Конспект урока по татарскому языку на тему Без дуслык белән көчле

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3

Түбән Кама муниципаль районы Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2нче гомуми белем бирү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Ильина Галина Вячеслав кызы, Альтапова Миләүшә Абдулҗәмил кызы

Тема: Без дуслык белән көчле.

(8нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

Максат:

  • Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү, сөйләм күнекмәләрен ныгыту;

  • Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү.

  • ,,Дуслык " төшенчәсенең мәгънәсен ачыклау, кеше тормышында дуслык хисенең урынын билгеләү.

Җиһазлау: Магнитофон, аудиокассета, дуслык турында мәкаль - әйтемнәр язылган плакатлар, тал чыбыклары, Р.Миңнуллин шигырьләреннән өзекләр.

Дәрес төре: дәрес-семинар.

Д ә р е с б а р ы ш ы.

I. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар һәм укытучылар.

- Укучылар, сез белгәнегезчә, мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты декадасы бара, бүген бездә район семинары, әлбәттә, без дә сезнең белән бу бәйрәмдә катнашабыз.

Дәресебезне башлыйбыз.

  • Онытып та җибәрә язганмын, минем бүген сезгә сюрпризым бар:6А сыйныфы

укучысы Сулимина Анюта сезгә яраткан җырын бүләк итәр.(Анюта Алсу

Әбелханованың "Якын дустым"дигән җырын башкара.)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Әйтегез әле, бу җыр нәрсә турында?

(фикерләр тыңлана)

- Бу җыр якын дус турында.

1. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

- Бүгенге дәресебезне дә дуслык темасына багышлыйбыз. Тема буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрегезнене гомумиләштереп, татар телендә фикерләү сәләтен, сөйләм телен камилләштерербез, кеше тормышында дуслык хисенең урынын ачыкларбыз. Дәресебезнең эпиграфы:

Җиргә мәңгелеккә килмәгәнбез

Кадерен белик без дуслыкның!

Дуслык иң шәфкатьле йолдызы ул,

Кеше күңелендәге офыкның!

2. Укытучы-укучы конструкциясе буенча әңгәмә.

-"Дуслык"сүзен сез ничек аңлыйсыз,дуслык ни өчен кирәк?

(фикерләр тыңлана)

  • Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?

(кызлар дуслыгы, малайлар дуслыгы, кызлар белән малайлар дуслыгы, табигать белән дуслык һ.б.)

  • Психологлар фикеренчә,дуслык - бер-береңә булышу, ярдәмләшү генә түгел, ә эчке тартылу, якынлык, эчкерсезлек, үзара тугрылык, бер-береңне ярату. (Шул төшенчәне дәфтәрләрегезгә язып куегыз.)

3. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

-"Дуслык" сүзенең мәгънәсен белдек, дуслыкның төрләрен ачыкладык.

Сезнең дә якын дусларыгыз, бәлки кызларның егетләре, егетләрнең кызлары бардыр, үткән дәресләрне хәтерләп, берничә диалогны искә төшереп үтик әле.

(2-3 диалог тыңлана)

4. Монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

- Укучыларыбыз "Якын дустым" дигән темага иҗади эшләр эшләделәр, декадада игълан ителгән иҗади эшләр бәйгесендә катнаштылар. Иң әйбәтләрен сезгә тәкъдим итәбез.

(1-2 эш тыңлана)

5. Ситуация сәхнәләштерү.

(Ике якын дус - Надя һәм Айсылу телефоннан кичке сәгать алтыда бергә дискотекага бару һәм "Чулман-Су" кинотеатры янында очрашулары турында сөйләшәләр. Шул вакыт Надяларга сыйныфташы Наташа килеп керә дә Надяны Мишаның туган көненә чакыра һәм алар җыенып чыгып китәләр. Ә Айсылу Надяны кинотеатр янында бик озак көтеп торганнан соң, өенә кайтып китә.)

а) Ситуация буенча фикер алышу.

- Укучылар, Надя дөрес эшләдеме, аларны чын дуслар дип әйтеп буламы?

