6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


"Каралды"

"Тымытык гомуми урта белем мәктәбе" методик берләшмә җитәкчесе: _________________ Гәрәйшина Г.М.

Беркетмә №1. « » август 2015 ел.

"Килешенде"

"Тымытык гомуми урта белем мәктәбе" укыту эшләре буенча директор урынбасары: _________________Кашапова Ф.Ф.

" " август 2015 ел.

"Раслыйм"

"Тымытык гомуми урта белем мәктәбе" директоры:

________________Харрасов Б.С. Приказ № " " август 2015 ел


Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Тымытык гомуми урта белем мәктәбе"



6 нчы сыйныф өчен

татар теленнән эш программасы



Гәрәйшина Гөлүзә Мәүләветдин кызы

( I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы )


Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1 " " август, 2015 нче ел.


2015-2016 нчы уку елы.

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы(9 нчы маддә). (2004 ел, 1 июль).

  2. "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары" (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова).- Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2010.

  5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп базислы укыту планына, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Тымытык гомуми урта белем мәктәбенең 2014-2015 нче уку елына төзелгән укыту планына нигезләнде.

  6. Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе "Тымытык гомуми урта белем мәктәбенең "Укыту фәннәре, электив курсларның эш программалары структурасы, эш тәртибе, төзелеше турында положение"сенә нигезләнде.

6 нчы сыйныфта татар теленнән белем бирүнең максатлары һәм бyрычлары:

Татар теле - халкыбызның буыннан буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар чылбырын тоташтыручы, тормыш көнкүрешнең барлык өлкәләрендә кулланыла торган аралашу чарасы.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның түбәндәге максатлары һәм бурычлары бар.

  1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телебезгә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

  2. Сүз төркемнәрен лексик- грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.

  3. Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.

  4. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

  5. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга өйрәтү.

  6. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

  7. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

  8. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

  9. Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

  10. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

6 нчы сыйныфта 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлаганнан соң, исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык кебек мөстәкыйль сүз төркемнәре турында белешмә бирелә. Бу сүз төркемнәренең төркемчәләре, төрләнешләре, ясалыш үзенчәлекләре өйрәнелә.

6 нчы класста татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә әдәбият белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

2. Белем алуның кулай ысулларын сайлау.

3.Үз-үзенә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

  1. Мөстәкыйль белемалубуенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.

  2. Төрле чыганаклар белән эш итә белү.

  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.

  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә,дөрес уку:

  • уку елы башында - 75-85 сүз,

  • уку елы ахырында - 85-95 сүз.

  1. Сүзлекләрдән файдалану белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

  2. Аудио - видео белән эш итә белү.

  1. Уку мәсьәләсен куя белү.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Яңа теманы аңлатуга мотив тудыру.

  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү.

  6. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

1.Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе.

  • Сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

- күчереп язу,

- сүзлек диктанты - 18-25 сүз.

- контроль диктант - 55-65 сүз.

- катлаулы план буенча изложение язу

- фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу.

- эш кәгазьләре язу.


Тематик планлаштыру

Татар теле

Класс 6

Укытучы Гәрәйшина Гөлүзә Мәүләветдин кызы

Сәгатьләр саны

Барысы 140 сәг.; атнага 4 сәг.

Диктант 6(2), БСҮ - 30 (Изложение 5(2), Сочинение 5 (1), Эш кәгазьләре - 1, Тәрҗемә күнегүләре - 6, мәкалә - 1, хикәя язу - 4, диалогик (монологик) сөйләм үстерү - 3, хаталар өстендә эш -1сәг,текст белән эш-1 , сочинениегә әзерлек -3)

Административ контроль дәресләр 1 сәг.

Планлаштыру "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары"на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова,В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф.Җамалетдинова. Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде.

