Научная работа по татарскому языку Мишәр диалекты лексикасы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:














Тема : Мишәр диалекты лексикасы

Фәнни җитәкче:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөхтәрова Алсу Радиковна











Казань, 2015

Оглавление

Кереш 3

I .Туй йоласы лексикасы 7

II. Туганлык терминнары 12

III. Бәйрәм һәм йолалар лексикасы 14

Йомгак 19

Кулланылган әдәбият 21

Кушымта 23







Кереш

Билгеле булганча, бер генә халык та үзе аерым гына яшәми. Алар илебезнең төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Һәрбер җирлектә үзе өчен генә булган сөйләм формалаша. Әлеге сөйләшнең составына башка халыкларның сөйләм үзенчәлекләре дә йогынты ясый. Шулай итеп, сөйләшләр барлыкка килә дә инде. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр. Халыкның сөйләмә телен иң элек менә шул диалектларга бүлеп өйрәнәләр дә инде. Татар сөйләмә теле өч диалекттан тора. Аларга урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлары керә.

Көнчыгыш диалект, икенче төрле, көнбатыш себер татарлары теле дип йөртелә. Бу диалект үзе тагын тубыл-иртыш, бараба, том төркемнәренә бүленә.

Көнбатыш диалект мишәр диалекты дип тә йөртелә. Көнбатыш диалект сергач сөйләше, чистай сөйләше, чүпрәле сөйләше, мәләкәс сәйләше, хвалын сәйләше, темников сәйләше, ләмбрә сәйләше, кузнеөк сәйләше, мордва-каратай сәйләше, байкибаш сәйләше, шарлык сәйләше, эстәрлетамак сәйләше дигән сәйләшләрдән тора.

Урта диалект бик борынгыдан Идел-Урал төбәгендә киң таралган. Ул Болгар дәүләте оешканчы ук шушы төбәктә яшәгән кабиләләрнең берләшмәсеннән тора. Урта диалект тау ягы сөйләше, казан арты сөйләше, минзәлә сөйләше, бөре сөйләше, нократ-глазов сөйләше, бәрәңге сөйләше, гәйнә сөйләше, камышлы сөйләше, касыйм сөйләше, ногайбәк сөйләше, эчкен сөйләше, сафакүл сөйләше, златоуст сөйләше, каргалы сөйләше, абдуллин сөйләше дигән сөйләшләргә бүленә. Хәзерге татар әдәби теле урта диалектның Казан сөйләшенә нигезләнгән.

Безнең Чистай районы сөйләме Көнбатыш (мишәр) диалектына карый.

Шуңа бәйле рәвештә, мин үзебезнең җирле сөйләмебезгә характерлы булган кайбер лексик-семантик үзенчәлекләргә тулырак тукталып китәм.

Теманың актуальлеге.

Әнкәемнең «Туган - үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата - баба нигезен онытма!» дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Туып үскән җирне онытмау, кәдерләү һәр кешенең изге бурычы. Матур әдәби тел булуга карамастан һәр төбәкнең сөйләмендә үзенчәлекләр шактый. Ул үзенчәлекләрне кеше өйрәнеп үсәргә тиеш. Әлеге хезмәтемнең төп максаты да - туган телне җирле диалект шартларында өйрәнү.
Эзләнү эшләре алып барганда, мин өлкән буын кешеләре белән элемтәгә кердем, алар миңа төбәгебездә уза торган бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында сөйләделәр, кайбер сүзләрнең мәгънәләрен тирәнрәк аңларга ярдәм иттеләр. Шулай ук мин «Чистай хәбәрләре» газетасы, Чистай районына багышланган китаплар белән танышып чыктым, мишәр диалекты турында язылган күп кенә галимнәрнең хезмәтләрен өйрәндем. Әлеге хезмәтемдә Чистай районы сөйләм үзенчәлекләре урын алды.
Гомумән алганда, үз ягыңның тарихын, аның килеп чыгышын һәм халкының сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү бүгенге көн яшьләре өчен бик актуаль. Без дә бит үзебездән соң килгән яшь буынга белгәннәребезне тапшырырга тиеш.

Хезмәтемнең максаты итеп тә Чистай сөйләшенең лексик-семантик үзенчәлекләрен билгеләү куелды.

Максатка ярашлы рәвештә, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) Чистай районына хас булган җирле сөйләм үзенчәлекләрен җыю

һәм анализлау;

2) татар тел белеменең орфоэпик нормаларына җирле сөйләмнең

йогынтысын билгеләү;

3) мишәр диалектына караган сүзләрне, үзенчәлекләрне табу шул

мәгънәне аңлаткан сүзләрнең башка сөйләшләрдә нинди

вариантларда килүен ачыклау;

4) шул як халкына гына хас булган яшәү рәвешен, тормыш-

көнкүрешен ачыклау, гореф-гадәт, йола үзенчәлекләрен

билгеләү.

Материал һәм чыганаклар. Туй йоласы лексикасы (Ф.С. Баязитова, Г.Ф. Мухаметова "Язык и культура: этнолингвистические исследования по татарским говорам региона юго-восточного Закамья Татарстана.), татар теленең зур диалектологик сүзлеге (Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хайрутдинова) тормыш - көнкүреш, ашау - эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр (Хайрутдинова Т. Х. Бытовая лексика татарского языка), йорт - җир, каралты - кура һәм хуҗалык эшләре белән бәйле терминнар (Садыкова З. Р. Названия хозяйственных построек и инвентаря в татарском языке.) кебек китаплар курс эшен язганда истә тотылды. Шулай ук үзебезнең яктан булган өлкән буын кешеләре белән әңгәмә уздыру барышында күп кенә материаллар тупланды.

Тикшеренү объекты итеп Чистай сөйләше лексикасы алынды.

Тикшеренү предметын мишәр диалекты тәшкил итә.

Хезмәтне башкару дәвамында түбәндәге метод һәм алымнар файдаланылды: эзләнү, чагыштырма-тарихи, тасвирлама.

