Открытый урок по татарскому языку на тему Сыйфат дәрәҗәләре (4 класс)

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре.
Максат:

1. Укучыларның сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен белдерүе,

асыл, нисби булуы турында белемнәрен системалаштыру,

сыйфатка хас - дәрәҗә категориясе белән таныштыру;

2.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру;

3.Үз хатаңны таный белү, укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,мультимедия, презентация, карточкалар, тестлар, сүзлекләр.

Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.(1 мин.)

2.Актуальләштерү. (11 мин.)

Сүзлек диктант(Бер укучы тактада яза).

Яшел, йомшак, йомры, мәхәббәтле, мөлаем, сөйкемле, яшь, тыйнак, көзге, ямьле, нәфис, тиңсез, ышанычлы, сыек, мәрхәмәтле, оялчан, өлгер.

Тикшерәбез. Слайд №1

- Укучылар, сүзлек диктантта нинди сүзләр яздык?

- Укучылар, искә төшерик әле, без сезнең белән нинди тема өйрәнә башладык? (сыйфат)

- Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?Мисаллар сүзлек диктанттагы сүзләр белән әйтегез.

- Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?

- Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала?

- Сыйфат ясагыч кушымчаларны атагыз?

- Нинди сыйфатлар синоним сыйфатлар дип атала?

- Нинди сыйфатлар антоним сыйфатлар дип атала?

- Күпчелек очракта сыйфат белән белдерелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?

Җөмләдә аергыч , хәбәр , хәл булып килә ала.
- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

Сыйфат предметның төрле билгесен белдерә алалар.
Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)
Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр, ачы торма)
Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык, яссы такта)
Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл)
Массасын ( җиңел, авыр)
Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)
- Сыйфат нинди ике төргә бүленә? (асыл һәм нисби)

- Дөрес. Бүген без сезнең белән сыйфатка хас грамматик категория белән танышырбыз.

(Дәреснең темасы, максаты әйтелә).Слайд №2

3.Яңа теманы аңлату.(13 мин)

Слайд №3

Дәрәҗә - степень
Сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә.

Слайд №4

Сыйфатларны чагыштырыгыз. Предметның билгеләре аерыламы?

Яшел, яшелрәк, ямь-яшел, яшькелт (үлән)

Җитез, җитезрәк, үтә җитез (кыз)

Салкын, салкынрак, бик салкын, салкынча (көн)

Слайд №5

Димәк, яшел, җитез, салкын - предметның төп билгесе .

ямь-яшел, үтә җитез, бик салкын - предметның билгесе төп билгедән артык булуы

яшелрәк,җитезрәк, салкынрак - бер предметтагы билгенең икенчесенә караганда артыграк яки азрак булуы.

яшькелт,салкынча - предметның билгесе төп билгедән ким булуы .

Слайд №6

Ә хәзер слайдка игътибар итик. Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар. Ясалу юллары анлатыла.
1. Гади дәрәҗә ( Основная степень).
2. Чагыштыру дәрәҗәсе (Cравнительная степень).
3. Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень).
4. Кимлек дәрәҗәсе (Уменьшительная степень).


4. Дәреснең ял итү өлеше (Физкультминута 2 минут)

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,(алга башларны ию хәрәкәте)
Ә аннары - артка (башларны артка ию хәрәкәте)
Уңга, сулга борабыз (башларны уңга - сулга хәрәкәтләндерү),
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез (иң өсләрне сикертү),
Кулларны биетәбез (кулларны селкетү),
Бер алга, бер артка сузып (кулларны алга, артка таба сузу хәрәкәте)
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез (чүгәләү),
Тезләрне кочаклыйбыз (чүгәләп, тезләрне кочаклыйбыз),
Башларны алга яшереп (чүгәләп, башларны тезгә кую)
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

5. Яңа теманы ныгыту.(16 мин.)

Сыйфатларны 4 дәрәҗәгә куегыз. Язабыз. Слайд №7.

Салкын, ак , җылы, авыр, матур, тын, усал, хәйләкәр, куркак, зур.

Тикшерәбез. Слайд №8

Салкын Салкынрак Сап-салкын Салкынча
Ак Аграк Ап-ак Аксыл
Җылы Җылырак Җып-җылы Җылымса
Авыр Авыррак Бик авыр -----------
Матур Матуррак Бик матур ------------
Тын Тынрак Тып-тын -------------
Усал Усалрак Бик усал ------------
Хәйләкәр Хәйләкәррәк Бик хәйләкәр -------------
Куркак Куркаграк Бик куркак ------------
Зур Зуррак Зуп -зур -------------

Сорау.-Укучылар, бу сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп буламы? Кайсы дәрәҗәгә куеп булмады?Авыр,тын, матур, усал, хәйләкәр,куркак ,зур сыйфатларның кимлек дәрәҗәгә куеп булмый.Бу очракта аларның антонимнарын кулланабыз. Нинди сүзләргә антоним дип әйтәбез? Антонимнарын әйтегез. Нинди сүзләргә синонимнар дип әйтәбез? Матур сүзенең синонимнарын әйтегез.

Көчле, урта, йомшак укучыларга биремнәр белән карточкалар бирелә.

