Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры РинатовнойГБОУ «Васильевская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза Николая Волостнова»







Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной

Шарафутдиновой Эльвиры Ринатовны

учителя татарского языка и литературы





в период

2013 - 2016


СОДЕРЖЕНИЕ


Раздел 1. «Общие сведения об учителе»


  • Личные данные

  • Копия диплома о высшем образовании

Раздел 2. «Темы, над реализацией которых работает педагог»


  • Тема самообразования учителя

Раздел 3. «Открытые уроки и семинары»

Раздел 4. «Выступления на конференциях»

Раздел 5. «Методические публикации»

Раздел 6. «Профессиональные конкурсы»

Раздел 7. «Участие в проектах»

Раздел 8. «Достижения учащихся»








Р А З Д Е Л № 1

Общие сведения об учителе



  1. Ф.И.О. Шарафутдинова Эльвира Ринатовна

  2. Год рождения 1990

  3. Образование Казанский (Приволжский) Федеральный Университет.

  4. Трудовой и педагогический стаж, стаж работы в данном учреждении _____











Р А З Д Е Л № 2

Темы, над реализацией которых работает педагог



Тема по самообразованию учителя

«Использование информационно - коммуникативных технологий для развития речи учащихся на уроках татарского языка и литературы»


ГБОУ «Васильевская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза Николая Волостнова», Зеленодольск, Республика Татарстан

Шарафутдинова Эльвира Ринатовна, учитель татарского языка и литературы.

ИСПОЛЬЗОВАНИЕ СОВРЕМЕННЫХ ИНФОРМАЦИОННЫХ ТЕХНОЛОГИЙ НА УРОКАХ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ

Сегодня, вероятно, нет такого учителя, который не задумывался бы над вопросами: «Как сделать урок интересным и ярким? Как увлечь ребят своим предметом? Как создать на уроке ситуацию успеха для каждого ученик?..»

Компьютер является одним из важных и новых средств в учебном процессе. Использование его способствовало появлению новых информационных технологий. Компьютерные технологии позволяют реализовать основные методы обучения татарскому языку: показ, объяснение, коррекция, оценка знаний.

Уроки с применением ИКТ проходят живо, интересно, эмоционально, потому что уроки позволяют детям почуствовать себя исследователями.

Использование компьютера на уроках татарского языка помогает:

  1. Наглядно представлять обучения изучаемым языковым явлениям;

  2. Формировать речевые навыки на изучаемом языке;

  3. Контролировать знания, определенной степени формирования умений и навыков.

По - моему мнению, что использование компьютера, интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы - самый лучший вариант.

Использование ИКТ в учебном процессе позволяет повысить эффективность обучения, приблизить к реальному уровню деятельности.

При помощи компьютера можно осуществить контроль полученных знаний учащимся.

На уроках проверки и закрепления полученных знаний, умений и навыков нужно использовать тесты.

Компьютерное тестирование имеет ряд преимуществ:

  1. Быстрое получение результатов;

  2. Объективность в оценке знаний;

  3. Позволяет получить достоверную информацию о владении обучающимися определенными умениями и навыками;

  4. Компьютерное тестирование более интересно по сравнению с традиционными формами, что влияет на повышение познавательной активности обучающихся и создает у них положительную мотивацию.

С моей точки зрения, презентация - это самый оптимальный вариант изложения учебного материала на каждом этапе урока.

Для обработки иллюстраций, необходимых для презентации, использую программу Picture Manager. С её помощью можно изменить рисунок: вырезать, улучшить контраст, цвет, повернуть и т. д. В программе Excel удобно составлять кроссворды.

При изучении татарского языка и литературы, мы активно используем интернет - ресурсы, который дает уникальные возможности для тех, кто обучает татарскому языку и тех, кто его изучает.

Освоение компьютерных технологий позволяет реально индивидуализировать учебный процесс, сделать его более гуманным по отношению к обучающим, усилить положительную мотивацию обучения, активизировать познавательную деятельность, усилить творческую составляющую работы как ученика, так и учителя.