Хезмәтнең гамәли әһәмияте үз ягыңның тарихын, аның килеп чыгышын һәм халкының сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Структурасы түбәндәгедән гыйбарәт.

Кереш өлештә эшебезнең темасы, максаты, бурычлары билгеләнә, диалектлар турында кыскача мәгълүмат бирелә, әлеге өлкәдә хезмәт куйган һәм эш барышында таяныч булган галимнәрнең хезмәтләре атала.

Беренче бүлек "Туй йоласы лексикасы" дип атала. Хезмәтебезнең бу өлешендә туй йоласы лексикасына караган үзенчәлекләр өйрәнелде.

Икенче бүлек "Туганлык терминнары"на багышланды. Туганлык атамалары бик борынгы заманнарда барлыкка килгәннәр, шуңа күрә аларның мәгънә үзенчәлекләрен, алар белән бәйле гореф-гадәтләрне өйрәнү борынгы тормыш-көнкүрешне күзалларга мөмкинлек бирә.

Өченче бүлек "Бәйрәм һәм йолалар лексикасы". Һәр аерым халыкта, сөйләштә үзләре өчен генә хас булган бәйрәм, йола һәм гореф-гадәтләр бар. Шуларны үземнең хезмәтемдә билгеләп киттем.

Дүренче бүлек "Йорт - җир, каралты - кура һәм хуҗалык эшләре белән бәйле терминнар. Әлеге бүлектә йорт-җир, хуҗалык эшләре белән бәйле күп кенә материаллар тупладым.

Бишенче бүлек "Эш - хәрәкәтне белдерә торган сүзләр". Чистай сөйләшенә хас үзенчәлекләрне билгеләү.

Алтынчы бүлек "Тормыш - көнкүреш, ашау - эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр". Бу бүлектә тормыш итү өчен кирәкле булган сүзләрнең үзенчәлекләре күрсәтелгән.

Йомгаклау өлешендә башкарылган эш буенча нәтиҗә-гомумиләштерүләр ясала. Файдаланылган әдәбият исемлегендә хезмәтне язу дәвамында файдалынылган фәнни хезмәтләр, чыганаклар теркәлеп бирелә.






I .Туй йоласы лексикасы

Безнең якта хәзер туйлар заманча яраклаштырып, Европага якынайтып үткәрелсә дә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр, шуның белән бергә туй йоласы лексикасы да сакланып калган. Чистай сөйләшенә генә хас булган, туй йоласына кагылышлы күп кенә гореф-гадәтләр лексикасы белән танышып үтик.

Килен, яшь килен. Әле генә кияүгә чыккан кыз - килен, яшь килен сүзләре белән атала, Килен сүзенең татар сөйләшләрендә түбәндәге вариантларын күрсәтеп үтәргә кирәк: 'илн (касыйм сөйләше), килн/ сирәк: кин (көнбатыш диал.), кэлин/кэн (нократ сөйләше), кэлин (Калда авылы сөйләше), киленцәк/ килн/ килнцәк/ кинцәк (көнчыгыш диалектларда).

Башкода. Кыз сорарга килүче аерым бер кеше. Электән үк бу кеше авылдагы бар кешене дә белүче әбиләр булганнар. Хәзер инде башкода итеп үзләренең бер туганын җибәрәләр. Башка диалектларда бу сүз урынына йаучы, димче сүзләре кулланыла. Шулай ук башка телләрдә һәм диалектларда фонетик үзгәрешләр ярдәмендә дә ясала. Мәсәлән: җуучы, җаучы һ. б. Бу сүз әдәби әсәрләрдә дә кулланылган.

Баш бәләү. Кияүгә чыгарга ризалык бирү билгесе итеп, кыз ягыннан сөлге бирү. Бу сөлге матур бизәкләр белән чигелгән була. Әстерхан сөйләшендә баш бәйләү "кияүгә чыгу" дигәнне аңлата.

Туганлашу билгесе. Кияүгә чыгарга ризалык биргәннән соң, егет ягыннан кызга шәл һәм акча бирелгән. Бу туганлашу билгесе дип аталган.

Ырлап катчу. Егет белән кыз ризалык сорамыйча үзара гына сөйләшеп өйләнешү. Ягъни егет кызны урлап китә. Урта диалектта йабышып чыгу дип атала. Мәсәлән: Йә кылупка тчыга, йә бер йортка китч утырыга бара, шыннан ала да кайта инде кызны. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Әтергә бару. Егетнең әти-әнисе кызның әти-әнисе янына килеп, кызларын кабул итүләре турында әйтү. Шулай ук никах һәм туй турында сөйләшү. Мәсәлән: Иртән торуга ата-аналары, йә бер туган барыб әтә инде. Кызың бездә, йугалтма,- дийеп. Шыннан никах укытып туй уздырыш ийе. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Никах. Ислам динендә өйләнешү йоласы. Никах кыз өендә уздырылырга тиеш. Әгәр дә инде качып яки урлап кияүгә чыккан булса, никах егет ягында уздырыла.

Кийәү мунтчасы. Кияу һәм кәләш өчен ягылган мунча. Туй көнендә һәм туйдан соң үткәрелә торган йолаларның берсе. Мәсәлән: Кийәү белән кызга торган йиренә мунтча йагасың таң белән. Йактыргантчы уза инде мунтча. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Кийәү мунтчасына бүләк. Кияү тарафыннан мунтча ягучыларга калдырылган бүләк. Кийәү мунтчасына ике митыр ситсы салган инде, алйапкытчлык, бер кисәк сабын салган. Горефе шынди булган. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Мунтчадан кийәүне кийендерү. Мунчадан чыккан кияүне киендерү. Ул кыз әзерләп куйган киемне кияргә тиеш. Мәсәлән: Кыз йагы кийәүгә ак күлмәк әзерли. Ул үзенекен кийеп килә килгәндә. Ә мунтчадан тчыкканда кыз йагы биргән күлмәкне кийә.

