• Преподавателю
  • Другое
  • План конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнеше

План конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнеше

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

План конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнешеПлан конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнешеПлан конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнешеПлан конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнешеПлан конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнешеПлан конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнешеДәрес темасы: Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнеше.

Максат:1) Өйрәнгән сүзләрне кабатлау һәм сөйләмдә активлаштыру; хәзерге заман хикәя фигылләрнең берлек санда төрләнешен ныгыту.

2) Хәзерге заман хикәя фигылләрне күплек санда 1 нче затта төрләнеше белән таныштыру һәм күнегүләр белән ныгыту; кушымчаларны дөрес ялгый белү.

3) татар теленә сөю, аны өйрәнүгә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату.

Метод - алымнар: аңлату - күрсәтү , сүзлек белән эш , тәрҗемә эше , сорау - җавап , әңгәмә.

Материал : Татар теле Татарский язык Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле hәм уку дәреслеге./ И.Л.Литвинов,Э.Р.Садыкова, Л.И.Гарипова - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2009

Җиһазлау : тема буенча презентация Power Point, экран , тестлар язылган карточкалар.

Дәрес барышы

I . Оештыру. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру. ( 2минут)

  1. Исәнләшү.( җыр белән)

- Исәнмесез!

-Исәнмесез!

-Хәлләр ничек?

-Яхшы , рәхмәт. Ә сезнең хәлләр ничек?

- Бик яхшы, рәхмәт.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

- Бүген кем дежур?

- Бүген мин дежур.

- Бүген ничәнче число?

- Бүген ________________ .

- Атнаның нинди көне?

- Бүген пәнҗешәбе (җомга)

- Бүген көн нинди?

- Бүген көн салкын ( салкынча, җылы).

- Сыйныфта кемнәр юк?

-Сыйныфта ________________

Балалар сез дәрескә әзерме?

  • Әйе, әзер!

II . Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы.

Актуальләштерү.

  1. Фонетик зарядка.

Ө-Өйрән!- Өйрәнә-өйрәнми

Ү-Үс! Үсә-үсми

Ә-Әзерлә! Әзерли-әзерләми

Йөз! Йөзә-йөзми


  1. Өйрәнгән сүзләрне(лексиканы) искә төшерү.(татарчадан-русчага)

Бар!Ул бара . Ул бармый.

Эшлә! Ул эшли . Ул эшләми

Йөз! Ул йөзә. Ул йөзми.

Ярат! Ул ярата.Ул яратмый

Тот! Ул тота. Ул тотмый.

( Русчадан- татарчага беренче рәттән башлыйбыз).

Пиши! Он пишет. Он не пишет.Он пишет на доске.

Расти!Он растет. Я расту. Красивый цветок растет

Он возращается. Я не возвращаюсь.

Он ловит. Ты ловишь

  1. Бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итәргә.(Перевести на татарский язык.)

Красивая утка идет. Утки плавают на воде. Я вижу красивую утку.

  1. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. ( по рисункам составляем предложение).

  2. Рәсем буенча сораулар төзү.

III. Яңа материалны өйрәнү.

Ишектә шаку тавышы ишетелә.

  • Балалар ишек шакыйлар. Кем килде икән?

Үрдәкләр киемендә балалар килеп керәләр.

  • Исәнмесез, балалар!

  • Исәнмесез!

Безгә үрдәк бәбкәләре кунакка килгәннәр. Алар сезнең янга буш килмәгәннәр, бүләк белән килгәннәр.Бүләкләре серле, биремле. Сез игътибар белән аларны тыңлагыз. Бирелгән сорауларга җавап бирегез.( К нам утята в гости пришли. Они пришли к нам не пустыми руками, а с подарками. Подарки загадочные, с заданиями. Вы их внимательно слушаайте и загадайте, отвечайте на их вопросы)

Игътибар! Җырны тыңлыйбыз.

Музыка яңгырый." Үрдәкләр " җыры башкарыла.

Без үрдәкләр,

Гел йөзмәктә.

Суны бик яратабыз.

Көне буе коенабыз.

Кичен өйгә кайтабыз.

Туннарыбыз безнең ап-ак

Муеннарыбыз ап-ак.

Без атлыйбыз,

Шулай вак-вак.

Гөрләшәбез бак-бак

Без үрдәкләр,

Гел йөзмәктә.

Суны бик яратабыз.

Балыкларны без тотабыз.

Үләннәрне йотабыз.

Туннарыбыз безнең ап-ак

Муеннарыбыз ап-ак.

Без атлыйбыз,

Шулай вак-вак.

Гөрләшәбез бак-бак

Без үрдәкләр,

Гел йөзмәктә.

Суны бик яратабыз.

Без йөзәбез, без чумабыз.

