яшибез

4

Безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре.

диалог "Без шәһәрдә яшибез"

13.

Җәй

6

Кояш балкый, күбәләкләр оча, чәчәкләр үсә, җиләк-җимеш пешә, урамда җылы, чүлмәк вата, капчык белән сугыша

Г.Тукай "Бала белән Күбәләк"

Монолог "Без Сабантуйга барабыз"

Барысы

99


Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  1. Татар теленең фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү.

  2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү.

  3. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес уку һәм язу.

  4. Өйрәнелгән грамматик, лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү.

  5. Язмача эшләрне грамоталы башкара белү.

  6. Җөмлә төзи белү күнекмәләрен ныгыту.

Язу

  1. татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

  2. дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

  3. бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

  4. конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

  5. программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу

  6. күнекмәләре формалаштыру.

Тыңлап аңлау

  1. укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

  2. тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

  3. сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

  4. сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

  5. ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.



Тематик план

п\п

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Укучы эшчәнлеге

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Дата

Искәр

мә

предмет

метапред

мет

шәхси

План

Факт


1

Әйдәгез танышабыз.

1

"Танышу" темасына кергән сүзләр белән танышу.

Яңа сүзләрне кабатлау, истә калдыру

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау.

3.09


2

Синең исемең ничек?

Дәфтәр белән эшләргә өйрәтү

1

"Үзем турында сөйлим" темасына кергән сүзләр белән танышу.

Әңгәмәдәшен белән контакт урнаштыра,таныша, сорау бирә белү.

Әңгәмәдәшен белән контактны башлый белү.

Әхлакый кагыйдәләр

дә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

7.09

3

Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы. Астан ыргаклы таякчык сызу

1

Бу кем? Бу малай (кыз), укучы, укытучы конструкцияләрен үзләштерү

Бу кем соравы аша кирәкле информаөияне ала белү.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

8.09

4

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Акбай, күбәләк, эт, песи, әйдә, уйныйбыз сүзләре белән танышу; алдагы дәрес сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану

Бу кем? Бу нәрсә? соравы аша кирәкле информаөияне ала белү.

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

Әхлакый кагыйдәләр

дә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

10.09

5

Раслау һәм кире кагу формалары.

1

Рәсемнәр буенча сораулар бирү; ситуатив күнегүләр аша ныгыту

Кире кага һәм раслый белү; әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

14.09

6

-мы / -ме сорау кисәкчәләре. Хәреф элементлары язу.

1

-мы\-ме сорау кисәкчәләрен дөрес куллану, бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп нәтиҗә ясау

Ачыклый белү

(малаймы?)

Үрнәк буенча эшли белү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

15.09

7

Бу кайсы шәһәр? соравы.

1

Сорау кую, сорауга җавап бирү

Бу кайсы шәһәр? соравын куя, һәм аңа җавап формасы.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

17.09

8

Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар,уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Син кайда яәшисең соравын куя һәм аңа җавап бирә белү

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

Әхлакый кагыйдәләр

дә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

21.09

9

1 дән 10 га кадәр саннар.

Озынча түгәрәк язу (овал).

1

1дән 10га кадәргә саннар белән таныштыру

Саннарны дөрес әйтү күнекмәләре формалаштыру

Парларда һәм күмәк эшли белү

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

22.09

10

Сиңа ничә яшь?соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Сиңа ничә яшь? соравын бирү, җавап бирү

Яңа сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану. Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтә белү.

Әңгәмәдәшен белән контактны башлый , дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

24.09

11

"Әйдәгез танышабыз" темасын йомгаклау.

1

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материал

лар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Кабатлау

Үрнәк буенча эшли белү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

28.09

12

А,а хәрефе. Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы.

1

Юл һәм баш а, А хәрефләрен язу. Кыргый хайваннар

ның исем нәре белән таныштыру.

Кыргый хайваннар.

А, а хәрефләренең язуда күрсәтелеше Исемнәрнең күплек санда төрләнү үрнәген бирү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

29.09

13

Ә,ә хәрефе. Урман дусларыбыз.