Список литературы:

  1. Андреев В.И. Педагогика: Учебный курс для творческого саморазвития / В.И. Андреев. - Казань: Центр инновационных технологий, 2003.-608 с.
    [dissercat.com/content/razvitie-kommunikativno-rechevykh-umenii-i-navykov-uchashchikhsya-pri-izuchenii-imeni-prilag#ixzz2j9D6dSza]

  2. Захарова И.Г. Информационные технологии в образовании. Учебное пособие - М.: Издательский центр "Академия", 2003.

  3. Использование современных технологий // Фән heм мәктәп. - 2006 г. - №6

Селевко Г.А. Современные образовательные технологии. - М: Народное образование, 1998.























Р А З Д Е Л № 3












Открытые уроки и семинары














Тема: Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларның иҗатын пропагандалау ( Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты)






Эшне башкарды:

Шәрәфетдинова Эльвира Ринат кызы

Татар теле һәм әдәбият укытучысы











П.г.т. Василево кадет интернат мәктәбе


"Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты" буенча дәрес эшкәртмәсе

I. Дәреснең максатлары:

1. коммуникатив максат : Муса Җәлилең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы һәм иҗаты белән таныштыру;

2. фәнни максат : М. Җәлилнең шигырьләренә нигезләнеп сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;

3. тәрбияви максат: Укучыларда Туган илгә сөю, батырлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү.

II. Дәреснең төре: Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу;

III. Җиһазлау: язучы портреты, әсәрләре, презентация, язучы китаплары.

IV. Кулланылган әдәбият исемлеге:







Дәрес планы

I. Башлам өлеше:

1. Исәнләшү

2. Барлап чыгу.

II. Актуальләштерү этабы:

  1. Шагыйрь Муса Җәлил белән таныштыру;

III. Яңа материалны аңлату:

1. Шагыйрь һәм сугыш.

2. Әсирлектә.

3. Яшерен оешма эше.

4. Ялган хәбәр.

5. "Моабит дәфтәрләренең" язмышы.

6.М Җәлил - патриот һәм интернационалист.

7. Шагыйрь мәңге безнең күңелләрдә.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:

1. презентация карау;

V. Өйгә эш : М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы турында сөйләргә өйрәнеп килергә.

VI. Дәрескә йомгак: Сорау - җавап формасында.






Дәрес барышы

- Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәрестә без Муса Җәлинең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы һәм иҗаты турында сөйләшербез. Шагыйрьнең тоткынлык чорында иҗат иткән берничә шигыре белән танышырбыз.

( Тактага шагыйрьнең портреты эленеп куела)

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной








Шагыйрь һәм сугыш.

1941 ел, 22 июнь. Бөек ватан сугышының беренче көннәреннән үк М. Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап, военкоматка килә. 1941 елның 13 июлендә армияга алына. Политработниклар әзерләү курсларында укыганнан соң. М. Җәлил өлкән политрук итеп Волхов фронтына, 2 нче удар армиягә җибәрелә. "Отвага" гәзитендә хәрби кореспондент булып эшли.

Ул батырлыкка, Ватанга тугры булырга өнди, шигырьләре белән солдатлар арасында чыгышлар ясый, газеталарда бастыра. Бу чордагы шигырьләре аның "Тупчы анты" дигән җыентыгында дөнья күрә. ("Озату" шигыре )

Яраткан кызы Чулпан белән тормыш иптәше Әминә ханыма да еш кына хатлар яза. Ул кызына хатлар гына түгел, ә шигырьләр дә багышлый.

( "Чулпанга")

Киткән чакта, кызым. Нигә шулай

Күзләремә әрнеп карадың

Сиздеңмени әткәң йөрәгенең

Синең янда өзелеп калганын

Мин саклармын йөрәк каным белән,

Илемне һәм сезне аппагым!

Шатланырмын күреп һәр таң саен

Үз илемдә Чулпан калыкканын.

("Чулпанга" шигыреннән)









Әсирлектә.

