Татар теле укытучыларына ярдэмлек заманча дәрес

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Заманча дэрес»

Мин бүгенге семинарда Россия Федерациясе милли мәгариф доктринасының (№ 42 "УГ" от 19.10.2000) мәгариф системасын тәэмин итүче берничә факторга тукталып китәсем килә:

  • буыннарның тарихи бәйләнеше, милли культураны үстерү һәм башка халыкларга җиткерү.

  • Туган ил патриотларын тәрбияләү. Без тәрбияләгән балалар шәхес иреген һәм хокукларын хөрмәтләргә һәм алар югары әхлакка ия булырга тиеш.

  • Балалар һәм яшләрнең дөньяга карашы күпкырлы һәм заманча булырга тиеш, алар үзләренең күнекмәләрен үзлектән үстерә белергә тиеш.

Без һәрберебез, хәзерге заман укычысына нинди белем һәм белемне күпме күләмдә биререгә дип уйланабыз?

Баланы шәхес буларак ничек үстерергә?

Мәгарифнең эчтәлеге, стуктурасы һәрвакытта да педагогия фәненең игътибар үзәгендә булды.

Күренекле педагог - галимнәр хезмәтләрендә язылганча, дәрес - мәктәптә белем бирүнең төп формасы.

Дәреснең һәр элементы һәм ул үзе тулысынча уку материалын үзләштерүнең дидактик принциплары нигезендә төзелә. Алар уку-укыту процессының эчтәлеген билгели.

Уку-укыту процессы төшенчәсе укыту-тәрбия процессын күз алдында тота, чөнки укыту һәм тәрбия аерылгысыз. Ләкин ул һәрвакыт яңара һәм ул катлаулана бара. Без аны Мәгарифне модернизацияләү концепциясен тормышка ашыру нигезендә карыйбыз. Ул укыту системасын укучының билгеле бер белемнәр җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, ә бәлки аны шәхес буларак үстерүгә дә юнәлтүне күздә тота.

Ә инде укучыны шәхес буларак үстерү бөтенләе белән укытучының белемнән, аның бай тәҗрибәсеннән тора.

Укытучы - шәхес буларак, үзенең интеллектуаль һәм һөнәри ихтыяҗын турыдан-туры иҗат эшчәнлегендә, ягъни уку-укыту процессында укучыларны канәгатъләндерә торган, югары дәрәҗәдә үсешкә ирешкән шәхес булырга тиеш.

Иң мөһеме: укытучы укучыны кеше, тормыш, җәмгыять, кешелек өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр белән баетырга тиеш.

Без үзлекләргә кушып шуны әйтеп үтәсе килә:

  • укытучы үз белемен күтәрүдә нәтиҗәле эшләргә;

  • укучыларда иҗатка мәһәббәт тәрбияләргә;

  • укучыларның гомуми белемнәрен һөнәри ориентация белән бәйләргә;

  • компьютер технологияләрен куллана белергә тиеш һ.б.

Укытучының дәрес концепциясе һәм технологиясен төзи белүе - хәзерге заман дәресенә куела торган төп шарт.

Инновацион укыту шартларында дәрес технологияләре тулысынча яңартыла. Ул исә укытучының да укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә.

Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдә, мәгълүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый. Моңа дәресне һәм укыту процессын яңартырга кирәк.

Нинди соң ул заманча дәрес? Ул нинди булырга тиеш?

Заманча дәрес - ул хәзерге заман таләбенә туры килергә тиеш. Барысыннан да бигрәк, бу дәрестә укытучы, укучыны шәхес буларак үстерүдә үзенең барлык белемен, күнекмәләрен кулланырга тиеш.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, заманча дәрес ул - "чуп-чар" кәрзине түгел. Кайбер укытучылар заманча дәрес күрсәтәм дип, булган барлык алымнарны, технологияләрне кулланып "бала башын катыралар".

Заманча дәреснең идеясе - укучыны шәхес буларак үстерүдә, укыту һәм тәрбия бирү процесының бердәмлегендә. Югыйсә күп кенә педагоглар 45 минутлык дәрестә, фәкать укыту белән генә шөгыльләнәләр, ә тәрбия мәсьәләсен сыйныф сәгатьләрендә (атнага бер), сыйныфтан тыш чараларда (айга бер) тәрбия белән шөгыльләнергә кирәк дип саныйлар.

Заманча дәреснең иң мөһим шарты булып - укучыны шәхес буларак үстерүдә бирү процессының бердәмлелеге тора.

Шулай булгач заманча дәрес

  • укучыны тирән һәм ныклы белемнәр белән коралландырырга;

  • укучыны "Укырга" өйрәтергә;

  • укучының мөмкинлекләрен ачырга;

  • укучыны әхлаклы, гомуми кешелеклелек сыйфатларына һәм башка кыйммәтләргә ия булырга өйрәтергә тиеш




Никитина Валентина Николаевна

© 2010-2022