Дәреслек Н.В.Максимов, М.З.Хамидуллина Рус урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек - Казан: "Мәгариф" , 2010 )

Өстәмә әдәбият:

  1. Н.В.Максимов, М.З.Хамидуллина «Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту" /6нчы сыйныф өчен методик кулланма/ Казан, Мәгариф, 2007 ел.

  2. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова «Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар". Казан, Яңалиф, 2006 ел.

  3. 5-11сыйныфлар өчен язма эшләр. Казан, 2003.

  4. Н.Гыймадиева, Р.Нуруллина - Галләмова "Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы". Казан, 2003.

  5. Ч.М.Харисова Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. Казан, Мәгариф, 2006.

  6. Г.Р.Галимуллина. Татар теле. Лексикология. Казан, Мәгариф, 2007.

  7. 5-11сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.

  8. Я.Х.Абдрәхимова Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7 сыйныфлар. Казан, Мәгариф, 2003.

  9. Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел". Казан, Мәгариф, 1998.

  10. Диск "Татар теле. 5-11".

  11. Диск "Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр", 2006.

Тематик план

Дәрес темасы

Сәг. саны

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

Дата

Факт

Та

Тиеш

Факт

1.

Туган тел турында әңгәмә

1

"Иң матур тел - туган тел, Әнкәм

сөйләп торган тел" темасына сөйләшү


2 .

Фонетика

1


Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе.



3.

Тамырга кушымчалар ялгану

1

Тамырга кушымчалар ялгану үзенчәлеге



4

Җөмләнең баш кисәкләре

1

Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәр. Аларның сораулары.



5.

Җөмләнең иярчен кисәкләре

1

Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл. Аергычның төп сыйфат, исем белән белдерелүе. Тәмамлыкның исем һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелүе. Хәлнең, гадәттә, рәвеш, исем, фигыльләр белән белдерелүе.


6.

Җөмлә кисәкләре темасы буенча диктант «Кичке учак"

1

Алдагы сыйныфларда үзләш-тергән орфограммаларны язуда дөрес күрсәтә белү, грамоталы, чиста язу күнекмәсен камилләштерү.



7

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре

1

Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне аера һәм дөрес интонация белән укый белү. Хикәя жөмләдә нинди дә булса күренеш, вакыйга, хәл, әйбер турында хәбәр ителүе. Сорауны белдереп, сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмләнең сорау җөмлә булуы. Боерык җөмләнең боеру, үтенү, чакыру мәгънәләрен белдереп, үзенә генә хас күтәренкерәк тавыш белән әйтелүе.



8.

Антонимнар, синонимнар

1


Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре һәм язылышлары белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуы



9

Сүз ясагыч кушымчалар

1

Сүз ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Бу сүзләрнең ясалма сүзләр дип йөртелүе.



8.

Сүз ясалышы

1

Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне аеру. Ясалма сүзнең тамырга ясагыч кушымча кушылып ясалуы. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз булуы



10

Изложение"Көз килә"

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.



11

Сүз төркемнәре турында төшенчә

1

Морфология - тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль ( исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль ( хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.



12

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.


1

Исем - предметны һәм затларны белдереп, кем? Нәрсә? Сорауларына җавап бирүче сүз төркеме. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы



13


Исемнәрнең ясалыш төрләре

1

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр,ясалма, кушма, тезмә, кыскартылма, парлы "'булулары.



14

Исем ясагыч кушымчалар

1

Исем ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Бу сүзләрнең ясалма сүзләр дип йөртелүе.



15

Исем ясагыч кушымчалар

1

Исем ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Бу сүзләрнең ясалма сүзләр дип йөртелүе. Исем ясагыч кушымчаларны белү.



16

Мәкалә язу. "Без - табигать сакчылары"

1

Мәкалә яза белү.


17

Исемнәрнең ясалышы. Кушма, тезмә исемнәр.

1

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең кушма, тезмә, кыскартылма, парлы "'булулары. Ясалма исемнәрнен ясагыч кушымча ялганып ясалуы. Кушма исемнәрнен берничә сүзнең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килүе. Тезмә исемнәр составына кергән кисәкләрнең барысы бер бөтенне тәшкил итүе.

