«Чыршы янында»

""Описание материала: """"Алып ""баручы." Балалар, чыршыбыз бигрәк матур бизәлгән. Әйдәгез бергәләп карап чыгыйк әле..... "Дөрестән дә бигрәк матур инде чыршыбыз, ләкин нидер җитеп бетми кебек.( уйланып тора) Әәәәә, аның бит утлары кабызылмаган. "Ягез әле, бергәләп бик каты итеп кул чабыйк, бәлки ул безгә үзенең серле утларын кабызыр. ""( "Уен: чыршы утлары яна, аңа өрәләр, ул сүнә, тагын кул чабып утларны яндыралар") "Чыршы артыннан оч аю килеп чыга: """"1нче аю:" (киерелеп) Нәрсә булды, кемнәр тавышлана монда? """"2 нче аю:" Әйе, әйе. Безне йокыбыздан кемнәр бүлеп йөри анда? """"3 нче аю:" (балаларга карап гаҗәп...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Чыршы янында.

Залда матур итеп бизәлгән чыршы. Балалар музыка астында залга керәләр, чыршы тирәли басалар.

1нче бала.

Күптән көткән бәйрәмебез-

Яңа ел килеп җитте.

Барыбызны сөендереп,

Аны кыш алып килде.

2 нче бала.

Вот и праздник дождались
Вот и в зале собрались.
И позвали мы гостей:
Наших лучших всех друзей!

3 нче бала.

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

Бергәләшеп әйләник

Матур чыршы көенә.

Җыр: "Чыршы яшел тунын киеп"

Шулчак чыршы кырыеннан Керпе килеп чыга. Ул таякка таянган. Аның артыннан күзәтеп Куян керә.

Керпе: (чыршыга карый)- Бу бик зур керпе икәәәәән! Борынын күккә чөйгән, аякларын яшергән. Үзенең энәләре ямь- яшел. Зур үскәч мин дә шулай яшел тун киярменме икән?

Куян: Нәрсә дисең Керпе дус?

Керпе: Әй йомшак Куянкай, син мине күзәтеп йөрисеңмени әле?

Куян:

Әй Керпе , Керпе,

Бәйрәмгә килдем.

Кайда син үзең

Адашып йөрдең?

Күрмисеңмени,

Күпме кунаклар!

Бәйрәм булганга

Барысы шатлар.

Ә бу, дускаем, (чыршыга карап) керпе түгел, чыршы!

Керпе: Чыршы?! Булмас ла. Безнең энәләребез охшаш бит. Менә ышанмасаң тотып кара.

Куян: Ай, ай! Ышандым. Бик нык авыртты. Энәле дуслар чеметә икән.

Девочки в зелёных платьях танцуют «Танец еловых веточек» . На головах у них шляпы с искусственными еловыми ветками. Потом девочки садятся на места.

Керпе: Ай-яй! Чыршылар монда бигрәк күп...

Куян: Әйе, ләкин бәйрәмгә дип бизәлгәне берәү генә.
Алып баручы. Керпе, Куян дус. Сез безгә кунакка килдегезме? Әйдәгез, рәхим итегез.

( Утыралар)

4 нче бала.

Күрегез бу чыршыны!

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек-

Тора түшәмгә тиеп.

5нче бала.

Перед праздником зима,
Для зеленой елки
Платье белое сама,
Сшила без иголки.
6 нчы бала.

Отряхнула белый снег
Елочка с поклоном.
И стоит красивей всех,
В платьице зеленом.

Җыр: "Чыршы янында"

Алып баручы. Балалар, чыршыбыз бигрәк матур бизәлгән. Әйдәгез бергәләп карап чыгыйк әле..... Дөрестән дә бигрәк матур инде чыршыбыз, ләкин нидер җитеп бетми кебек.( уйланып тора) Әәәәә, аның бит утлары кабызылмаган. Ягез әле, бергәләп бик каты итеп кул чабыйк, бәлки ул безгә үзенең серле утларын кабызыр.

