Выступление на тему Татарстанның милли тарих асылташы

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Алабуга шәһәренең истәлекле урыннары


(слай №1)

Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар. Күптән түгел генә мин сыйныфташларым белән Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булып кайттым.

Хәзер минем күргәннәрем белән уртаклашасым килә.

2007 нче елда Алабуга шәһәре үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итте. Шәһәрнең борынгылыгы һәм бай үткәне уникаль тарихи һәм археологик һәйкәлләрдә чагылыш таба.

(слай №2)

Нефтьчеләр урамында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы урнашкан. Музей-тыюлык 1990нчы елда оештырыла. Аңа Н.Дурова музей-йорты, И.И.Шишкин, Шәһәр тарихы музейлары, М.Цветаева мемориаль комплексы, Күргәзмә залы һәм сәнгать салоны керә. Бүгенге көндә Алабугада тарихи, архитектур һәм башка төрле 209 һәйкәл, 700гә якын бина дәүләт саклавында исәпләнә. Россия Президентының 1995нче елның 20нче февралендә кабул ителгән 176нчы номерлы карары нигезендә Алабуга музей-тыюлыгы "Федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни мирас объектлары исемлеге"нә кертелгән. Тарихи мирасны саклаган өчен Алабуга шәһәре Юнесконың "Пальмовая ветвь мира" дигән алтын медаленә лаек булган.

(слай №3)

Бу - 1812нче елгы Ватан сугышы герое, М.И.Кутузовның ординарецы, Россия армиясендә 10 ел хезмәт иткән данлыклы кавалерист-кыз Н.Дурова музей-йорты. Н.Дурованың соңгы 30 ел гомере Алабуга белән бәйле. Ул биредә үзенең атаклы "Кавалерист-кыз язмалары" дигән китабын яза һәм бу китапка А.С.Пушкин зур бәя бирә. Музейда аның тормышы, армия хезмәтендә күрсәткән батырлыклары, М.И.Кутузов белән очрашулары, иҗади эшчәнлеге турында бик күп кызыклы экспонатлар, материаллар тупланган. Аның кабере дә Алабугада. Ул Троицкий зиратына күмелгән.

(слай №4)

М.Цветаева мемориаль комплексы Алабуга шәһәренең горурлыгы. XX гасырның бөек романтик шагыйре М.Цветаева 1892нче елның 26нчы сентябрендә Мәскәүдә туа. 1941нче елның августында улы Георгий белән Алабуга шәһәренә эвакуацияләнә һәм үзенең соңгы көннәрен шунда үткәрә. М.Цветаева истәлегенә дөняда беренче мемориаль такта 1980нче елда Алабугада куела, ә 2002нче елның 21нче августында Мемориаль комплекс барлыкка килде. Аңа хәзер М.Цветаева һәйкәле торган Мемориаль мәйдан, "Көмеш" гасыр" әдәби кафесы, М.Цветаевның Әдәби музее, Көмеш гасыр китапханәсе һәм шагыйрьнең соңгы көннәре үткән Хәтер йорты, шулай ук Покров чиркәве һәм шагыйрь күмелген Петропавел зираты да керә.

(слай №5)

Алабуганың табигате искиткеч матур. Рус сәүдәгәре И.В. Шишкинның Чулман елг асына карап торган йортында бөек рәссам И.И Шишкинның дөньяга килүе гаҗәп түгел. Рәссамның әтисе Иван Васильевич үз заманның укымышлы кешесе булган, 1871нче елда Алабуга турында китап язган, Ак мәчетнең борынгы манарасын реставрацияләгән.

(слай №6)

1975 нче елда Алабугада, бөек рәссам үзенең бала һәм үсмер чагын үткәргән йортта, дөньяда бердәнбер булган реаль пейзаж мәктәбенә нигез салучы И.И Шишкин музее ачылды. Биредә бөек рәссамның бик күп картиналары саклана. 1991 нче елда Шишкин һәм Говоров урамнары кисешкән чатта И.И. Шишкинга һәйкәл куелган.

(слай №7, ...)

Алабуганы, чын мәгънәсендә, Татарстанның милли тарих асылташы дип атарга була. Алабуганы күргән кеше Татарстанның борынгыдан килгән мирасына сокланып, онытылмаслык тәэсирләр алып, тагын монда әйләнеп кайту теләге белән китә. Рәхим итегез, борынгы Алабуга сезне көтә!

© 2010-2022