18.

Тәрҗемә итү күнегүләре

1



19

Тәрҗемә итү күнегүләре

1



20

Исемнәрнең ясалышы. Кыскартылма, парлы исемнәр

1

Парлы исемнәрнен сызыкча аша язылуы. Кыскартылма исемнәрнең тезмә сүзләрнең баш хәрефләреннән, сүзләрнең беренче иҗекләреннән, я беренче сүзнең баштагы иҗеге һәм тулы бер сүздән ясалулары.


21.

Исемнәрнең берлек-күплек саны

1

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе. Берлек санның аерым күрсәткече булмау. Исемнәрнең күплек төренә -нар, -нәр, -лар, -ләр кушымчалары ялгану. Ялгызлык исемнәрнең берлек санда гына кулланылуы



22.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Баш килеш, аның үзенчәлекләре

1

Исемнәрнең 6 килеше булу. Баш килешнең кушымчасыз булуы, калган килешләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш сораулары һәм кушымчалары



23.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Кыек килешләр

1

Рус һәм татар телләрендә исемнәрне килешләр белән төрләндерүнең үзенчәлекләре



24

Рус телендә исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Рус телендә исемнәрне килешләр белән төрләндерүнең үзенчәлекләре



25.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Исемнәрнең предмет , затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучыга (син, сез), сөйләмдә катнашмаган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.


26.

Сочинение. Көзге бакчада

1

Укучыларның фикерләрен язма рәвештә бирә белергә өйрәтү



27.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр: тартымлы исем килеш белән төрләнгәндә, исемгә башта тартым кушымчасы, аннары килеш кушымчасы ялгану.



28.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше рус һәм татар телләрендә

1

Тартымлы исемнәрне язма һәм әдәби телдә куллану үзенчәлекләре.



29

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлаy күнегүләре

1

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлаy



30.

Исемнәрнең төрләнеше темасы буенча диктант

1

Дәрестә алган белемнәрне кулланып, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү



31.

Алынма исемнәрнең төрләнеш үзенчәлекләре

1

Татар теленә рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән исемнәрнең тартым, сан, килеш белән төрләнгәндә, татар теле кагыйдәләренә буйсынулары. Калын авазга беткән алынма исемнәргә -калын, нечкә авазга беткән исемнәргә нечкә кушымча ялгану.



32.

Алынма исемнәрнең әйтелеш үзенчәлекләре

1

Алынма исемнәрдәге -ек кушымчасы татар телендә -ски формасын алып, сүзләргә калын кушымча ялгану, [й] авазына беткән алынмаларга тартым кушымчасы ялганганда, й хәрефенең е хәрефе белән алышынуы. Ь хәрефенә беткән исемнәргә тартым кушымчасының нечкә төре ялгануы



33.

Тәрҗемә итү күнегүләре

Тест .


1



34

Исемнәрнең җөмләдәге фyнкциясе

1

Исемнәрнең төрле җөмлә кисәкләре булып килә алуы.



35.

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

1

Баш килештәге исемнең ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә алуы. Җөмләдә иялек килешендәге исем - аергыч, төшем килешендәге исем -тәмамлык, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрендә килеп, кая? кайдан? кайда? сорауларына җавап бирүче исемнәрнең хәл булып килүе.



36.

Рус һәм татар телләрендә исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

1

Җөмләләрне русчага тәрҗемә иткәндә җөмлә кисәкләренең үзгәрүе.



37.

Исемнәргә морфологик анализ

1

Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерү.



38.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча диалог төзү

1

Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән диалоглар төзү.



39

Исемнәргә морфологик анализ ясаy

1

Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибен үзләштерү.



40.

Исемнәргә морфологик-синтаксик анализ

1

Исемнәргә морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү.



41.

Исем темасын гомумиләштереп кабатлау

1

Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау



42.

