Конспект урока Җөмлә кисәкләре

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле дәресе

Тема: « Җөмлә кисәкләрен кабатлау.»

Максат:

Укучылар өчен:

1. Җөмлә кисәкләре турында белгәннәрне камилләштерү.

2. Дөрес , матур сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү.

Укытучы өчен:

3. Үзеңнең туган төбәгеңә мәхәббәт, туган якның күренекле

шәхесләре белән кызыксыну һәм горурлык тәрбияләү.

Дәреснеӊ тибы: Белем Һәм күнекмәләрне ныгыту.

Җиһазлау: Компьютер слайдлары, компьютер тестлары, перфокарталар.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше .

1. Хəерле көн, хөрмəтле укучылар, килгән кунаклар. Бүген безнең гадəтти дəрес кенə түгел , бүген без сезнең белəн « Телəче» газетасы редакциясендə кунакта. Кунакка шулай ук газетаны яратып укучы абүнəчелəребез дə килде. Сез аларга җөмлə кисəклəре темасын никадəр үзлəштерүегезне, алган белемнəрегезне эштə ничек уңышлы һəм файдалы куллануыгызны күрсəтерсез. Ә инде дәрес азагында без сезнең белемнәрегезне бәяләп тә китәрбез. Моның өчен мин менә шундый карточкалар өләшәм, сез аларга һәрбер дөрес җаваптан соң 1 балл өстәп барырсыз, ахырдан инде балларны санарбыз.

Иң беренче эш итеп, без сезнең белəн «Хатлар», «Яңалыклар», «Әдəбият һəм сəнгать», «Яшь иҗатчылар», «Фотохəбəрлəр» бүлеклəренə бүленербез.

׀׀. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. Ә хəзер əйдəгез, бергəлəп, «Борчыган сораулар» рубрикасын əзерлик. Һəр бүлек үзенең соравын бирə, ə калган бүлектəгелəр сорауга җавап бирə.

1. Җөмлә кисәге нәрсә ул? Җөмләдә нинди кисәкләр була?

2. Җөмләнең баш кисәкләре турында нәрсә беләсез?

3. Иянең нинди төрләре бар?

4. Хәбәрнең нинди төрләрен беләсез?

5. Җөмләнең иярчен кисәкләренә нәрсәләр керә?

6. Модаль кисәкләргә нәрсәләр керә?

7. Туры һәм кыек тәмамлык ничек белдерелә?

8. Хәлнең ничә төркемчәсе була? Аларны санап чыгыгыз.

9. Аныклагыч җөмләнең нинди кисәге? Аңа билгеләмә бирегез.

10. Эндәш сүзгә билгеләмә бирегез.

Көтелгән җаваплар.

1.Җөмләнең мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз җөмлә кисәге дип атала. Җөмләдә 3 төрле кисәк булырга мөмкин: баш һәм иярчен, модаль кисәкләр.

2-4. Ия белән хәбәр -җөмләнең баш кисәкләре. Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем?, нәрсә?, яки ни? cорауларының берсенә җавап бирә торган кисәк ия дип атала. Ия турында ни дә булса хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр була. Хәбәр нишли?, нишләтә?, ул кем?, ул нәрсә?, ул ни?, ул ничек?, ул кайда?, ул ничә? кебек сорауларга җавап бирә.

5. Җөмләнең иярчен кисәкләренә аергыч,тәмамлык,хәл,аныклагыч керә.

7. Җөмләнең төшем килешендәге исем яки исем мәгнәсендә килгән бүтән сүз белән белдерелгән тәмамлык туры тәмамлык дип атала. Иярүче сүзгә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчалары яки бәйлек (бәйлек сүзләр) белән бәйләнгән тәмамлык кыек тәмамлык дип атала.

8.Хәлнең 8 төре булла.Алар: вакыт хәле, урын хәле, күләм хәле, максат хәле, сәбәп хәле ,рәвеш хәле, шарт хәле, кире хәл.

9.Аныклагыч - җөмләнең иярчен кисәге. Аныклагычлар-җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә ачыклык, төгәллек кертә торган сүзләр.

Укытучы: Укучылар, молодцы, сорауларга дөрес һәм төгәл җавап бирдегез.

2. Хəзер сезнең белəн бергəлəп «Уйлап тап» рубрикасындагы биремне башкарырбыз.

