Работа по онференции в г. Мамадыш РТ: Безнең яктан, безнең туфрактан ул

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Шәймәрданова М.К.

Татарстан Республикасы

Зәй муниципаль районының

«1 нче санлы урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе.



ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕ

ТОРМЫШ ҺӘМ ИҖАТ ЮЛЫНА СӘЯХӘТ





«Мәдәниятебез тарихындагы ак тапларны бетергәндә генә, без халкыбызның үткәнен объектив күзаллый алачакбыз. Кыйммәтле мәгълүмат туплау өчен генә түгел, үзләренең тормыш позицияләрен билгеләү өчен дә яшь буынга зыялылыарыбызның фидакарь тормышын өйрәнергә кирәк»

(Р. М.Мөхәммәтшин).

XVIII-XX гасыр башында татар иҗтимагый тормышында һәм аның мәдәнияты тарихында зур урын тоткан шәхесләр бар. Чөнки татар мәдәниятенең күп гасырлык тарихы бар. Без, төрле бәйгеләрдә катнашып, татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнеп , үзебезнең рухи мирасыбызны барлыйбыз. Гасырлар буе тупланган , эзсез югалган рухи байлыкның бай икәненә еллар үткән саен ышанабыз. Әйе,моннан берничщ гасыр элек татар җәмгыяте мескен хәлгә төшә, аның зыялылары юкка чыгарыла. XVIII гасырның ахырында гына әлеге рухи тормыш җанлана башлый. Татар зыялылары тарих фаҗигаләре нәтиҗәсе булган тормыш баткагыннан чыгу юлларын эзли башлыйлар. Россия дәүләтендә үзләренең законлы урынын саклап калу өчен көрәшкә басалар. Бу көрәшнең максатлары булып яңа фикер туплау, милләт бердәмлеге турында кайгырту, ислам динен саклап калу, халыкны агарту кебек бурычлар тора. Әлеге өлкәдә татар халкы бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга омтыла. Ә кемнәргәдер беренче булырга туры килә, чөнки әлеге кытыршылы башлангычта юл салучылар кирәк була. Иң беренче юл салучылар булып Морад мулла һәм Батырша калкып чыга. Дөрес, аларның калдырган рухи мираслары бик ярлы була, ләкин фикри эзләнүләре, җәмгыятьне уятырга омтылулары, шәхси батырлыклары аларны яңа мәдәниятнең чишмә башында торучылар дәрәҗәсенә күтәрә. Күп мәсьәләләрне хәл итү юлларын бик томанлы күз алдына китерсәләр дә, алар эшчәнлегендә иң мөһиме- безнең татар халкын тормыш баткаклыгыннан яңа юлга алып чыгу кирәклеген аңлау.

Морад мулла турында мәгълүмат бик аз сакланып калган. Гамәлдә алар Борынгы актлар үзәк дәүләт архивының бер эш тупланмасындагы мәгълүматлар һәм бер борынгы бәет белән чикләнә. Мулланың яшәгән урыны билгеле түгел. Аның көрәштәшләренең берсе-Аит Уразмәтов , Сенат тикшерүендә сорау алганда, Морад мулланың туган авылы Иске Иштирәк авылыннан 20 чакрымда урнашуын хәбәр итә.

Үзенең хәбәрләшү кебек язмаларында- китапларында нәрсәләр турында язган соң ул? Бер җөмлә белән әйткәндә, ул аларда мөселман халкын зур күтәрелешкә чакыру турында яза. Моның белән исә яңа заманның «идеаль дәүләт» концепциясен эшләргә омтылган татар икәнен раслый. Морад мулла үзенең «идеаль патшалыгын» халкының тәүге дәүләте- Болгар патшалыгы исеме белән атый. Болгарга барып йөргәнлеге ачыклана, патша хөкүмәте игътибар иткән Биләр янындагы «шикле» хәрәкәтнең башында да Морад мулла торганлыгы билгеле була. Димәк, Морад язучы гына түгел, беренче чиратта оештыручы, халык хәрәкәтенең юлбашчысы да, ә аның язмалары әлеге хәрәкәтнең документлары булып тора.

Ни кызганыч, аның китаплары бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Үз вакытында алар халыкның аңына сизелерлек йогынты ясаганнар. Ниндидер дәрәҗәдә ул сәяси фикернең яңа юнәлешенә нигез салган.