Бикәтчкә керү. Кыз куенына керү. Мәсәлән: Бер кийәү бикәтчкә кергән ди. Кәләше мишәр кызы булган. Кыз кийәүнең бүреген салдырган да әйткән: "Элимме нүwешкә?". Кийәү әйткән: "Элмәсәнә йүwешкә, кеше бүрегейе". [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Кыда. Әтиләр һәм кыз егет ягыннан барлык ир туганнар. Бу сүз барлык төрки телләрдә дә кулланыла.

Төп кыда. Егет һәм кызның әтиләре төп кодалар була. Мәсәлән: Тчит авылга булса, ат белән барыш ыйы туйга. Иң алда төп кыда белән кыдагины алып бара, алар мунтчага китә, икентчесен алып бара. Шылай ташыйлар ыйы. Аннары яңгыз катыннарны алып китә инде икешәрне утыртып.

Җиңгә. Кызны егет өенә озату эшен башкаручы хатын-кыз. Мәсәлән: Кыз җиңгәсе мунтча йага, мунтчада җиңгәсенә сабын салып тчыгалар. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Мендәргә бастыру. Килен ишектән кергәндә аны мендәргә бастыралар. Мәсәлән: Килен тешкәтчтен йомшакка,мендәргә бастыралар. Имеш, килен якшы булсын. Шулай ук Чисайда Тун йәйү дә булган. Мәсәлән: Килен тешкән йиргә тун йәйәләр.

Бирнә. Чистай сөйләшендә бирнә - килен кияүнең туганнарына әзерләп алып килгән бүләге. Ә башка сөйләшләрдә, мәсәлән: минзәлә сөйләшендә бирнә дип - егет ягыннан кыз өенә алып килгән бүләкләр саналган. Мәсәлән: Бирнәгә балтыр тчүперәкләр, кулйаулыклар биреш булган. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Балтыр тчүперәк, уравытч. Кыз тарафыннан кайнатага бирелә торган бүләк.

Күкерәк. Кыз тарафыннан кайнанага бирелә торган бүләк. Мәсәлән: Күкрәк бирәләр иде кананага, бетен нәсел - ыруwына бүләк биреш иде. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Ызба киендерү. Кыз бирнәсе белән өйне бизәү. Мәсәлән: Кыз төшкән йиргә эләләр инде, кызның бирнәсе инде ул.

Ызба күрегә килү. Кыз бүләкләре белән бизәлгән өйне карарга килү. Килен әйберләрен элгәч, өйне бизәгәч, күршеләр, туганнары өй күрергә киләләр. Мәсәлән: Ызбага элеп куйалар кашагалар, селгеләрне дә, ызба күрегә күршеләр керә

Табын. Туйдан тукмак та калмый дигән сүз бар. Туйда башта картлар, аннары хатыннар, аннары яшьләрне җыеп уздырасың. Әллә ничә табын була туйда. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Картлар табыны.

Катыннар табыны.

Йәшләр табыны.

Мулла табыны.

Аш йасап бару. Күчтәнәчләр пешереп бару. Мәсәлән: Тчит аwылга барса да, уз аwылына барса да, туйга аш йасап баралар. Үзенең йакын туганнары шылай аш йасап баралар иде. Кайсыбер туйларга дүртәр-бишәр аш килә. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Аш күрсәтү. Матур итеп бизәлгән туй күчтәнәчләрен өстәлгә чыгарып күрсәтү. Мәсәлән: Малай анасы төп кыдаги әтеп куйа, мысы туганымныкы, мысы шыныкы дип. Бетенесен табынга тчыгарып күрсәтеп, баwырсагын, кош телен.

Туй ашына коръән уку. Туйда башта хуҗаның ашын ашаталар да аннан соң туйга килгән туй ашларын күрсәтәләр. Ул туй ашына коръән укыталар, садака өләшәләр.

Баwырсак. Бавырсак. Туйга әзерләнә торган ризык. Мәсәлән: Кырыгар кукайлык бавырсак насила тотып була паднуста. Эре итеп йасилар,баллап катыралар. Шылай барыш ыйы.

Баwырсакны парлап кабу. Табын аттында бавырсакны икене алып кабу. Парлы һәм дус яшәү билгесе итеп. Мәсәлән: туй ашы дип баwырсакны тчыгарыш ийе. Бозып бетереш йук ийе, шылай кырыйыннан гына алып кабалар. Парлап кабалар баwырсакны: "Пар йәшәсеннәр",- дип. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Чәкчәк. Баллы ризык. Чәкчәкне бавырсак кебек үк туй бәйрәмнәрендә еш кулланалар.Аеруча да минзәлә сөйләшендә бик еш кулланыла.

Әпәй. Туй икмәге. Шулай ук башка мишәр сөләшләрендә дә кулланла.

Зәймә. Нәзек кенә майда пешерелгән җәймәләр. Башка сөйләшләрдә күзикмәк. Мәсәлән: Әпәй өстенә зүймә куялар. Дүрт әпәйгә дүрт зәймә. Зур паднусларга тезәсең әпәйеңне, зәймәләреңне. Зур ашаулыкка түнәп барыш ыйы. Шының биеклеге була әпәйләр. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Кыстырган. Кыстырма. Җиләк - җимеш кыстырылган пироглар. Туй табынындагы ризыкларның берсе. Мәсәлән: Камырны зәйә дә этченә кыстыра йә малан, йә зиләк, йә алма кыстыралар. Маланны түwеп, изепкыстыралар ыйы. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Кош тел. Камыр ризыгы. Мәсәлән: Оло кызымны кийәүгә биргәндә алтмыш кукайдан пешердек кош тел. Бер паднус баwырсак белән бер паднус кош тел алып барабыз.

Бал тчиләге. Бер чиләк бал. Никахка кадәр бу бер чиләк балны кияү өеннән килен өенә алып килгәннәр. Кыз балның остен ябу өчен кулдан чигеп эшләнгән сөлге әзерләгән була. Туй көнне барлык кунаклар янында шул балны алып чыгалар. Мәсәлән: Бал тчиләген йегет әтисе китергән никахка. Бал тчиләгенә йабарга дип сөлге сукканнар, йә салфит сукканнар. Бал тчиләгенканата атча, шылдыр актчалар салып атча.

