- Преподавателю
- Другое
- Белем иленә сәяхәт темасына сыйныфтан тыш чара
Белем иленә сәяхәт темасына сыйныфтан тыш чара
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Тимеркаева Ф.Ф. |
Дата | 11.09.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
"Белем иленә сәяхәт"(Сыйныфтан тыш чара)
Максат: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне тикшерү һәм ныгыту, укучыларның сөйләм телен, иҗади һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, төркемдә эшләү күнекмәләрен формалаштыру, дуслык, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау: биремнәр язылган карточкалар, компьютер, аудиоязмалар.
Укытучы сүзе. Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар! Бүген без сезнең белән "Белем иленә сәяхәт" бәйгесенә җыелдык. Бүген сез татар теле һәм әдәбияты буенча үзегезнең белемнәрегезне күрсәтерсез. Кичәбездә шулай ук жюри әгъзалары бар, алар командаларның эшчәнлеген бәяләп торачак.
Сыйныф ике командага бүленгән: татар һәм рус төркемнәреннән 5әр укучы. Хәзер капитаннар үз командалары белән таныштыра. (Команданың исеме, девизы булырга тиеш).
Бәйгеләр.
1. Сүзләрне тәрҗемә итү. Карточкаларга язылган сүзләрнең тәрҗемәсен әйтергә. (сәгать, табын, бишек, сеңел, күчтәнәч, каләм, дәреслек, сыерчык, бозау, табигать).
2. Килешләрне тикшерү. Командаларга җөмләләр язылган карточкалар бирелә. Алар 5 минут эчендә нокталар урынына тиешле килеш кушымчаларын куярга, исемнәрнең килешен билгеләргә, җөмләләрне русчага тәрҗемә итәргә тиеш.
1. Мәктәп... дәрес башланды.
Укытучы дәрес... темасын әйтте.
Укучылар дәрес... рәсем ясыйлар.
Рөстәм дәрес... соңга калды.
Балалар дәрес... соң өй... кайттылар.
Өй... алар дәрес... кабатлыйлар.
2. Гаилә бәйрәм... әзерләнә.
Бу гаилә... эше күп.
Гаилә... 5 кеше бар.
Бүген бу гаилә... кунаклар киләчәк.
Кунаклар гаилә... бәйрәм белән котлаячак.
Бу тату гаилә... үрнәк алырга мөмкин.
3. Дустыңа хат язу. 5 минут эчендә командалар "Мәктәп" һәм "Мәхәббәт" темасына хат язарга тиеш.
4.Сүзләрдән җөмләләр төзү. Карточкаларда бутап бирелгән сүзләрне дөрес тәртипкә кертеп җөмләләр төзергә.
1) Әнинең, туган көне, булачак, бүген.
2) Бергәләп, әзерли, гаилә, табын.
3) Савыт-саба, сөртә, әниләре.
4) Тора, өстәл уртасында, чәчәкләр, вазада, матур.
5) Малайлары, куя, тәлинкәләр, өстәлгә.
6) Кызлары, куя, өстәлгә, калак, чәнечке.
7) Әтиләре, бирә, аларга, киңәшләр.
8) Песи, утыра, янында, өстәл.
9) Гаилә, бу, тату.
1) Җыештыралар, дәрестән соң, балалар, дежур, сыйныф бүлмәсен.
2) Рөстәм, белән, чүпрәк, сөртә, тактаны.
3) Сөртә, Зөһрә, өстәлен, укытучы.
4) Марат, себерә, идәнне, чиста, бик.
5) Света, сөртә, яфракларын, гөл.
6) Ул, су сибә, аннары, гөлләргә.
7) Укучылар, бүлмәсен, сыйныф, җыештыралар, чиста,
8) Тырыш, эшчән, укучылар, алар.
9) Яраталар, мәктәпләрен, бик, укучылар.
5.Капитаннар бәйгесе. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзергә.(ал-тын, са-выт, гөл-җи-меш, тыр-ма, са-бан-туй, кө-рәш, бәй-рәм, сә-я-хәт; тыч-кан,чә-чәк,та-би-гать,бә-рәң-ге,сан-ду-гач,көй-мә,дус-лык,ко-яш.)