Б.с. үстерү. Әти-әниеңә хат язу

1

Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт хаты язу.



43.

Сыйфат турында төшенчә


1

Сыйфатның предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе.



44

Сыйфат һәм сыйфатланмыш.

1

Сыйфатның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе.



45.

Асыл һәм нисби сыйфатлар

1

Асыл сыйфатларның предметларның, кеше һәм хайваннарның төп билгеләрен белдерүе (киң елга, кыю кыз). Нисби сыйфатларның предметның бүтән предметка, хәлгә, эшчәнлеккә мөнәсәбәтле билгесен белдерүе (балалар китабы, кичәге эш)



46.

Сыйфатларның ясалышы.

1

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатлар. Ясалма сыйфатларның күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалары ялганып ясалуы. Сыйфат ясагы ч кушымчалар: -лы, -ле, -сыз, -сез, гы, -ге, -кы, -ке, -чан, -чән, -ык, -ек, -к, ынкы, -енке, -ма, -мә, -гыч, -геч, -лык, -лек. Кушма сыйфатларның ике сүзне кушу ярдәмендә ясалуы. Парлы сыйфатларның ике сүздән торуы, сызыкча аша язылуы. Тезмә сыйфатларның берничә сүздән ясалуы, аерым язылуы. Гарәп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатлар.



47.

Сочинение. Яхшы китап - яхшы дус.

1

Укучыларның фикерләрен язма рәвештә бирә белергә өйрәтү



48.

Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфатның төп, чагыштыру дәрәҗәләре


1

Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы. Гади дәрәҗәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтүе (-рак, -рәк кушымчалары ялганып ясала



49

Сыйфатның төп, чагыштыру дәрәҗәләрен ныгытy күнегүләре

1

Сыйфатның төп, чагыштыру дәрәҗәләрен ныгытy



50.

Сыйфатның артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре.

1

Артыклык һәм кимлек дәрәҗәсенең ясалышы


51.

Изложение

(контроль)" Бәхет"

1

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү



52.

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

1

Җөмләдә сыйфатларның, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл булып килүе. Сыйфатның сыйфатланмыштан алда килсә - аергыч, артта килсә - хәбәр, фигыльне ачыкласа, хәл булуы.



53.

Тәрҗемә итү

1



54

Сыйфатларның исемләшүе

1

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфатларның исемләшүе дип аталуы.



55.

Сыйфатларның исемләшүен ныгытy күнегүләре

1

Сыйфатларның исемләшүен ныгытy



56.

"Кошлар - безнең дусларыбыз" диалог

1

«Кошлар - безнең дусларыбыз*' темасы буенча сөйләшү



57.

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

1

Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау.



58

Сыйфатларга морфологик-синтаксик анализ

1

Сыйфатларга морфологик-синтаксик анализ ясый белү.



59.

Сыйфат темасы буенча контроль диктант " Яңгырдан соң"

1

Дәрестә алган белемнәрне кулланып, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү



60.

Сан турында төшенчә

1

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә?купме? никадәр? Ничәнче? Ничәләп? ничәү? ничәшәр? Сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану.



61.

"Кибеттә" темасына диалог

1

«Кибеттә» темасына диалог төзү



62.

Саннарның ясалышы

1

Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булуы. Тамыр саннарның бер кисәктән торуы. Кушма саннарның кушылып язылуы. Тезмә саннарның, тамыр саннардан тезелеп, аерым язылуы. Парлы саннарның чама һәм бүлем төркемнәрендә генә очравы, сызыкча аша язылуы.



63.

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы

1

Гарәп цифрларыннан соң килгән кушымчаларның аерым язылуы. Рим цифрларыннан соң килгән кушымчаларның язылмавы, сызыкчалар куелмавы.



64

Гарәп һәм рим цифрларының язылышын ныгытy күнегүләре

1

Гарәп һәм рим цифрларының язылышын ныгытy



65.