Пар каз. Кыздырылган яки пешерелгән пар каз. Туйга килгәндә пар каз алып киләләр "парлы булсыннар", - дип. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Каз турау. Казны өстәлгә турап кую. Мәсәлән: Тчирек казны бер табынга йиткерәләр, шылай-шылай гына кисеп эләшкән.

Бәбәй аwызландыру. Бала тугач та авызына бал-май тидерү. Мәсәлән: Бәбәй аwызландыру бар. Шынарга бал белән май каптырырга кушалар. Бәбәй тугатч та бәбәй әбисе аwыызландырган баллы майлар белән.

Бәбәй кимагы. Бәби тапкан хатынга күршеләре яки туганнары пешереп алып килә торган коймак. Мәсәлән: Элгәре бәбәй кимагы пешереп килү ийе бәбәй туган кешегә, кимаг алып килеш ийе. Киленгә бәбәй кимагы - Тетче кимак пешергән инде. Аннан сың бәбәйнең, бәбәй анасының хален белергә килгәнкешегә тчәй эчергәннәр. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Бәбәй туйы. Бәбәй туйын туй үткән сыман уздыралар. Бәбәй туйына туганнарын чакыралар.

Шулай итеп, туйлар үткәүгә аеруча нык игътибар бирелә, чөнки әлеге күркәм йоланың нигезендә бик тирән мәгънә ята шул. Бу йолага кагылышлы лексика башка сөйләшләрдә кебек үк бик бай.


II. Туганлык терминнары

Туганлык атамалары бик борынгы заманнарда барлыкка килгәннәр, шуңа күрә аларның мәгънә үзенчәлекләрен, алар белән бәйле гореф-гадәтләрне өйрәнү борынгы тормыш-көнкүрешне күзалларга, халык тарихында булып үткән төрле вакыйгаларны ачыкларга ярдәм итә.

Кайнана, кайната. Киленгә егетнең әти-әнисе. Гаиләдә алар белдергән затларны килен баш кеше, хуҗа кеше итеп санарга, олылап яшәргә тиеш блган. Каен сүзе борынгы хатын/катын сүзенең үзгәргән вариантыбулырга мөмкин. Монгол телендә ул ханым; бикә, байбикә, хуҗа хатын төшенчәләрендә йөргән.

Әни. Әти. Әни һәм әти сүзләре күп сөйләшләрдә кебек үк кулланыла. Башкортостанда инә, ата сүзләре әйтелә. Шулай ук еш кына иркәләү-олылау формасында да кулланылалар: анакай, әнкәй, әткәй, инәкәй һ. б. Кайсыбер сөйләшләрдә, башка төрки телләрдә әни сүзе нәнә/нинә дип әйтелә.

Апай. Апа. Апа әтинең, әнинең бертуган апа - сеңелләре. Шулай ук башка сөйләшләрдә тәтә сүзе еш очрый. Керәшеннәрдә тәтәй сүзе белән бер рәттән тута, түти, түткәй вариантлары кулланыла. Дөбьяз сөйләшендә аппа, аппак сүзе әйтелә. Әдәби телдә апа сүзе кулланыла.

Әзи. Әзәй. Абзий. Бертуган абый, әти яки әнинең энесе, абыйсы. Абый сүзе Казан арты сөйләшләрендә кулланыла. Керәшеннәрдә һәм сирәк кенә мишәрләрдә дәдә сүзе очрый. Бу сүз бертуган олы абый дигәнне аңлата. Хасән әзи белә торгандыр авылның тарихын. [ ТТДС, 2009. ]

Әзи-җиңгәсе, әзи йиңгәсе. Абый-җиңгәсе. Эченче ашта әрчи кызлары, әзи-җиңгәсе була. [ ТТДС, 2009. ]

Шулай ук мишәрләрдә менә мондый сүзләр кулланыла: алем - галим, күрекле - матур, сүгән - яраткан, алмазәй, муллабзый һ. б.

Сеңел. Наныем. Кече сеңел. Шулай ук бу сүз белән апа абыйларың балаларына да әйтәләр, әгәр дә әйтүчедән кечерәк булсалар.

Энем. Иркәм. Кечерәк булган ир туган.

Зур әти. Дәү әти, бабай. Әти-әнинең әтисе. Урал буенда, Себердә картата, зурәтә, олата сүзләре очрый. Әдәби телдә исә дәү әти сүзе кулланыла.

Зур әни. Дәү әни, әби. Әти-әнинең әнисе. Урал буенда, Себердә картинә, зур инә, олинә сүзләре кулланыла. Әдәби телдә дәү әни дип әйтәләр.

Юлдаш. Ир. Хаттынның ире. Нократ сөйләшендә ир кеше, Себердә ирән, Нократ татарларында хуҗа, Пермь һәм Саратов өлкәсендә бабай сүзләре ир мәгънәсен аңлата.

Катын. Ирнең хатыны. Әдәби телдә хатын сүзе кулланыла. Урал буенда һәм Себердә бичә дип әйтелә.

Астай. Үзеңнән олы апага эндәшү. Тәгәрмәнлектән астай да килде. Майтабастайны күрдем, эшкә бара иде. [ ТТДС, 2009. ]

Остабикә астай. Абыстай. Дини, укымышлы хатын-кыз. Остабикә астай турады мәзелестә казларымны. [ ТТДС, 2009. ]

Туганлык терминнарының һәрберсендә безнең якка хас туган-тумача арасындагы җылы мөнәсәбәтләр, аралашудагы якынлык чагыла. Тормышта нинди генә терминнар кулланылмасын, бу - гаиләдә, туганнар арасында, дустана мөнәсәбәтләрурнаштырырга, тату гомер кичерергә комачауламый.




