Доклад на педсоветеСовременное состояние обучения в сельской школе

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Хәзерге заман мәктәбе үзенең үсешендә катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр : мәгариф системасын яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең методологик һәм оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды.

Заман таләбе-баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен эстереп, аны иҗади шәһес итеп тәрбияләү.

Без баланың сәлатен никадәр тизрәк күреп алабыз, үстерәбез,уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорыйдип әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үзкызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса. Укучыларның иҗади казанышлары-бу мәктәпнең җимеше. Гомумән ,һәр уңышка ирешунең сәләт-талант кына түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез.

Безнең Кәче төп гомумбелм мәктәбенең укучылары да барлык район олимпиадаларында актив катнашалар, призлы урыннар да булгалый. Укучылар Бөтенроссия заочная дистанцион олимпиадаларда катнашалар. Укытучылар ярдәме белән иҗади конкурсларда чыгыш ясыйлар. "Бердәм Россия " партияесе оештырган Рәсем конкурсларында призлы урыннар алала, физкулҗтура,спорт ярышларында даими катнашалар. Үземнең фәннәргә килгәндә, гадәттә районның беренче бшлегенә керергә тырышабыз. Ләкин мәктәптә бар фәннәрне яхшы итеп үзләштереп баручы укучылар саны елдан-ел кими бара. Олимпиадага бер үк укучылар бара, гадәттә болар авылның интелегнт гайләләреннән яки укытучы балалары, аңлы рәвештә укып баручы балалар. Алар ял курми олимпиадалар чорында. ЕГЭ,ГИАлар кергәннән бирле төп көчне балалар рус теле һәм математикага биреләләр, безнең фәннәр икенче планга күчә. Шулайда заманына курә өстәмә белемне балалар компьютер тестларыннан,википедия, biologia.ukoz, biologicheskie portaly,geo-edu,

mosgeo..һ.б сайтларыннан алалар.Ә инде мәктәп программасын йомшак үзләштерүче укучылар һәр класста бар дисәм,9 нчы классыбыз аерылып тора безнең,анда андый укучылар юк.Калганнарында дәрескә әзерләнмичә,тиешле уку әсбабын сатып алмыйча,дәрестә бер нәрсә эшләмәгән укучылар да бар.Безнеә бурыч-аларны "3"билгесенә булса да тарту,кызыксындыру чараларын табу.



© 2010-2022