Җыю саны турында төшенчә (6 сыйныф)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес темасы: "Җыю саны турында төшенчә".

I. Дәреснең максатлары:

1) фәнни максат: укучыларга җыю саны турында гомуми мәгълүмат бирү;

2) коммуникатив максат: укучыларның сөйләм һәм язма телләрен үстерү;

- эзлекле фикерләү мөмкинлекләрен үстерү.

3) тәрбияви максат: гаиләгә карата хөрмәт хисе уяту.

II. Дәреснең бурычлары:

  1. җыю санын тирәнтен өйрәнү;

  2. алган белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту;

  3. саннар ярдәмендә укучыларның сүз байлыгын арттыру.

III. Дәреснең принциплары:

  1. дидактик принциплар: фәннилек, эзлеклелек, теориянең практика белән бәйләнеше, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы, укучыларга индивидуаль якын килү;

  2. лингвистик принцип: функциональ;

  3. гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик ("Минем гаиләм" темасына әңгәмә).

  4. хосусый методик принцип: теоретик материал белән сөйләм практикасының берлеге.

IV. Уку-укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: дәреслек белән эш, күнегүләр эшләү, карточкалар эшләү.

VI. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату..

VII. Җиһазлау: таблица, дәреслек, акбур, такта.

VIII. Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. - Яңадан эшләнгән өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2005. - 191б.

  2. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6нчы с-фы өчен дәреслек/ Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова һ.б. - Үзгәрт. Һәм тулыл. 4нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 263б.

  3. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы/Ф.С. Вәлиева Г.Ф. Саттаров. - Казан: Раннур, 2000. - 455б.

  4. Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория. Дәрес эшкәртмәсе. Планнар. Тестлар/ М.М.Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов. - Казан: "Отечество", 2008. - 164б.

Дәрес планы

I. Башлам өлеше. 1 м.

II. Актуальләштерү этабы: 7 м.

  1. өй эшенә бирелгән 167 нче күнегүне тикшерү;

  2. өйрәнелгән сан төркемчәләрен искә төшерү.

III. Яңа материалны аңлату: 7 м.

  1. дәреслек һәм таблицага таянып теманы аңлату;

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы: 25 м.

  1. дәреслектәге 168 нче күнегүне эшләү (телдән);

  2. дәреслектәге 169 нчы күнегүне эшләү (язмача);

  3. физкультминутка;

  4. тәкъдим ителгән җөмләләрне җәенкеләндерергә;

  5. карточкалар эшләү;

  6. "Минем гаиләм" темасына әңгәмә кору;

V. Өйгә эш: 100 нче биттәге 170 нче күнегүне эшләргә (язмача) 2м.

VI. Дәрескә йомгак: 3 м.

  1. сорау-җавап формасында;

  2. билгеләр кую.

Дәрес барышы

I.1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Китап, дәфтәрләрегез әзерләнгәнме? Сыйныфта кем дежур? (укучы җавап бирә). Кәефләрегез ничек? Ярый, бик әйбәт. Алайса хәзер дәресне башлыйбыз. Мин Алия Мөдәрисовна булам, бүгенге дәресне мин алып барачакмын.

II.1. Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше итеп нәрсә бирелгән иде әле?

Укучы: 167 нче күнегүне язмача эшләргә.

Укытучы: Әйе. Әйдә, Руслан, биремне укып кит әле. (бирем укыла). Әйдәгез, хәзер тиз генә өй эшен тикшереп алыйк, кем башлый? Яле, Хәмит. Дәфтәрләрегезне карыйк әле, барыгыз да эшләдегез микән? (дәфтәрләр тикшерелә). Ярый, молодцы, булдыргансыз. Укучылар, сез алдагы дәресләрдә нинди сан төркемчәләрен өйрәнгән идегез, искә төшерик әле.

Укучы: Микъдар, тәртип, бүлем, чама саннарын өйрәндек.

III.1.Укытучы: Әйе, дөрес. Бүген без сезнең сан төркемчәсенең соңгысын өйрәнәчәкбез. Ул - җыю саны. Димәк, дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге дата һәм теманы язып куябыз. Булдымы? Дәреслекләрегезнең 99 нчы битен ачыгыз, кагыйдәне кем укып китәргә тели? Яле, Илфат.

Укучы: (кагыйдәне укый).

