Исем темасын кабатлау. 6 сыйныф

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, туп, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: К.С. Фәтхуллова. Татар теле: Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). - Казан: Мәгариф, 2001.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, укытучылар!

Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып)

Укытучы: Бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген дәрестә мин дежур! (дежур укучы белән әңгәмә)

Укытучы: Бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Дәрестә барысы да бар!

Укытучы:Урамда һава торышы нинди?

Укучы: Урамда көн бик матур, аяз.

Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?

Бүген атнаның икенче көне, сишәмбе!

Укытучы: Бик яхшы.

Укучылар, искә төшерик, без дәрестә ничек эшләргә тиеш

Укучы: - җаваплар тулы булырга тиеш.

  • җаваплар төгәл булырга тиеш.

  • җаваплар аңлаешлы булырга тиеш.

Укытучы: Бик яхшы!

2.Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен сызарга тиеш.

Слайд. Такта

ӘДАИБАДӘСӘБАДЕДБӘМА

Нинди сүз килеп чыкты?

Исем

Фонетик күнегү эшләп алыйк.

И хәрефе кергән сүзләр әйтегез

Фамилиясендә С хәрефе булган малайлар басыгыз.

Е хәрефе кергән сүзләр әйтегез

Безнең сыйныфта кемнең әнисенең исемнәрендә м хәрефе бар басыгыз.

Укытучы: Укучылар, димәк, без нинди теманы өйрәндек?

Слайд.

Укучы: Без исем темасын өйрәндек.

Укытучы:: Слайд Исем турында ниләр беләсез? Исем схемасын, моделен төзик әле.

Укучы: Слайд - Исем мөстәкыйль сүз төркеме.

Слайд - Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Слайд - Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык була.

Слайд - Исемнәр зат-сан белән төрләнәләр.

Слайд - Исемнәр килеш белән төрләнәләр.

3.Яңа теманы аңлату.

Укытучы: Бик яхшы! Димәк, бүген безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

Укучы: Без бүген исемнәр темасын кабатлыйбыз.

Укытучы: Әйе, бик яхшы! Бүгенге дәрестә: Исемнәр темасын кабатлыйбыз.

Слайд Дәфтәргә чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада)

Укучылар: (дәфтәргә язалар)

Укытучы: Бүген дәреснең максаты: исемнәрнең сорауларын, зат-санын, килешләрен кабатлау һәм исемнәрне сөйләмдә куллану.

4.Ныгыту.

Укытучы: Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?

Укучы:предметны белдерүче сүз төркеме исем дип атала.

Укытучы: Исемне белдерүче нинди сүзләр беләсез?

Укучы: - кешеләрне белдерә торган сүзләр:

хайван исемнәре:

кош исемнәре;

яшелчә исемнәре;

җиләк-җимеш исемнәре ;

үсемлек исемнәре;

табигать күренешләренең исемнәре.

Слайд, такта

Сорауны ачыклаудан башлыйбыз.

(Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә)

Слайд. Бу кем?

Слайд Укучы: Бу укучы.

Слайд Укытучы: Бу нәрсә?

Слайд Укучы: Бу йорт

Слайд Укытучы: Ә бу нәрсә?

Слайд Укучы: Бу кош.

Укытучы: Ни өчен нәрсә соравы куйдыгыз?

Слайд Укучы: Чөнки татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куябыз. Мәсәлән, әти.

Слайд Укытучы: Ә рус телендә ничек?

Укучы: Рус телендә барлык җанлы предметларга кем? соравы куябыз. кто? Кошка.

Укытучы: Димәк, татар телендә кешеләргә кем? соравы, кем? укытучы, ә хайваннарга нәрсә? соравын куябыз, нәрсә? такта, нәрсә? эт, ә рус телендә барлык җанлы предметларга кем? кто? соравы куябыз. Кто? Собачка.

Слайд. Укытучы: Сезнең һәрберегезнең дә алдында өчәр карточка ята. Слайд Шушы карточкаларның һәрберсенә дә нинди дә булса, берәр исем языгыз.

Хәзер парларда эшлисез, шушы карточкадагы исемнәрегезгә сораулар куегыз (кем? яки нәрсә?) һәм бер-берегезне тыңлагыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Бер парны тикшерәбез.

Бик яхшы, димәк алга таба исемнәргә дөрес сорау куя белерсез дип уйлыйм.

Үзегезне бәяләгез!

Физкультминутка

Микс -фриз-груп структурасы буенча эшлибез. Музыка уйнаганда, сез биисез, туктагач, сорауларга җавап бирәбез.

  • Бүген көн нинди?

  • Сыйныфта ничә укучы?

  • Син нинди дәресләрне аеруча яратасың?

  • Гаиләдә ничә кеше?

Сез карточкаларда да, экранда да сүзләр күрерсез. Шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган, шуны әйтергә тиешсез.