( Уен: чыршы утлары яна, аңа өрәләр, ул сүнә, тагын кул чабып утларны яндыралар)

Чыршы артыннан оч аю килеп чыга:

1нче аю: (киерелеп) Нәрсә булды, кемнәр тавышлана монда?

2 нче аю: Әйе, әйе. Безне йокыбыздан кемнәр бүлеп йөри анда?

3 нче аю: (балаларга карап гаҗәпләнеп) Сез кемнәр? Нишләп йөрисез монда?

Алып баручы: Исәнмесез, аю дускайларыбыз! Йокыгыздан уяткан өчен безне гафу итегез.Без бары тик балалар белән чыршының утларын гына кабызырга теләгән идек.

Өчесе бергә: Утларын?

Алып баручы:Әйе, утларын.

1 нче аю: Чыршының утлары була димени ул?! ( көлеп җибәрә)

Алып баручы: Була, була дусларым! Эх сезнееее...Өннәрегездә йоклап, нинди зур бәйрәмне дә күргәнегез юк икэн. Бүген бездә зур бәйрәм- тиздән Яңа ел килеп җитәчәк.

Аюлар бергә: Яңа ел?! (гаҗәпләнеп) Кем соң ул Яңа ел?

Алып баручы: Сез Яңа елның ни икәнен дә белмисезме?! ( гаҗәпләнеп) Алайса, әйдәгез безнең белән!

3 нче аю: Үзегез янына алганыгыз өчен рәхмәт!!! Безнең әле башка дусларыбыз да бар, аларны да чакырыйк. Төлке, тиен. Бүре! Килегез монда.

( Аюлар биюе)

Алып баручы: Бәйрәм кичен күптән башласак та нигәдер Кыш бабай белән Кар кызы куренми... Кайда тоткарландылар икән? Әйдәгез, бергәләп чакырыйк әле.

Бергә: Кыш бабай, Кыш бабай!

Тизрәк килеп җит!

( Ишектән бабай керә).

Бабай: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнме, бабакай!

Бабай: Бабай, тизрәк кил,дигәч, килеп җиттем әле менә.Сез нинди бәйрәм уткәрәсез монда?

Балалар: Чыршы бәйрәме!

Бабай: Ә сез ничек бәйрәм итәсез?

7 нче бала.

Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зууур бәйрәм.

Җырлыйбыз да биибез дә,

Уйныйбыз әйлән- бәйлән.

8 нче бала.

За окошком - снег и вьюга,
Но тепло нам в центре круга.
В хоровод скорей пойдём ,
И станцуем, и споём!
Җыр: "Чыршы әйләнәсендә"

Алып баручы. Бабакай, бер җыенып килгәнсең икән инде, бәйрәмебезнең кунагы булырсың. (урын бирә). Ял итеп китәрсең. Ә без, балалар, тагын бер тапкыр Кыш бабай белән Кар кызын чакырып карыйк.

Бергә. Кыш бабай! Кар кызы! Килегез тизрәк бәйрәмгә!

Музыка яңгырый. Залга Кыш бабай белән Кар кызы керә. Балалар кул чабып каршы алалар.

Кыш бабай:

Кар-бураннар туздырып,

Барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Кар кызы:

Ә мин дуслар- Кар кызы,

Кыш бабайның оныгы.

Аклык белән капладым,

Барча, барча җиһанны.

Алып баручы.

Әй ,Кыш бабай, Кар кызы,

Куандырып килдегез.

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз сезне без!

Җыр: "Кыш бабай"

9 нчы бала.

- Кто в нарядной теплой шубе,
С длинной белой бородой,
В Новый год приходит в гости,
И румяный, и седой?

10 нчы бала

Он играет с нами, пляшет,
С ним и праздник веселей!
- Дед Мороз на елке нашей,
Самый главный из гостей!

11 нче бала.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай.

Әйлән- бәйлән җырлый идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Кыш бабай: Рәхмәт, рәхмәт минем нәни дусларым!!! Сезне барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Яңа ел барыбызга да саулык, сәламәтлек, куанычлы тормыш алып килсен!!!