1942 елның 26 июне. Волхов фронты. М.Җәлил каты яраланган хәлдә дошман кулына эләгә. Волхов яраларыннан М. Җәлилнең канлы, 791 тәүлеккә сузылган, әсирлек юлы башлана.

Чәнечкеле тимер чыбык белән

Уратылган безнең йортыбыз

Көне буе шунда казынабыз

Әйтерсең лә тирес корты без.

Кояш чыга койма аръягында.

Күрше кырлар нурга коена.

Тик нигәдер аның нуры безгә

Тими үткән төсле тоела.

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной







Яшерен оешма эше.

Фашист концлагеренең коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул үзенең поэзиясе белән дә, яшерен оешма аша да дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара.

Тоткынлык шартларында да М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре яшәүнең, тормышның кеше рухы бөеклеген башкаларга аңлатырлык көдрәт табалар. Концерт, җыр, музыка, шигърият кебек чаралар ярдәмендә меңләгән әсирләр күңелендә яшәүгә, көрәшкә, азатлыкка өмет чаткысы кабызалар.

Җәлил һәм аның иптәшләре - татар, башкорт, чуваш хәрби әсирләре урнашкан Свинемюнде һәм Крушино лагерьләрендә, Дрезденда, Гамбургта, Польшадагы Познань шәһәрендә хәрби заводларда эшләүче совет әсирләре арасында да үз кешеләре булдырган. Җәлил оешмасының бер төркеме Польшадагы Радом лагерендә актив эш алып барган. Ә бер төркем үз эшчәнлеген Берлинда җәеп җибәрә. Оешманың эше нәтиҗәсез калмый. 1943 елның язында Көнчыгыш фронтка җибәрелгән татар легионының 1нче батальоны фронтка җиткәнче үк баш күтәреп, белорусь партизаннары ягына чыга.

Татар-башкорт әсирләреннән торган беренче батальн үзебезнекеләр ягына чыкканнан соң, фашистлар әсирләр арасында шымчылык эшен тагы да көчәйтәләр.

Яшерен оешмага бик сак эш итәргә туры килә. Шуңа күрә җәлилчеләр 5-6 кешелек группаларга бүленеп эшлиләр. М.Җәлил оешмага әгъзалар кабул иткәндә дә сак булырга тырыша. Оешмага керүчеләр ант итәләр. Аның аерым тексты була.

Дошман өнендә Җәлил җитәкчелегендә оештырылган яшерен оешма һәм җәлилчеләр сафында безнең якташларыбыз, Башкортстан егетләре дә булган. Шулардан Муса Җәлинең подпольедагы якын көрәрәштәше һәм каләмдәше шагыйрь Рәхим Саттр белән Дахау концлагере батыры һәм шагыйрь, Хәйретдин Мөҗәй - иң күренеклеләре.

Рәхим Саттр - Әбдрәхим Сөләйман улы Әбделсаттаров - Башкортстанның чишмә районы, Түбәнге Хаҗәт авылы егете.

Хәйретдин Мөҗәй - шагыйрь һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы герое - Мөҗәһетдин Хәйретдин улы Хәйретдинов, Башкортстанның Туймазы районындагы Төрекмән авылында туа.

Шулай итеп, яшерен оешма легионерларының гомум восстаниесен әзерләү турында карар чыгара. Ләкин восстание булмый кала. М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең яшерен эш алып баруын бер хыянәтче (Мәхмүт Җамалетдинов) фашистларга җиткерә. Оешма җитәкчеләрен кулга алалар. 1944 елның 12 февралендә Дрезденда хәрби трибунал аларны үлем җәзасына хөкем итә. Дрезденнан тоткыннарны Моабит төрмәсенә алып киләләр. Монда алар коточкыч җәзалауларга дучар ителәләр.

1944 елның 25нче августында Плетцензее төрмәсендә унбер җлилченгең гомере өзелә.