III. Бәйрәм һәм йолалар лексикасы

Чистай сөйләшендә бәйрәм һәм йолалар, шул исәптән аларның терминнары да башка сөйләшләрдән әллә ни аерылмы. Ләкин безнең төбәккә генә хас булган лексика бар.

Тчәтчәк бәйрәме. Җәйге бәйрәм. Мәсәлән: Тчәтчәк бәйрәме кәзә әрәмәсе дигән урында була. йаз кене агатчлар тчәтчәккә түмәләнәләр,шыл wакытта. Тчәчәк бәйрәме сабантуйларга кадәр. Тчәтчәк бәйрәме булган ул безнең бабайлар заманында. Сабантуй кебек тчәтчәк бәйрәменә барганнар. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Сабантуй. Язгы чәчүләр беткәч үткәрелә торган бәйрәм. Бу сүз башка диалектларда кебек үк кулланыла.

Селге җыю. Сабантуйга бүләкләр җыю. Кичкә хәтле, көн озын сөлге, яулыклар, бүләкләр җыйганнар.

Селге курасы. Селге палкасы. Чистай сөйләшендә куллаыла. Сөлге палкасына бәйләп сабантуй алдыннан сөлге җыялар. Мәсәлән: Селге тайагына бәләп селге зийып йериләр. Керәк сабы кебек тайак инде селге тайагы, шынарга бәлиләр. Атка атланып гармуннар белән йырлап йөриләр.

Селге котлау. Сөлге җыеп бетергәннән соң, җыелган сөлгеләрне авыл буенча күтәреп йөрү. Мәсәлән: Селгеләрне кытлатып йериләр күрсәтеп. Без тагын кулйаулык бирәбез, актча бирәбез, күкәй бирәбез. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Әрәпә җыю. Сабантуйга капчык ясап әйберләр җыеп йөрү күренеше. Мәсәлән: Бер тастымалны урталай тегеп капчык йасый идек. Малайлар йаңа күлмәкәрен кийеп, ү сайын кереп, әрәпә җыйалар ийе.

Кукай җыю. Сабантуйга йомырка җыю. Мәсәлән: Селге зийалар да ахырдан кукай зийалар, йегетләр кукай зийып йериләр тчиләк тытып.

Ырын аш. Аулагаш. Кызлар аулак өйдә ырын аш пешерәләр, ягъни барысы бергә. Бу көн уйын көлке белән уза. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Йаңгыр боткасы. Яңгыр теләү. Яңгыр булмаганда, корылык булганда, картлар намазлыкка басалар, авылдагы бер төркем бала-чагалар өй саен кере йомырка, ярма биреп чыгаралар. Шуннан соң учакка казан асып шул ботканы пешерәләр. Бергә утырып ашыйлар. Шуннан соң яңгыр явачагына ышаналар

Кызамык буткасы. Кызамык авыруы булганда ырымлап пешерелә торган ботка.Мәсәлән: Кызамык буткасы пешерәләр. Анарга бодай буткасы пешерәләр, әзерәк майын саласың да бер уки торган әбигә илтеп бирәсең. Әби уки да, аши да. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Нәзер бытка. Нәзер әйтү буенча пешерелгән ботка. Нәзер боткаларын чәршәмбе көнне пешерәләр. Кем кунакка килә, шул ашый. Бер кеше генә пешерергә тиеш.

Җен алмаштыра. Баланы кояш баеган вакытта үзен генә калдырырга ярамый. Калдырсаң җен алмаштыра дип әйтәләр. Шулай ук баланы мунчада да ялгызы гына калдырырга кушмыйлар.

Зәхмәт иләшү. Зәхмәт кагылу. Җен кагылу, ияләшү. Авырау. Аны бетерү өчен: Үзең хәтле йеп алырга, пәзи йебе. Аны кырык түенгә түнәргә диләр. Аннары аны караңгы тендә су буйына тешеп бәрергә. Артыңа карарга тегел. [Баязитова Ф. С., Мухаметова Г. Ф. 2008.]

Ызба ийәсе. Йорт иясе. Яшь килен төшкәч ул аны яратмаса, себерке алып өйне тискәрегә себерә торган булган.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, бәйрәмнәрнең күркәмлеге, халкыбызның матур йолалары бүгенге көндә дә яшәп килә. Башка сөйләшләрдән эчтәлеге белән әллә ни аерылмаса да, язылышында, терминнарында берникадәр аерымлыклар бар.

IV. Йорт - җир, каралты - кура һәм хуҗалык эшләре белән бәйле терминнар

Йорт - җир, каралты - кура һәм хуҗалык эшләре белән бәйле терминнар Чистай сөйләшендә аеруча үзенчәлекле кайберәүләргә кызык булып та тоелыр.

Авыл. Әдәби телдәгечә кулланыла. Авул, аул, агыл, аиил, аал, ыал кебек формалары бар.

Шәһәр, кала. Ике сүз дә синоним булып тора, ләкин кала сүзе беренчерәк барлыкка килгән. Чистай сөйләшендә гурт дип әйтү телгә кергән. Шулай ук Хвалын, златоуст сөйләшләрендә дә шулай ук. Мәсәлән: Бер wакытны китә ул гурттан гуртка. [Бытовая лексика татарского языка. 2000. Хайрутдинова Т. Х.] Себер татарларында шәһәр сузе урынына тора сүзе кулланыла.

Тыкрык. Татар әдәби телендә кыска урам мәгънәсен аңлата. Мишәр диалектында тыгырык, себер диалектында тыгырлык. Мари телендә тыгырак, чуваш телендә такарлак кулланыла.

Ишегалды. Әдәби телдә һәм Урта диалектның күп кенә сөйләшләрендә ишек алды формасы кулланыла. Мамадыш, касыйм, нократ сөйләшләрендә ишалды сүзе белән әйтелә. Хвалын, шарлык сөйләшләрендә ишегал сүзе кулланыла.

Йырт. Мишәр диалектында еш кулланыла, сирәк кенә урта диалектта да очрый. Мәсәлән: Машина белән утын китерделәр йыртка бушаттылар. [Бытовая лексика татарского языка. 2000. Хайрутдинова Т. Х.]

