План профессионального развития учителя татарского языка

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районы

Яңабирде гомуми урта белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдикова Юлия Касыйм кызының

2011-2015 нче елларга перспектив үсеш планы.

Бүгенге көн мәктәбе алдына хәзерге тормышка яраклашкан, конкурентлыкка ия булган , грамоталы , иҗади шәхес тәрбияләү бурычы килеп басты. Бу бурычны чишүдә ,әлбәттә, укытучы зур роль уйный. Хәзерге заман укытучысы яңа идеяләр белән сугарылган, заманча технологияләр белән "коралланган"булырга тиеш. Ә бу үз чиратында уку,эзләнүләрне таләп итә.

Методик темам: " Коммуникатив технология нигезендә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру."

Максат һәм бурычлар.

  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне эшемдә куллану.

  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

  4. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

  5. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

  6. Язма һәм телдән укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә халык педагогикасын, матур әдәбиятны актив куллану. Белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

  7. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

  8. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

  9. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга игътибар итү.

  10. Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

  11. Укучыларның сөйләм телен баету.

  12. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

  13. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

  14. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

  15. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.



1. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.



  1. "Мәгариф" журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

  2. "Татар грамматикасы"н уку, өйрәнү.

  3. Сафиуллина Ф.С.ның "Хәзерге татар әдәби теле" китабын өйрәнүне дәвам итү.

  4. "Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы" китабын эштә файдалану.

  5. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  6. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

  7. Сингапурча укыту алымнарын куллану.

  8. Газета- журналларга язылу, туплау.

  9. Р.З.Хәйдәрова дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

  10. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

  11. Методик папканы тулыландыру, баету.

  12. Портфолионы яңарту.

  13. БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

2. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.



  1. Шәхси китапханәне халык авыз иҗаты үрнәкләре, матур әдәбият белән баету.

  2. Интернет чыганакларыннан актив файдалану, туплап бару.

  3. "Мәктәп китапханәсе" сериясендә басылган китапларны уку.

  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

  6. Бәйләнешле фикер йөртүгә ярдәм буларак, рәссамнарның эшләрен куллану.

  7. Халык педагогикасы турында язылган басмаларны булдыру.

3. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.



  1. "Татар халык педагогикасы", татар халык авыз иҗаты әсәрләрен дәресләрдә актив файдалану, тәрбия сәгатьләрендә куллану.

  2. Электрон дәреслекләр,"Бала" сайтындагы мультфильмнарны актив куллану.

  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.

  4. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

  5. "Время", "Вести", "Татарстан хәбәрләре" программасын карау.

  6. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

  7. Законнар белән танышу.

  8. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

  9. Укучыларга бирем белән карточкалар әзерләүне дәвам итү.

  10. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

  11. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

  12. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.

  13. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.

  14. Авыр үзләштерүче укучылар белән индивидуаль эш алып бару.

  15. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

  16. .Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

  17. Укучылар белән БРТ материалларын өйрәнү.

  18. . Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

4. Педагогик тәҗрибә уртаклашу.

  1. Район семинарында чыгыш: "Кызыксындыру чарасы буларак уен технологиясе ".

  2. Педагогик киңәшмәдә доклад : "Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану".

  3. Район методик берләшмә утырышына доклад: "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда укытучының роле".

5. Практик чыгышлар.

1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

2. "Туган тел" айлыгы үткәрү.

3. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

4. Татар теленнән һәм әдәбияттан ачык дәресләр күрсәтү.

5. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

6. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.



6. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү



  1. Компьютерда эшләргә өйрәнеп бетерү.

  2. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

  3. Эксельдә эшләүне камилләштерү.

  4. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

  5. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.



© 2010-2022