Менә яшерен оешма членнарының үтерелү тәртибендә бирелгән исемлеге:

1. Гайнан Кормашев

2. Фоат Сәйфелмөлеков

3. Абдулла Алиш

4. Фуат Булатов

5. Муса Җәлил

6. Гариф Шабаев

7. Әхмәт Симаев

8. Габдулла Батталов

9. Зиннәт Хәсәнов

10. Әхмәт Әтнәшев

11. Сәлим Бохаров

Соңгы сүз әйтү мөмкинчелеге бирелгәч, М. Җәлил: "Фашизмны җиңү өчен кулдан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурбыз, көрәшебезне тагы да дәвам итә алмавыбызга гына үкенәбез", - ди. ( "Катыйльгә")




Катыйльгә

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә
Юк итәлдем синең сыңарның.
һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
Мин тезләнеп гафу сорармын.







Ялган хәбәр

М.Җәлил әсирлектә зур оештыру эшчәнлеге алып барган заманда, ул дошманнарга хезмәт итә икән, дигән хәбәр тарала.

Үзенең тормыш иптәше Әминәгә багышлап язган "Ышанма" шигырендә:

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

"Алмаштырган илен", - дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр, -

дип язып калдыра.

Шагыйрьнең сатлыкҗан булмавын раслар өчен конкрет дәлилләр кирәк була. Мондый дәлилне М.Җәлил үзе калдыра. 1945 елның апрель аенда совет сугышчылары, Моабит төрмәсе ишеге алдыннан аның китап битенә язылган бер хатын табып, Мәскәүгә Александр Фадеевка җибәрәләр. Озак та үтми 382 камера стенасына язылган "Без кырык үлем аша үттек, әмма буйсымадык. М.Җәлил.", - дигән язу табыла.

Бу сүзләр шагыйрьнең тоткынлыкта язылган дәфтәрендәге васыятендә дә бар. Әнә шулай итеп, әкренләп, аның салыкҗан булмавы, дошман тылындагы күпъяклы эшчәнлеге, әсир солдатларның көрәшенә җитәкчелек итүе, иҗат эшен дәвам итүе ачыла.











"Моабит дәфтәрләренең" язмышы

Үлем җәзасын көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Туган якка аның ике дәфтәре кайтты. Шагйрьнең 115 шигыренең 67-се үлем җәзасын көтеп ятканда язылды.

Шагыйрьнең шушы дәфтәрләрен бөтен дөньяда "Моабит дәфтәрләре" дигән исем белән беләләр.

Беренче дәфтәренә Җәлилнең 60 шигыре теркәлгән һәм соңгы битенә васыять язылган.

… Моны язды татарның билгеле шагыйре М Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды. Төрмәгә ябылды.

Бәлкем аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр, ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115нең 60 гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп, дөньяга чыгар. Минем васыятем шул

1943, декабрь.

Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов исемле кешегә тапшыра, 1946 елны Терегулов дәфтәрне Татарстан язучылар берлегенә китереп бирә.

Икенче дәфтәрен М.Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 елда аларны безнең илебезгә җибәрә.

Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмаган. Аны эзләү дәвам итә.

«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

М.Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной



М. Җәлил патриот һәм интернационалист

Муса Җәлинең шигырьләре киң популярлык алды. Илледән артык милләт халкы Җәлилне үз телләрендә укый. Аның поэзиясе чит илләргә дә яхшы таныш. "Моабит дәфтәрләре" аерым басма булып Германия, Венгрия, Румыния,, Чехославакия, Кореяда чыкты. Аның шигырьләре шулай ук инглиз, испан, итальян, француз, гарәп, поляк, словак, төрек, румын һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. 1954 елда шагыйрьнең "Моабит дәфтәрләре" М. Кәримнең баш сүзе белән башкортча басылды. Үткән елны, шагыйрьнең 100 еллык юбилеен каршылаганда безнең республикабыз матбугатында киң урын алган мәкаләләр үзләре бер китап булырлык.

Ирексездән, шагыйрьнең яшәү мәгънәсе турындагы сүзләре искә төшә. "Дөньяда шулай итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын - яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени!

Илебезнең күге аяз, халкыбыз азат булсын өчен башларын салган М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы алдында дөнья халыклары баш ия.