Тчат. Ике йорт арасындагы урам. Кама тамагы, норлат, тархан сөйләшләрендә почмак мәгънәсен аңлата.

Бактча. Бу Урта диалектта күп таралган. Башкортстанда бакса, удмуртларда бакча, чуваш телендә пахча, мариларда пакча кебек формалар кулланыла.

Сат. Мишәр диалектында куп очрый. Ләкин ул куак, агач мәгънәсен аңлата. Чистай сөйләшендә чәчәкләр үстерә торган урынны сатбактча дип атыйлар, ягъни өй алдындагы кечкенә бакча.

Артбактча. Бәрәңге бакчасы. Балтач сөйләшендә дәү бакча, тархан сөйләшендә ындыр арт, бәрәңгелек кебек формалар кулланыла. Мәсәлән: Әни артбактчада бәрәңге үwә. [Бытовая лексика татарского языка. 2000. Хайрутдинова Т. Х.]

Басу. Кыр. Сукаламаган кыр мәгънәсендә. Дөбьяз сөйләшендә бәрәңге басуwы бар, ягъни бәрәңге үсә торган кыр.

Кыркапка. Әдәби телдә басу капкасы. Златоуст сөйләшендә кыр капкасы, мәләкәс сөйләшендә кыркабак сүзләре кулланыла. Мәсәлән: Кыркапканы тчыккантчы җырлап китте. [Бытовая лексика татарского языка. 2000. Хайрутдинова Т. Х.]

Ызба. Ү сүзе дә еш әйтелә. Йорт, өй формаларында кулланыла. Сергач, хвалын сөйләшләрендә шулай ук мишәр диалектында кебек ү дип әйтәләр. Урта диалектта ызба сүзе очрый.

Пайтасты. Терлекләр тора торган урын. Аның шулай ук абзар, сарай вариантлары да бар. Чистай суйләшендә пайтасты/пает асты кебек формалары кулланыла.

Мөрҗә. Пич трубасы. Сергач сөйләшендә морзә, златоуст сөйләшендә мөрйә, темников, касыйм сөйләшләрендә мира: Мирасын йапмадым. Тархан сөйләшендә самовар трубасы мәгънәсендә килә. Минзәлә, каргалы, шарлык сөйләшләрендә пич мәгънәсендә кулланыла.

Диван. Йомшак, утыру җайланмасы. Шулай ук диван сүзе белән бер рәттән әдәби телдә кәнәфи сүзе кулланыла. Нократ сөйләшендә кәнәпи сүзе урындык дигәнне аңлата.

Урындык. Утыру җайланмасы. Әдәби телдә дә урындык варианты кулланыла. Мишәр диалектында урындык сүзенең урдык варианты да очры. Шулай ук ныграк ачыклык кертү өчен артлы урындык, артсыз урындык дигән сүзләр бар. Себер татарлары сөләшендә урынтык, бастан сөйләшендә урнык формалары кулланыла.

Тастымал. Кул сөртү өчен кечкенә генә сөлге. Балтач сөйләшендә тастыман, нократ сөйләшендә дастымал, пермь сөйләшендә тастимал, кузнецк хвалын, эстәрлетамак сөйләшләрендә тасмал, көнчыгыш диалектта тәстымал кебек фонетик вариантлар кулланыла.

Ашйәймә. Өстәлгә җәелә торган салфет. Әдәби телдә ашйаулык варианты. Бу сүз минзәлә сөйләшендә дә шундый ук вариантта кулланыла, шулай ук ачйаулык варианты да очрый. Камышлы сөйләшендә ашаулык. Пермь татарлары сөйләшендә ашйаулык сүзе табак-савыт өстенә яба торган сөлге мәгънәсендә йөри. Норлат сөйләшендә ашйапма, сергач сөйләшендә эстәл йапма, чистай сөйләшендә эстәл йапма кебек вариантлар бар.

Мендәр. Чистай сөләшендә кепчек/күпчек/күпцек кебек вариантлары да очрый. Нократ сөйләшендә бәләкәй/мәләкәй, минзәлә сөйләшендә бәләкәй сүзләре мендәр дигәнне аңлата: Бәләкәй алып бирәм аңа. [Бытовая лексика татарского языка. 2000. Хайрутдинова Т. Х.] Бастан сөйләшендә пәдушка, кайсыбер сөйләшләрдә йастык/җастык сүзе, темников сөйләшендә дайдук сүзе кулланыла.

Йурган. Урта диалектта йурган/җурган, мамадыш сөйләшендә җеборган, минзәлә сөйләшендә җыбырган/җурган, кайсыйм сөйләшендә җурин кебек вариантлар кулланыла. Татар теле сүзлекләрендә дҗурган (Хәлфин, 1785; Насыйри, 1878), журган (Троянский, 1833) сүзе бар.

Шулай итеп, көндәлек тормышта үзара аралашу, хуҗалы эшләрен алып бару, гадәттә менә шул үзенчәлекле терминологиягә нигезләнә.




Йомгак

Һәрбер төбәккә хас булганча, безнең районыбызның телендә дә шактый үзгәлек бар. Аларны хаталы дип яисә җитешсезлек дип әйтергә минем нигәдер телем бармый. Күрәсең, туган ягыбызга, аның халкына, аларның яшәү рәвешенә карата булган ярату хисе миңа мондый бәя бирергә ирек бирми торгандыр инде. Күңелем белән мин әдәби сөйләмнең иң дөрес, иң матур сөйләм икәнлегенә ышансам да, үзебезчә сөйләүне бөтенләе белән юкка чыгару эшен үз өстемә аласым килми. Без беләбез: татар халкының төрле урыннарда, төбәкләргә таралып яшәве сөйләмдә тел аермасын китереп чыгара. Бу сүзләр гомумхалык теленә күчәргә һәм әдәби телгә дә кереп китәргә мөмкин. Язучылар җирле сөйләм сүзләрен образ тудыру максатында кулланалар. Ләкин монда бик сак булырга кирәк. Диалекталь сүзләрне урынлы-урынсыз куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин. Шуны онытмаска кирәк: үрнәк сөйләм - әдәби сөйләм.

