Сыйныфтан тыш чара Нәүрүз котлы булсын!

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән лицее











Нәүрүз котлы

булсын!

( Сыйныфтан тыш чара)

Минһаҗева Н.Ф.



Тема: Нәүрүз котлы булсын.

Максат:Балаларны халкыбызның гореф - гадәтләре белән таныштыру.

"Нәүрүз"-бәйрәме турында белемнәрен баету, фольклор запасларын арттыру,

Залның бизәлеше: Стенаның урта өлешендә Нәүрүз рәсеме. Як - якларында агач рәсемнәре. Умырзая чәчәкләре рәсемнәре. Залның уң як өлешендә урман сурәтләнгән. Урманның бер өлешендә өй атрибуты урнаштырылган .

Егет. Исәнмесез,саумысыз, һәрбарчагыз.

Бүген бездә бәйрәм көн

Уйнап күңел ачам дип

Биергә килде һәркем

Бүген бездә "Нәүрүз бәрәме. Элгәре заманнарда безнең бабайларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 21 мартта уздырганнар.Аны Нәүрүз дип атаганнар. Ошбу көнне малайлар һәм кызлар һәр өйгә кереп хуҗаларга такмаклар әйткәннәр аларны бәйрәм белән котлаганнар.

Кыз: Чү,әнә үзләре дә киләләр бугай!

Күч безнең куңелегә

Җыр яме,җыр яме

Рәхим ит,түрдән үз

"Нәүрүз"бәйрәме!

(Бер төркем кызлар һәм малайлар керә. Бер малай гармун тотып алдан бара барысы да җырлый)

Җыр Уйнат,уйнат гармуныңны

Авазлары чыңласын

Нәүрүз бәйрәменең җырын

Иптәшләрем тыңласын.

Эх, шома басабыз

Биеп күңел ачбыз (Бииләр)

1 укучы: Кыш китте яз килде

Үрдәк белән каз килде

Былбылдан аваз килде

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

2 укучы: Абзый эшең уң булсын

Теләгәнең юш булсын

Күңелләрең хуш булсын

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

3 укучы: Нәүрүз хакы биш алтын

Бирсәң ярар ике алтын.

Карама ялтыр-йолтыр

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

4 укучы: Казанга бармак кирәк

Балыкка кармак кирәк

Ә безгә бәйрәм кирәк

Нәүрүз мөбәрәкбад!

БАРЫСЫ БЕРГӘ: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

ЕГЕТ: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Яз саен кабатланып торсын

БАРЫСЫ БЕРГӘ:Хәер-дога кылабыз

Аш-сый көтеп торабыз

Нәүрүз мөбәрәкбад!

ЕГЕТ: Нәүрүз Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата.Ул көнне көн белән төн тигез- ләшә. Менә шуннан соң көн озыная башлый. Ә Нәүрүз ул нинди бәйрәм?

БАЛАЛАР: -Яңа ел бәйрәме

-Яз бәйрәме

-Кышны озату язны каршы алу бәйрәме

-Дуслык бәйрәме

"Яз җитә" җыры башкарыла. Карга костюмы кигән балалар керә.

КЫЗ: Балалар, карагыз әле кара каргалар килгән. Алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.

КАРА КАРГАЛАР: Исәнмесез балалар.

ЕГЕТ: Кая таба очасыз?

1 карга: Ачылды ак калын юрган

Исә язгы җилләр дә,

Без кайтабыз сагындырган

Туган үскэн җирләргә

2 карга: Көннәрне юлда үткәреп

Куанышып сезгә очтык

Канатларга күтәреп,

Сезгә яз алып кайттык

1 карга: Яз кызы Нәүрүз бикә тиздән сезгә килеп җитә!

(каргалар яз җитә җыры көенә бииләр дә очып чыгып китәләр)

5 укучы : Әйтегез кайсы вакыт

Яздагыдан ямлерәк?

Кыш айларын да яратам

Әммә яз күңеллерәк!

(Балалар "Тал песие" җырын башкаралар. Җыр ахырында мәйданга каргалар белән бергә Нәүрүзбикә керә)

Нәүрүзбикә: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнме Нәүрүзбикә!

Нәүрүзбикә: Гайбәт бетсен телегездә,

Орыш бетсен илегездә,

Ачу китсен йөзегездән

Шулай икән киләм сезгә.

Балалар: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүзбикә: Бурычлыны кичерегез

Дошманнарга кул бирегез

Шуның белән мәрхәмәткә,

Йөрәгемә юл сузыгыз

Шулай икән киләм сезгә

Балалар: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүзбикә: Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Имин йортта тордыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз,

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз

Нәүрүз мөбәрәкбад!

Кыз: Әй дуслар килегез

Күңел ачу көнебез

Татарча матур итеп

Без биибез күрегез.

