ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

РУС БАЛАЛАРЫНА - ТАТАР ТЕЛЕ


5 нче сыйныфта эксперименталь дәреслек белән эшләү


ПЛАН - КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ


ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)

Беренче дәрес. Иртәгә бит ял көне!

Инфинитив. 3 нче кагыйдә.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең максаты: 1. Инфинитив фигыльлләрне актив сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

2. Ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.

3. Ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, магнитофон, компьютер, карточкалар, кагыйдәләр таблицасы.

Яңа материалны өйрәтү дәресе

Өч этаптан тора:

  1. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.

  2. Яңа төшенчә һәм билгеләмәләрне формалаштыру.

  3. Алган белемнәрне гамәлдә куллана белергә күнектерү - материалны ныгыту.

Дәрес планы.

  1. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм, шуңа бәйләп, яңа материалны өйрәтү - 20 минут.

  2. Белем һәм күнекмәләрне камильләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү - 20 минут.

  3. Дәрескә йомгак - 3 минут.

  4. Өйгә эш бирү - 2 минут.

Дәрес барышы.

I. Кереш өлеше.

Дәресне оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Хәерле көн!

  • Дәресне башлыйбыз.

  • Бүген кем дежур?

  • Дәрестә кем юк?

  • Бүген ничәнче число?

  • Атнаның нинди көне?

Бүген без яңа бүлекне өйрәнә башлыйбыз. "Ял көнне буш вакыт күбрәк" дип атала.

II. Актуальләштерү.

Укытучы. Тактага игътибар белән карагыз әле. (Слайд 4)

(тактада фигыльләр: инфинитив, хәзерге заман хикәя фигыльлләр)

1. Онытырга, юынырга, ашады, яратырга,

пешерергә, өйрәтергә, эзерләде, сөйләшергә,

2. Барырга, алырга, торырга, ятлады, калырга,

йөрергә, килергә, белергә, бирде, күрергә.

- Нинди фигыль артык? Ни өчен?

Укучылар. 1. Ашады, әзерләде, ятлады,бирде - нишләде?

Бу үткән заман хикәя фигыльләр.

2. Инфинитив фигыльләр - нишләргә?

Укытучы. - Нинди аффикслар өстәлә?

Укучылар. - ырга, - ергә

Укытучы. - Кагыйдәләрне искә төшерәбез. (Слайд 5)

Инфинитив. 1 нче кагыйдә

2 - 3 иҗекле боерык фигыль формасы тартыкка бетсә,

-ырга,ергә аффикслары өстәлә.


Инфинитив. 2 нче кагыйдә

1 иҗекле боерык фигыль формасы "р", "л" га бетсә,

-ырга,ергә аффикслары өстәлә.

II. Яңа тема.

1. Аудирование. (диск куела, II кисәк №15).

ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)

Тыңлагыз. Сорауларга җавап бирегез.

- Дима Маратны кая чакыра?

- Футбол уйнарга чакыра.

- Марат ни өчен бармый?

- Чөнки дәресләр әзерләргә, шигырь ятларга кирәк.

- Аңа нинди фәннәрдән шигырь ятларга кирәк?

- Инглиз теленнән, рус әдәбиятыннан.

2. Истә калдырыгыз. Кагыйдәне әйтегез. (Слайд 6)

Нишләргә? - Что делать?

- рга

- ргә

тыңла + рга

аша + рга

уйна + рга

эшлә + ргә

сөйлә + ргә

әзерлә + ргәПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)

Укытучы. - Укыйбыз.

- Нинди кушымчалар ялгана?

- Боерык фигыльләр ничә иҗекле?

- Нинди авазларга бетә?

Кагыйдә чыгарабыз. (Слайд 7)

Инфинитив. 3 нче кагыйдә

2 - 3 иҗекле боерык фигыль формасы сузыкка бетсә,

-рга, -ргә аффикслары өстәлә.

Укытучы. Фигыльләрне тәрҗемә итәбез. Игътибар итегез, таблицадагы кайсы фигыльләр диалогта булды.

Укучылар. - уйнарга, әзерләргә, ятларга.

3. Дифференциаль биремнәр. (Слайд 8, 9, 10)

( 1 укучы интерактив тактада, калганнары карточкалар белән эшли).

I төркем.

Тәрҗемә ит!

Китап укырга- ____________________________

Компьютерда уйнарга - ____________________________

өй эшләрен эшләргә - ____________________________

телевизор карарга - ____________________________

музыка тыңларга - ____________________________

җавап эзерләргә - ____________________________

шигырь ятларга - ____________________________


II төркем.