Сан төркемчәләре. Микъдар саны

1

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (микъдар (төп), тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемчәгә бүленүе. Төп саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? Купме? Никадәр? сорауларына җавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүе.



66.

Саннарның ясалышы темасы буенча диктант

1

Дәрестә алган белемнәрне кулланып, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү



67.

Тәртип саны

1

Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Төп санга -нчы, ~нче. -ынчы, -енче кушымчалары кушылып ясалуы. Телеграмма язу үрнәге.



68.

Бүлем саны


1

Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? Күпмешәр? сорауларына җавап бирүе.


69

Бүлем санының ясалышы

1

Бүлем санының төп санга ~ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы.


70.

Чама саны

1

Чама санының предмет исәбен якынча, чама белән генә белдерүе, никадәр? Ничәләп? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә, -лаган, -ләгән кушымчалары ялгап ясалуы.


71.

Җыю саны

1

Җыю санының бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерүе, ничәү? Күпме? Сорауларына жавап булып килүе.

72.

Тәрҗемә итү

1

73

Сочинениегә әзерлек,материал тyплаy.

1

"Туган ягыма кыш килде" исеме астында язуга әзерлек,материал тyплаy.


74.

Сочинение. "Туган ягыма кыш килде"

1

"Туган ягыма кыш килде" исеме астында язу.


75

Саннарның җөмләдәге роле

1

Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннарның саналмышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы.


76.

Саннарның җөмләдә кулланылышы

1

Саналмышы белән килгән саннарның җөмләдә күбрәк аергыч булулары, төрләнмәве. Саналмышыннан башка килгән саннарның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре.


77.

Саннарга морфологик - синтаксик анализ ясый белү.

1

Саннарга морфологик - синтаксик анализ ясый белү.


78

Изложение «Кыш әбинең шyклыгы"

1

Грамматик нормаларны үтәп язарга омтылу. Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү


79.

Саннар темасын ныгыту

1

Сан турында белемнәрне ныгыту.


80

Саннар темасын кабатлау

1

Сан турында белемнәрне гомумиләштерү


81.

Рәвеш. Рәвеш турында төшенчә

1

Җөмләдә эш яки хәлмен билгесен белдереп, ничек? Кая? Кайда? Кайдан? Күпме? Никадәр? Кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең күбрәк фигыльгә ияреп килүе.


82.

Рәвешләрнең ясалышы: тамыр, ясалма рәвешләр

1

Рәвешләрнең ясал ы ш лары ягыннан тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә төрләргә бүленүе.


83

Кушма, парлы, тезмә рәвешләр


Кушма рәвешләрнең кушылып, парлы рәвешләрнең сызыкча аша язылуы. Тезмә рәвешләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалулары.


84.

Рәвеш дәрәҗәләре

1

Рәвеш дәрәҗәләре: төп, чагыштыру, артыклык дәрәҗәләре. Сыйфатлар белән уртаклыгы.


85

Тәрҗемә итү

1


86.

Рәвешләрнең мәгънә төркемчә-ләре. Саф рәвешләр


1

Рәвешләрнең билге һәм хәл рәвешләренә бүленүе. Билге рәвешләренә саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама рәвешләре керүе. Хәл рәвешләренә вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләре керүе. Саф рәвешләрнең эшнең сыйфатын белдерүләре, ничек? Ни рәвешле? сорауларына җавап булулары.


87

Текст өстендә эш "Минем яраткан атым"

1

Текстны сәнгатьле итеп yкy,эчтәлеген сөйләтү,тексттан сыйфат һәм рәвешләрне табy


88.

Күләм-чама рәвешләре

1

Күләм-чама рәвешләренең эш яки хәлнең, билгенең күләмен күрсәтүе, күпме? Ничаклы? Никадәр? Нихәтле? Сорауларына җавап бирүләре.


89.

Охшату - чагыштыру рәвешләре

1

Охшату ~ чагыштыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын яки рәвешен белдерүе, ни төсле? Соравына җавап булулары


90.