Ә кем соң ул Батырша? Ул мәгърифәтле, мөселманнар арасында билгеле булган Габдессәлам Ураев һәм Габдрахман Тайсуганилардан төпле дини белем алган. Соңында исә, әсирлеккә төшкән, «Яшерен канцелярия» эшләренә ниндидер мөнәсәбәттә булган. Имамлык итә һәм үз эшчәнлеге белән мөселманнар арасында абруй казана, киң таныла. Ләкин шундый бер вакыт килеп җитә ки, Батырша, үз халкының әйдәп баручысы буларак, элеккечә яши алмый. Чөнки, аның фикеренчә, мөселманнарның дини һәм дөньяви эшләрендә таяныч, аларның иминлегенә гарантия булырга тиешле хакимиятнең эшчәнлеге чынлыкта исә мөселманнарның рухи тормыш нигезләрен какшата. Җитмәсә, XVIII йөзнең беренче яртысында рус хөкүмәтенең мөселманнарны христианлаштыру омтылышы көчәя. Баш күтәрүне әзерләү максатында Батырша чакыру яза, әлеге мөрәҗәгать мөселманнарны берләшүгә һәм актив гамәлләргә рухландырырга тиеш була. Монысы- беренче документ булса, икенчесе- патшабикә Елизавета Петровнага хаты була.

Батырша әлеге хәрәкәтнең ахыргы максатын «…диннең абруен саклап калуда, аны чәчәк аттыруда һәм югары күтәрүдә» күрә. Аның өчен дин мәсьәләсе иң беренче урында тора. Ә халыкны рәнҗетү дәвам итә. Чыннан да халык , Батырша сүзләренчә, «сукрану һәм ярсу» халәтендә була. Ә Батырша нишли? Ул, курыкмыйча,мөрәҗәгать яза. Мөрәҗәгатенең программасында мөселманнарның рус хакимлегеннән котылгач кына исламны саклап калуларына өмет һәм ышаныч бирә. Батырша, чын батырларча, кораллы көрәш турында фикер әйтә.

Морад мулла һәм Батырша эшчәнлеге белән бәйле рәвештә башланган хәрәкәт XVIII гасыр ахыры- XIX гасыр башында яңа баскычка күтәрелә. Габденнасыйр Курсави, Габдерәхим Утыз Имәни кебек бөек фикер ияләре татар җәмгыятенең рухи тормышын җанландыру, аны тискәре күренешләрдән арындыру, ислам диненә хилафлык китерә торган күренешләрне булдырмау юлларын эзлиләр һәм күрсәтәләр. Бу ике бөек галимнең эшчәнлеге белән татар җәмгыятендә фикер төрлелеге дә яңа баскычка күтәрелә.

XIX гасырның уртасы һәм икенче яртысы халкыбызга яңа фикри юллар ача. Татар дөньясының «сәхнәсе»нә Шиһабетдин Мәрҗани яңа фикерләр белән килеп керә. Дини өлкәдә ул Курсави идеяләрен дәвам итсә дә, җәмгыять өчен яңа чыганаклар кирәклеген бик яхшы аңлый. Ул дин белән бергә милли аңның татар җәмгыятен ныгыту, аның яңа мөмкинлекләрен ачу өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрә белгән. Аның беренче татар тарихчысы булуы, шул күзлектән чыгып караганда, һич тә очраклы түгел. Габдулла Тукай Мәрҗанине: «Хөр фикерле, белем һәм яңарыш өчен көрәшүче, мәгарифкә иң әүвәл башлап адым салучы», - ди.[2:40] Шулай югары бәяләргә мөмкинлек биргән мондый танылу һәм мондый биеклеккә илткән юллар нинди була соң? Тормыш һәм иҗат этапларыннан күренгәнчә, аның тормышын һәм иҗатын икегә бүлеп карарга мөмкин: дини-ислахчылык һәм мәгърифәтчелек чорларына. Мәрҗанинең әтисе һәм әнисе ягыннан әби-бабалары билгеле имам-мөдәррисләр нәселеннән булганнар, аларның йортында һәрвакыт гыйлемле кешеләр тулып торган. Әтисеннән гарәп телен, мантыйкны өйрәнә. Нык максатчан булуы аңа тормышында ярдәм итә: мәдрәсәдә укытылган фәннәр белән генә чикләнмичә, өйләрендәге китапханәдә мөйстәкыйль рәвештә дә шөгыльләнә. Инде унҗиде яшендә мәдәрәсәдә укыта да бшлый, фарсы теле морфологиясе белән риза булмыйча, үз дәреслеген төзи. Бохарага киткәнче үк Мәрҗанинең булачак галим икәнлеге күренә башлый. Аның ике бабасы һәм әтисе, Көнчыгыш тарихын һәм фәлсәфәсен, динне тирәнтен белгән кешеләр буларак, яшь Шиһабетдиннең күңеленә укуга, белемгә омтылыш орлыклары салалар. Алар ярдәмендә ул Шәрык фәлсәфәсе, тарих турында тәүге мәгълүматлар ала. Укуын дәвам итәргә теләп, Бохарага килә, андага укыту системасы белән риза булмый, мәгарифнең иске укыту тәртибен үзгәртергә тели.

