• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект урока по татарской литературе Тапшырылмаган хатлар әсәрендә гаилә темасы

Конспект урока по татарской литературе Тапшырылмаган хатлар әсәрендә гаилә темасы

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Түбән Кама районы Кама Аланы 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Лилия Аркадий кызы.

югары квалификацион категорияле.


Дәреснең темасы: Гадел Кутуйның « Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы .

Дәрес тибы: информацион технологияләр кулланып гомумиләштереп кабатлау дәресе

Дәрес төре: конференция

Дәреснең максаты:

1. Г.Кутуйның « Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча алган белемнәрне камилләштерү.

2. Укучыларның сөйләм телен үстерү, фикер йөртергә, нәтиҗә чыгарырга өйрәтү .

3. Әсәр геройларында чагылдырылган халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын күзәтү һәм нәтиҗәләр ясау, уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:

Интерактив такта, мультимедиа аппараты, DWD плеер караоке белән, СД диск һәм аудио кассета, компьютер.

I. Оештыру моменты.

1) Симфония астында И. Юзеевның " Мәхәббәт, нишләттең син мине?" шигыре укыла.

Нишләттең син мине, мәхәббәт?

Тилерттең, шаштырдың,

Күкләргә аштырдың,

Сагышлар уяттың,

Наз гына оялттың,

Кабыздың, сүндердең,

Тыңлаттың, күндердең,

Чәчәкләр өздердең,

Сагынгач түздердең,

Ялгызым калдырдың,

Татлы яшь тамдырдың,

Күңелне нечкәрттең…

Мәхәббәт, син мине нишләттең?

2) Укытучының кереш сүзе. Дәреснең темасы һәм максаты, эпиграфы белән таныштыру.

- Бүгенге дәресебездә дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, күпме халыкта ихтыяҗ тапкан Гадел Кутуйның « Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча фикер алышырбыз.

Ни өчен повесть яшьләр һәм өлкәннәр тарафыннан яратып, кызыксынып укылган соң?

Әсәр хатлар рәвешендә язылган, анда кешенең иң яшерен, серле, изге хисләре чагылдырылган. Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган. Автор әсәрне күңеле аша үткәреп язган, шуңа да укучы күңеленә үтеп керә, аның җанына кагыла, күңелен сафландыра, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди. Бәхетле гаиләләр нинди була икән? Шушы әсәр нигезендә без сезнең белән сорауларга җавап эзләрбез, күтәрелгән проблемалар буенча фикер алышырбыз.

Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш:

Йөзе дә, киеме дә, йөрәге дә, уйлары да.»

А.П.Чехов.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

- Әсәр белән без таныш инде, шулай да кыскача эчтәлекне искә төшереп узыйк әле.( укучы эчтәлек сөйли)

- Ә хәзер « Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге сюжет сызыкларына тукталыйк. Укучылар җавабы тыңлана :

"Тапшырылмаган хатлар" әсәрендә дүрт хат - дүрт сюжет сызыгы бар.

  • Беренчесе- мәхәббәт тарихы

  • Икенчесе- гаилә тарихы

  • Өченчесе- хезмәт юлы тарихы

  • Дүртенчесе- бәхетле булырга теләү тарихы

Укытучы сүзе. Аларның барысын да бер образ берләштерә. Ул- Галия образы.

Автор аның портретын ничек сурәтли? (тексттан шул урынны укып китәләр)

- Галиянең Казанга килү алу чорын сурәтләгез. ( фикерләр тыңлана)

- Галия яшьтән үк язмыш ачысын татыган, шулай да авырлыкларга бирешмичә, Казан университетының рабфагына укырга керә. Яшьләр бергәләп кичәләр оештыралар, концертларга йөриләр. Ул Искәндәр белән таныша...

Ничек уйлыйсыз, Искәндәр белән язмышын бәйләп Галия ялгышмадымы икән?

( фикерләр тыңлана)

Мәхәббәтне, яраткан кешеңне хөрмәт итәргә кирәк. Ярата белгән кеше бәхетле була. Мәхәббәттән югары бернәрсә дә була алмый. Мәхәббәт ул - гаилә, балалар, шулай ук җаваплылык та.

( 7 нче слайд күрсәтелә)

- Гаилә - ул ир белән хатын, һәм балалар. Ир белән хатын гаилә төзи, ягъни үзенә тормыш иптәше , тормыш юлдашы сайлый.

Юкка гына тормыш иптәше диелмәгән, чөнки алар гомер буе бер-берсенә иптәш һәм терәк, сердәшче һәм киңәшче булырга тиеш. Безнең төп геройларыбыз Галия белән Искәндәр дә матур гаилә корып җибәрәләр.

Яшьләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре нинди була?

Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? ( җаваплар тыңлана)

- Ярату Галиягә көч бирә. Искәндәрдән калышмас өчен, иптәшләре арасында кыен хәлгә калмас өчен, Галия үз белемен үстерү өстендә эшли. Төрле китаплар укый, фән, техника, тарих, әдәбият белән кызыксына. Бөек кешеләрнең фәнни эшләре белән таныша.

- Яшь гаиләдәге проблемалар нәрсәдән башланып китә соң? Искәндәрнең үзгәрүен нинди сәбәпләр белән аңлата аласыз? Фикерләр тыңлана.