1

Юл һәм баш ә, Ә хәрефләрен язу.

Ә, ә хәрефләренең язуда күрсәтелеше.

Хайваннар

ның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сүрәтли белә.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

Әхлакый кагыйдәләр

дә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

1.10

14

О,о хәрефе. Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

О, Ө хәрефләре, алар белдергән авазлар белән таныштыру, язу.

Темага караган сорауларга җавапп бирә белү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

5.10

15

Ө,ө хәрефе. Рус халык әкияте "Төремкәй".


"Төремкәй" әкияте белән таныштыру.

Әкиятне рольләргә булеп сөйләү.

Иптәшеңә командалар бирә белү.

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

6.10

16

Н,н; ң хәрефләре. Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы.

1

ң хәрефенең сүз башын да килә алмавын ачыклыйларӨйрәнгән кагыйдәләр

гә нигезлә неп бирем нәр үтиләр.

Иптәшеңә командалар әйтә белү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

8.10

17

И,и; Ы,ы хәрефләре. Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3нче затта берлек сан формасы.

1

И, и; Ы, ы хәрефен уку, язу. Татар һәм рус сүзләрендә [о], [ы], [ э] авазлары укылышын (әйтелешен) чагыштыра

лар.

Нишли? соравына җавап бирә белү күнекмә лә рен форма лаштыру

Укылган яки тыңланган мәгълүмат

ның эчтәлегенә бәя бирү

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

12.10

18

У,у хәрефе. Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү.

1

У, у хәрефе белдергән авазлар белән таныштыру, язу.

Кем белән уйныйсың? Соравын әйтә, аңа җавап белү күнекмәләрен формалаш

тыру.

Әңгәмәдәшен белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

13.10

19

Ү,ү хәрефе. Ризалык белдерү формасы.

1

Ү, ү хәрефе белдергән авазлар белән таныштыру, язу.

Үткән белемнәрне камилләш

терү

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Үзеңнең уйларыңны коммуника

ция шартлары һәм бурычларына тәңгәл китереп белдерү.

15.10

20

Т,т хәрефе. Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше.

1

Сүзлек өстендә эш, фигыльләр

не төрләндерү

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше белән таныштыру

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

19.10

21

Л,л хәрефе. Кем белән уйныйсың? соравы, аңа җавап формасы.

1

Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәемнәр өстендә эш

Ничә? Соравына җавап бирә белү, предметларның санын әйтә белү.

Укылган яки тыңланган мәгълүмат

ның эчтәлегенә бәя бирү

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

20.10

22

К,к хәрефе. Тәртип саннары.

1

Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру

Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру; ничә? соравына җавап бирә белү

Эш сыйфатына

бәя бирә белү;

дәрестә эш

урынын

мөстәкыйль

әзерли белү һәм

тәртиптә тоту

күнекмәләре

үстерү

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту, үз илеңнең һәм татар халкы ның тарихына бәйлелекне тою

22.10

23

М, м хәрефе.Уку - язу әсбаплары.

1

М хәрефе белән таныштуры, язу.

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы. юклыгын әйтә белү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү.

Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

26.10

24

С,с хәрефе. Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап ала белү формасы.

1

С хәрефе белән таныштыру, язу.

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү.

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

27.10

25

Р,р хәрефе. Без дәрестә

1

Р, р хәрефләрен укый һәм яза белергә өйрәтү. Дәрестә нишләгәнеңне сөйләү

Предметлар

ның урынын, санын әйтә белү.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Классташ

лар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәш

лек итү

29.10

26

Кайда соравы? Һәм аңа җавап фрмасы.

1

Бир, мә сүзләре белән таныштыру.

"Безнең мәктәп" темасына кергән сүзләрне кабатлау.

Предметлар

ның урынын, санын әйтә белү

Үзмаксат кую

Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау.

9.11

27

"Мәктәптә" темасын йомгаклау.