Хикәя язу. "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз"

1

«Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» темасы буенча


91.

Вакыт рәвешләре


1

Вакыт рәвешләренең эшнең үтәлү вакытын белдерүләре, кайчан? соравына җавап бирүләре.


92

Урын рәвешләре

1

Урын рәвешләренең эшнең үтәлү урынын кайда? Кая? Кайдан? сорауларына җавап бирүләре.


93.

Сәбәп-максат рәвешләре

1

Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белдерүләре, ник? Нишләп? нигә? Нилектән? сорауларына җавап бирүләре


94.

Изложение «Дүрт теләк"

(контроль)

1

Грамматик нормаларны үтәп язарга омтылу. Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү


95.

Рәвешләргә морфологик анализ

1

Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибен аңлату


96.

Рәвешләргә морфологик-синтаксик анализ

1

Рәвешләргә морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен аңлату


97

Антоним һәм синоним рәвешләр

1

Антоним һәм синоним рәвешләрне үзләштерү


98.

Рәвешләрнең сыйфат белән уртак һәм аермалы яклары

1

Рәвешләрнең сыйфат белән уртак һәм аермалы яклары


99.

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау

1

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.


100

Рәвеш темасы буенча контроль диктант "Төнбоек"

1

Дәрестә алган белемнәрне кулланып, грамоталы һәм чиста язу күнекмәсен камилләштерү


101.

Хаталар өстендә эш.Алмашлык турында төшенчә

1

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеменең алмашлык дип аталуы.


102

Алмашлыкларның ясалышы.

Тамыр һәм ясалма алмашлыклар

1

Ясалышлары буенча алмашлыкларның тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булулары. Тамыр һәм ясалма алмашлыклар.


103

Кушма, парлы, тезмә алмашлыклар

1

Ясалышлары буенча алмашлыкларның тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булулары. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге (ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл) булып килә алуы. Кушма, парлы, тезмә алмашлыклар


104

«Тукай исән, җыры күңелләрдә» тем-на сочинениегә әзерлек

1

«Тукай исән, җыры күңелләрдә» исеме астында язуга әзерлек, материал тyплаy.


105

«Тукай исән, җыры күңелләрдә» тем-на сочинение

1

«Тукай исән, җыры күңелләрдә» исеме астында язу.


106

Алмашлык төркемчәләре

1

Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә бүленүе: зат алмашлыклары, тартым алмашлыклары, курсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклар.


107

Зат алмашлыклары



1

Зат алмашлыкларыныц сөйләшүдә катнашучы затларны белдерүләре, килешләр белән төрләнүләре. I һәм II зат алмашлыклары сөйләмдә катнашкан затларны белдерә, берлек һәм күплек, санда киләләр, килеш белән төрләнәләр; III зат алмашлыклары ул, алар сөйләмдә катнашмаган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметларны белдерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Гариза язу үрнәге бирү.


108

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүендә үзенчәлекләр.


109

Тартым алмашлыкларының ясалышы


Предметның кайсы затка каравын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип аталулары. Аларның кайбер алмашлыкларга -ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясалуы.


110

Тартым алмашлыкларының килеш, сан белән төрләнеше.

1

Тартым алмашлыкларының килеш, сан белән төрләнүе. Аларның җөмләдә ия, хәбәр һәм тәмамлык булып килүе.


111

Күрсәтү алмашлыклары

1

Күрсәтү алмашлыкларыньщ затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының, исемне алыштырып килгәндә, килеш, тартым, сан белән төрләнүе; җөмләдә ия, тәмамлык, хәбәр булып килүе.


112.

Күрсәтү алмашлыкларының тартым белән төрләнеше

1

Күрсәтү алмашлыклары тартым белән төрләнгәндә аларга 3 зат кушымчасы ялгану.


113

Күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше


Күрсәтү алмашлыкларының предметның билгесенә яки рәвешенә ишарә иткәндә килешләр белән төрләнмәве, җөмләдә аергыч яки хәл булып килүләре.


