Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халниязова Зөлфия Альберт кызының Портфолиосы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе"







Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Халниязова Зөлфия Альберт кызының

Портфолиосы



Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халниязова Зөлфия Альберт кызының Портфолиосы
















Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укутучысы
Халниязова Зөлфия Альберт кызы


Белеме: югары, АДПИ, филология факультеты «Татар теле һәм татар әдәбияты» 1998 ел

Квалификация: II квалификацион категория, 2009 нчы ел.

Педагогик эш стажы :19 ел, татар теле һәм әдәбияты укыту өлкәсендә 17 ел.

Методик темасы: «Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уку һәм язу күнекмәләрен үстерү, милли үзаң, әдәп, инсафлылык, туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту».


Бурычлар һәм максатлар:
1.Рус телле укучыларны, дәүләт теле буларак, татар телен өйрәнүгә җәлеп итү;
2.Укучыларның интеллектуаль , иҗади сәләтләрен ачыклау;
3.Укучыларда милли үзаң һәм әхлак тәрбияләү,милли тәрбия традицияләрен саклау.
4.Балаларны киләчәк тормышка әзерләү;
5.Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;
6.Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.





Үз эшемә анализ

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уку һәм язу күнекмәләрен үстерү, милли узаң, әдәп, инсафлылык, туган як тарихның өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү" дигән тема өстендә эшлим.7 нче сыйныф татар төркемен, 3,6,8,10,11 нче сыйныфлар рус төркемен укытам .
Үз телен онытып руслашкан баланы яңадан үз аңына кайтару искеткеч авыр эш.
Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты - аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга, язарга,сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү сүз байлыгын арттыру. Шушы максатларга ирәшү өчен һәр дәрестә төрле алымнар кулланып, балаларны актив сөйләмгә тартырга тырышам һәм үз алдыма балаларның иҗади фикерләү һәм мөстәкыйль эшләү сәләтен үстерү проблемасын куйдым.
Тел һәм әдәбият аша балаларда әхлаклык сыйфатлары тәрбияләү - иң мөһим бурычларның берсе. Укучыларга туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның мәдәниятын , гореф -гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтүгә бәйле. Шуңа күрә мин укучыларымны үз млләтен, туган туфрагын, нигезен, әти - әнисен, әби - бабайларын, үз нәселен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Моның өчен төп игътибарны укучыларда туган төбәгебезнең күрнекле кешеләренә, туган ягыбызның матур тәбигатенә ихтирам хисләре тәрбияләүгә, Татарстан, Азнакай җиренең гүзәл җир икәнен төшендерүгә юнәлдерәм. Балаларны түбәндәге класстан тыш чараларда һәм ачык дәресләрдә күреп була. "Табын янында утыру кагыйдәләре". Бинар дәрес.(2013) "В хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу һәм дөрес уку күнекмәләре бирү.Сингапур методикасын кулланып ачык дәрес бирү(2013),М.Җәлил - каһарман шагыйрь КВН(2013), "Тамчы - шоу".Интелектуаль күңел ачу уены(2014), "Сәләтлеләр көч сынаша." Интелектуаль күңел ачу уены.
5 сыйныфлар(2014),Мәкальләр көне 6нчы сыйныфлар (2015), Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә "әдәби-музыкаль кичә(2015), "Ак калфак"ачык дәрес 6нчы сыйныф.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга яңа сүзләр тәкъдим итәргә һәм аңлатма бирергә кирәк. Укучыларга яңа сүзләр тәкъдим итәп аңлатма биргәндә, тыңлап аңлау- аерым авазларны, сүзләрне, сүзтезмәләрне, грамматик калыпларны ишетеп таный белү дигән сүз. Бу төп күнекмәләрне булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар.Шулай ук беррәттән укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар бирәм.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучылар язу күнекмәләре өстендә эшлиләр. Дөрес язуның өч нигезе бар: 1) фонетик нигез, 2) морфологик нигез, 3) график нигез. Татарча грамоталы язарга өйрәтү рус мәктәбендә гаять авыр. Моның сәбәпләре күп. 1) аваз белән хәреф еш кына туры килми, 2) ассимилияция, диссимиляция, редукция...

