Исследовательская работа по анализу стихотворения Р. Миннуллина

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы

Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе

4 гомуми урта белем бирү мәктәбе



Роберт Миңнуллинның

«Әнкәмнең догалары» шигыренә анализ



Иҗади эшне 8 класс укучысы

Гайфуллина Диана Илдар кызы эшләде.

Җитәкче- Халимова Галия Җәмил кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Әнкәмнең догалары

Догаларның күңелемнән

Юк әле югалганы

Саклый мине , яклый мине

Әнкәмнең логалары

Кушымта:

Ташлама , Әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан!

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам

Тылсымлы да, шифалы да

Әнкәмнең догалары-

Догаларның шатлык кына

Китерә торганнары.

Кушымта:

Кырыс ла тормыш юллары,

Авыр ла дөньялары!

Хәлләремне җиңеләйтә

Әнкәмнең догалары

Кушымта:

Кабатлыйм мин дә әнкәйдән

Өйрәнгән догаларны

Җиткерермен түкми- чәчми

Мин сезгә дә аларны

Дога сүзенең мәгънәсе " Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә" болай бирелгән: " Дога ул - дин тотучыларның Аллага, изгеләргә ялварып , теләкләр теләп мөрәҗәгать итүе. Икенче төрлесе- Аллага , изгеләргә мөрәҗәгать иткәндә әйтелә торган һәм сүзләре алдан бигеле булган текст."

Татар халкы өчен дога ул иң изге, кадерле мирас. Шушы изге ядкарьгә Роберт Миңнуллин да мөрәҗәгать иткән.Аның күп кенә шигырьләре арасыннан, мин " Әнкәмнең догалары" дигән шигырен сайладым . Бу шигырь һәр татар кешесе өчен якын, дип уйлыйм мин. Догалар безнең , иң кадерле китабыбыз Коръэндә бирелгән.

Корьән - мөселманнарның изге китабы. Коръәндә тугрылык , ихласлык, юмартлык , сүз һәм гамәл берлеге шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү , сабырлык, һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Коръән , төрки - татар әдәбиятын мең ел буена тукландырып, аңа идея һәм сәнгать ягыннан төп юнәлеш биргән. Коръән фатиха сүрәсеннән башланып китә. Ә фатиха бирү дигән сүзне ана кешенең балага изгелек теләве дип аңлыйм мин. Һәркемнең әнисе яхшы. матур, шәфкатьле . Һәр ана баласына яхшылык кына тели. Ана - баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче , кайгы- шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче. Татар халкында шундый мәкаль бар:" Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршындагы изге бурычыңны үти алмыйсың." .Бала туганнан алып дөняда яшәгән дәвердә анага һәрвакыт бала булып кала. Ана белән үскән бала бәхетле. Бала һәрвакыт шулай бәхетле булып калсын диеп ана аңа дога укый. Ул ихлас күңеленнән сабыена бәхет сорый, үтенә. Роберт Миңнуллинның да әнисе аңа догалар укып изгелек теләгәндер. Шуның өчен дә бит ул үзенең шигырендә

Тылсымлы да, шифалы да

Әнкәмнең догалары

Догаларның шатлык кына

Китерә торганнары - дип язган.

Дөньяда яшәү бик җиңел түгел. Тормышта төрле хәлләр була . Шуның өчен һәрвакыт әниләрнең фатихасын алып яшәргә тырышырга кирәк. Бары тик аналарның фатихасы, ризалыгы гына авыр хәлләрне җиңеләйтергә булыша. Ана бит ул баласына һәрвакыт изге теләктә тора. Менә бит автор да

Кырыс ла тормыш юоллары ,

Авыр ла дөньялары !

Хәлләремне җиңеләйтә

Әнкәмнең догалары- дигән.

Татар халкы өенең түр башында шамаил эленеп тора. Ул өйгә , аның хуҗаларына яхшылык тели. Шуның өчен шамаилдәге догаларны ана кеше балаларга да өйрәтә. Шулай буыннан - буынга күчә-күчә әнкәйнең догалары балаларына җиткерелә.. Татар халкының йоласы булган коръән уку мәҗлесләре яшьләрне дингә,әхлакка, әдәпкә тарта. Роберт Миңнуллинның

Кабатлыйм мин дә әнкәйдән

Өйрәнгән догаларны

Җиткерермен түкми-чәчми

Мин сезгә дә аларны.-

дигән куплеты изге коръән аятьләренең онытылмавын раслый.

Минемчә,Р. Миңнуллин мәдәниятебезне, зыялылыкны, татарга хас оялчанлыкны һәм башка асыл сыйфатларны безнең буынга тапшырыр өчен , буыннар чылбыры өзелмәсен, үткәнебез белән бүгенгене, бүгенгебез белән киләчәкне таташтырып торыр өчен язган бу шигырен. Дин булганда, догаларыбыз булганда гына тәрбияле, әхлаклы, тәртипле балалар үстереп була бит җирдә.

Авторның бу шигыренә көй дә язылган. Димәк, аның теле моңлы, аһәңле. Шигырьдә кулланылган изге, шифалы,тылсымлы дигән метафоралар безне кызыксындыра, тылсым иясен табарга чакыра, шигырьне укыган саен укыйсы килә .Фигыльләрнең исемләшүе " югалганы, китерә торганнары" эшне исем буларак атый, шуңа күрә" ташлама "дигән боерык фигыль дә чакыру, өндәү булып яңгырый. Шигырьдә фигыльләрнең күп кулланылуы тормышның бер урында тормавын күрсәтә. Саклый, яклый, шатлык китерә, җиңеләйтә дигән 3 зат хикәя фигыльләре вакыйгаларның үзгәрүен күрсәтә. Ә булалмам,кабатлыйм, җиткерермен дигән 1 зат фигыльләре шигырьнең конкрет бер кешегә, балага, безгә юнәлгәнлеген белдәрә . Һәр кеше аны үзенә генә атап, аның әнисенә багышланган дип кабул итә.

Роберт Миңнуллин - тел остасы . Гади генә татар сүзләре белән ул телебезнең моңын, сүзнең аһәңен, дәртен күрсәтә алган.

© 2010-2022