Кар кызы:Яңа елда барыгызның да теләкләре чынга ашсыннар!!!....Дусларым,бәйрәмгә кунак итеп кар бөртекләре дә чакырылды.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бездә,

Чыршы тора бүлмәдә.

Карагыз, кар бөртекләре,

Килгән безгә биергә.

Бииләр кар бөртекләре,

Очып-очып талпынып.

Безгә бик күңелле бүген,

Килгән алар сагынып.

(Кар бөртекләре биюе)

( кар бөртекләре биеп бетерер алдыннан капчык сөйрәп Убырлы карчык килеп керә) Биеп бетергәннәрен карап тора да:

Убырлы карчык: Ха-ха-ха-ха, димәк сез монда бәйрәм гөрләтәсез индеееее...Күрсәтәм әле мин сезгә бәйрәәм!!! Хәзер менә Кыш бабай белән Кар кызын сихерләп,шушы капчыкка салып,үзебезнең урманга алып китәм!!!Безнең дэ анда бәйрәм үткәрәсебез бар! (куллары белән сихерләгән кебек эшли)

Кыш бабай: Нишлисең син Убырлы? Бар, балаларга комачаулап, явызлык эшләп йөрмә! Хәзер мин сине кире урманыңа озатам!!! ( таягы белән идәнгә суга һәм әфсен укый) Әфсен, төфсен, җилләр иссен, давыл чыксын һәм Убырлы моннан юк булсын.

(Убырлы карчык себеркесенә атланып кычкыра-кычкыра, әйләнә-әйләнә чыгып китә, капчыгы онытылып кала)

Кар кызы: Капчыгы калды бит, бабакай, әллә анысын да озатасыңмы?

Кыш бабай: Ашыкма әле, кызым. Бу гади генә капчыкка ошамаган, тылсымлы бугай ( капчыкны ачалар, эченнән Яңа ел чыга)

Кар кызы: Яңа ел бит бу, бабакай!

Кыш бабай: Ииии картлык!Танымый да торам ләбаса. Исән- сау гына килеп җиттеңме, балам? Әйдә, түрдән уз. Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән!

( чыршы тирәли җитәкләп әйләнеп чыгалар)

Яңа ел: Рәхмәт сезгә! Ышанычыгызны аклармын. Бәйрәм белән барыгызны да!!!

12 нче бала

Әй Яңа ел, бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

Юлларына синең- ак чәчәкләр,
Кулларыңа бездән- ипи-тоз.

(Сөлге остенә куелган ипи-тозны сузып)

13 нчы бала

Тот, кто хочет, чтоб веселым

Был бы этот Новый год.

Пусть сегодня вместе с нами,

Играет, танцует и поет!

Җыр: "Бер яшькә үстем"

Алып баручы: Менә Яңа ел да килеп җитте. Кыш бабай, аякларын да талгандыр, әйдәгез бергәләп биеп алыйк әле.

Кыш бабай: Әйе шул! Әйдә әле Кызым балаларны да чакырыйк.

(татарча бию көенә бииләр, балаларны да чакыралар)

Яңа ел: Дусларым, әйдәгез бергәләп уен уйныйбыз. (Игра «Кто первый позвенит погремушкой» (около елки ставится стул, на нем погремушка. Нужно верхом на метле обежать елку и позвенеть погремушкой)
Кыш бабай: Ярый, балалар, безгә китәргә вакыт инде, башка бакчаларда да көтәләрдер. Ашыгыйк.

Кар кызы: Бабакай, син бүләкләреңне бирмәдең бит әле...

Кыш бабай: Әйе шул, кызым!Онытып та торам. Дусларым, алып килегез капчыкны!

( Чана өстерәп төлке, тычкан керәләр)

Кыш бабай: Менә балалар, сез үзегезне бары тик яхшы яктан гына күрсәттегез, моннан соң да шундый булыгыз!Шуңа бүләкләребезне һәм дә Яңа елыбызны калдырабыз.

Кар кызы: Хушыгыз, дусларым! Күңелле ял итегез!

Бергә: Хуш,Кыш бабай! Хуш, Кар кызы!

( музыка)

Күңелле музыкага балалар да үзләренчә бииләр.



© 2010-2022