1

Өйрәнел

гән барлык төзелмәләр

не яңа дидактик материал

лар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Кабатлау

Эш сыйфатына

бәя бирә белү;

дәрестә эш

урынын

мөстәкыйль

әзерли белү һәм

тәртиптә тоту

күнекмәләре

үстерү

Сөйләм

теленең

культурасын үстерүгә омтылу

10.11

28

В,в хәрефе. Йорт хайваннары һәм кошлары.

1

Темага кергән сүзләрне өйрәнү.

В, в хәрефен уку, язу.

[w]-авазын дөрес әйтү

Йорт хайваннары

ның һәм йорт кошларының исемнәрен әйтә белү

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

12.11

29

Г,г хәрефе. Яши фигыленең берлек сан, I, II зат формасы.

1

К, г хәрефләрнең сузыкларга карап укылышын (әйтелешен)нинди аваз белдерүлә

рен ачыклыйлар

Яши фигылен 1.2 затта куллану.. Өйрәнелгән фигыльләрне кулланып сорау бирә белү күнекмәләрен үстерү

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

16.11

30

Кая? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Сорау кую, сорауга җавап бирү;

Эш дәфтәрен

дәге биремнәрне үтәү

Кая? соравын үзләштерү һәм аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү

күнекмәләрен формалаш

тыру

Әхлакый кагыйдәләрдә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

17.11

31

Д,д хәрефе. Кая? кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү.

1

Д, д хәрефен уку һәм язу;

Сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү

Кая?кемгә? сорауларын үзләштерү һәм аларга җавап буларак исемнәрне Ю.к. куллануны камилләштерү.

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

19.11

32

З,з хәрефе. Кайдан? Соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Өстәл астында, өстендә тезмәләре белән таныштыру з хәрефе белән таныштыру, язу.

Иптәшеңнең кайдан кайтканын сорый һәм үзеәнең кайдан кайтканыңны әйтә белү

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Үзеңнең уйларыңны коммуникация шартлары һәм бурычларына тәңгәл кит белдерү.

23.11

33

Б,б хәрефе. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы.

1

Кая? Кайда? Кайдан? соравы һәм, аңа җавап буларак, исемнәрнең чыгыш килеше формасы белән таныштыру

Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканаңны әйтә белү.

Үзмаксат кую

Әңгәмәдәшен белән контактны башлый.,дәвам итә, тәмамлый белү

24.11

34

П,п хәрефе. Исемнәрнең Iзат берлек сан тартым белән төрләнеше.

1

Өйрәнел

гән барлык төзелмәләр

не яңа дидактик материал

лар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Предметның үзеңнеке булуын әйтергә өйрәтү.

Исемнәргә 1зат берлек сан тартым кушымчалары ялгану тәртибе белән таныштыру

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту, үз илеңнең һәм татар халкы ның тарихына бәйлелекне тою

26.11

35

Й, й хәрефе. Тыныч йокы, хәерле иртә теләү.

1

Й хәрефенең сүздә язылу урыннарын ачыклыйлар. Өйрәнгән кагыйдәгә нигезләнеп күнегүләр үтиләр.

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

Үрнәк буенча эшли белү.

Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

30.11

36

Э,э; Е,е хәрефе. Без йоклыйбыз.

1

Сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү

Кирәк, кирәкми сүзләрен сөйләмдә куллануны камилләш

терү.

Әңгәдәмәшең белән аралаша белү күнекмәләрен форм алаштыру.

Әхлакый кагыйдәләр

дә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

1.12

37

Ж, ж хәрефе. Яшелчәләр.

1

Ж, ж хәрефен уку һәм язу. Сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәм ен әйтә, аларны сорап ала белү.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

3.12

38

Җ,җ хәрефе. Җиләк-җимешләр.

1

Җ, җ хәрефен уку, язу. Җиләк-җимешләр

нең исемнәрен, төсен, тәмен әйтү

Җ, җ хәрефе. Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

7.12

39

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы.

1

Нинди соравын кую һәм шул сорауга җавап бирү

Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? Сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү.

