Клубный час, посвященный ко дню матери

Тәкъдим ителгән материал озайтылган көн төркемендә үткәрелә торган клуб сәгате. Ул әниләр көненә багышланган. Клуб сәгатенең максаты: укучыларның үзләренең иҗади эзләнүләре аша әниләре турында күбрәк мәгълүмат туплау, аларда үз әниләре белән горурлану хисе уяту, алар турында башкаларга да җиткерү.Бу сәгатьтә укучыларның иҗади эшләре( иншалар язу, рәсемнәр ясау) дә кулланыла. Әниләр турындагы мәкальләрне дә искә төшерәләр, мәгънәләрен аңлаталар. Шулай ук әниләрне хөрмәтләр яшәгәндә генә үзеңне ...
Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Клуб сәгате.

Тема: Әнкәйләргә безнең йолдызлардан, йә кояштан һәйкәл салырлык".

Максат: Балаларда әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү, якыннарына ярдәм итү теләге тудыру, әниләрнең олы зат булуына төшендерү; коммуникатив аралашу чарасы , күтәренке кәеф булдыру.

Күрсәтмәлек: Эпиграф " Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз".

Мәкальләр, рәсемнәрдән күргәзмә оештыру, аудио язмада җыр, кроссворд.

-Оештыру.

1)Әниләр турында җыр тыңлату.

-Балалар, без кемнәр турында җыр тыңладык?

-Әйе, бик тиздән әниләр көне җитә. Иң кадерле кешеләребез- әниләребез турында сөйләшербез, чөнки әниләребез безне гомер буе җил-янгырдан, ят күзләрдән, авыру-сырхаулардан, бәла-казалардан аралап, ышанычлы калкан булып саклап килә.Бала вакытта гына түгел, үсә төшкәч тә башыбызны әниебезнең иңнәренә салабыз, моң-зарларыбызны сөйлибез. Үзәк өзгеч мизгелләрдә, я берәр җиребез авыртканда очракта да әниебезне искә алабыз.

-Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барыбыз да шулай уйлый. Мин сезгә әниләр турында иншалар, үзегезгә шигырьләр язарга, рәсемнәр ясарга биргән идем, әйдәгез укып үтик әле.(Укучылар узләре язган инша, шигырьләрен укыйлар).Ә хәзер ясаган рәсемнәребезне карап үтик(Тактада оештырылган рәсемнәр күргәзмәсен карау).Молодцы, барыгызда тырышкансыз, шушы иҗат җимешләрегезне өйгә кайткач әниләрегезгә бүләк итәрсез.

2)Ә хәзер, укучылар, тактада бирелгән мәкальләрне укып, аларның мәгънәләрен аңлатып китәрбез.

1)Җәннәт-әниләрнең аяк астында.

-Бу нәрсә дигәнне аңлата?

-Бу мәкаль әниләрне хөрмәтләп, кадерләп яшәсәң генә син җәннәтле булырсың дигәнне аңлата.(Әниләрнең кочагы үзе бер җәннәт)

2)Әниең өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны түләп бетерә алмассың.(Бу мәкаль әниләр алдында без гомеребез буена бурычлы икәнебезне һәм алар өчен нәрсә генә эшләсәң дә аз булуын аңлата).

3)Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.(Һәр кешегә үз әнисе кирәк).

4)Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.(Әти-әнисен тынлап яшәгән кеше тормышта үз урынын таба),

-Укучылар, без шушы мәкальгә туры килә торган нинди әкият беләбез?

-Әйе, "Өч кыз" әкияте.Әйдәгез, искә төшереп алыйк әле.(Укучылар өзекләргә бүлеп әкиятнең эчтәлеген сөйлиләр.)

-Димәк, укучылар, әниләрне яратып кына калмыйча, аларны кадерләргә, хөрмәтләргә, авырган вакытларында, олыгайган көннәрендә аларны тәрбияләргә тиешбез.

3)Ә хәзер, укучылар, тапкырларны сынап карыйк, кроссворд чишеп алыйк. Бу кроссвордта "Әниләр" сүзе килеп чыгарга тиеш. Мин сезгә сорауларын укыйм, ә сез җавап бирерсез.

1)Әнинең әнисе кем була?(Әби)

2)Әниләр нәрсә белән су ташыйлар?(Көянтә)

3)Әниләр кайда кер чайкыйлар?(Чишмә)

4)Татар хатын-кызларының баш киеме нәрсә?(Калфак)

5)Белем йорты?(Мәктәп)

6)Хатын-кызлар бәйрәме кайсы айда була?(Март)

-Молодцы! Менә "Әниләр" сүзе дә килеп чыкты.

-Балалар, уйлап карыйк әле, безнең әниләребез нинди сыйфатларга ия икән?Һәрберебез берәрне әйтеп чыгыйк әле. (Матур, сөйкемле, сабыр, кайгыртучан, ягымлы, тәмле телле, назлы, акыллы)Менә күрдегезме безнең әниләребез күпме сыйфатны үзләренә сыйдырган.

-Ярый, укучылар, хәзер без сезнең белән "Буталган шигырьләр" дигән уен уйнап алырбыз.(Һәрбер партага (3 команда)берәр буталган хат формасында шигырь бирелә, шуны дөресләп язып бирергә кирәк.)

-Әйдәгез, нәтиҗә чыгарыйк әле. Без бүген кемнәр турында сөйлштек?Әниләрне без нишләтергә тиешбез?Ә сезгә безнең тәрбия сәгате ошадымы?

Әниләргә багышланган җыр тыңлап, әниләргә багышланган сәгать йомгаклана.



© 2010-2022