• Преподавателю
  • Другое
  • Җирдә нигез тамыр кирәк, хәтта җансыз ташка да. .. (М. Галиевның Нигез әсәре буенча дәрес планы)

Җирдә нигез тамыр кирәк, хәтта җансыз ташка да. .. (М. Галиевның Нигез әсәре буенча дәрес планы)

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә!" бүлегендә бирелгән Марсель Галиевнең "Нигез" повесте -минимумга кертелгән әсәр, программа буенча аны өйрәнүгә 4 сәгать бирелгән. Әлеге повестьны өйрәнү буенча тәкъдим ителгән дәрес үрнәге сыйныфта укучыларның ни дәрәҗәдә телне белүләренә, үзләштерүләренә карап, бер яки ике дәрескә исәпләнгән.

Тема: Җирдә нигез тамыр кирәк, хәтта җансыз ташка да...

Максат: Марсель Галиевнең биографиясен өйрәнү, «Нигез» повестен укып анализлау; логик фикерләү сәләтен үстерү; сентименталь рухтагы әсәрләр укырга күнектерү; тарихиүткәнебезгә ихтирам, тәрбияләү; туган җирнең, туган нигезнең кадерен белергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет - катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү.

Предмет - Марсель Галиев иҗаты белән танышу, "Нигез" повестен уку.

Шәхескә кагылышлы - тарихи үткәнебезгә ихтирам тәрбияләү; туган җирнең, туган нигезнең кадерен белергә өйрәтү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхси: туган җирнең кадерле булуын аңлау; тарихи үткәнебезгә игътибарлы булу.

Регулятив: үз фикерләрен әйтә белү.

Танып белү: укытучының сорауларына җавап бирә белү;эпик әсәрне анализлау алымнарын үзләштерү; эчтәлеккә карата үз фикерләрен белдерә һәм бәя бирә белү.

Коммуникатив: укуытучының, сыйныфташларының сорауларына җавап бирә белү; үз фикерләрен телдән яки язмача җиткерә белү.

Материал:дәреслек (2 нче кисәк, 54 - 59 нчы битләр), эш дәфтәрендә 36,

37 нче битләр.

Җиһазлау:мультимедиа проекторы, экран (такта), М.Галиевнең тормышы һәм иҗаты турында презентация, китаплары.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру

Психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү

Өй эшен тикшергәннән соң, укытучы бүгенге дәреснең дә темасы туган җир, туган туфрак белән бәйле булуын җиткерә.

  • "Туган җиремә" шигыренең төп темасы, фикере нәрсә? (Туган җирнең

бар нәрсәдән кадерле булуы, туган җирдәге һәр нәрсәнең кеше өчен кадерле икәнлеге.)

  • Әдәбиятта Туган җир, туган ил, туган туфрак темасы бик күп

әсәрләрдә чагыла. Ни өчен кешегә Туган ягы кадерле икән? (укучыларның фикерләре.)

  • Туган җир турында иҗат ителгән нинди әсәрләр беләсез? Аларның

авторлары сезгә билгелеме? (укучыларның фикерләре тыңлана)

  • Туган җир, туган нигезнең кадерле булуы турында язган әдипләребез

арасында Марсель Галиев тә бар.

3. Уку мәсьәләсен кую

Экранда - Харрас Әюпнең«Киткәннәрнең җылы аяк эзен саклап тора сыман бусага, кеше кайта, кайта туган өйгә, бик күп сулар аккан булса да» дигән юллары. Шигырь юлларын укыганнан соң, бергәләп дәреснең темасын билгеләү.

Бүгенге дәреснең максаты -М.Галиевнең "Нигез" повесте белән таныша башлау. Темадан чыгып, дәрескә уку мәсьәләсен укучылар белән бергәләп кую.

-М. Галиевнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу.

- "Нигез" повестеның 1нче өлешен уку, эчтәлеген аңлау.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Язучының иҗаты, тормыш юлы турында мәгълүмат.

1) - Марсель Галиев иҗаты сезгә танышмы?

2) Язучы турында презентация карау яки укытучының портрет, китапларын күрсәтеп сөйләве.

3) Дәреслекнең 54 нче битендәге биографик белешмәне уку,

4) Эш дәфтәренең 36 нчы битендә бирелгән Марсель Галиевнең тормыш юлы белән бәйле хронологик таблицаны тутырырга.

1946 нчы ел

1964 нче ел

1965 - 1968 нче еллар

1969 нчы ел

1974 - 1983 нче еллар

1979 нчы ел

1980 нче ел

2. "Нигез " хикәясенең 1нче өлешен уку.

1) Сүзлек өстендә эш. Интерактив тактада яңа сүзләр чыга.

