• Преподавателю
  • Другое
  • Разработка урока по татарскому языку “Каникулда” текстындагы лексик-грамматик материал (3 класс)

Разработка урока по татарскому языку “Каникулда” текстындагы лексик-грамматик материал (3 класс)

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Шайдуллина Ләйсән Малик кызы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Әгерҗе районы Сарсак-Омга лицее.

3 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән татар теле дәресенең эшкәртмәсе.

Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Ахметзянова, Л. А. Гиниятуллина "Күңелле татар теле",

3 нче сыйныф, икенче кисәк.

Тема: "Каникулда" текстындагы лексик-грамматик материал.

Максат: текст эчтәлеге буенча бирелгән лексик-грамматик материалны үзләштерү һәм практик кулланышка кертү; берлек сан тартым кушымчаларын кабатлау; өлкәннәр һәм кечкенәләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Җиһазлау: "Каникулда" тексты буенча презентация, сүзлекләр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше: 1) исәнләшү: Исәнмесез, исәнмесез,

Исәнмесез, саумысез!

Барчагызга сәламәтлек

Хәерле көн телибез!

2) укучыларның дәрескә әзерлеклекләрен тикшерү, китап-дәфтәләрен барлау;

3) дежур отчеты: числоны, атнаның көнен, һава торышын, укучылырның барлыгын һәм өй эшен хәбәр итү.

II. Актуальләштерү:

1) фонетик зарядка;

2) өй эшен тикшерү;

3) сорауларга җавап бирү:

- Без "Туган якка кыш килде" бүлеген өйрәнүне дәвам итәбез. Әйдәгез, тагын бер кат кыш билгеләрен искә төшерик (1-2 нче слайдлар).

Укучыларның җаваплары тыңланыла.

  • Сез нинди кышкы уеннар беләсез? (3-4 нче слайдлар).

Укучыларның җаваплары.

III. 1. Яңа лексик материал белән таныштыру (5 нче слайд):

Якын [йа ͦ қын]-

Җитте [җитте]-

Авыл [а ͦ wыл] -

Көттеләр [көттөләр] -

Әбәкле [әбәкле]-

Шаярдылар [ша ͦ йардылар]-

Көлделәр [көлдөләр] -

Рәхәт [рәхәт]-

  1. Сүзләрне транскрипциягә таянып, дөрес уку, кабатлау, сүзлек ярдәмендә тәрҗемәсен табу, мәгънәләрен аңлату, сүзлек дәфтәрләренә язу.

  2. Яңа сүзләр белән телдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

  3. Яңа сүзләрнең дөрес язылышы өстендә эш.

2. Яңа сүзләрне кулланып ситуатив күнегүләр эшләү(6 нчы слайд):

Скажи что:

- ваш дом близко к школе;

- друзья ждали тебя долго;

- вы играли с одноклассниками в пятнашки;

- мальчики шутили на перемене.

3. Текстны уку:

1) укытучының үрнәк укуы;

2) тәрҗемә эше (парлап эшләү);

3) укучыларның гөжләп укуы;

4) укучыларның кычкырып укуы.

Физкультминут.

4. Найди в тексте предложения, где сообщается о том, что:

- Айрат в каникулы поехал в деревню;

- бабушка с дедушкой ждали Айрата;

- у него есть новые сани;

- он очень обрадовался;

- в деревне очень весело и хорошо.

5. Расположи предложения по содержанию текста:

1) Әбисе дә,бабасы да Айратны көттеләр. 2) Айрат каникулда авылга китте. 3) Малайлар авылда әбәкле уйнадылар. 4) Алар малайга чана бүләк иттеләр. 5) Авылда бик күңелле, рәхәт булды. 6) Айрат аларга рәхмәт әйтте.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1 . Берлек сан тартым кушымчаларын кабатлау максатыннан дәреслектәге 2 нче күнегү эшләнелә (25 нче бит).

Вместо точек вставь слова әби, бабай, чана.

Минем ... . Синең ... . Аның .... .

Бу күнегүне укучылар мөстәкыйль рәвештә язмача эшлиләр. Соңыннан бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар.

2. Рәсемнәр урынына - сүзләр, күпнокталар урынына кирәкле аффикслар куеп, җөмләләрне уку (7 нче слайд).

Эшегезне тикшерегез (8 нче слайд).

3. Ситуатив күнегүләр эшләү:

Спроси у друга:

  • есть ли у него коньки (лыжи, санки);

  • нужны ли ему коньки (лыжи, санки);

  • катается ли он с горки;

  • идёт ли он на каток;

  • куда он ездил на каникулы.

4. Скажи, какие из этих предметов есть у тебя, а каких нет. (9 нчы слайд)

Бу күнегү "Цифровые образовательные ресурсы" сайтыннан "Татар теле дәреслекләренә электрон кушымталар" бүлегеннән эшләнелә.

V. Йомгаклау.

1) Сорауларга җавап бирү:

- Айрат каникулда кая китте?

- Әбисе белән бабасы Айратны көттеләрме?

- Алар Айратны яраталармы?

- Сезнең әбиегез, бабагыз бармы?

- Алар кайда яшиләр? Сез аларга кунакка барырга яратасызмы? Ни өчен?

2) Өй эше бирү (10 нчы слайд)

1 нче төркемгә: Сез ни өчен әби-бабаларыгызга кунакка барырга яратасыз? Дәлилләп сөйләргә өйрәнергә.

2 нче төркемгә: яңа сүзләрне истә калдырырга, алар белән җөмләләр төзеп килергә.

3) Укучыларны белемнәрен бәяләү.


© 2010-2022