Укытучының үз белемен күтәрү планы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе « Мамадыш шәһәре өченче номерлы урта гомуми белем мәктәбе"























Татар теле һәм әдәбияты укытучысының

шәхси-иҗади планы



















Төзеде:

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Мөхәммәтҗанова

Римма Мулланур кызы













Укытучының үз белемен күтәрү планы

Исем-фамилиясе: Мөхәммәтҗанова Римма Мулланур кызы

Белеме : Казан дәүләт педагогия университеты, 2003 ел;

Белгечлеге буенча эш стажы: 10 ел;

Курслар: " Федеральное государственное автономное образовательное учреждение высшего образования " Казанский федеральный университет», удостоверение № 11- 000369/2014; на тему: «Теория и методика преподавания учебных предметов «Татарский язык» и «Литература» в основой школе при переходе на ФГОС» в объеме 108 часов, от 03.11.2014г.

Методик тема өстендә эш

1. Методик тема: " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучылар белән индивидуаль якын килеп белем күнекмәләрен үстерү, рус телле балаларда татар телендә аралашуга ихтыяҗ тудыру, заманча педагогик технологияләрне куллану.

2. Тема өстендә 2015 нче елдан эшли башладым.

3. 2020 нче елда тәмамлау күздә тотыла .

4. Тема буенча максатлар:

1. һәр сыйныфны тәмамлаганда, белем буенча куелган таләпләрне үтәргә;

2. информацион технологияләр турында белемне күтәрү һәм дәресләрдә информацион технологияләр куллану;

3. туган як табигатенә соклану, мәхәббәт хисләре тәрбияләү,табигатьне сакларга өйрәтү;

4. балаларның физиологик һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып тирән һәм ныклы белем бирү;

5. индивидуаль- дифференциаль алымнарны практикада куллану күнекмәләре булдыру.

Бурычлар:

  1. информацион технологияләр турында фәнни- педагогик әдәбиятны өйрәнергә һәм анализларга;

  2. өстәмә методик әдәбиятны баетырга һәм танышып барырга;

  3. укытуда яңа методлар, вариатив дәреслекләрне еш кулланырга;

  4. ФГОС ка күчү буенча эш алып барырга, мөмкин булган барлык материалларны кулланырга;

  5. Үстерешле дәрес структурасы этапларын практикага кертергә.



  1. Фәнни - теоретик белемне күтәрү


Эш төре

Вакыты

1

Алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнү, куллану

Даими

2

Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү


Даими

3

Г.Рәхимовның "Үстерешле укыту методикасы" буенча эш тәҗрибәсе булдыру, тел дәресләрендә куллану


Даими

4

Даими рәвештә "Мәгърифәт", "Мәгариф", "Фән һәм мәктәп", "Ачык дәрес", "Сөембикә" һ.б. журнал һәм газеталары белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану


Даими

5

Радио, телевидение буенча кирәкле тапшыруларны ("Халкым минем", "Татарлар", "Адымнар", "Кара каршы", "Тамчы шоу", "Мәдәният дөньясында" һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу


Даими

6

Тел укытучылары семинарларында катнашу, чыгышлар ясау


Даими

7

Авыл, мәктәп китапханәләре белән элемтәдә тору


Даими

8

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүчеләр белән эшләү программасын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү


Даими



  1. Педагогик-психологик осталыкны үстерү



Эш төре

Вакыты

1

Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләрне куллану, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә булу, тәҗрибә уртаклашу

Даими

2

Укучыларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү

Даими

3

Тел дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru, http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору


Даими

4

Районкүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау

Даими

5

Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа технология, методлар куллану

Даими

6

Укытучылар һәм ата-аналар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрү

Даими

7

Яңа педагогик алымнарны өйрәнү

Даими



  1. Зәвык дәрәҗәсен күтәрү



Эш төре

Вакыты

1

Илебездә һәм чит мәмләкәтләрдә булган төп вакыйгалардан хәбәрдар булу, аларга карата үз фикереңне булдыру


