Внеклассное мероприятие Встреча с ветеранами

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ГБСКОУ «Азнакаевская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа VIII вида»




Встреча с ветеранами


Подготовила: Л. Ф. Калимуллина






Май, 2015


Сценарий ко Дню 70летия Победы

(встреча с ветеранами)

Песня «Журавли» (Выходят ведущие)

Алып баручы:

Язлар үтеп, ямьле җәйләр килде

Туган ягым күмелде чәчәккә.

41 нең җәен халык каршылый

Зур өметләр баглап киләчәккә.

Ак болытлар өерен тирбәтеп

Җылы җилләр тагын истеләр.

Кояш нуры белән бизәлешкән

Күбәләкләр очып киттеләр.

Ведущий:

Дни Победы вечно будут святы.

Вечно будут помнить вас в народе,

Кто ковал Победу в сорок пятом,

И принёс желанную свободу!

Сегодня мы стоим на пороге самого светлого, самого святого праздника - Дня Победы над фашистской Германией. 70 лет наша страна не видела ужасов войны. 70 лет наша земля не вздрагивала от взрывов снарядов. Сегодня мы вспоминаем тех, кого с нами нет, и поздравляем тех, кто дошёл до этого светлого дня.

Алып баручы: Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, укытучылар, укучылар! Бу кичәне без илебезнең иминлеге хакына үз гомерләрен, көчләрен һәм сәламәтлекләрен кызганмаган сезгэ, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына багышлыйбыз.

Ведущий: Мы помним все: не зарастет тропа к обелискам павших земляков. Новые поколения будут с благодарностью вспоминать тех, кто погиб за нашу свободу, за наше будущее, за нашу Родину. Почтим их память минутой молчания.

- МИНУТА МОЛЧАНИЯ

Алып баручы: Хормэтле ветераннар! Э хэзер котлау очен сузне мэктэп директоры Золфэт Ахметовичка бирэбез.

- Песня

Алып баручы:

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме ирләр кайтмый калдылар.

Шул ирләрнең йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Данлы бәйрәм -Бөек Жиңү көне белән Сезне, хөрмәтле ветераннар!

Ведущий: Слово предоставляется ученикам 3 класса.

Ведущий: Среди нас в этом зале находятся те, кто подвигом своим приближал Победу, кто был на трудовом фронте. Мы не вправе забывать о тех, кто работал на передовой, для Победы. Труженики тыла были тоже бойцами, и Родина по достоинству оценила их ратный труд.

Прошло уже много лет со дня Победы. Наша страна давно залечила раны войны. Уже не одно поколение родилось и выросло в мирное время. И это благодаря вам, ветераны!

Алып баручы: Авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен эш алар җилкәсенә төшә. Ачлы-туклы килеш барсын да эшләргә туры килә аларга. Ил өчен, фронт өчен дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Колхоз терлекләрен карарга, урак урырга, ындыр табагында эшләргә туры килә. Ләкин зарланмаганнар, иңнәренә төшкән авыр йөкне җигелеп тарткан алар. Әбиләребез, сугышка киткән ир-егетләребезне алмаштырып, трактор, комбайн штурвалы артына утырган. Җир сөрергә дә, тырмаларга да, чәчәргә дә туры килгән аларга.

Ведущий: (ветеранам)

- Сез бу авырлыкларны ничек кутэрдегез?

-Сугыш елы сезгэ ниндирэк авырлыклар китерде?

- Яшь буынга нинди телэк телэр идегез?

Алып баручы:

Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

Алыгыз, Сез, бүген бүләк итеп

Котлауларның ин зур бәйләмен

Каршылагыз тагын бик күп тапкыр

Якты Жиңү бәйрәмен.

Э хэзер сузне 4 нче сыйныф укучыларына бирэбез.

Ведущий: Сугыш ятим иткән балалар, исән калган әтиләр кайтканда, сезнең йөрәкләр сыкрады, күзләргә яшь килде, башкаларның әтиләрен күргәндә: «Их, минем дә әтием исән булса иде», - дип, авыр суладыгыз, башкалар «минем әти» дип сөйләгәндә, сезнең «әти» дип авыз тутырып әйтер көнегезне сугыш мәңгелеккә алып калган иде. Алар гомергә ятим булып калдылар. Э хэзер сузне Вазыйфа Султановнага бирэсем килэ. Белгэнебезчэ, этиегез хэлак булганда, сез беренче сыйныфта гына булгансыз. Сез менэ шушы ятимлекне ничек кичердегез?

-Аннан сон сугыш елларында да бик куп шигырьлэр, жырлар язылган. Менэ шушы елларда сез нинди жырлар тынлый идегез?

Алып баручы: Әбиләрнең сөйләвеннән күренгәнчә, алар үз вакытларын дөрес бүлә белгәннәр: укырга, эшләргә, ярдәм итәргә, күңел ачарга да өлгергәннәр. Дэхшэтле сугыш елларында ин популяр булган жырларнын берсе - «Синенький платочек».

-Э хэзер Трофимова А. шушы жырга вальс бии.

- Вероника рассказывает стих.

Ведущий:

Дорогие наши ветераны, труженики тыла. Вы много сделали для того, чтоб на земле оставить достойный след.

Желаем вам здоровья, счастья и ещё долгих лет.

Мы вами гордимся! Живите долго и счастливо!


Алып баручы: Хөрмәтле әбекәйләр! Эшләгән эшләрегезне тау итеп өйсәң, ул тау болытларга җитәр, юл итеп сузсаң, ул юлны үтү өчен үзе бер гомер кирәк булыр иде. Рәхмәт сезгә, чын күңелдән рәхмәт. Калган гомерегездә рәхәтләнеп, тыныч яшәргә язсын!

Ведущий: В эти весенние дни, когда оживает природа, мы острее всего ощущаем, как прекрасна жизнь! Как дорога она нам! И понимаем, что за все, что мы имеем - жизнь и праздник в нашей жизни, - мы в неоплатном долгу перед вами. Дорогие ветераны и гости нашего праздника! От всей души поздравляем вас с праздником Победы! Желаем вам доброго здоровья, счастья, благополучия, радости, чистого неба и мира в нашем огромном доме.

Алып баручы: Сау-сәламәт булып, якыннарыгызның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп яшәгез. Сезгә аяз күк йөзе һәм бәхетле имин көннәр телибез. Залда утыручы барлык яшь буын исеменнән

Барысы бергә: Сезгә зур рәхмәт!

Большое вам спасибо!

Ведущий:

Пусть будет мирным небо, богатыми поля, полноводными реки!

Пусть здравствует и процветает наша Родина! Пусть больше никогда черные тучи войны не заслонят солнце над нашей Родиной.

Пусть всегда будет Мир!!! Пусть всегда будет солнце!!!

(звучит песня «Пусть будет солнце!» в исполнении _________________________________)

С праздником всех и до новых встреч!





© 2010-2022