Үзмаксат кую

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту, үз илеңнең һәм татар халкы ның тарихына бәйлелекне тою

8.12

40

Ш,ш хәрефе. Рус халык әкияте "Шалкан".

1

Әкият текстын тыңлыйлар, иллюстрация буенча җөмлә төзиләр

"Шалкан" әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

Сөйләм

теленең

культурасын үстерүгә омтылу

10.12

41

Щ,щ хәрефе. Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары.

1

Дәреслектә һәм эш дәфтәрләрендә биремнәр эшләү

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау белү.

Үрнәк буенча эшли белү.

Үзеңнең уйларыңны коммуникация шартлары һәм бурычларына тәңгәл китереп белдерү.

14.12

42

Ч,ч хәрефе. Безнең бакчада.

1

Ч, ч хәрефләрен уку һәм язу.

Бакчада нәрсә үскәнне әйтә белү

Әңгәмәдәшен белән контактны башлый.,дәвам итә, тәмамлый белү

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициатива

сы күрсәтү.

15.12

43

Кем? нәрсә? нишли? нинди? сораулары һәм аларга җавап формалары.

1

Сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү

Кем? нәрсә? нишли? нинди? сораулары җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү. Хезмәтеңә карап, геройга бәя бирә белү

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

17.12

44

Х,х хәрефе. Кыш билгеләре.

1

Х хәрефе һәм ул белдергән авазлар белән таныштыру, язу.

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорыйй белү

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

21.12

45

Кышкы уенга чакыру

1

Өйрәнел

гән барлык төзелмәләр

не яңа дидактик материал

лар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Чыга фигыленең I зат юклык формасы белән таныштыру

Әңгәмәдәшен белән контактны башлый.,дәвам итә, тәмамлый белү

Әхлакый кагыйдәләрдә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

22.12

46

Һ,һ хәрефе. Кыш бабай килә.

1

Ъ, Ь билгеләре белән язу.

Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә белү

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш

тыру

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

24.12

47

Кыш бабайга хат язабыз.

1

Шаблон буенча хат язу

Кыш бабайга хат яза, Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү.

Үрнәк буенча эшли белү.

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

11.01

48

Ф,ф хәрефе. Минем чанам бар төзелмәсе.

1

Ф хәрефе һәм ул белдергән авазлар белән таныштыру, язу.

Чана, чаңгы,тимераяк сүзләрен әйтә белү.

Аңлап укый белү.

Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

12.01

49

Ц,ц хәрефе. -мы / -ме сорау кисәкчәләрен кулланып , сорау бирү, раслау һәм инкарь итү.

1

мы / -ме сорау кисәкчәләрен кулланып , сорау бирү, раслау һәм инкарь итү; дәфтәрләрдә эшләү

мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү; раслау һәм инкарь итә белү күнекмәләрен үстерү.

Укылган яки тыңланган мәгълүмат

ның эчтәлегенә бәя бирү

Классташ

лар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәш

лек итү

14.01

50

Я,я хәрефе. Яңа ел бәйрәме.

1

Я хәрефенең язылышы. Аваз кушылмаларының әйтелеше белән таныштыру. Зур, кечкенә сүзләрен активлаштыру.

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына җавап бирә белүне камиләштерү.

Эш тәртибен

аңлап, уку

эшчәнлеген

оештыра белү;

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту, үз илеңнең һәм татар халкы ның тарихына бәйлелекне тою

18.01

51

Ю,ю хәрефе. Бәйрәмдә.

1

Юю хәрефе белдергән авазлар белән таныштыру, язу.

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганың әйтә белү.Һава торышын тасвирлый белү.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

19.01

52

Ь, ъ билгеләре.Төсләр.

1

"Буяу сатыш" уены

Предметлар

ның төсен әйтә белү. Бер - береңнең яшен сорый белү.

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау.

21.01

53

Бер-береңне уйнарга чакыру

1

Узган дәрес материаллла

рын кабатлауны оештыру

Укылган яки тыңланган мәгълүмат

ның эчтәлегенә бәя бирү

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициатива

сы күрсәтү.