114

Изложение

1

Грамматик нормаларны үтәп язарга омтылу. Иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү


115

Сорау алмашлыклары

1

Предметны, затны, билгене, санны яки рәвешне ачыклау максатыннан кулланылган алмашлыкларның сорау алмашлыклары дип аталулары.


116.

Сорау алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.

1

Сорау алмашлыкларынын килешләр белән төрләнүе.


117

Билгеләү алмашлыклары

1

Билгеләү алмашлыкларынын гадәттә затларны,
предметларны гомумиләштереп белдерүләре.
Аларның исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре. Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүе.


118

Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

Билгеләү алмашлыкларының килешләр белән төрләнешен үзләштерү.


119

Әңгәмә "9 Май - Җиңү бәйрәме"

1

"9 Май - Җиңү бәйрәме" дигән темага сөйләшү


120

Хикәя "9 Май - Җиңү бәйрәме"

1

"9 Май - Җиңү бәйрәме" дигән темага хикәя язy


121

Билгесезлек алмашлыклары

1

Зат яки предметның, билге, рәвеш, сан һәм кайбер хәлләрнең билгесезлегенә ишарә итүче алмашлыкларның билгесезлек алмашлыклары дип аталуы.


122

Билгесезлек алмашлыкларының

ясалышы

1

Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә сүзе яки -дыр, -дер, -тыр, -тер кисәкчәләре кушылып ясалуы


123

Юклык алмашлыклары

1

Затның, предметның, билге, рәвеш, сан яки хәлнең кире кагылуын белдергән алмашлыкларның юклык алмашлыклары дип аталуы. Аларның сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары


124

Алмашлыкларга морфологик анализ

1

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау тәртибен аңлату


125

Алмашлыкларга морфологик синтаксик анализ

1

Алмашлыкларга морфологик - синтаксик анализ ясау тәртибен аңлату


126

Алмашлыклар темасын ныгыту күнегүләре

1

Алмашлык буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.


127

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы

1

Алмашлыкларның нинди җөмлә кисәге булып килә алуларын билгеләү


128

Алмашлыкларны кабатлау

1

Алмашлыкларга морфологик - синтаксик анализ ясый белү. Алмашлык буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.


129

Контроль сочинениегә әзерлек.

1

"Гаиләм ядкаре"исеме астында язуга әзерлек,материал тyплаy.


130

Контроль сочинение

"Гаиләм ядкаре"

1

"Гаиләм ядкаре"исеме астында язу.


131

Исем турында өйрәнгәннәрне кабатлау

1

Исем турында өйрәнгәннәрне кабатлау.


132

Исем турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Исем турында өйрәнгәннәрне кабатлау, гомумиләштерү


133

Сыйфат турында өйрәнгәннәрне кабатлау

1

Сыйфат турында өйрәнгәннәрне кабатлау, гомумиләштерү


134.

6 нчы сыйныфта өйрәнгәннәр буенча контроль диктант

1

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Дәрестә алган белемнәрне куллану. Үзеңне язу һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау һәм үзконтроль ясау.


135.

Хаталар өстендә эш

Сан турында өйрәнгәннәрне кабатлау

1

Сан турында өйрәнгәннәрне кабатлау ,гомумиләштерү


136

Сан турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Сан турында өйрәнгәннәрне кабатлау ,гомумиләштерү


137.

Рәвеш турында өйрәнгәннәрне кабатлау

1

Рәвеш турында өйрәнгәннәрне кабатлау ,

Гомумиләштерү


138

Алмашлык турында өйрәнгәннәрне кабатлау

1

Алмашлык турында өйрәнгәннәрне кабатлау, гомумиләштерү


139

6 нчы сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау ,тестлар чишү

1

Белемнәрне тикшерү


140

6 нчы сыйныфта өйрәнгәннәр буенча йомгаклау дәресе

1

6 нчы сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау













© 2010-2022