1. Бөек солдат, бөек шагыйрь Муса Җәлилне тудырган татар халкы алдында башымны иям.

Чыңгыз Айтматов

2. Муса Җәлил шулай ук безнең өчен дә - французлар һәм чехлар өчен дә үлде.

Луи Арагон

3. Башкорт халкы башка милләт шагыйрьләренә булган шундый зур ихтирамын Муса Җәлилгә кадәр бөек Пушкинга һәм бөек Тукайга карата гына әйтә алган иде.

Равил Бикбаев.

( " Җырларым" шигыре)

Жырларым, сез, шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
К
үпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе.
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне д
ә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

Җырларым



Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной















Йомгаклау

Туфрак күмәр тәнне күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күнелне.

"Үлем" диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне, -

ди М.Җәлил һәм ул мең тапкыр хаклы. Җәлил үзенең газиз гомерен генә түгел, ә фашизмга күтәрелгән барлык патриотларның героик көрәшләрен, үлемнәрен йөрәк каны белән язылган әсәрләре аша мәңгеләштерде.

М.Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә 1956 елның 2 февралендә аңа Советлар Союзы герое исеме бирелә. 1957 елда "Моабит дәфтәрләре" Ленин премиясе белән бүләкләнә.

Аның исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Казан үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Җәлилгә багышлап язучылар романнар, поэмалар, опералар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итәләр. Аның көрәше һәм эшчәнлеге күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной





Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Муса турында истәлекләр. Төз. һәм әдәби эшкәртүче Г. Кашшаф.- Казан: Таткитнәшр., 1964.- 310 б.

  2. Үлемсезлек таңында: Муса Җәлил турында истәлекләр.- Казан: Таткит. нәшр., 1971.-102 б., ил.

  3. Җәлилова X. Абыем турында.- Казан: Таткитнәшр., 1973.- 77 б. Максуд М. Сагынган минутларда: (Муса Җәлил турында истәлекләр һәм уйланулар).- Казан: Таткитнәшр., 1977.- 190 б.

  4. Гайнуллин М. Муса Җәлил.- Кит.: Татар совет әдәбияты тарихы: Очерклар. Казан, 1960, 491-530 б. Кашшаф Г. Муса Җәлил: Герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында очерк.- Казан: Таткитнәшр., 1961.- 456 б.

  5. Юзиев Н. Муса Җәлил поэмалары.- Казан: Казан ун-т нәшр., 1960.--135 б.

  6. Әминев А., Галиева һ. Муса Җәлил мәктәптә: Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү мәсьәләләренә карата. Укытучылар өчен ярдәмлек.- Казан: Таткитнәшр., 1967.- 108 б. ил.

  7. Мостафин Р. Муса Җәлил эзләре буйлап. (Ред. Р. Гәрәй).-Казан: Таткитнәшр., 1968.- 150 б.

  8. Мостафин Ф. Муса Җәлил - педагог.-Казан: Таткитнәшр., 1974.-- Юзиев Н. Муса Җәлилнең әдәби мирасы.-Кит.: Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. Казан, 1978, 44-58 б.

  9. Маннурова М. Батырлар җыры: [М. Җәлилнең сугыш елларындагы поэзиясе]. Очерклар.-Казан: Таткитнәшр., 1980.-119 б.

  10. Юзиев Н. «Кешелекнең җиңелмәс көрәшчесе»...: (Муса Җәлил)...- Кит: Юзиев Н. Шигърият дөньясы: Тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1981, «62-65 б.













Р А З Д Е Л № 4











Выступления на конференциях









Р А З Д Е Л № 5










Методические публикации

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной


Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной


Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной


Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной


Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной


Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной


Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной


Р А З Д Е Л № 6










Профессиональные конкурсы









Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной

Р А З Д Е Л № 7










Участие в проектах





Р А З Д Е Л № 8










Достижения учащихся








Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной

Мастер класс Портфолио Шарафутдиновой Элҗвиры Ринатовной

© 2010-2022