1843 нче елда Сәмәркандка китә, «Шәрдар» мәдрәсәсендә укый.
Үзенең ватандашы Курсави кулъязмаларын өйрәнә. Ә 1845 нче елда үзенең бай китапханәсе белән атаклы «Мир-Гарәб» мәдрәсәсенә килеп урнаша. Әл-Фәраби, Әбүгалисина, Ибне Рөшд, Нәваи әсәрләре белән ныклап таныша.

Һәм беренче уңыш...! Үзенең иң беренче әсәрләрен Урта Азиядәге төрки халыклар тарихына багышлый.

1849 нчы елда ,унбер елдан соң, яңа белемнәр туплап, туган ягына кайта. Имтихан тапшырганнан соң, 1890 нчы елның 30 нчы мартында мөселманнарның Диния нәзарәте Мәрҗанине Казан шәһәренең беренче мәчетенә имам- мөдәррис итеп билгеләү хакында указ чыгара. Күп эшли Мәрҗани. Казан типографиясендә Коръән китабын бастырып чыгуга күзәтчелек итә, җир тетрәүдән зыян күргән Кавказ халыклары өчен акча җыюны оештыра, суд утырышларында катнаша…

Тора-бара Мәрҗанинең исеме еракларга тарала: 1870 нче еода аның «Назурател хак» дигән китабы дөнья күрә. Әлеге китап Идел буенда гына түгел, Якын һәм Урта Көнчыгышта да киң популярлык казана. Мәрҗанинең бу хезмәтен Һиндстанның күренекле галимнәре Садыйк бине Хәсән әл-Көнуҗи, Габделхәй әл-Канави, Сүрия галиме Җамалетдин әд- Димәшкый югары бәяләделәр. Нәтиҗә чыгарып әйткәндә, Мәпҗаниның педагогик хезмәте- киң мәгънәсендә аның мәгърифәт тәгълиматының бер сәхифәсе.

Шиһабетдин Мәрҗанинең чордашы булып та, тулысынча аның фикердәше була алмаган Каюм Насыйри да татар тормышында бик мөһим урын алып тора. Халык арасында мөмкин булганча яңа белемнәр тарату, искергән фикерләргә сукырларча табынудан котылдыру- нәкъ менә Каюм Насыйри эшләредер.

Тарихи аренага Исмәгыйль Гаспралының чыгуы татар җәмгыятендә рухи эзләнүләрнең яңа юнәлешен бик ачык күрсәтә. Ул тормыш таләпләренә җавап бирми торган мәгариф системасын үзгәртеп коруның җәмгыять үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачачагын яхшы аңлый. Җәдитчелек хәрәкәтенә нигез салган бу фикер иясенең татар тарихында тоткан урыны бик зур һәм дәрәҗәле.

XX гасыр башы татар мәдәнияте тарихында яңарыш чоры булып тора дисәк, һич тә ялгыш булмас. 1905- 1907 нче еллардагы рус революциясе татар халкының гасырлардан килгән хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлекләр ачты. 1905 нче елда Санкт- Петербургта Гатаулла Баязитов тарафыннан нәшер ителә башлаган «Нур» газетасы бу өлкәдә тәүге тәҗрибә булды.