Карточка №1 (Көчле укучы)

Текст өстендә эш. Сыйфатларны тап.
Менә салкын кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ап-ак кар каплады.
Кешеләр җылы киемнәрен киделәр. Агачлар ак күлмәк кигән кебек
утыралар. Кыш көне кошларга да салкын. Аларга ризык табуы бик
авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәләр: җимлекләр ясыйлар, җим салалар.
Менә урман. Кышкы урман бик матур! Тып-тын. Анда каен, усак,
нарат, чыршы, имән агачлары үсә. Ә кар өстендә җәнлек эзләре күр-
ренә. Урманда усал бүре, хәйләкәр төлке, куркак куян, матур тиен,
зур пошилар да яши.
Кышын җәнлекләргә авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәргә тиешләр.

Карточка №2 (Көчле укучы )
Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетер.
Кышын көн кыска, ә төн ... .
Җәен көн аяз, ә көзен ... .
Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... .
Китап калын, ә дәфтәр ... .
Алма баллы, ә лимон ... .
Кар йомшак, ә боз ... .
Шикәр ак, ә күмер ... .

Карточка №3(Көчле укучы телдән эшли)

Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе.
Красивое платье, жаркое лето, умная девочка, ленивый кот, мелкий
дождь, холодный день, широкая река, прямая улица.


Карточка№4(Урта укучы эшли)

Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз.
Җилсез . чәчәк
Хуш исле . иртә
Көчле . дәрес
Кызыклы . бала
Уңайлы . тавыш
Тәмле . өстәл
Матур . аш


Карточка №5(Урта укучы эшли)

Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.
... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә. ... күктә ... кошлар сайрый.
... үлән арасында ... җиләкләр үсеп утыра. Нинди ... вакыт.
Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле,
яшел.
Сыйфатлар өстәгәч, җөмләләр тулыландымы? Сыйфатлар ни өчен ки
рәк?


Карточка №6(Йомшак укучыга)
Уен. Карточкадагы "артык сүзне тап".
Кыяр, яфрак, яшел, агач.
Алма, карбыз, җиләк, тәмле.
Эшчән, кыз, укучы, малай.
Җил, кояш, кар, кечкенә.
Дәфтәр, каләм, китап, чибәр.
Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.
Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.


Ныгыту өчен 101 нче күнегүне эшләү. Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.(Барча укучы шул күнегүне эшләгәндә, карточка буенча эшләрне тикшерәбез).Аннары 101 нче күнегүне тикшерәбез.


Бирем.Шундый предметны тап.
Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы. (карбыз).
Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган. (шар).
Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата. (песи).
Яшел, чәнечкеле, бизәлгән, яңа елда куела. (чыршы).
Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле. (чия).
Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә. (сыер).
Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк - җимеш. (лимон).
Табышмак әйтү.
1.Үзе кып - кызыл, күлмәге ямь - яшел . (Карбыз)
2.Җәен - соры, кышын - ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)
3.Су түгел - сыек,
Кар түгел - ап - ак. (Сөт)

4.Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата.(Суган)

5.Көмеш тәнле, ите итәмле.(Балык)

6.А җир, кара тап, нәрсә булыр уйлап тап.(Китап)

7. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.

Уен " Эстафета" ике группа ярыша. Тактада предметның исемен белде-
рүче сүз язылган, һәр группадан укучылар чыгып, предметның билгесен
белдерүче сүзләр язалар.
1 группа. Күлмәк(кызгылт, кыска, озын җиңле, куе чәчәкле).
2 группа. Яулык(бик нечкә, акграк,зур, өр-яңа, борынгы).


Тест сорауларына җавап бирү.
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен;
б) предметны;
в) предметның хәрәкәтен.


2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) нишли? нишләгән?
б) нинди? кайсы? кайдагы?
в) кем? нәрсә?


3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
а) 5;
б) 6;
в) 4;

г)3.

4.Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?
а) числительное;
б) прилагательное;
в) существительное;
г)наречие.

5.Предметтагы билгенең төп дәрәҗәдәгедән, нормадан кимрәк булуын белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

6. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?

Саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

7.Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?

Кып - кызыл алма, сап - сары көнбагыш, иң акыллы бала, дөм сукыр бабай, тип - тигез юл, шыр ялангач каен, чалт аяз көн, тома надан карт, гүзәлдән гүзәл кыз.

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

8.Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә карый?

Эз куянныкы, китап апаныкы, бакча минеке, бакча мәктәпнеке.

а) нисби сыйфатлар

б) тартым сыйфатлары

в) асыл сыйфатлар

9.Кайсы сыйфат дәрәҗәсенең махсус кушымчасы юк?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе.

10.Бер предметтагы билгенең икенче предметагы шундый ук билгедән артыграк и

кәнлеген күрсәтүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

а) гади (төп) дәрәҗә

б) чагыштыру дәрәҗәсе

в) артыклык дәрәҗәсе

г) кимлек дәрәҗәсе

Слайд №9.Тестларны тикшерәбез.

6.Йомгаклау. (1мин.)
- Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?
- Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?
- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?
- Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр?
- Сыйфатның сөйләмдәге роле нинди?
7.Өй эше. (1 мин.)Укучылар, минем бер яраткан гадәтем бар.Төрле мероприятияләрдә, концертларда булганда, төрле милли киемнәр кигән халыкны фотога төшерергә яратам.Хәзер сезнең игътибарыгызга фотосурәтләр тәкъдим итәм.Ә сезгә өйдә төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны кулланып, «Милли киемнәр» дигән темага сочинение язарга.
8. Билге кую.



© 2010-2022