(Кыш бабай керә)

Кыш бабай: Биек тауның башында

Озын җирнең межасы

Үзе беләнн сөйләшмичә

Сез куасыз хужасын.

Ак ат җиктем сатуга

Суда бозлар катуга.

Ак ат иярләдеңме?

Тайлар йөгәнләдеңме?

Булмаса китеп тор син!

Нәүрүзбикә: Ефәк буйлы ак атың

Бардыр синең илеңдә,

Ефәк буйлы күк атым

Бардыр минем илемдә.

Чаптар атым чаптырын

Чыңлап сиңа килгәнмен,

Син боз булсаң

Мин - күмер

Көт тә тор эрүеңне!

Җиңелергә килмәдем!

Бирешергә килмәдем

Көтеп тор җиңелүеңне!

Кыш бабай. Туктагыз әле, туктагыз алай гына язга Нәүрүзбикәгә урынымны бирмим.

Егет: Балалар нишлик икән? Кыш бабай китмим ди бит әле. Сүз кайсы якта.

Кыш бабай ягындамы, Нәүрүзбикәдәме? Әйдәгез алайса көчләрне сынашып карыйк булмаса. (Аркан тартышу)

Кыз: Кыш бабай җиңелдең бит. Әйдә хәзер биеп тә күрсәт әле эреп китмәссең микән?

Кыш бабай: Уф арыдым сусадым,

Харап булдым җиңелдем

Эредем бит эредем,

Яз алдымда хур булдым

Егет: Сиңа китәргә вакыт инде. Без сине яңа елда көтәрбез, Кыш бабай.

Балалар: Сау бул, Кыш бабай!

Нәүрүзбикә: Балалар, күрәсезме мәйдан кырыенда ботка пешә, минем кошкайларым сезне Нәүрүз сые белән сыйлар.

Кадерле дуслар минем кошкайларым сезне тәмле сыйлар белән генә сыйлап калмыйлар,алар бик күп кызыклы уеннар, ярышлар да алып килделәр. Үзегезнең көчегезне зиҺенегезне сынарга ашыгыгыз.

(Төрле уеннар, ярышлар башлана)

Егет: Балалар, Нәүрүз бәйрәмендә әби-бабайларга ярдәм оештырыла. Мәсьәлән , аларга утын, су кертеп бирергә мөмкин .

(Хуҗа Насретдин керә. Аның базарга барышы)

Хуҗа Насретдин товары

Һәркемгә дә җитәрлек

Тары, бары растовары

Һәркөн сатыла товары

Әтәч җырлап тора ла

Эте һау- һаулап тора

Аты икна һай итә

Ә үзе биеп китә.

Кыз. Әссәләмәгаләйкем, Хуҗа әфәнде.

Хуҗа. Вәгаләйкем әссәлам. Исәнмесез бу кайсы як базары була?

Егет. Хуҗа Насретдин! Бу базар түгел, ә бәйрәм. Нәүрүз бәйрәме. Ә сез безнең олы кунагыбыз буласыз. Сезне бик тапкыр. Табышмак, мәкальләр белә дип ишеткән идек. Безгә дә сөйләмәссезме икән?

Хуҗа. Була ул тыңлагыз. Мин мәкальне башлыйм, сез тәмамларсыз. Тырышкан табар..... ( уен шулай дәвам итә)

Егет. Яшьләр өчен шатлык елы,

Картларга да тансык син.

Халык үлмәс, син үлмәсәң,

Мәңге яшә, Насретдин!

Биеп алчы.... Ялындырмаса.

(Хуҗа Насретдин "Ала карга хәйләсе" дигән җыр башкара. Аннары сатарга алып килгән товарларны күрсәтә.

Балалар. Рәхмәт сезгә, Насретдин!

Насретдин. Миңа китәргә кирәк.

Атым кузгала юлга

Кичке намазым кала.

Балалар. Рәхмәт, Насретдин, мәңге яшә!

Кыз. Әйдәгез әле балалар ,бергәләп уйнап, җырлап алыйк.

6 укучы. Җырларыбыз юлдаш булсын,

Юлдаш булсын яңгырап торсын,

Эшләрегез уңнан булсын

Илебезне бизәп торсын.

Нәүрүзбикә. Кояш чык(3 тап.)

Тәти кашык бирәбез

Ботка пешәр казанда

Батыр карны елак ит

Җырың белән кунак ит.

Кояш чыга.

7 укучы. Кояш, кояш син биектә

Бар дөньны күрәсең

Әйтче, иң матур җир кайда

Син бит инде беләсең.

Кояш. Әйе, беләм мин әйтәм тыңлап кара

Иң матур җир

Туган җир ул,

Онытма моны бала!

Егет. Алдагы көннәрегездә телибез зур уңышлар

Муллыкта тыныч тормышта

Хезмәт итегез дуслар!







© 2010-2022