Язма сөйләмгә өйрәтү диктантлар, изложенияләр, сочиненияләр аша да бара.
Туган тел дәресләрендә укучыларның белемнәренең тикшерү ысулы-тест. Тестлардан кала, дәресләрдә төрле алымнар да кулланыла: табышмак-уеннар, викториналар, башваткыч-табышмаклар, шаян сораулар, индивидуаль карточкалар һ.б. Бу алымнар дәрестә укучыларны матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итә.
Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә әсәр геройларын чагыштыру укучыларда кызыксынуны үстерүгә ярдәм итә. Шулай ук әдәби әсәрдәге геройлар урынына укучының үзен куеп каравы кебек биремнәр, хыял-фантазияне эшкә җигү укучыларга ошый. Мондый биремнәрне мин Ә.Бикчәнтәеваның "Тәмле сүз" , Ф.Яруллинның "Кояштагы тап", Р.Вәлиеваның "Туган көндә", Д.Аппакованың "Йолдызкай", Г.Ибраһимовның "Алмачуар" һ.б. әсәрләрне өйрәнгәндә бирәм.
Тел-әдәбият дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерү һәм формалаштыру өчен җирлек булып тора. Тел һәм әдәбиятны тыгыз бәйләнештә өйрәнгәндә, укучыларның иҗади эшли алуларына, дөрес язуларына ирешергә мөмкин.

Укучы - актив, тере, җитез, хәрәкәтчән зат. Аны бертөрлелек бик тиз туйдыра, алымнарның уңышлы чиратлашуы кирәк. Бары тик теләп, кызыксынып укыганда гына укучы нәтиҗәләргә ирешә.
Белгәнебезчә , дәресләрдә компьютер технологияләрен куллану бүгенге көндә бик актуаль. Заманнан калышып булмый, дигән кебек, бу өлкәдә дә күп эшләргә туры килә. Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне таләп итә. Без татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру өчен, дәресне мавыктыргыч итеп үткәргәндә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйбыз. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр кулланам. Укучыларның теманы үзләтерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәялү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы. Тестны эшләп бетергәч, компьютер нәтиҗә ясап билге куя. Компьютер- укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагын да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

Мәгълүмати белем чыганаклары - укыту процессын оештыруда мөһим булган фотосурәтләр, видематериаллар, динамик модельләр, тавыш язмалары һәм башка укыту материаллары ул. Шуны да истә тотарга кирәк: заманча белем чыганклары дәреслекнең эчтәлегенә, норматив актларга туры килергә тиеш.


Белем чыганакларның төрләре:

интерактив компонентлар - сорау һәм җаваплар, мөстәкыйль, контроль эшләр;

демостарацион графика- фотосүрәтләр, видемоматериаллар;

текстлар-тавыш язмалары, язучарның биографияләре, таблицалар;

укытучы өчен материал- дәрескә презентацияләр.

Мәгълүмати белем чыганаклары куллану:

- белем бирүнең сыйфатын күтәрә;

- укучыларда татар теленә кызыксыну уята;

- дәресләрне эмоциональ һәм истә калырлык итеп оештырырга ярдәм итә;

- укучыларның мөстәкыйльлеген үстерә;

- күрсәтмә материалларның сыйфатын арттыра;

- дәрес материалын аңлаешлырак итә;

- өстәмә материаллар табарга ярдәм итә;

- сөйләмгә вакыт азрак сарыф ителә;

- укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләү мөмкинлекләрен арттыра;

- укытучының эшен җиңеләйтә.

Төрле плакатлар, таблицалардан аермалы буларак, мәгълүмати белем чыганакларын укытучы үзенә кирәк булганча үзгәртә ала, материаллар электрон вариантта саклана, сыйныф бүлмәсендә күп урын таләп ителми.

Башлангыч сыйныфларда дәресләрдә татарча мультфильмнар куллануны уңышлы дип саныйбыз. Рус балалары укытучы белән аралашуда гына чикләнми, чит кешеләр сөйләмен дә тыңлый, аңларга өйрәнә.

Үзебезнең эшебездә без мәгълүмати белем чыганакларын өч төрле юнәлештә кулланабыз:

  1. Әзер беллем чыганаклары.

  2. Power Point, Movie maker программалары нигезендә методик эшкәртмәләр әзерләү.

  3. Тестлар, кроссвордлар төзү.

Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.
Белем бирү тәрбиядән аерылгысыз. Класстан тыш эшләрдә укучыларымда халкыбызның тарихына, мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә, йолаларына карата мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләргә тырышам. Үземнең эш тәҗрибәм белән халкыбызның күпъеллык мирасына таянган хәлдә, бүгенге яңалыкларны кулланып, милли үзаңлы, үз телен камил белгән, югары әхлаклы, заманча карашлы , киләчәккә омтылучы шәхес тәрбияләргә тырышам.


© 2010-2022