Бер яктан диалекталь сүзләр әдәби телне баетуга ярдәм итсәләр, икенче яктан, әдәби тел үзе дә диалектларга нык үтеп керә, андагы җирле лексиканы һәм фонетик-грамматик формаларны әкренләп кысрыклап чыгара.

Мин үземнең хезмәтемә максат итеп Чистай сөйләшенең лексик семантик үзенчәлекләрен билгеләүне куйдым. Максатка ирешү өчен Чистай районына хас булган җирле сөйләм үзенчәлекләрен җыю һәм анализлау бурычы төп дип саныйм. Һәм мин аерым бер төркемнәргә кергән сүзләрне җыйдым, анализладым һәм тикшердем. Минем хезмәтемдә шундый лексик төркемнәр бар иде: туганлык терминнары( Әзи. Әзәй. Абзий. Бертуган абый, әти яки әнинең энесе, абыйсы. Абый сүзе Казан арты сөйләшләрендә кулланыла. Керәшеннәрдә һәм сирәк кенә мишәрләрдә дәдә сүзе очрый. Бу сүз бертуган олы абый дигәнне аңлата. Хасән әзи белә торгандыр авылның тарихын. [ ТТДС, 2009. ]. Сеңел. Наныем. Кече сеңел. Шулай ук бу сүз белән апа абыйларың балаларына да әйтәләр, әгәр дә әйтүчедән кечерәк булсалар. Энем. Иркәм. Кечерәк булган ир туган), бәйрәм, йола лексикасы,(Селге җыю. Сабантуйга бүләкләр җыю. Кичкә хәтле, көн озын сөлге, яулыклар, бүләкләр җыйганнар..Әрәпә җыю. Сабантуйга капчык ясап әйберләр җыеп йөрү күренеше. Мәсәлән: Бер тастымалны урталай тегеп капчык йасый идек. Малайлар йаңа күлмәкәрен кийеп, ү сайын кереп, әрәпә җыйалар ийе. Кукай җыю. Сабантуйга йомырка җыю. Мәсәлән: Селге зийалар да ахырдан кукай зийалар, йегетләр кукай зийып йериләр тчиләк тытып.)йорт-җир, каралты-кура (Тыкрык. Татар әдәби телендә кыска урам мәгънәсен аңлата. Мишәр диалектында тыгырык, себер диалектында тыгырлык. Мари телендә тыгырак, чуваш телендә такарлак кулланыла.Йырт. Мишәр диалектында еш кулланыла, сирәк кенә урта диалектта да очрый. Мәсәлән: Машина белән утын китерделәр йыртка бушаттылар. [Бытовая лексика татарского языка. 2000. Хайрутдинова Т. Х.]Тчат. Ике йорт арасындагы урам. Кама тамагы, норлат, тархан сөйләшләрендә почмак мәгънәсен аңлата) һәм башка лексик төркемнәргә караган сүзләр. Бер мәгънәне аңлаткан сүзләрнең башка сөйләшләрдә нинди вариантларда, нинди мәгънә ачыклап килүен тикшердем. Чистай районы халкына хас булган яшәү рәвешен, тормыш-көнкүрешен ачыклап, гореф-гадәт, йола үзенчәлекләрен билгеләдем. Мин үз алдыма куйган максатка ирештем дип уйлыйм.

Билгеле булганча, диалекталь сөйләм әдәби нормалардан күпкә аерылып тора. Шуңа бәйле рәвештә, диалекталь сөйләм хаталы, аны булдырмау ягын карау турында сүз бара. Күпмедер дәрәҗәдә бу фикердә хаклык бар. Чыннан да, сөйләмебез төзек, матур булырга тиеш. Ләкин диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас булуын онытмаска кирәк. Ә тарих ул - төзәтүләрсез, ничек бар шул килеш кабул ителергә тиеш. Шулай булгач, диалектлардан йөз чөерергә безнең хакыбыз юк булып чыга.



Кулланылган әдәбият



  1. Ахатов Г.Х. Мишарский диалект татарского языка: Уч. пособие. / Г.Х. Ахатова. - Уфа: Изд. Башкирского гос. Ун-та, 1977. - 76с.

  2. Ахмаров Г.Н. О языке и народности мишарей / Г.Н. Ахмаров // Известия общества Археологии, истории и этнографии при Императорском Казанском университете. - Т. 19. - Вып. 2. - Казань, 1903. - С. 92-160.

  3. Баязитова Ф.С. Свадебный обряд и его терминология (бирнә) / Ф.С. Баязитова // МТД. - Казань, 1990. -С 57-66.

  4. Баязитова Ф.С. Татар-мишәр рухи мирасы. Гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. / Ф.С Баязитова. - Саранск: Татар газ.,2003. - 285б.

  5. Баязитова Ф.С., Мухаметова Г. Ф. Язык и культура: Этнолингвистические исследования по татарским говорам региона юго-восточного Закамья Татарстана (чистопольский, мензелинский, крещено-татарский говоры). - Казань: Алма-Лит, 2008.- 285 с.

  6. Мухаметова Г.Ф. Актуальные проблемы этнолингвистического изучения говоров региона Восточного Закамья Татарстана / Г.Ф. Мухаметова // Тюркологический сборник: материалы Всероссийской тюркологической конференции "Языки и литература тюркских народов: История и современность" . Вып 3. - Елабуга: изд-во ЕГПУ. - 2006. - С. 374-376.

  7. Рамазанова Д.Б. Татары Восточного Закамья: их распространение, особенности говора / Д.Б. Рамазанова. - Казань: Магариф, 2001. - 205с.

  8. Рамазанова Д.Б. Название одежды и украшений в татарском языке в ареальном аспекте / Д.Б. Рамазанова. - Казань: Мастер Лайн, 2002. - 352с.