Сүзтезмә төзе!

өй эшләре

компьютерда

җавап

музыка

шигырь

китап

телевизор

укырга

уйнарга

карарга

эшләргә

тыңларга

ятларга

әзерләргә

III төркем.

Аффиксларны яз!

Укы______

Уйна_____

Кара______

эшлә______

тыңла_____

ятла______

әзерлә_____

4.Аудирование.

ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс) Диалогны тагын бер тапкыр тыңлагыз. З нче күнегүдәге сүзләрне . файдаланып, Марат өчен җавап бирегез.

(Бер укучы Дима ролендә сораулар бирә, укучылар җавап бирәләр).


  1. Ситуатив күнегүләр (Өй эшен тикшерү)

    1. Приглашение на каток. Собеседника не устраивает время.

    2. Приглашение погулять на улице. Не устраивает день, надо готовится к контрольной работе.

    3. Приглашение в кино. У собеседника времени нет. Договорились встретится завтра.

Физминутка (Слайд11)

Җыр "Сәгать" Муса Җәлилдән.

Сәгаьт суга "даң, даң!.."

Хәбәр бирә таңнан:

Мәктәпкә барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

Укытучы. - Ике Маратны чагыштырыйк әле. Диалогтагы Марат нинди?

Ул барысын да дөрес эшли, кемгә охшаган?

Укучы. - Шәвәлигә охшаган.

Укытучы. - Җырдагы Марат нинди?

Укучы. - Ялкау, Кирлемәнгә охшаган.


  1. Дәреслек белән эш. (Слайд12)

5 күнегү, 36 бит.

Укытучы. 5 нче күнегүне Кирлемән эшләгән. Сез аның белән килешәсезме?

Укытучыны игътибар белән

Көн саен саф һавада

Һәрчак вакытында

Кирәкле тапшыруларны гына

Кызыклы, файдалы китаплар

Дәресләрне ялдан соң

Режим белән

эзерләргә.

ашарга.

яшәргә.

тыңларга.

уйнарга.

карарга.

укырга.ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)



  1. Парлап эшләгез.

ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)Укытучы. 5 нче күнегүдәге җөмләләрне кулланып бер - берегезгә киңәш

бирегез.

1 нче укучы. Саша, укытучыны игътибар белән тыңла!

2 нче укучы. Әлбәттә, укытучыны игътибар белән тыңларга кирәк.

3 нче укучы. ....

4 нче укучы ....


  1. Рәсем буенча эшләү. (Слайд13, 14)

ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)Укытучы. Сашаның әнисе кибеттә эшли, ул сатучы. Иртән китә, кич кайта.

Аның эше күп, ләкин ул барысына да өлгерә.

Карагыз әле, аңа өйдә нишләргә кирәк?

  1. Укучыларның җаваплары тыңлана.

ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)


Аңа ит турарга Аңа савыт-саба Аңа өй җыештырырга

кирәк. юарга кирәк . кирәк .

ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)ПЛАН – КОНСПЕКТ УРОКА С ПРИМЕНЕНИЕМ МУЛЬТИМЕДИЙНОЙ ПРЕЗЕНТАЦИИ (5 класс)


Аңа кер үтүкләргә Аңа зарядка ясарга Аңа чәчтарашка барырга

кирәк. кирәк. кирәк.

8.Укытучы - укучы диалогы.

Укытучы. Ә син әниеңә булышасыңмы? Нәрсәләр эшлисең?

Укучы. ....

Укытучы. Әниең саф һавада йөрергә өлгерәме?

Укучы. ....

Укытучы. Кызыклы китаплар укырга өлгерәме?

Укучы. ....

Укытучы. Спорт белән шөгылләнергә өлгерәме?

Укучы. ....

Укытучы. Ул режим белән яшәргә тырышамы?

Укучы. ....

Укытучы. Эниләрегез барысына да өлгерсен өчен, сез әниегезгә булышырга тиеш.

III. Өйгә эш.

-Ял көнне сиңа нишләргә кирәк, инфинитив фигыльләр кулланып язып килергә.

IV. Дәрескә йомгак.

Укытучы. Инфинитив нинди сорауга җавап бирә? Нинди аффикслар ялгана?

3 нче кагыйдәне искә төшерәбез.

Билгеләр куела.

Дәрес "Күңелле тәнәфес" җыры белән тәмамлана.

© 2010-2022