Тиз үсәбез шуңа без

  • Балалар монда без үткән дәресләрдә өйрәнгән нинди сүз бар?

  • - әйе, " без" сүзе.

  • Ничек тәрҗемә итәбез?( Как переводим это слово?)

  • Без- мы.

  • Без үрдәкләр- мы утки.

  • Үрдәкләр нинди?

  • Үрдәкләр ап-ак, матур.

  • Игътибар! Экранга карыйбыз .

  • Сейчас находим слова которые обозначают действия и отвечают на вопрос нишли?

  • Без яратабыз, коенабыз, кайтабыз, тотабыз, ашыйбыз, йөзәбез, уйныйбыз,үсәбез.

  • Тәрҗемә итәбез (Переводим ).

  • Мы любим, купаемся, возвращаемся, ловим, кушааем, плаваем, играем, растем

  • К этим словам какие окончания прибавлено?

-быз/ -без.

- Дөрес.

ашыйбыз

утыра...

Без бара...

йөзәбез

эчә…

үсә…

Молодцы. Когда мы используем слово без мы прибавляем к словам, которые обозначают действия, окончания -быз( к твердым словам) /-без(к мягким словам).

  • Игътибар! Экранга карыйбыз.

Сез яратасыз, коенасыз,кайтасыз, атлыйсыз,гөрләшәсез,тотасыз, йотасыз, йөзәсез, чумасыз, үсәсез.

  • Нәрсә үзгәрде? (Что изменилось?)

  • Да , мы использовали слово сез и окончания изменились.

  • Мы прибавляем окончания -сыз или -сез

  1. Дәреслек белән эш.

*Дәреслекне ачабыз. 80 нче бит 3 нче күнегү. Кагыйдәне укыйбыз.(Открываем учебники стр. 80 упр.3 ,читаем правило).

* 5нче күнегү, 80 бит (устно)

IV.Күңелле ял минуты.( музыка)

" Үрдәкләр " җырына физкультминутка

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Слова расположи в свои домики.(Тактага чыгып эшлиләр.)

План конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнешеПлан конспект урока по татарскому языку на тему Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплектә төрләнеше

Без нишлибез? Сез нишлисез?

Сүзләр: барабыз, яратасыз, йөзәсез, уйныйбыз, ашыйм, йөгерәсез , сикерәбез,юасыз, көләбез,утырасыз,эчәбез, эшлибез,карыйсыз, юынабыз

2.Төркемнәрдә эшлибез.

1 нче төркем.

Допиши окончания.

Мин урындыкта утыра___. Син чәй эчә_____. Без диванда утыра_____.

Сез суда йөзә_______. Сез мәктәпкә бара_____.

2 нче төркем.

Найди ошибку и исправь ее.

Мин икенче сыйныфта укыйсың. Без мәктәпкә барабез. Сез китап укыйсыз.

3 нче төркем.

Впишите нужное слово, выбрав его из скобок. ( Син, Без, Сез)

..... мәктәптән кайтасың. .......урманга барасыз. .... тактага язабыз.

Тикшерәбез. 1нче төркемнең дөрес җавапларын тыңлыйбыз.

Мин урындыкта утырам. Син чәй уйнамыйсың . Без диванда утырабыз. Сез суда йөзәсез.

Сез аңлыйсыз. Без үсәбез.

2 нче төркемнең җавапларын тикшерәбез.

Мин икенче сыйныфта укыйм. Без мәктәпкә барабыз. Сез китап укыйсыз.

3 нче төркемнең җавапларын тикшерәбез.

СИН мәктәптән кайтасың. СЕЗ урманга барасыз. БЕЗ дәфтәргә язабыз.

VI. Йомгаклау.

  1. Рефлексия.

  • Без, сез сүзләрен ничек тәрҗемә итәбез?

  • Когда мы что-то делаем какие окончания прибавляем?

  • Без нишлибез?

  • Без уйныйбыз, ашыйбыз, утырабыз.

  • Сез нишлисез?

  • Сез уйныйсыз, карыйсыз, эшлисез

2. Укучылар эшчәнлеген бәяләү, билгеләр кую.

3. Үзбәя.

Сез хәзер үз эшегезне бәялисез: өстәлдә үрдәк бәбкәләре ята. Бик яхшы эшләсәгез - "5" ле билгесе тоткан үрдәк бәбкәсе, дәрестә үзегез теләп катнашсагыз - "4"ле билгеле үрдәк бәбкәсе; укытучы сорагач кына җавап бирсәгез - "3" ле билгеле үрдәк бәбкәсе. (Оцените свою работу на уроке: возмите на руки утят )

утенок с "5" - я работал очень активно;

утенок с"4" - принимал участие на уроке, но нужно быть активнее;

утенок "3" - принимал участие на уроке по вызову учителя.

3. Өйгә эш. 3 җөмлә язарга



© 2010-2022