25.01

54

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе

1

Тартык авазлары әйтелешен, хәрефләре исемнәрен кабатлыйлар. Тартык авазларны төркемли

ләр (парлы һәм парсыз яңгырау- саңгырау)

Татар теленә хас авазларны дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү.

Эш сыйфатына

бәя бирә белү;

дәрестә эш

урынын

мөстәкыйль

әзерли белү һәм

тәртиптә тоту

күнекмәләре

үстерү

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

26.02

55

Тән әгъзаларының исемнәре

1

Тән әгъзаларын атаучы лексика белән таныштыру

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү

Үзмаксат кую

Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау.

28.01

56

Кай җирең авыртканны сорау, әйтү

1

Диалогик сөйләм күнекмәлә

рен үстерү

Кай җирең авыртканың сорый, әйтә белү.

Укылган яки тыңланган мәгълүмат

ның эчтәлегенә бәя бирү

Татар теле

нә карата ихтирамлы караш бул дыру, аны өйрәнү теләге фор

малаштыру

1.02

57

Авырта фигыленең юклык формасы

1

Авырта фигылен юклык формасында куллану

Авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру

Эш сыйфатына

бәя бирә белү;

дәрестә эш

урынын

мөстәкыйль

әзерли белү һәм

тәртиптә тоту

күнекмәләре

үстерү

Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

2.02

58

Сәламәт бул

1

Сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү.

Әңгәдәмәшең белән аралаша белү күнекмәләрен форм алаштыру.

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту, үз илеңнең һәм татар халкы ның тарихына бәйлелекне тою

4.02

59

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү

1

Өйрәнел

гән барлык төзелмәләр

не яңа дидактик материал

лар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү.

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

8.02

60

Шәхси гигиена предметлары

1

Шәхси гигиена предметла

рын белдергән сүзләре белән таныштыру.

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә , аларның барлыгын, юклыгын, кирәклкген әйтә, аларны сорап ала белү.

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш

тыру

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

9.02

61

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе

1

Мин сабын белән кул юам төзелмәсен аралашуда куллану

Мин сабын белән кул юам төзелмәсен сөйләмдә куллана белү

Темага караган сорауларга җавап бирә белү

Классташ

лар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәш

лек итү

11.02

62

"Сәламәт бул!" темасын йомгаклау

1

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материал

лар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Кабатлау

Парларда һәм күмәк эшли белү.

Үзмаксат кую Үзеңнең уйларыңны коммуника

ция шартлары һәм бурычларына тәңгәл китереп белдерү.

15.02

63

Гаилә

1

Яңа материал белән танышу

Яңа лексиканы үзләштерү

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

16.02

64

Гаиләдә кемнәр барлыгын сорау, әйтү

1

Гаиләдә кемнәр барын сорау һәм әйтү; гаиләң турында сөйләү

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү.

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

18.02

65

Гайлә әгъзаларының нишләгәнен әйтү

1

Гаиләң турында сөйләү; дәфтәрләрдә эшләү.

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү

Аңлап укый белү.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

22.02

66

Яз фасылы

1

Угадай -уенын уйнау,рәсемнәр аша татар бәйрәмнәре белән танышу

Яз фасылы турында, язгы көнне сүрәтләп сөйли белү

Әңгәдәмәшең белән аралаша белү күнекмәләрен форм алаштыру.

Тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

23.02

67

Язгы көн

1

Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп сүрәтләү

Язгы көнне сурәтли белү

Укылган яки тыңланган мәгълүмат

ның эчтәлегенә бәя бирү

Татар теле

нә карата ихтирамлы караш бул дыру, аны өйрәнү теләге фор

малаштыру

25.02

68

Һава торышы

1

Исемнәрне төшем килешендә куллана белүгә күнегүләр эшләү.

Һава торышын сорый ,урамга чакыра белү.Язның ошаганың, ошмаганын әйтә белү.

