- Преподавателю
- Другое
- Конспект урока и презентация по татарскому языку на тему Аваз ияртемнәре (Звукоподражание)
Конспект урока и презентация по татарскому языку на тему Аваз ияртемнәре (Звукоподражание)
Раздел | Другое |
Класс | 7 класс |
Тип | Презентации |
Автор | Арсланова З.С. |
Дата | 13.12.2015 |
Формат | rar |
Изображения | Нет |
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
"10нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Аваз ияртемнәре
7 нче сыйныфта татар теленнән
дәрес эшкәртмәсе
Укытучы: Арсланова З.С.
-2015-
Тема: Аваз ияртемнәре
( Звукоподражаемые слова)
Максат: аваз ияртемнәре белән танышу, яңа сүз төркемен ачу, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру, сүзләр ясауга нигез булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру; аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану; татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту,туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: 1)7 нче сыйныф өчен дәреслек Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова.
2) Хәзерге татар әдәби теле. Д.Г.Тумашева Казан. 1978
Җиһазлау: төрле хайван, кош-корт, предмет тавышлары, рәсемнәре (слайдларда),кроссворд, презентация һ.б.
Дәрес барышы
I.Оештыру
-Исәнмесез, укучылар. Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы?
Хәзер презентация карап алыйк. Игътибар итегез, сез тавышлар ишетерсез. Тавышларны истә калдырыгыз(әтәч , кошлар, ишек шыгырдавы тавышы ишетелә).
-Без үткән дәрестә нинди тема үткән идек әле? Татар телендә нинди сүз төркемнәре бар?
- Мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре бар.(Слайд)
-Без нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?
- Исем, сан, сыйфат, рәвеш, фигыль, алмашлык. (Слайд)
-Нинди билгеләренә карап, без аларны мөстәкыйль сүз төркемнәре дип атыйбыз?
-Лексик мәгънәләренә карап: исем-предметны, сыйфат - предметның билгесен, фигыль -эш яки хәлне, хәрәкәтне, рәвеш билгенең билгесен, предметның билгесен белдерә;
-морфологик яктан-төрләнәләр, төрле кушымчалар ялгануы;
-синтаксик яктан төрле җөмлә кисәкләре булып киләләр.
II.Актуальләштерү
1)Кагыйдәне искә төшерү
-Мөстәкыйль сүз төркемнәре- реаль лексик мәгънәгә ия, морфологик яктан төрләнә(кушымчалар ялгана), синтаксик яктан җөмлә кисәге була.(Слайд)
2) Презентация өстендә эш
-Табигать рәсеме- кошлар сайрый, чишмә ага, әкрен генә музыка яңгырый(тавышлар). (Слайд)
3) Сорауларга җавап бирү
-Нинди тавышлар ишеттегез? ( су ага, кошлар сайрый, көй бар)
4) Җөмләләр төзү
-Хәзер табигать күренешенә карап, гади җөмләләр төзегез әле.(Җәйге урманда кошлар сайрый)
-Җөмләне матурайтып җибәрегез әле: чут-чут кошлар сайрый. (Слайд)
-Җөмләне катлауландырабыз: Җәйге урманда чут-чут кошлар сайрый, челтер-челтер чишмә ага.(Слайд)
5) Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү
-Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез(телдән).(Дөреслеге слайдта күрсәтелә).
-Челтер-челтер, чут-чут сүзләрен билгеләмәдек. (сыйфат-предметның билгесен белдерә, рәвеш фигыльне ачыклый, эш-хәрәкәтнең билгесен күрсәтә, билгенең билгесен ачыклый, ничек? соравын куеп була., фигыльне ачыклаган, ә билгене белдерми).
-Нәтиҗә- бу сүз төркемен беләбезме? Өйрәнергә тиеш булабыз.
-Сез рәсемнәрдә нинди тавышлар ишеттегез әле? (кошлар, чишмә...) Ә беренче рәсемдә: ат, арба шыгырдавы, әтәч, эт, сыер мөгрәве)
-Авыл күренешен күрдек.
III. Яңа теманы үзләштерү
1) -Ә хәзер тагы тавышларны тыңлыйк әле (ишек, акча, будильник). Бу тавышларның яңгыравына охшатып төрле авазлар әйтәбез, шулаймы? Димәк, авазларны предмет, яки кеше, хайван тавышларына охшатып әйтәбез түгелме? Русча да подражаем-звукоподражаемые слова дип атыйбыз бу сүзләрне.
2) Мисаллар китерү (Слайд)
-Мәсәлән:
җил улавы-у-у-у;
бүре улавы да-у-у-у;
сызгыру-фью-у-у;
күзгә бәйле-әлҗе-мөлҗе;
пышылдап сөйләшү-чыш-пыш;
торналар кычкыруы-торрыйк-торрыйк;
озынборын яки чебен-беззз;
флаг-җилфер-җилфер итә һ.б.
2) Кроссворд чишү -тавышлар ярдәмендә чишәбез.(Слайд)
-бака тавышы
-тавык
-карга
-каз
-чишмә
-яңгыр
-сарык
-эт
-чебен
-мәче
бүре
3) Дәфтәрләрне ачып числоны һәм теманы язып куябыз. (Слайд)
-Аваз ияртемнәре нәрсә белдерәләр?
-Кеше тавышы, табигать күренешләре тавышлары, төрле җан ияләре тавышлары, предмет тавышларын белдерәләр.