Укучылар, мин хәзер сезгә битләр таратам. Анда менә шундый таблица ясалган (күрсәтә). Ә таблица астында җөмләләр язылган. Сез, шушы җөмләләргә таянып. таблицаны тутырырга тиеш буласыз. Һәр җөмләдә бер яки берничә сүз аерым шрифт белән язылган. Башта шул сүзләрнең нинди җөмлә нинди кисәге булуын билгеләгез. Аннары шушы таблицада нокта белəн күрсəтерсез. Мәсәлән, беренче җөмләдә билгеләнгән сүз ия ди,сез беренче номердагы ия дигән сүз турына нокта куярга тиешсез. Шулай ук, шул ук җөмләдә тагын бер сүз билгеләнгән ди, ә анысы тәмамлык булсын. Сез тәмамлык турына да нокта куясыз. Һәр җөмләне шулай карап чыгыгыз. Ахырдан барлык нокталарны тоташтырасыз. Әгәр сез җөмлә кисәкләрен дөрес билгеләсәгез, таблицада бер геометрик фигура килеп чыгарга тиеш. Биремне аңладыгызмы?

Укчы.Әйе.

Укытучы.Әйдәгез эшли башлыйк.

3.Фигураларны чагыштырып карау.

Укытучы.Укучылар нинди геометрик фигура килеп чыкты?

Укучы.Турыпочмаклык.

Җөмлә

кисәк-

ләре

Ия

Хәбәр

Вакыт хәле

Тәмамлык

Аергыч

Урын хәле

Рәвеш хәле

Аныклагыч

1



2



3



4



5



6



7



8



9



1. Ул һәркайда да игенчедән авыр хезмәт таләп итә.(Дания Гайнетдинова)

2. Без һаман да шулай - яшь егетләр

Урамнарны кичен урыйбыз.

(Рашат Низамиев)

3. Елның шушы вакытында гына һәр йортта күпереп торган мамык мендәрләр әзерләнә. (Дания Гайнетдинова)

4. Яшь кызлар , килен-апалар, чиратлашып, өйдән өйгә каз өмәсенә йөри. (Дания Гайнетдинова)

5. Чыпчыклар, язның рәхимле сулышын сизеп куанышкандай, ярсыбрак чыркылдыйлар.(Фатих Хөсни)

6. Мин, әтигә булышкан булып, шул тирәдә чуалырга тотындым: әле дугасын алып килеп бирәм, әле дилбегәсен рәтлим. (Фатих Хөсни)

6. Оператив киңәшмә сәгать унда төгәлләнде. (Фәнил Галиев)

7. Аларны чикләп, зәңгәр елан сыман бормалана-сырмалана, тын гына, талгын гына елга

ага . (Нурислам Хәсәнов)

8. Елганың буеннан-буена бөдрә таллыклар оя-оя булып утырган камышлар белән бизәлгән. (Нурислам Хәсәнов)

9.Өй кыекларыннан, берсеннән-берсе элегрәк төшәргә ашыккандай, ак гәрәбәләр кебек тамчылар тама башлады. (Фатих Хөсни)

Укытучы. Биремне дөрес эшләсәгез, сезнең менә шундый турыпочмаклык килеп чыгарга тиеш иде. Әйдәгез. эшләгән битләрегезне күтәрегез әле. Сезнең турыпочмагыгыз шушындый ук килеп чыктымы икән?

Укучы.(күрсәтә)

4. Укучылар, ә хәзер таблица астындагы җөмләләрнең авторларына игътибар итегез әле.Алар сезгә танышмы?.. Алар турында без нәрсә беләбез?

Укучы.Болар - безнең якташ язучыларыбыз.

Укытучы.Әйе. чыннан да, Ф.Хөсни, Д.Гайнетдинова, Н.Хәсәнов, Ф. Галиев, Р. Низамиев - безнең Теләче төбәгеннән чыккан язучылар һəм шагыйрьлəр. Алар янәшәсендә әле тагын М.Мәгъсуд, С.Зыялыларны да әйтеп үтү кирәктер, Һәм сез аларның кайберлəрен экранда күрəсез(күрсәтә) Без якташ язучыларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Ә сез, үз чиратыгызда, аларның язган әсәрләрен укып барыгыз.

5. Безнең чираттагы рубрикабыз «Китап - белем чишмәсе» дип атала. Укучылар, ә хәзер китаптагы 134нче күнегүне эшләрбез.

а)- Айсылу, биремне укы әле..

Укучы .Җөмләләрне күчереп языгыз, сәбәп һәм максат хәлләрен билгеләгез, аларның нинди сүзгә ничек иярүен аңлатыгыз.

б)Укуытучы. Укучылар, ә хәзер сез, дәфтәрегезгә языгыз.

в) тикшерү.

6. Менә инде без «Ял сәгатьләрендә» рубрикасына да килеп җиттек. Укучылар, арыгансыздыр инде, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Физкультминутка

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Анары төшерәбез.

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

Укучылар. Бераз ял иттегезме.

Укучы .Әйе.

7. Укучылар, хәзер сезнең белемнәрегезне тагын бер кат тикшерер өчен «Теләгәнең сайлап ал» рубрикасына мөрәҗәгать итәрбез..