6.Музыкаль тәнәфес. Һәр команда 1 татарча җыр башкара.
7.Кеше исемнәре язу. Командалар 3 минут эчендә "Гөл" сүзе кергән кызлар исемнәре язарга тиеш.
8.Әдәбиятны беләсеңме? Командалар 5 минут эчендә үзләре белгән татар язучылары, шагыйрьләре, композиторлары һәм рәссамнарын яза.
9.К хәрефле җөмләләр. Командалар 5 минут эчендә бөтен сүзләре дә К хәрефеннән башланган җөмләләр төзеп язарга тиеш.
10. "Гөлбакча" сүзеннән яңа сүзләр төзү.
Жюри нәтиҗә ясый. Командаларга грамоталар тапшырыла.
Карточкалар.
Сәгать
Дәреслек
Табын
Табигать
Бишек
Бозау
Сеңел
Сыерчык
Күчтәнәч
Каләм
Гөлбакча
Гөлбакча
1. Мәктәп... дәрес башланды.______________________________________
Укытучы дәрес... темасын әйтте.__________________________________
Укучылар дәрес... рәсем ясыйлар.________________________________
Рөстәм дәрес... соңга калды._____________________________________
Балалар дәрес... соң өй... кайттылар._______________________________
Өй... алар дәрес... кабатлыйлар.__________________________________
2. Гаилә бәйрәм... әзерләнә._______________________________________
Бу гаилә... эше күп.____________________________________________
Гаилә... 5 кеше бар._____________________________________________
Бүген бу гаилә... кунаклар киләчәк.______________________________
Кунаклар гаилә... бәйрәм белән котлаячак._________________________
_____________________________________________________________
Бу тату гаилә... үрнәк алырга мөмкин.____________________________
______________________________________________________________
-
Әнинең, туган көне, булачак, бүген.
______________________________________________________
-
Бергәләп, әзерли, гаилә, табын.
______________________________________________________
-
Савыт-саба, сөртә, әниләре.
_________________________________________________________
-
Тора, өстәл уртасында, чәчәкләр, вазада, матур.
_________________________________________________________
-
Малайлары, куя, тәлинкәләр, өстәлгә.
___________________________________________________________
-
Кызлары, куя, өстәлгә, калак, чәнечке.
___________________________________________________________
-
Әтиләре, бирә, аларга, киңәшләр.
___________________________________________________________
-
Песи, утыра, янында, өстәл.
___________________________________________________________
-
Гаилә, бу, тату.
____________________________________________________________
-
Җыештыралар, дәрестән соң, балалар, дежур, сыйныф бүлмәсен.
____________________________________________________________
-
Рөстәм, белән, чүпрәк, сөртә, тактаны.
_____________________________________________________________
-
Сөртә, Зөһрә, өстәлен, укытучы.
_____________________________________________________________
-
Марат, себерә, идәнне, чиста, бик.
_____________________________________________________________
5) Света, сөртә, яфракларын, гөл.
___________________________________________________________
-
Ул, су сибә, аннары, гөлләргә.
_____________________________________________________________
-
Укучылар, бүлмәсен, сыйныф, җыештыралар, чиста.
_____________________________________________________________
-
Тырыш, эшчән, укучылар, алар.
____________________________________________________________
-
Яраталар, мәктәпләрен, бик, укучылар.
____________________________________________________________
Табышмаклар.
1. Агач түгел - яфраклы,
Тун түгел - тегелгән,
Кеше түгел - сөйли. (Китап.)
2. Сумка тотып керәләр,
Белем төяп чыгалар. (Мәктәп,)
3. Бер эшләпә астында дүрт малай. (Өстәл.)
4. Ике туган су коенырга киттеләр. (Чиләкләр.)
5. Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы. (Алфавит.)
6. Татар телендә ничә сузык аваз бар? (9)
7. Татар телендә ничә тартык аваз бар? (28)
8. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)
9. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр. (Антоним.)
10. "Шүрәле" әкиятенең авторы. (Г.Тукай.)
ал тын
са выт
гөл җи меш
тыр ма
са бан туй
кө рәш
бәй рәм
сә я хәт
тыч кан
чә чәк
та би гать
бә рәң ге
сан ду гач ко яш
көй мә
дус лык