кәүсә - ствол

боҗра - кольцо

тал - ива, верба

сиртмәле кое - колодец, имеющий коромысло (журавль)

ябалдаш - крона (дерево)

печән өсте - сенокос

мирас - наследие, наследство

Дәреслекнең 58 - 59 нчы битләрендәге сүзләр белән танышуны дәвам итәләр. (Сүзләрне хор белән кабат укып чыгалар, эчтән кабатлана. Соңыннан кайсы укучының ничә сүзне истә калдыруы ачыклана)

  • Бу сүзләр ярдәмендә эчтәлек турында белеп буламы? - укучыларны

кызыксындыру.

2) Өянке образына багышланган бүлекне укытучының сәнгатьле укуы, укучылар тыңлыйлар.

3) Укучыларны чылбыр буенча укыту.

4) Укучылар укытучының сорауларына җавап бирү рәвешендә үз сүзләре белән эчтәлек сөйлиләр.

  • Нәрсә турында сүз бара? Вакыйга кайда бара?

  • Өянке образы ни өчен бирелгән? Сезнең өй янында нинди агач үсә?

Аны кем утыртканын беләсезме?

  • Бу бүлектә Өянке нәрсәләрне күзәтә? Үткәннәрдән Өянке нәрсәләрне

хәтерли?

  • Әсәрдән Өянкенең сүзләрен табып укыгыз. Рус теленә тәрҗемә итегез.

  • Бу өлештә сынландырулар бармы? Укып күрсәтегез.

  • Әсәрдәге символик образларны табу (укытучы ярдәмендә):

Өянке - туган нигез;

Кулъяулык - бирелгән вәгъдәгә тугры калу, көтү;

Боҗралар - хәтер.

  • Бу өзектә нинди йола турында әйтелә? (печән өмәсе)

5) 1 нче абзацныңэчтәлеген русча сөйләгез.

6) 2 нче бүлек белән шул ук тәртиптә эшләү. Сорауларга җавап бирү:

  • Вакыйгалар кайда дәвам итә? Кемнәр турында сүз бара?

  • Сугышта исән-сау калырга хыялланган Байтирәк нәрсә турында

уйлаган? Уйларын кайчан тормышка ашыра? Шул юлларны табып укыгыз.

Көтелгән җавап: "Госпитальдә ятканда, гел бер уй уйлый идем: исән-имин калып, шушы өянке төбенә кайтып бер утырсам, үлсәм дә үкенмәм, дип... ун елдан артык вакыт үткән, менә беренче тапкыр киләм. Әйткәнен оныта шул адәм баласы..."

  • Байтирәкнең хатыны кем исемле? Алар ничек танышканнар? (әсәрдән

кабат шул урыннарны табып уку)

  • Өянке турында Байтирәк нинди сүзләр әйтә? Укыгыз.

Көтелгән җавап: "Әткәйдән калган мирас бит бу безнең... Берәрсе кисеп аударгандыр дип, иртәләрен куркып уянам."

  • Аның Хикмәтулла исемле абыйсы барлыгын ничек белеп була? Алар

үзара дус яшиләрме?

  • Өянкенең гомерен кем саклап кала? Әсәрдән шул урыннарны табып

укыгыз, үз сүзләрегез белән сөйләгез.

  • Сугыш вакытында авыл кешеләре нинди авырлыклар күргәннәр?

(укучыларның җаваплары тыңлана, хаталар булса, бергәләп төзәтелә. Укытучы укучыны дөрес итеп җөмлә төзергә өйрәтә.)

3. Һәр абзац белән танышып чыккач, дәреслекнең 59 нчы битендәге сораулар һәм биремнәрнеэшләү.

III. Рефлексив бәяләү

  1. - Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Марсель Галиев турында

нәрсәләр белдегез?

  • "Нигез" сүзе "туган җир" мәгънәсенә туры киләме? Байтирәк өчен

туган җирдә нәрсә бик кадерле? Ул үзе бу турыда нинди сүзләр әйтә? (Шушыннан бит күпме ирләр сугышка китте. Авыл күздән югалгач, иң соңыннан шушы Өянке хушлашып калды безнең белән. Яу кырындагы ирләрегезнең хәтерен кисәргә ничек кулыгыз бара?!)

  1. Укытучы нәтиҗә ясый: М. Галиевнең бу әсәрендә сюжет сызыгы -

Өянкенең кичерешләре. Аңа ел саен боҗралар өстәлә бара, ягъни һәркемнең күңел кичерешләрен, бар яңалыкны үзенә җыя. "Авылдашлар"ы авырлык килсә дә, шатлыклары булса да, Өянке янына киләләр. Кайтканны каршылаучы да, киткәнне озатучы да - Өянке. Башкалар белмәгәнне дә белә, ул - тарих.

  1. Әсәрдәге тагын кайсы образлар истә кала? Кайсы яклары белән?

  2. Дәрескә гомуми бәя. Укучыларга билге кую.

  3. Өй эше: а) әсәрнең ошаган абзацын сәнгатьле укырга өйрәнергә, шул өзек буенча 2 сорау төзергә;

ә) эш дәфтәрендәге 2 нче биремне эшләргә;

б) эш дәфтәренә Өянке сүзен төрле килешләргә куеп, җөмләләрне тутырып язарга (3 нче бирем).



© 2010-2022