(фикерләр тыңлана)

  • Ә сез, укучылар , Надя урынында нишләр идегез? Ситуацияне уңай якка үзгәртеп, уйнап күрсәтегез әле.

б) Ситуация үзгәртелеп уйнала.

6. Психологик бирем.

- Дуслык булган җирдә нинди сыйфатлар булмаска тиеш?

(Саранлык, мактанчыклык, горурлык, хыянәт итү, ялган сөйләү, икейөзлелек һ.б.)

- Бер минут эчендә үзегезгә иң ошамаган тискәре сыйфатларны кәгазьгә языгыз.

- Ә хәзер бу кәгазьләрне ертып ташлагыз. Сез язган сүзләр беркайчан да юлларыгызда очрамасын, сезгә авырлык китермәсен,булган очракта сез аларны бетерергә бөтен көчегезне куярсыз дип ышанып калам.

6.Интервью.

-"Этсез куян тотып булмый, дуссыз гомер итеп булмый", дип әйтелә халык мәкалендә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз һәм кунакларыбызның да якын дуслары бардыр. Укучылар, үзләреннән сораштырып,фикерләрен тыңлап карагыз әле.

(1-2 укытучыга мөрәҗәгать итәләр.)

7.Уен.

- Дуслык, дусларыгыз турында күп сөйләштек. Ә сез дусларыгызны яхшы беләсезме? Хәзер "Әйтеп кара, бу кем?"уенын уйнап шуны тикшерербез.

(Бер бала ишек артына чыгып тора, ә калганнары бер сыйныфташларының сыйфатларын санап чыгалар , ишек артындагы бала әйтелгән сыйфатнамә буенча сыйныфташын танырга тиеш.)


  • Дуслык темасы әледән әле барлык илләрнең шагыйрьләре, язучылары әсәрләрендә зур урын ала. Безнең арабызда да сәләтле укытучылар да, укучылар да бар. Алар да дуслык темасына мөрәҗәгать итми калмаганнар. Терешкина Лена рус телендә шигырьләр яза, Лена үз шигырен укып күрсәтер.

- Ә менә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Котдусовнаның да дуслык турында бик матур шигыре бар. Сүзне аңа бирәбез.

8. Дәүләтнең төп законы, Конституциядән алынган мәгълүмат.

- Борынгы заманнардан килгән дуслык төшенчәсенең әһәмияте илебезнең төп законында да чагылыш тапкан.(Укыла) Әйе, республикабыздагы барлык милләт вәкилләре дус һәм тату яшәргә тиеш. Татарстанның көче - халыклар дуслыгында.

Җирне саклап кала алмабыз

Дуслашмаган килеш без,

Шуңа күрә барыбызда

Дус булырга тиеш без, - дип язган Роберт Миңнуллин.

9.Практик эш.

Укучыларга берәр тал чыбыгы бирелә һәм сындырып карарга тәкъдим ителә.Аннан соң

сыйныфның иң көчле укучысына чыбыклар бәйләмен сындырып карарга кушыла.

  • Менә күрдегезме, дуссыз кеше дә аерым чыбык кебек бик тиз сына, ә дуслары күп булган кеше чыбыклар бәйләме кебек нык була, барлык авырлыкларны да җиңә ала.

  • Укучылар, дәресебезнең темасы да "Без дуслык белән көчле" дип атала. Дәресебездә без шуны дәлилләдек. Ә хәзер барыбызда кулга кул тотынышып, бер- беребезнең кул җылысын тоеп, шагыйребез Р.Миңнуллинның сүзләрен бергәләп әйтик әле:

Беркайчан да дошман булмыйк

Беребездә

"Дуслык"сүзе булсын безнең

Телебездә.

10. Дәресне йомгаклау, өй эше бирү. Дуслык турында татарча шигырь табып өйрәнергә.

11. Билгеләр кую.

- Укучылар, дәрестә актив катнашуыгыз өчен, кунаклар, сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Дәресебез тәмам.

..


© 2010-2022