План-конспект урока татарского языка в 6 классе

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Дата Татар теле. Дәрес т.т .-6 №


Тема. Рәвеш сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең максаты.

1. Рәвеш сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү.

2. Морфологик анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү.

3.

а) Биремнәрнең эчтәлегеннән чыгып, туган якка, табигатькә, кешеләргә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;

б) Вакытны дөрес файдаланып яшәүнең, гомернең асылын аңларга өйрәтү.

Җиһазлау.

6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге, такта, плакатлар, мультипроектор, электрон дәреслек, таратма материал.

Дәреснең тибы.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрестә кулланылган методлар:

әңгәмә, электрон дәреслектән файдаланып, төрле биремнәр үтәү, уен элементлары, сүзлек диктанты яздыру, сүзлек белән эшләү һ.б..

Дәрес барышы.

I. Оештыру этабы

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн, алсу таңнарга!

Хәерле көн, сайрар кошларга!

Хәерле көн, зәңгәр күкләргә!

Хәерле көн, якын дусларга!

Хәерле көн, матур кызларга!

Хәерле көн, батыр улларга!

Хәерле көн, изге әниләргә!

2.Укыту мәсьәләсе кую.

Уен."Кайсы сүз артык?" Кышын, еш, тиз, түбәннән, тиктомалга, болытлы. Сүзтемәләр уйлау.

Укытучының кереш сүзе. Укучылар, бүген без рәвешләрне кабатларбыз. Дәрес барышында белемнәребезне системалаштырырбыз, уңышларыбызга куанырбыз, кимчелекләребезне бетерү өстендә эшләрбез.

Дәреснең төп өлеше.

1.Үткәннәрне актуальләштерү. Рәвешләр турында сорауларга җавап бирү:

- рәвешләр нинди сүз төркеменә керә?

- нәрсәне белдерә?

2. төркемчәләрен билгеләү.

а) сүзлек диктанты язу.

Диктант тексты: яланбаш, ифрат , гаять, яфрактай, иртәгә,көндезен, аннан-моннан, югары, тиктомалдан,әйберләтә.

ә) перфокарта белән эш.Үзара тикшерү, бәяләү.

Б) 2шәр җөмлә төзү. Җөмләдә функцияләрен билгеләү.

Физминутка

2. Рәвеш дәрәҗәләрен кабатлау. Мультипроектор куллану. Ерак, күп, шәп, озак, яхшылап

рәвешләрен дәрәҗәләргә кую. Дөреслеген тикшерү.Үзбәя.

3.Мөстәкыйль эш.

Тест эшләү.124 нче күнегү.Дөреслеген тикшерү.

1.Рәвешләрнең төркемчәләре ничәү?

а) 4

ә) 5

б) 6

2.Рәвешләр кайсы җөмлә кисәкләре була?

а)тәмамлык

ә) ия

б) хәл, хәбәр, аергыч

3.Охшату-чагыштыру рәвешләре генә кергән рәтне билгеләгез

а) кебек, сыман, шикелле, төсле

ә) татарча, әйткәнчә, кояштай

б) акча, сызыкча, кыекча

4.Күләм-чама рәвешләре генә кергән рәтне билгеләгез

а) тиз, акрын, салмак

ә) алтылап, җиде-сигез, тугызлап

б) байтак, күп, аз

5.Вакыт рәвешләре генә кергән рәтне билгеләгез

а)бүген, кичен, иртәгә

ә) дүшәмбе, шимбә, җомга

б) юкка, юри, тикмәгә

6.Аларның авылы шәһәрдән ерак җөмләсендә ерак сүзе нинди җөмлә кисәге?

а)хәл

ә) хәбәр

б) аергыч

7.Рәвешләр исемләшәме?

а) әйе

ә) исемләшми

4.Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу.

а) бүген, энҗедәй сүзләренә морфологик анализ ясау.

Дәреснең йомгаклау әлеше.

- Терәк схема буенча рәвешләр турында сөйләү.

Өй эше.

1нче төркем-125 нче күнегү. Иң элек, тиз, күп, берьюлы сүзләренә морфологик анализ.

2 нче төркем- рәвешләр белән җөмләләр язарга






© 2010-2022