- Уйлап карагыз әле, Искәндәр кебек образлар тормышта еш очрыймы? Фикерләр тыңлана.

- Әйе, Искәндәр мондый ялгышлар ясамаса, яраткан кешесен аңларга тырышса, үзара аңлашу булса, гаилә таркалмас иде.

Гаиләне саклап калу өчен, Галия ниләр эшли соң? Бәлки, Галиянең дә кимчелекләре бардыр?(җавап бирәләр)( Бөек мәгърифәтче Р. Фәхреддинның ир белән хатын хакы туранда язылган сүзләр белән язылган слайд күрсәтелә)

- Әлбәттә, кимчелексез кеше булмый, ләкин Коръән нигезләренә таянып яшәргә тырышсаң, бәлки гаиләләр таркалмас иде.(Гаилә турында Коръәннән алынган аять язылган, слайд күрсәтелә)

Аятьнең мәгънәсе хакында фикер алышу

- Ирексездән, Галиянең «Нигә соң бездә матур гаиләләр аз?» дигән соравы искә төшә, һәм бүген дә актуаль яңгыраганы аңлашыла. Бу хакта сезнең фикерегез ничек? (Җаваплар тыңлана)

- Яшьләр бер-берсен яратып өйләнешәләр, ләкин шушы парлар арасыннан аерылышучыларның саны артканнан арта бара. Бистәбез дә әлеге проблемадан читтә калмый.

Мин сезне Кама Аланындагы кавышу һәм аерылышу күрсәткечләре белән таныштырып китәсем килә.( күрсәткечләр диаграммасы ясалган слайд күрсәтелә)

- Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыралар. Ул - уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу - икесенең гаебе. Менә шул кимчелекләр аркасында Галия белән Искәндәрнең дә гаиләләре таркала. Ике бала ятим кала. Галия өчен авыр чор башлана. Шул вакытта Галия нәрсәдә юаныч таба.

(Укучыларның фикерләре тыңлана)

« Галия» җыры укытучы башкаруында тыңлана. Галия Жыры:

Айның якты нуры, җиргә атылганда.

Чәчләремнән сыйпап җилләр искәндә.

Хисләр ташый микән

Яшьли сөйгән ярым

Тәүге умырзая бүләк иткәндә.

Сәлам белән бергә, хатлар китерсәләр.

Үтеп киткән язның кипкән гөлләрен

һәр тибеше саен йөрәк көтә микән

Тиздән килеп җитәр кавышу көннәре

- Әдрәскә килгәч, Галиянең нинди сыйфатлары ачыла?

Галия Әдрәстә дә, файдалы булырга омтыла, кешелек намусын саклап кала, тырыш, кыю икәнен күрсәтә. Югары культуралы, үз белгеченең остасы була, кебек фикерләр тыңлана.

- «Мин безнең чор татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлеге турында сөйләргә теләдем» - дип язды Гадел Кутуй. Сезнеңчә, Галиянең иң күркәм сыйфаты нәрсәдә?( ана булуы турында укучыларның фикерләре)

- Барлык аналар да сез әйтеп үткән сыйфатларга ияме соң? (Ятим балалар, быелгы елның Хәйрия елы булуы турында сөйләшү) .

Галиягә балалары хакына тормыш кыенлыкларын җиңәргә, көчле булырга өйрәнергә туры килә. Авыр, җаваплы, күп көч таләп итә торган эштә эшли, шуңа карамастан балаларына игътибарлы булуы беркемне сокландырмый калмыйдыр. Ул хәтта балаларын симфония тыңларга өйрәтә. 7 яшьлек кызы Кадрия «Әнием, шундый матур музыка, ә син тыңламыйсың?»- ди.

- Ни өчен әсәрдә автор тарафыннан Шубертның « Язылып бетмәгән симфониясе» кертелә?

- Укучылар, ә хәзер сезгә симфонияне тыңлап китәргә тәкъдим итәм.

Симфония белән Галия тормышы арасында нинди уртаклык бар?

Симфония тыңлау.

Алда бирелгән сораулар буенча фикер алышу.


  1. Йомгаклау

- Галиянең язмышы кебек үк симфония дә төгәлләнмәгән. Галиянең Вәли Сафиуллин белән матур гаилә коруларына, бәхетле булуларына чын күңелдән ышанабыз.

Әсәр барышында Галия үтә оялчан, юаш- басынкы күренгән кыз , вакыйгалар барышында көтелмәгән каршылыкларны җиңеп үтүче, яшәеш турында тирән уйланучы белгечкә, көчле кешегә әйләнә. Бу галәмдә кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган кебек, кеше язмышлары да төрле. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып яшәүче гаилә төзү- бик җаваплы эш. Сез дә үз вакытында гаилә кору алдында торачаксыз. Моның бик җаваплы эш икәнен истән чыгармасагыз иде.

Әнисе!» - дип әйтер кадерлеңнең

Таянычы булу бәхетле-

Батырлыкның үзе белән тиңдәш

Җаваплы һәм Олы бәхет ул!

Яшәешнең тирән мәгънәсе дә,

Чын сөю дә,

Олы савап та

« Әнисе!»- дип әйткән изге сүзгә

« Әү, әтисе»- дигән җавапта.


  1. Өй эше бирү. Укучыларга төп геройның берсенә җавап хаты язарга.

  2. Билгеләр кую.


© 2010-2022