Эш сыйфатына

бәя бирә белү;

дәрестә эш

урынын

мөстәкыйль

әзерли белү һәм

тәртиптә тоту

күнекмәләре

үстерү

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

29.02

69

8 нче Март - әниләр бәйрәме

1

Әниләр бүйрәме белән котлау

Бәйрәм белән котлый белү . Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү.

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш

тыру

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

1.03

70

Бәйрәм белән котлый белү

1

Открыткага котлау язу

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү. Сөйләмдә "тәмле сүзләр"не куллана белү.

Әңгәдәмәшең белән аралаша белү күнекмәләрен форм алаштыру.

Әхлакый кагыйдәләрдә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

3.03

71

Мин бүләк бирәм

1

Бүләк тапшыру кагыйдәләре

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш

тыру

Укытучының күрсәтмәлә

рен аңлап үти белү.

Классташ

лар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәш

лек итү

7.03

72

Татар халык ашлары

1

Угадай -уенын уйнау, рәсемнәр аша татар халык ризыклары белән танышу

Татар халык ашларының исемнәрен әйтү,ризыкларның тәмле булуын әйтә белү.

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру

8.03

73

Ризыкларның тәмле булуын әйтү

1

Ризыкларның тәмле булуын әйтү; рәхмәт белдерү

Табынга чакыра, ризыкларның тәмле булуын әййтә белү

Эш сыйфатына

бәя бирә белү;

дәрестә эш

урынын

мөстәкыйль

әзерли белү һәм

тәртиптә тоту

күнекмәләре

үстерү

Татар теле

нә карата ихтирамлы караш бул дыру, аны өйрәнү теләге фор

малаштыру

10.03

74

Кунакта

1

Текст исемен, җөмләләрне табалар

Кунакка килгәч, яки кунак каршылаган

да әйтелә торган сөйләм үрнәге белән таныштыру

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

14.03

75

Кунакны каршы алу

1

Рәсемнәр өстендә эш, диалоглар төзү.

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү.

Үрнәк буенча эшли белү.

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту, үз илеңнең һәм татар халкы ның тарихына бәйлелекне тою

15.03

76

-мы / -ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу

1

-мы / -ме сорау кисәкчәләрен кулланып сорау бирү

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләште

рү.

Әңгәмәдәшен белән контактны башлый.,дәвам итә, тәмамлый белү

Әхлакый кагыйдәләрдә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

17.03

77

Туган көн - зур бәйрәм

1

Туган көн датасы турында әйтә белү күнекмәлә

рен формалаштыру.

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

31.03

78

Ашамлыклар

1

Татар халык ашлары исемнәрен кабатлау, аларны сөйләмдә куллана белүне ныгыту.

Биремнәр эшләү.

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Сөйләм

теленең

культурасын үстерүгә омтылу

4.04

79

Эч, аша фигыльләрен I, II,III затта берлек санда куллану

1

Фигыльләр

не I, II,III затта берлек санда куллану

Эч, аша фигыльләре

нең 1,2,3 затта берлек санда куллана белү.

Әңгәмәдәшен белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

5.04

80

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

1

Иртән нәрсә ашаганың

ны, нәрсә эчкәнеңне әйтү

Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү.

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш

тыру

Үзмаксат кую

7.04

81

Савыт-саба

1

Сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү

Савыт-саба исемнәрен дөресә йтә белү

Үрнәк буенча эшли белү.

Татар теле

нә карата ихтирамлы караш бул дыру, аны өйрәнү теләге фор

малаштыру

11.04

82

Кибеттә савыт-саба сатып алу

1

Ничә сум? Соравын куллану сорауга җавап бирү

Нинди савыт-саба кирәклеген сорый белү

Аңлап укый белү.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

12.04

83

Барый Рәхмәт "Аш вакыты"

1

Сәнгатьле уку, укыганны анализлау

Аңлап сәнгатле уку

Эш сыйфатына

бәя бирә белү;

дәрестә эш

урынын

мөстәкыйль

әзерли белү һәм

тәртиптә тоту

күнекмәләре

үстерү

Классташ

лар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәш

лек итү

14.04

84

Савыт-саба кибетендә

1

"Кибеттә" уены үткәрү

Ничә? Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү

Әңгәдәмәшең белән аралаша белү күнекмәләрен форм алаштыру.