Даими

2

Эчке һәм тышкы матурлыкның гармониясенә ирешү


Даими

3

Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору


Даими

4

"Сәламәт тәндә - сәламәт рух" - сәламәт яшәү рәвеше алып бару


Даими

5

Татар халкының культурасын, тарихын, мәдәниятын өйрәнү, милли зәвык тәрбияләү


Даими

6

Туган як халкының бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану


Даими

7

Район, авыл, мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу, булу


Даими







  1. Ата-аналар белән эш



Эш төре

Вакыты

1

Ата-аналар белән даими элемтәдә тору

Даими

2

Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрү


Даими

3

Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру


Даими

4

Ата-аналар өчен "Ачык ишекләр көне", ачык дәресләр үткәрү


Март

V. Кабинетта эш

Эш төре

Вакыты

1

Татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен күрсәтмә әсбаплар: кроссворд, ребус, әдәби мәсьәләләр ясау


Даими

2

Терәк схема, таблицаларны барлау, аларның картотекасын эшләү

Даими

3

Тел һәм әдәбият дәресләре өчен тестлар, блиц-сораулар, перфокарталар ясау


Даими

4

Фән һәм темалар буенча папкаларга материал туплау


Даими

5

Кирәкле методик һәм әдәби китапларны булдыру


Даими

6

Дәресләр һәм әдәби чаралар өчен мультислайдлар ясау


Даими

VI Иҗтимагый-сәяси белемне күтәрү



Эш төре

Вакыты

1

Татарстан республикасы символикасын өйрәнү


Даими

2

Россия Федерациясе символикасын өйрәнү

Октябрь

3

Россия һәм Татарстан тарихын, мәдәниятын өйрәнү, белемнәрне тирәнәйтү


Даими

4

Дөньядагы хәлләрдән хәбәрдәр булу: "Хәбәрләр", "Новости", "Вести", "Сегодня", "Время" һ.б. тапшыруларын карау, анализлау


Даими

5

Интернет ресурслардан файдалану, дөньякүләм яңалыклардан хәбәрдәр булу


Даими

6

Интернет челтәре аша республика һәм регионара элемтәләр булдыру


Даими





6. Эш нәтиҗәләре :

Методик тема өстендәге эшкә үзанализ.

Бу тема буенча эшне 2015 нче елда башладым. Алдагы уку елыннан

башлап укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү өчен

тырышам, төрле информация чараларыннан файдаланам. Бу юнәлештә

кечкенә күләмле әкиятләр һәм хикәяләр уку, татарча мультфильмнар карау, шигырьләр өйрәнү, ситуатив күнегүләр чишү, әкиятләрне сәхнәләштерү,

темага кагылышлы рәсемнәр ясау һәм аларны тәкъдим итү кебек эшләр башкарыла. Материаллар альбомнарга туплана, баетыла. Дәресләрдә

күрсәтмәлелек, аудио һәм видео язмалар, тестлар, төрле авырлыктагы

карточкалар, дидактик уеннар, ярышлар киң кулланыла. Шулай ук туган якны ярату, халкыбызның, шәһәребезнең милли гореф -гадәтләрен , аның тарихын белү, аларны саклау, кайгырту буенча тәрбия бирү юнәлешендә дә эш системалы алып барыла. Халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән: мәкаль, әйтем, сынамыш, табышмак, җыр һәм әкиятләрне дәресләрдә куллану балаларның кызыксынучанлыгын үстерә, сөйләм телен баета.

Укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, сәләтләрен үстерү өчен индивидуаль һәм дифференциаль якын килеп эшләү өчен төрле карточкалар, сюжетлы рәсемнәр, дидактик материаллар булдырдым. Дәресләрдә куллану өчен презентацияләр әзерлим. Заман алга барган саен, уку-укыту технологияләре дә үзгәрә, камилләшә. Соңгы елларның иң зур казанышы, әлбәттә, уку -укыту эшчәнлегенә компьтер технологияләренең үтеп керүе булды. Әлеге технология дәресләрне җиһазлауның бер чарасы гына түгел, бәлки нәтиҗәлелеген арттыруда һәм уку сыйфатын күтәрүдә дә билгеле бер әһәмияткә ия. Компьютер технологияләрен дәреснең һәрбер этабында мәгълүмат эшкәртүнең төрле төрләрендә дә кулланам.

7. Тема буенча әдәбият:

  1. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, "Татарстан китап нәшрияты", 2011 ел. (Төзүче - авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева)

  2. "Мәгариф", "Салават күпере", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары;

"Нократ", "Сабантуй", "Ачык дәрес", "Сабыйга" газеталары.

"Примерные программы по ФГОС"





© 2010-2022