  9. Рамазанова Д.Б., Закиев М.З. Материалы по татарской диалектологии./ Казань, 1990, - 130с.

  10. Татар теленең диалектологик сүзлеге. - Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1969. - 644б.; 1993. - 459 с.

  11. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз.: Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2009. - 839б.

  12. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле / Д.Г. Тумашева. - Казан ун-ты нәшр., 1978. - 221 б.

  13. Хайрутдинова Т.Х. Название продуктов питания в татарских говорах / Т.Х. Хайрутдинова // Нормативность и вариативность в татарском языке. - Казань 1987. - С. 60-68.

  14. Хайрутдинова Т.Х. Некоторые названия мучных изделий в говорах татарского языка / Т.Х. Хайрутдинова // Материалы по татарской диалектологии. - Вып.6. - Казань, 1988. - С. 85-97.

  15. Хайрутдинова Т.Х. Названия пищи в татарском языке / Т.Х. Хайрутдинова. - Казань, 1993. - 141с.

  16. Хайрутдинова Т.Х. Бытовая лексика татарского языка / Т.Х. Хайрутдинова. - Казань, 2000. - 128с.

  17. Шәмгунова Р.Р. Чистай сөйләшенең морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре / Р.Р. Шәмгунова // Материалы по татарской диалектологии. - Вып.2. - Казань, 1962. - С. 89-134.




Кушымта

[ әнийэм үлгәтч инде минем аннан алты бала калдык // алты // калдык ний / биш кыз калдык/ бер малай калды// бер йәшлек иде/ фоат исемле малаебыз// үстердек шыны// аннан соң инде дойаркага эшкә кердем/ дойарка булып бик ний// дипутат булып өтч йыл йэрдем әле// йугарыга алып менделәр әле мине// анда бик бүләкләнеп каттым/ казаннан// аллага шекер// менә шылай йакшы йәшәдем// аннан соң инде гел фермада эшләп кенә инде/ үдә// ката идем инде// ката идем/ әниләр байти// надҗийә апаң инде укырга кергән иде/ шының өтчен аларга да әзрәк тәрбийә күрсәттем инде// менә шылай инде/ шул халләр/ кызым/ шылай// аллага шекер/ нишлисең инде// бетенесенә булышкым келәде/ бетенесенә дә// барсына да// хазер картайдык шул// бик каты/ бик// мин инде мона нидә// җәйнең// күп инде хазер// күпме дә торганымны да хатерли белмим әле// баштан тчиткә йибәрергә келәгән/ тчиткә барырга келәгән идем/ анда йибәрмәделәр/ фермада гына эшләп йердем/ аннан соң инде әтәм бит/ дипутат булып та эшләдем үзем/ аллага шекер// шылай иттереп/ бик йакшы тыра идем// бик матур ниләргә/ киенеп тчыгып стенада сын йасап куйалар иде/ матур иттреп киемнәремне// йарый инде/ йарый/ йарый// хазер картайдык шул/ кызым мона// хазер ничә яшь икәнлеген дә белмим инде мына// картайдым шындый хазер// исән-сау булыйк барыбыз да// исән булыгыз/ бәхетле булыгыз/ барыгыз да/ кызларым// нитчек булса да// менә шул/ халләр// тагын инде кызым шул/ терлекләр карадык инде кызым/ петчәннәр тчаба идем инде/ тчалгылар күтәреп барып/ шында йылга буйларында/ шылай эшләдек инде/ тик тормадык// нишлисен инде// аллага шекер// бер әле йыгылып йатып/ пайыт астында да йатканмын// бик ызак йатып тырганмын// аннан соң инде әкрен генә/ байтак йатканнан соң/ надҗийә апаңа ызвонить иттем телефонны табып алып// кызым минәтәм кил әле йәтрәк/ бер дә рәтем йук дип/ йәтрәк ул килеп/ уколлар салып/ икентчэ кенне тагын иртүк килеп/ ике тапкыр шылай/ китчтән килде и иртә белән ике тапкыр йакшы иттереп нитте// шылай/ аннары инде// гел ызбабыз да ни булды инде безнең/ менә картым үлгәтч// абдулхай әзийең үлгәтч/ мин нидә ай буйына ни булдым/ ай буйына намазларны укып/ нитәбез бит әле/ ашамыйтча торабыз/ йыл буйына ураза тоттым/ бер дә калдырмыйтча/ бетен намазларымны йакшы итеп укып/ ну аннан соң мона/ ниләребез беткәтч/ мона тчирләп киттем// кәүсәрийә апаларда нитчектер анда/ салкын/ салкын катык ашый-ашый/ ашадык та тчирләдем бераз// хазер инде алллага шекер бетенесен укып торам/ барысы да бар/ мени йасиннарны һәр кенне укыйм// әтиләргә/ әниләргә багышлыйм аллага шекер/ бетенесе бар китапларым/ ярый// тәбәрәкне укыйм бик йакшы аллага шекер/ йасиннарны барын да/ бактчи коръән багышлау догаларын/ бетенесе әтә сәваплы болар// әлеге догада дигән/ бу дога белән үз телеңдә дә укырга була дигэн/ йакшылап аны укыйм коръән багышлау догалары// аллага шекер// шылай кызым// йук инде әллә нәрсә хазер// исән сау булыгыз/ бәхетле булыгыз/ барыгызга да теләк теләп торам мин/ теләкне бик йаратам/ аллахыга шекер// мынә шылай инде// иии мин бала тчакта/ минем оркыйа апам свердловский йагыннан йырактан ниләр кайтарды/ әйберләр кайтарды безгә// сумкалар кайтарды безгә укырга йерергә дип безгә// сумкалар этченә күбәләкләр куйган иде бетенебезгә// бетенебезгә сатин матур күлмәкләр алып кайтты алтыбызга да// әле әнинең артыннан килгән әлфия апаң да бар иде// ул да шында/ анарга да шында// шындый матур күлмәкләрне/ шындый гумереңдә дә онытмассың/ шылай//


© 2010-2022