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

18.04

85

Киемнәр

1

Сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү

Киемнәрнең исемен, төсен,нинди кием кигәнеңне әйтә белү.

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

Үзеңнең уйларыңны коммуникация шартлары һәм бурычларына тәңгәл китереп белдерү.

19.04

86

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнеше

1

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләндерә белүгә күнегүләр эшләү.

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү.

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру

Сөйләм

теленең

культурасын үстерүгә омтылу

21.04

87

Киемнәр кибетендә

1

Рәсемнәр өстендә эш, диалоглар төзү,"Кибеттә" уены үткәрү.

Киемнәрнең исемнәрен, төсен дөрес әйтә, сорап ала белү

Темага караган сорауларга җавап бирә белү

Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау.

25.04

88

Шәһәрдә

1

Шәһәр белән авылны чагыштырып нәтиҗә ясау

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

Парларда һәм күмәк эшли белү.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү.

26.04

89

Безнең шәһәр

1

Үз шәһәрең турында сөйләү

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен үстерү

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту, үз илеңнең һәм татар халкы ның тарихына бәйлелекне тою

28.04

90

Кайда? соравы

1

Кайда? Соравын куя белүне ныгыту. Язу күнекмәләрен камилләштерү.

Чакыру кәгазьләре яза һәм чакыруны телдән әйтә белергә өйрәнү

Темага караган сорауларга җавап бирә белү.

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

2.05

91

"Татарстан шәһәрләре" темасын кабатлау

1

Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материал

лар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Кабатлау

Аңлап укый белү.

Үзеңнең уйларыңны коммуникация шартлары һәм бурычларына тәңгәл китереп белдерү.

3.05

92

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килеше

1

Исемнәрне юнәлеш һәм чыгыш килешендә куллана белүне камилләштерү

Исемнәрнең юңәлеш, чыгыш килешендә куллану күнекмәләрен камилләш

терү.

Әңгәдәмәшең белән аралаша белү күнекмәләрен форм алаштыру.

Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау.

5.05

93

"Шәһәрдә" темасын йомгаклау

1

Шәһәр исемнәрен, шәһәрнең зурлыгы, матурлыгын сөйләү

Кабатлау

Эш сыйфатына

бәя бирә белү;

дәрестә эш

урынын

мөстәкыйль

әзерли белү һәм

тәртиптә тоту

күнекмәләре

үстерү

Күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициатива

сы күрсәтү.

9.05

94

Җәй җитә

1

"Җәй" темасына кагылышлы лексиканы аралашуда куллану

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаш

тыру

Әңгәмәдәшен белән контактны башлый.,дәвам итә, тәмамлый белү

Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

10.05

95-96

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"

1

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, сәхнәләштерү

Аңлап, сәнгатьле укый белү

Чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш

тыру

Әхлакый кагыйдәләр

дә ориетлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңллау.

12.05

16.05

97-98

Җәйге ял. Без Сабантуйга барабыз

2

"Җәй" темасына кергән сүзләр белән таныштыру. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга караган сөйләм үрнәкләре белән таныштыру

Җәйге ял турында сөйли Дусларыңны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү белү

Парларда һәм күмәк эшли белү.

Татар теле

нә карата ихтирамлы караш бул дыру, аны өйрәнү теләге формалаш

тыру

17.05-

19.05

9-100

"Җәй җитә" темасын кабатлау.

2

Өйрәнелгән барлык төзелмәләр

не яңа дидактик материал

лар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау.

Кабатлау

Әңгәдәмәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаш

тыру.

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту, үз илеңнең һәм татар халкы ның тарихына бәйлелекне тою

23.05

24.05


Укытуның материаль техник, мәгълүмати һәм методик яктан тәэмин ителеше

1. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, "Татарстан китап нәшрияты", 2011 ел. (Төзүче - авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева)

2. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты 2012.