а) Һәр төркем компьютерда тест эшли. Тестта барлыгы 10 сорау. Һәр сорауга 3 төрле җавап бирелгән. Сез дөрес вариантны сары шакмак эченә язарга тиеш буласыз.

Тест.

1. Нинди җөмлә төрләре бар?

а) җыйнак һәм җәенке;

б) җыйнак кына;

в) җәенке генә.

2. Җөмләнең баш кисәкләре дип нәрсәләрне атыйлар?

а) ия һәм хәбәр;

б) аергыч, хәл, тәмамлык;

в) 2 вариант та дөрес.

3. Кушма хәбәр дип нинди хәбәргә әйтәләр?

а) тезмә сүз белән белдерелгән хәбәргә;

б) мөстәкыйль сүз төркеме белән белдерелгән хәбәргә;

в) барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыкларга һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясалган хәбәргә.

4. Түбәндәге җөмләләрнең кайсысында сызык дөрес урында куелган?

а) Бу үләннең исеме - үги ана яфрагы.

б) Безнең авылда - бер мәчет бар.

в) Алия, Айсылу, Ләйсән - мәктәптә бик тырыш укучылардан саналалар.

5. Аергыч ачыклап килгән сүз ничек дип атала?

а) аныкланмыш;

б)аерылмыш;

в)сыйфатланмыш.

6. Тәмамлыкның нинди төрләре бар?

а) туры тәмамлык;

б) кыек тәмамлык;

в) икесе дә дөрес.

7. Хәлләрнең ничә төре бар?

а) 6;

б) 7;

в) 8;

8. Сүзләр арасында хәбәрлекле мөнәсәбәт булганда, …

а) аныклагычлар барлыкка килә;

б) бер сүз икенче сүз турында хәбәр итә, бу очракта җөмлә барлыкка килә;

в) бер сүз икенчесен ачыклап килә, бу очракта сүзтезмә барлыкка килә.

9.Шарт хәле - эш яки хәлнең …

а) шартын һәм ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

б) ничек үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

в) шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

10. Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсы исем сүзтезмә

булып килгән?

а) сулдан беренче;

б) укылган әсәр;

в) шәһәргә бару.

б) тикшерү; дөрес җавапларны карап, хаталарны билгеләү;

в) нәтиҗә ясау: хата җибәргән темаларны кабат карап чыгарга.

8. Рәсем буенча җөмләләр төзү.

а) - Ә хәзер әйдәгез, хәзер , газетага әзерләнгән фотохәбәрләр белән танышып китик. Күргәнегезчә. анда Теләче төбәгенең иң гүзәл урыннары сурәтләнгән. Сез бу рәсемнәрне игътибар белән караганнан соң. Күргәннәрегезне дә искә алып, Теләче сүзе төрле җөмлә кисәге булырлык итеп биш җөмлә төзеп язарсыз.

б) Җөмләләрне укып тикшерү.

׀׀׀. Йомгаклау.

1. Өй эше бирү.

- Ниһаять, укучылар, газетага әзерләнгән соңгы рубрика - «Өй эше» рубрикасы белән дә танышыр вакыт килеп җитте. Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәреннән 3-5 җөмлә күчереп алырга һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

2. Укытучы. Укучылар, шулай итеп, без җөмлә кисәкләрен тагын бер кат кабатлап чыктык. Димәк нинди җөмлә кисәкләре була инде?

Укучы.Баш һәм иярчен, модаль кисәкләр.

Укытучы.Әйе,бик дөрес. Баш кисәкләргә нәрсәләр керә?

Укучы.Ия һәм хәбәр.

Укытучы:.Нинди иярчен кисәкләрне беләсез?

Укучы. Аергыч, хәл, тәмамлык, аныклагыч.

- Модаль кисәкләр.

Укытучы. Дөрес , укучылар, сез «Җөмлә кисәкләре» темасын бик яхшы үзләштергәнсез. Дәрестән тыш вакытта да сүзләрне тиешле урында. дөрес кулланып, матур итеп сөйләшерсез дип ышанып калам..Ә үзеңнең сөйләмең белән башкаларны шатландыру өчен матур итеп сөйли белү бик мөһим.

3. Билгеләр кую.

- Бүгенге дәрестә, укучылар, сез үзегезнең белемегезне үзегез бәяләрсез. Сез дәрес барышында карточкаларыгызга баллар туплап бардыгыз, әгәр дә сезнең 5 яки аннан күбрәк балл икән «5»ле билгесе, ә калган очракта ничә балл булса, шул билгене көндәлекләрегезгә куясыз.

3. Саубуллашу.

- Шулай итеп, укучылар. менә «Теләче» газетасы редакциясендәгеләр, газетаны яратып укучылар белән хушлашыр вакыт та килеп җитте. Киләчәктә без сезнең белән редакциягә яңадан да кунакка килербез әле, ә хәзергә саубуллашабыз.

7

© 2010-2022