Из опыта работы учителя татарского языка

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эш тәҗрибәсе

Укытучы һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле тәрбияче, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш. Һәр укытучының үз язмышын мәктәп белән бәйләве дә төрлечә. Берәүләр балачактан ук үзләрен бу һөнәргә багышлаячакларын тоемлыйлар һәм шуңа омтылалар, әзерләнәләр. Икенчеләр исә балага белем бирү, аны олы тормыш юлына әзерләү кебек изге эшкә очраклы рәвештә кереп китәләр. Мин үземне шуларның беренчесенә кертер идем.

Укытучылар нәселеннән түгел мин, шулай да нишләптер кечкенәдән үк минем хыялым-укытучы булу иде.

Мин - татар теле укытучысы. Дәрескә керер алдыннан мин укучыларымның һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән керәм, чөнки баланың сизгер йөрәген алдый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең.

Элек-электән укытучы хезмәте - гаять катлаулы һәм җаваплы хезмәт булып саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый.

Дәресемне балалар өчен кызыклы итәргә теләп, төрле алымнар һәм чаралар кулланам. Мәсәлән, төркемләп эшләүне бик нәтиҗәле күрәм. Балаларда сорауга җавап бирү, проблеманы чишү барышында бер-берсе белән ярышу, үзен яхшырак, белемлерәк итеп күрсәтү өчен күбрәк мөмкинлекләр ачыла. Киңәшләшү, фикер уртаклашу мөмкинлекләре ачыла. Әлеге төр эшчәнлек вакытында , бер төркемнең икенче төркемгә сорау бирә белүен дә максат итеп куюым, балаларның сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә дип саныйм.

Хәзерге заман укучысын татар телен яратуга ничек этәрергә, аны ни белән кызыксындырырга? Шул турыда фикерләгәннән соң, мин үземнең методик темам итеп "Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү" дигән теманы алырга булдым. Методик теманың уңышлы булуы аның нәтиҗәлелегенә бәйләнгән. Ә нәтиҗәдә баланың фикер үсеше тора. Эзләнү эшемнең максатлары һәм бурычлары түбәндәгеләр: Укучыларны эзләнү эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен үстерү.

Бурычлар:

-чыганаклар белән эшләү тәртибен өйрәтү

-яңа технологик алымнар кертергә өйрәтү

- балаларны киләчәк тормышка әзерләү

-укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар, җаваплылык хисе тәрбияләү

Эзләнү эшендә мин укучыларыма дәрестә үтелә торган темаларны тәкъдим итәм. Мәҗбүр итеп эшләтеп, ирекле кеше тәрбияләп булмый. Һәр баланың үзе теләгән теманы сайлау мөмкинлеге бар. Өй эше итеп бирелгән проектларны төзү эшендә әти-әниләр дә катнаша. Димәк, бала ата-анасы белән аралашудан да шатлык ала. Шул рәвешле балалар күңеленә күпер салына. Иҗат итү шатлыгы һәркемне яңа эшләргә рухландыра. Мин сыйныфта һәр укучыга үз эшен яклау, аның өстенлекләрен күрсәтү, аңлату мөмкинлекләрен тудырам. Бала әнә шулай итеп ачыла бара, мөстәкыйль эшләргә өйрәнә. Укытучының үзенә ышануын тойган укучы бернинди кыенлыктан да курыкмаска өйрәнә. Баланың яшерен талантын ачу, аңа ышаныч белдереп, катлаулырак эшләргә тарту аңарда тормышның бар кыенлыкларын җиңәрлек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Из опыта работы учителя татарского языка

Педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе:

Укучыларымның уңышлары:

Уздырылган чара атамасы

Конкурсның статусы

Нәтиҗә

Үткәрә вакыты

Дәлилләүче документ исеме

I Всероссийский творческий конкурс «Патриотический слог»

Всероссийский

катнашучы

2014

Сертификат

Конкурс детского рисунка и прикладного творчества "Там, где живет кенгуру»

Всероссийский

1 урын

2014

Диплом

"Инет" международный дистанционная викторина «Дом, в котором я живу»

Всероссийский

катнашучы

2013

Сертификат

«Инет» международный дистанционная викторина «На книжной полке»

Всероссийский

2 урын

2013

Диплом

Олимпиада по татарскому языку

Всероссийский

3 урын

2014

Диплом

Конкурс детского творчества «Дети природы»

Республиканский

катнашучы

2013

сертификат

"Тыныч таңнарда-батырлар даны"

Республиканский

3 урын

2015

диплом

Минем уңышларым:

Уздырылган чара атамасы

Конкурсның статусы

Нәтиҗә

Үткәрә вакыты

Дәлилләүче документ исеме

IРеспубликанская научно-практическая конференция имени К.А.Валиева«Татарский язык»

Республиканский

катнашучы

2014

Сертификат участника

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укычылырның I республика конференциясе"Утырып уйлар уйладым"

Республиканский

катнашучы

2014

Шаһәдәтнамә

«Туган илем - шагыйрьләр теле",

Республиканский

җиңүче

2013

диплом

"Туган ягым- яшел бишек" төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе

төбәкара

катнашучы

2014

диплом


© 2010-2022