План-конспект урока по татарскому языку на тему Кышкы урманга сәяхәт

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес темасы: Кышкы урманга сәяхәт.

Дәреснең максатлары:

1. Кыш турында балаларның белемнәрен гомумиләштереп кабатлау;

2. Укучыларның тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү;

3. Сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

4. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, күрсәтү, сүзлек эше.

Җиһазлау: дәреслек, сүзләр, таблица, чангычы рәсеме, кар бөртекләре, җәнлекләр рәсеме, кроссворд.

ТСО: компьютер, мультимедиа проектор, экран.

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

а) исәнләшү;

б) дежур укучы белән әнгәмә;

в) фонетик күнегү (ала карга кунган карга кычкырадыр кар-да-кар, җирдә ап-ак кар бар, бар);

г) аудирование.

- Мин сезгә шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз.

Кышкы урман (слайд).

Кышкы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен - уңда.

Ямь-яшел чыршы - сулда.

Кар бөртекләре оча.

- Шигырь нәрсә турында? Что вы поняли?

- Кыш, кышкы урман турында. Без сезнең белән бүген кышкы урманга сәяхәткә барырбыз.

- Урманга нәрсә белән барабыз?

- Чаңгы белән.

- Әйдәгез сәяхәтне башлыйк.Безне урманга җәнлекләр үзләренә кунакка чакыра. Иң беренче җәнлек нәрсә икән? Тыңлагыз, табышмак укыйм:

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак (Куян). Слайд.

- Куян нәрсә ярата?

- Кишер ярата (Слайд: кишер рәсеме, янында - бирем).

1нче бирем: кыш айларын әйт.

2нче табышмак: кыш җитсә - йоклап китә, исеме "ю"га бетә (Җавап: Аю).

- Аю нәрсә ярата? (Слайд: аю бал ярата). 2нче бирем: сүзләрне тиешле урынга куеп , җөмләләрне дөрес итеп укы.

- Җитте кыш салкын. Кар бүген йомшак ява. Салкын тышта җил исә.

3нче табышмак:

Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын,

Кетәкләргә кереп мин,

Тавык-чеби аламын (Төлке). Слайд.

- Төлке нинди җәнлек?

- Хәйләкәр, усал, матур.

- Төлке нәрсә ярата?

- Тавык-чеби ярата.

3нче бирем: тәрҗемә итеп языгыз:

1. Пришла зима.

2. Начали холодные дни.

3. Заяц, лиса, волк ищут пищу.

- Физкультминутка (Куян турында).

4нче табышмак:

Сорыдыр төсе, үткендер теше, урманда йөри, бозаулар эзли (Җавап: бүре).

4нче бирем (Слайд):

- Сорауларга җавап бирегез:

- Кыш нинди?

- Кыш көне нәрсә ява?

- Сез кыш көне нишлисез?

- Кыш көне нинди уеннар уйныйсыз? (Слайд: кышкы уеннар)

5нче табышмак: матур җәнлек, агачтан-агачка сикерә, чикләвек, җиләк, гөмбә ярата (Җавап - тиен).

5нче бирем: сүзлек диктанты (Слайд).

- Суык, кыш, чикләвек, җиләк, гөмбә, җил, кар бөртеге.

6нчы табышмак: бер йомгакта мең энә, сиңа тими, син тимә (Җавап: керпе).

Кыш көне йоклый, энәле, алма, гөмбә ашый.

6нчы бирем: кроссворд.

к

у

я

н

б

ү

р

е


м


а

ю

т

и

е

н


- Менә, балалар, җәнлекләр безгә сюрприз эзерләгәннәр.

Без урман эчендәге тауга килеп җиттек. Тау зур, матур. Тауда без нишлибез? (Слайд: кышкы тау).

- Уйныйбыз, чана, чаңгы шуабыз.

-Безнең сәяхәт тәмамланды. Ә хәзер мәктәпкә кайтырбыз.

Өй эше.Кышкы урман турында,җәнлекләр турында рәсемнәр ясарга.



© 2010-2022