1. Шәһәр

2. Идән

3. Яр Чаллы

4. Урман






1. Алабуга

2. Чулман

3. Урам

4. Тукай






1. Чәчәк

2. Татарстан

3. Кош

4. Дәфтәр



Слайд. Артык сүзне әйтегез. Яр Чаллы (Ялгызлык исем), урам (Уртаклык исем), Татарстан (Ялгызлык исем).

Димәк, исемнәр нинди ике төргә бүленә.

Исемнәр, ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә.

Ялгызлыкка нинди исемнәр керә?

Ялгызлык исемнәргә: шәһәр, авыл, республика, кибет, китап, елга, кеше исемнәре керә.

Ялгызлык исемнәр белән уртаклык исемнәрне бер-берсеннән ничек аерырга?

Слайд. Ялгызлык исемнәр - баш хәрефтән, уртаклык исемнәр - юл хәрефтән язылалар.

Бик яхшы, утырыгыз.

Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә?

Слайд. Исемнәр тагын сан белән төрләнә.

Нинди сан белән төрләнә?

Исемнәр берлек һәм күплек санда була.

Берлек сандагы исемнәр мисалларын китерегез.

Дәфтәр, китап, әни.

Күплек сан исемнәргә нинди кушымчалар ялгыйбыз.

Күплек сан исемнәргә -лар, -ләр, -нар, - нән кушымчалары ялгыйбыз.

Нинди очракта -нар, -нәр кушымчасын ялгыйбыз.

Исемнәр -м, -н, -ң хәрефләренә бетсә -нар, -нәр кушымчасын ялгыйбыз.

Мисаллар китерегез.

Урамнар, идәннәр.

-лар, -ләр кушымчасын нинди очракта ялгыйбыз?

Калган очракта - лар, -ләр кушымчаларын ялгыйбыз.

Мисаллар китерегез.

Такталар, дәфтәрләр

Хәзер конэрс структурасын кулланып, исемнәрне күплек санында язабыз.

Алма Әти Урам Кием

Бабай Сеңел Болын Миң







Слайд Хәзер сезнең исемнәрнең берлек һәм күплек саннарын белүегезне тикшерер өчен дәфтәрләрдә дәреслектәге 137 битнең 7 нче күнегүен эшлибез

Тактада.

Тексттан күплек сандагы исемнәрне табыгыз.

Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә.

Слайд Исемнәр тагын килеш белән төрләнә.

Татар телендә ничә килеш бар?

Татар телендә алты килеш бар.

Сорауларын һәм килеш исемнәрен искә төшерик әле.

Бу нәрсә?

Бу чыпчык.

Укучылар без чыпчыкларга карата нинди булырга тиеш.

Чыпчыкларны яратырга, ашатырга, оялар ясарга, ярдәм итәргә кирәк.

Сезнең алда текст, карточкалар, күп нокталар урынына тиешле килеш кушымчаларын куеп языгыз

Слайд Чыпчык.

Көн бик салкын. Марат урамга чыкты. Аның күзе өй янындагы агачка төште. Агач төбендә бер чыпчык ята иде. Чыпчык ачлыктан хәлсезләнгән, туңган. Марат чыпчыкны кулына алды, өйгә алып керде. Чыпчык кышын өйдә яшәде. Яз көне Марат кошны иреккә җибәрде.

Слайд Тикшерү бергәләп

Димәк, кошларны тәрбияләргә, аларга булышырга кирәк.

Укучылар, исем темасын йомгаклау максатыннан тест биремнәрен үтибез.

Карточкаларда

Слайд Сораулар:

1. Морфология нәрсәне өйрәнә:

а) сүзләрнең язылышын

б) сүз төркемнәрен

в) сүзләрне

2. Урманны сүзе кайсы килештә килә?

а) төшем килешендә

б) баш килештә

в) иялек килештә

3. -нар кушымчасы ялганган сүз?

а) борын

б) авыз

в) идән

4. Ялгызлык исемне табыгыз?

а) Кулым

б) Азат

в) Укытучы

5. Исемнәрнең татар телендә ничә килеше бар?

а) җиде

б) биш

в) алты

Слайд. дөреслеген тикшерү

5.Йомгак.

Укытучы:Укучылар, без бүген дәрескә нинди максат куйган идек?

Исемнәрнең сорауларын, саннарын, килешләрен кабатларга.

Укытучы: Димәк, бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

Укучы: Исемнәр мөстәкыйль сүз төркеме, алар предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә, берлек һәм күплек сан белән, килеш белән төрләнә.

Өй эше алабыз: (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

  1. 32 биттәге 82 нче күнегү. Күчереп язарга һәм исемнәрнең астына сызарга

  2. Исемнәр кергән 4 җөмлә язарга.

  3. "Исемнәр" темасына газета, постер ясап килергә.

Укучылар, бүгенге дәресне "5"легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя?

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар!

9


© 2010-2022