4) Кагыйдә:
Аваз ияртемнәре- кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләр.
-Ияртем нәрсә ул? (подражать-иярү) Тавышларга охшатып сүзләр ясыйбыз.
-Аваз ияртемнәре берничә төркемгә бүленә:
1. Кешеләрнең төрле халәтен белдерә торган сүзләр:мышык-мышык елау, төчкерү, лач-лоч сагыз чәйнәү, шырык-шырык көлешкән тавышлар һ.б.
2. Кош-корт, җәнлек тавышлары: чирик-чирик кош сайрый, кар-кар карга кычкыруы һ.б.
3.Төрле предмет чыгарган тавышлар: ишек шыгырдавы, сәгать тавышы, акча шалтыраган тавышлар һ.б.
4.Күреп-тоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерә торган сүзләр: караңгыда күзләр әлҗе-мөлҗе килә, ялт-йолт яшен ялтыравы һ.б.( Слайд)
IV. Ныгыту
1. Бирем үтәү (слайд):
Аваз ияртемнәрен язып алыгыз, мәгънәләрен ачыклагыз.
-
Кызчыклар бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар (А. Гыйләҗев).
-
Бала-чага урамнан керергә өлгерә алмады, ялтыр-йолтыр яшен утлары уйнарга тотынды (Г.Ибраһимов).
-
"Вау!" да "вау!" да, "һау!" да "һау!"-
Бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә. (Г. Тукай)
-
Төнбоеклы күл өстендә
Йолдызлар җем-җем итә. (Ә. Бакиров)
Тикшерәләр(слайд):
Шырык-шырык - кеше халәте, көлү.
Ялтыр-йолтыр- табигать халәте, яшен яшьнәү.
"Вау!" да "вау!" да, "һау!" да "һау!"- эт тавышы.
Җем-җем - табигать күренеше, йодызлар балкуы.
Бәяләү критерийлары(слайд):
"5"- барлык аваз ияртемнәрен дә таптым.
"4" - аваз ияртемнәренең мәгънәсен таба алмадым.
"3" - биремнәрне иптәшем ярдәмендә генә эшләдем.
2. Бирем үтәү (слайд)
Бирелгән аваз ияртемнәренең мәгънәләрен ачыклагыз.
Актив кулланылучы
аваз ияртемнәре
Мәгънәләре
Келт-келт
Шырык-шырык
Мыгыр-мыгыр
Кыйгак-кыйгак
Һау-һау
Дер -дер
У-у-у
Фью-у
Гөр-гөр
Лач-лоч
-Нәрсә тавышлары? Нәрсәне белдерәләр?
Стикерларына (сары кәгазьләренә) критерийларга карап, һәр бирем өчен билге куялар.
Тикшерәләр( слайд):
Мәгънәләре
Сәгать тавышы
Көлү тавышы
Мыгыр-мыгыр
Казлар тавышы
Эт өрү
Өшүдән калтырау
Җил улау, бүре улау
Сызгыру тавышы
Күгәрчен гөрләве
Сагыз чәйнәү
Бәяләү критерийлары (слайд):
"5"- барлык аваз ияртемнәрен дә таптым.
"4" - 3 аваз ияртеменең мәгънәсен таба алмадым.
"3" - биремнәрне иптәшем ярдәмендә генә эшләдем.
3. Бирем үтәү (слайд):
Бирелгән җөмләләрдә төшеп калган аваз ияртемнәрен язарга.
1. Сәгать йөри: "..."
-Тиз бакчага кит- кит!
2. Куян .... агач каерысы кимергән.
3. ... сайрый сандугачлар, җәйге таң сызылып бара.
4. Ул күпме су эчмәгәнлектән чамалый−чамалый .... йотты.
Тикшерәләр(слайд):
1. Келт-келт
2. Кетер-кетер
3. Чут-чут
4. Голт- голт
Билге куялар(стикерда)
V. Йомгаклау
1) Нәтиҗә:
Димәк, аваз ияртемнәре нәрсә белдерәләр? Ни өчен аваз ияртемнәре дип аталалар?(нинди дә булса тавышка ияртеп ясалган)
-Ни өчен аваз ияртемнәре кирәк?
-Сөйләмебезне матурлыйлар.Беренче очракта җөмләләр коры, ямьсез яңгырады, икенчесендә - матур җөмләләр төзедек.
2) Кагыйдә укыла
- Аваз ияртемнәреннән яңа сүзләр ясый алабыз, шуңа без аларны мөстәкыйль сүз төркемнәренә кертәбез.
- Иң беренче рәсемне искә төшерик әле: ат, арба, яшеллек, авыл күренеше.
-Икенче табигать күренешен карыйк әле.Төссез, урман үлгән, ямьсез, бернинди дә тавышлар ишетеп булмаячак бу урманда.
-Табигатебез матур булсын өчен безгә нишләргә кирәк?
-Дәресемне шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Күктә кояш балкып яктыртсын.
Җилләр шаулап иссен.
Чишмәләр челтерәп аксын.
Кошлар сайрап , кәефебезне күтәрсен!
VI . Өй эше
-
Кагыйдәне укырга ( 124 нче бит).
-
Дәреслектәге 221 нче күнегүне эшләргә.
-
Матур әдәбият әсәреннән аваз ияртемнәре кергән 5 җөмлә язып килергә.
Стикерга (кәгазьгә ) үзләре куйган билгеләр җыеп алына.
Рәхмәт! Сау булыгыз!