Укытучы: Укучылар, игътибар белән тыңлап утырабыз. Димәк, бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдергән һәм Ничәү? Күпме? сорауларына җавап биреп килүче сан төркемчәсе җыю саны дип атала. Һәм ул төп санга -ау/-әү кушымчалары ялганып ясала. Җыю санының саналмышы булмый, укучылар. Таблицага карагыз әле. (Таблица буенча өстәмә аңлатыла). Ә хәзер дәфтәрләргә җыю санының сорауларын һәм кушымчаларын язып куябыз. (яздыртыла). Булдымы? Укучылар, тактадагы җөмләләргә игътибар итегез әле. (тактага эленгән җөмләләр буенча тагын бер кат кушымчалары күрсәтелә).

1. Ике малай футбол уйный - икәү футбол уйный.

2. Ун кыз җырлый - унау җырлый.

Анлашылдымы?

Укучы: Әйе.

IV. 1. Укытучы: Бик яхшы. Дәрес барышында аңлашылмаган урыннар булса сорагыз. Ә хәзер 168 нче күнегүне телдән эшлибез. Әмир, биремен укы әле.

Укучы: Сәнгатьле итеп укыгыз. Җыю саннарын табып, сораулар куегыз.

Укытучы: Димәк, укучылар, сезгә башта җыю санын табарга, аннары шуңа сорау куярга туры киләчәк. Әйдә, Настя, беренче җөмләне укы әле. (укучылардан берәр җөмлә эшләтелә).

168 нче күнегү.

1. Ничәү чыгар бу ишектән?

Икәү (ничәү?) микән, өчәү (ничәү?) микән?

2. Икәү кар базы казыдык,

Таштан стена өйдек. (Р.Г.)

3. Олы юлның чатында син,

Шуңа һичкем үтми читләп.

Берәү уза дөбер-шатыр,

Берәү уза ипләп-ипләп. (Ф.Я.)

4. Бер кыз бала җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк, диеп

Өйрәткән энесенә. (Г.З.)

5. Бер генә димә, - дошманым, -

Берсе дә тәңгәл йөзгә.

Йөзәү булса да дусларың,

Әз булыр - тагын эзлә! (Р.)

2. Укытучы: Молодцы, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер 169 нчы күнегүне язмача эшлибез. Ике укучы тактага чыга. Яле, Айгөл, биремен укы әле.

Укучы: Күчереп языгыз. Җыю саннарының астына сызыгыз.

Укытучы: Анлашылдымы, укучылар. Хәзер Хәмит белән Әмир тактага чыга, калганнар урыннарда эшли.

169 нчы күнегү. 1. Без икәү: әткә куян, әнкә куян. (Г.Т.) 2. Анда ишекләр бик күп: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... 3. Ял итәбез дә тагын менәбез: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү... тагын бик күп баскычлар менәбез. (А.А.) 4. Хәмит белән икәү генә идек бит әле без биредә. (Л.И.) 5. Безнең авылда Наилләр генә җидәү. (Н.К.) 6. Палатада без өчәү (Б.К.)

3. Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар. Хәзер без сезнең белән физкультминутка эшләп алырбыз. Бастык. Димәк, "без яздык, яздык, яздык" дигәндә кулларыгызны язган шикелле итеп селкисез, "безнең бармаклар талды" дигәндә бармакларыгыз һәм кулларыгызны селкетәсез, "без хәзер ял итәбез" дигәч, чүгәләп аласыз һәм "тагын язып китәбез" дигәндә, яңадан кулларыгызны язган шикелле итеп селкисез. Аңлашылдымы? Башладык. (физкультминутка ясала).

Укытучы: Бераз ял иттегезме, укучылар?

Укучы: Әйе.

4. Укытучы: Алайса эшебезне дәвам итәбез. Мин сезгә хәзер сүзтезмәләр язылган карточкалар өләшәм. Сез әлеге сүзтезмәләрне җәенкеләндереп җөмләләр төзергә тиеш буласыз. Дәфтәрләрдә генә эшлибез. Сораулар булса мөрәҗәгать итегез. Беренче эшләп бетергән 5 кеше минем яныма килеп күрсәтер.

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

5. Укытучы: Молодцы, укучылар. Бу биремне дә булдырдыгыз. Хәзер мин сезгә тагын карточкалар таратам. Боларын карточкаларда гына эшлибез. Биремен Илфат укып китсен әле.

Укучы: Саннарны табып, асларына сызарга һәм өстенә төркемчәсен язарга.