3. Н.Г. Галиева, Р.М. Туйметова Татар теленнән эш дәфтәре. Казан, "Татармультфильм"нәшрияты, 2012.

4. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Л.Ә. Гыйниятуллина Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан, "Татармультфильм" нәшрияты 2012.

5. Татарча мультфильмнар

6. Таблицалар, схемалар, картиналар, рәсемнәр, карточкалар, пиктограммалар, аудиокассеталар, дисклар, презентацияләр.

7. Татар сайтлары:

openclass.ru

tatar.com.ru

edu.tatar.ru

belem.ru

tatarile.org.com

kitap.net.ru - татарча онлайн китапханә

miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

balarf.ru-"Бала" китапханәсе

8. "АНА ТЕЛЕ" онлайн мәктәбе

Рус телендә сөйләшүче балаларның башлангыч сыйныфларда татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару, бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты - укучылырның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу үз чиратында укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын, татар теленә өйрәтүдә тагын нәрсәләр эшләргә кирәклеген күрсәтә. Укытуның сыйфатын, нәтиҗәлеген яхшыртырга ярдәм итә.

Тикшерүнең төп обьекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерү эше методик яктан дөрес һәм нәтиҗәле булсын өчен, ул барыннан да бигрәк гадел булырга тиеш. Моның иң мөһим шартларыннан берсе-тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыклары ягыннан мөмкин кадәр бердәй булуы.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан чирек барышында агымдагы тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Тикшерүнең мондый төрләрен куллану укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә укучылар өчен тыныч шартлар тудыруның әһәмияте гаять зур. Шулай ук укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүче иптәшләренә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.

Билгеле бер ысуллардан файдаланырга кирәк. Бары шул очракта гына укучыларның күнекмәләрен һәръяклап тикшереп була. Программада әйтелгәнчә, укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү, ягъни коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру төп максат итеп куела. Моның белән беррәттән укучылар татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштерергә тиеш, ягъни аларда лингвистик компетенция булдыру да максат итеп куела. Тикшерү эшләренең төрләре шушы максатлардан чыгып сайланырга тиеш.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: тыңналган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү, бирелгән ңөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен сайлап алу, тыңланган текстның төп яки тулы эчтәлеген телдән сөйләп бирү һ.б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: предметны тасвирлау, лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү, укылган текстның эчтәлеген сөйләү һ.б.

Уку күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: таләп ителгән текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын сайлап, тиешле тигезлектә кычкырып уку, таләп ителгән текстны тулысынча аңлап эчтән уку, текстның эчтәлегеннән чыгып куелган сорауларга җавап бирү, текстның эчтәлеген сөйләү һ.б.

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу, нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне күчереп язу, сүзләрне хәтердән язу, диктант язу һ.б. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинение өйрәтү рәвешендәге язма эшләр буларак кына кулланыла.

Санап чыккан алымнардан тыш укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, ягъни агымдагы һәм тематик тикшерүне оештыру өчен тестлар куллану файдалы. Тест-куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресне сайлп алу дигән сүз. Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игътибар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү-укытучының иң мөһим бурычларыннвн берсе. Телдән җавап бирүне тикшерү барышында укытучы һәрвакыт турыдан туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул-укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын, аларның үз фикерләрен белдерү өчен өйрәнелгән лексик-грамматик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул барыннан да элек укытучының сораулар бирә белүенә бәйләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә кучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы сорауларны алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның белән бергә укучылар дәрескә әзерләнгәндә алда үткәннәрне дә кабатларга өйрәнәләр. Бүген берсен, иртәгә икенчесен, аннары өченчесен кабатлап, уку елы дәвамында үтелгән барлык әһәмиятле мәгълүматны хәтерләрендә ныгыта баралар. Нәтиҗәдә укучыларда гамәли күнекмәләр булдырыла, тел аралашу чарасы буларак үзләштерелә.

33



© 2010-2022