XX гасыр башында татар зыялыларының сәяси эшчәнлеге өлкәсендә дә зур үзгәрешләр күзәтелә. Россиядәге барлык төрки халыкларның зыялыларын берләштергән «Иттифак әл- мөслимин» фиркасе оештырыла. Бу чорда аның эшендә катнашмаган татар зыялысын табу авырдыр. Әлеге җыентыкта тормыш юллары яктыртылган Йосыф Акчура, Һади Атласи, Муса Бигиев, Зыя Камали, Һади һәм Садри Максудилар, Гаяз Исхакый һәм башкалар җәмгыятьне яңартуны төрлечә аңласалар да, уртак сәяси омтылыш белән яшиләр һәм көрәшәләр, аларны татарларның мөстәкыйльлеге идеясе берләштерә.

XX гасыр башында татар дөньясы мөселман җәмгыяте буларак яшәп килсә дә, бу чорда яңа тип татар зыялылары формалаша. Йосыф Акчура, Садри Максуди кебек зыялылар, Европа уку йортларында укып кайтып, татар җәмгыятенә дөньяви принципларга нигезләнгән яңача фикерләү юлларын күрсәттеләр. Әлбәттә, моны татарларның яшәеш рәвешен үзгәртүгә омтылыш дип карау һич тә дөрес булмас. Татарларны бу чорда милләт буларак та, саклап калып, алга таба үстерү юлларын эзләргә кирәк иде. Җәмгыятьтә фикер төрлелеге бик киң булса да, татар зыялылары нәкъ менә шул хакта уйлыйлар, үзләре күз аллаганча алга таба үсеш юлларын күрсәтәләр, милләтне берләштерү һәм саклап калу өчен җәмгыятьтәге төрле сәяси көчләрне оештыру юлларын эзлиләр. Кайберәүләр бу юлны дини ихласчылыкта күрсә, икенчеләре, җәмгыять үсешенә киңрәк карап, аны алга таба үстерү өчен Европаның алдынгы фикерләрен һә икътисади тәҗрибәсен киңрәк файдалану идеясен алга сөрәләр.

Татар җәмгыяте күп гасырлар буе үзенең асылын саклап калу өчен көрәшеп, алга таба үсү мөмкинлекләрен эзләп яшәде. Шуңа күрә дә татарлар өчен заман таләпләренә җавап бирерлек фикерләү дәрәҗәсенә күтәрелү бик мөһим булды. Алар бу авыр һәм катлаулы юлда төрки залыклар арасында гына түгел, бөтен мөселман дөньясында әйдәп баручылар дәрәҗәсенә күтәрелә алдылар, үзләренең язган хезмәтләре, милләтпәрвәр һәм нык иманлы булулары белән аерылып тордылар.

Без- бай тарихлы, мәдәниятле халык. Тарихыбызны бай иткән, милләт тәррәкыятенә бар көчләрен, белемнәрен багышлаган олуг затларның исемнәре татар халкы тарихында мәңгеләштерелергә тиеш. Алар халкыбыз тарихында үз урыннарын, бәяләрен алсыннар. Аларның рухи мирасы һәм иҗади эшчәнлекләре киң колачлы тикшеренүләр көтсен, тагын без белмәгән әллә нәрсәләр ачылсын. Татар халкының мәшһүр уллары үз халкы тарихында лаеклы урыннарын алсыннар. Алар, без- яшь буын кешеләре өчен, намуслы хезмәт иткән гүзәл кешеләр булып калсыннар. Ә хезмәтләре безнең укучыларыбыга бик күп кыйммәтле һәм файдалы рухи азык бирсеннәр, мәктәпләрдә дәреслек урынына кулланылсыннар.





Әдәбият

1. Миңнегулов Х. Гасырлар өнен тыңлап…/ Х.Миңнегулов.-Казан: Мәгариф

2003.-336 б.

2. Мөхәмәтшин Р. Татар зыялылары. / Р.Мөхәмәтшин.-Казан: Мәгариф

2003.-3-7 битләр.

3. Гайнетдинов Р. Татар зыялылары.Морад мулла. /М.Гайнетдинов.- Казан: Мәгариф

2003.-7-13 битләр.

4. Вәлиуллин И. Татар зыялылары.Батырша /И.Вәлиуллин.- Казан: Мәгариф

2003.-13-20 битләр.

5. Юзиев А. Татар зыялылары. Ш. Мәрҗани / А.Юзиев.-Казан: Мәгариф

2003.-40-50 битләр.

© 2010-2022