Укытучы: Бу биремдә сезгә җөмләләрдә саннарны табып, өсләренә төркемчәләрен, ягъни сез алдагы дәресләрдә өйрәнгән микъдар, тәртип, чама, бүлем саннары һәм бүген өйрәнгән җыю саны дип күрсәтергә тиеш буласыз. Аңлашылдымы?

Карточка №1.

1. Без гаиләдә биш (микъдар саны) кеше. 2. Мин татар гимназиясенең алтынчы (тәртип саны) сыйныфында укыйм. 3. Безнең дәресләр кырык бишәр (бүлем саны) минут бара. 4. Минем әбиемә җитмеш биш (микъдар саны) яшь. 5. Алсуның якын дусты берәү (җыю саны) генә. 6. Алар ишектән икәүләп (чама саны) килеп керделәр. 7. Бәйрәмдә катнашучылар икешәр (бүлем саны) шигырь сөйләделәр. 8. Чаңгы ярышында унау (җыю саны) катнаштык, мин дүртенче (тәртип саны) урын алдым.

Карточка №2.

1. Мин гаиләдә икенче (тәртип саны) бала. 2. Расписание буенча бүген минем алты (микъдар саны) дәрес. 3. Безнең сыйныфта яхшы укучылар җидәү (җыю саны). 4. Җыелышка унлап (чама саны) кеше килгән иде. 5. Без җидешәр (бүлем саны) буын бабаларыбызны белергә тиеш. 6. Айратның абыйсына егерме биш (микъдар саны) яшь. 7. Сыйныф белән урманга экскурсиягә баргач, мин биш-алты (чама саны) гөмбә таптым. 8. Без унбишенче (тәртип саны) йортның җиденче (тәртип саны) катында яшибез.

6. Укытучы: Молодцы, укучылар. Сез эшләгән әлеге биремдә гаиләгә кагылышлы җөмләләр очрады, шулай бит?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Сез үз гаиләгезне яратасызмы соң, укучылар?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Әти-әниләрегезнең сүзен тыңлыйсызмы?

Укучы: ... .

Укытучы: Әти-әниләрне, әби-бабайларны яратырга, хөрмәт итәргә кирәк, шулай бит, укучылар. Алар безне үстерәләр, тәрбиялиләр, шулай бит?

Укучы: ... .

V. Укытучы: Дөрес әйтәсез, укучылар. Ә хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз. Өй эшен язып куябыз. Өй эше: 100 нче биттәге 170 нче күнегүне язмача эшләргә. Биремен карап үтик әле. (бирем аңлатыла). Аңлашылдымы, укучылар?

Укучы: Әйе.

VI.1. Укытучы: Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди тема үттек инде?

Укучы: Җыю саны.

Укытучы: Әйдәгез, кагыйдәсен искә төшереп китик әле. Яле, Айдар. (берничә укучыдан сорала).

Укытучы: Ярый, укучылар. Барысын да аңладыгызмы? Сорауларыгыз юкмы?

Укучы: Юк.

VI.2. Укытучы: Укучылар, барыгыз да молодцы! Булдырасыз икән. ......, ....., .... көндәлекләрегезне китерегез, билгеләр куям. Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

Карточка № 1.

Берәү ашый, өчәү йөгерә, бишәү уйный, унау укый, алтау яза.

Карточка № 2.

Бишәү бии, җидәү сөйләшә, алтау тыңлый, унау яза, өчәү эшли.

I вариант

1. Без гаиләдә биш кеше. 2. Мин татар гимназиясенең алтынчы сыйныфында укыйм. 3. Безнең дәресләр кырык бишәр минут бара. 4. Минем әбиемә җитмеш биш яшь. 5. Алсуның якын дусты берәү генә. 6. Алар ишектән икәүләп килеп керделәр. 7. Бәйрәмдә катнашучылар икешәр шигырь сөйләделәр. 8. Чаңгы ярышында унау катнаштык, мин дүртенче урын алдым.

II вариант

1. Мин гаиләдә икенче бала. 2. Расписание буенча бүген минем алты дәрес. 3. Безнең сыйныфта яхшы укучылар җидәү. 4. Җыелышка унлап кеше килгән иде. 5. Без җидешәр буын бабаларыбызны белергә тиеш. 6. Айратның абыйсына егерме биш яшь. 7. Сыйныф белән урманга экскурсиягә баргач, мин биш-алты гөмбә таптым. 8. Без унбишенче йортның җиденче катында яшибез.

15

© 2010-2022