Ф. С. Сафиуллина дәреслеге буенча татар теленнән эш программасы

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. «Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон ( 2012нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2. «Мәгариф турында»гы Татарстан Республикасы законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле)

3. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. «2014-2020 нче елларда ТРсы дәүләт телләрен һәм ТРның башка халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» ТРсы дәүләт программасы (ТР Министрлар Кабинетының 2013 нче елның 25 нче октябреннән 794 нче карары).

5. "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту" (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хатлары. 9777\12 13.08.2012;)

6. Приказа МО и Н РТ от 09.06.2012 года №4154/12 «Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования»

7. "Об учебных планах в 2014-2015 учебном году" Письмо МОиН РТ 11005/14 от 08.07.2014

8. Приказ школы от ….08.2014 № ……. "Об утверждении учебного плана, рабочих программ, элективных курсов, дополнительных образовательных программ"

9. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.С. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)", Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

10. Харисова Ч.М.,Фәтхуллова К.С.,Хәбибуллина З.Н. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011

11. Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. Татар теле(Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек). Казан,"Мәгариф", 2008.

2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планында 9 нчы сыйныфта татар теленә атнага 2 сәгать бирелде. Укыту планында 34 атна сәбәпле, эш программасы 68 сәгатькә төзелде.

МАКСАТ:

1.Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү, укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү, татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү.

2.Сөйләм эшчәнлеген барлык төрләренә (тыңлап алу, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү.

3.Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

4.Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

5.Укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

6.Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли - мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

БУРЫЧЛАР:

1)татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2)бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3)лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4)карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5)тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;

6)татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

7)татар халкының төрле өлкәләрдәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү.

Гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга тиешләр.

Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына җөмлә, сөйләм барлыкка килә. Бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик һәм монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 9 нчы СЫЙНЫФКА УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР:

-татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

-татар теленең фонетик,лексик системаларын,грамматик төзелешен үзләштерү,

-грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

-җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;

-текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;

-сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 9 нчы СЫЙНЫФТА ФОРМАЛАШЫРГА ТИЕШЛЕ КҮНЕКМӘЛӘР:

-телдән һәм язма сөйләм, диолог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

-төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;

-текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;

-бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

-текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;

-җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;

-тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

-сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

-тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 9 нчы СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРГА ҖИТКЕРЕЛӘ ТОРГАН МӘГЪЛҮМАТЛАР:

-татар теленең тулы бер система булуы, аның тармаклары;

-телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы, аларның тел ситуациясенә бәйле үзгәреше;

-тел системасы, аның үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләре тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;

-төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 9 нчы СЫЙНЫФТА ПРЕДМЕТАРА ЭШЧӘНЛЕК:

-татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

-татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;

-телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

-татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле -ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

-телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында кузаллау формалаштыру;

-татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 9 нчы СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ ШӘХСИ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШЕ:

-баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

-баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

-сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

-укучының үзаның үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

-җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.

Укытуны тематик планлаштыру

Предмет: татар теле

Сыйныф: 9А, 9Б - рус төркеме

Сәгать саны

Барлыгы: 68

Атнага: 2

Программа: 1. К.С.Фәтхуллова,Ф. Х. Җәүһәрова. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, "Мәгариф",2010.

2. К.С.Фәтхуллова,Ф. Х. Җәүһәрова. Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Казан, "Китап",2011.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. Татар теле(Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек). Казан,"Мәгариф", 2008.

Гомуми белем бирүнең эчтәлеге:

1. Кешеләрнең тормышын бизәү.

(мәрхәмәтле, ачык йөзле, йомшак күңелле, шат күңелле, рәхмәтле, итагатьле, әдәпле, өметле, гадел, гыйлем, гыйлемле, кунакчыл, ярдәмчел, дус булырга, ихлас күңелдән, хупларга, мөһим, куркырга, ялгышырга, тыелырга, ия булырга).

2. Илләр һәм шәһәрләр.

(Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш, Ерак Көнчыгыш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Истанбул, Һиндстан, Кытай, Мисыр, Әфганстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, өлкә, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Иҗевск, Әстерхан).

3. Язмышыма үзем хуҗа.

(юнәлеш, язмыш, хезмәт итәргә, Россиянең Кораллы көчләре, ихтыяр көче, ихтыярлы, таләпчән, тыйнак, хөрмәт яуларга, зыялы, абруйлы, хәрби хезмәт, тотрыклы, үрнәк булырга, инанырга, түзәргә).

4. Һәнәр сайлау.

(һөнәр иясе, хезмәткәр, хезмәттәш, оешма, осталык, мөмкинлек, үзенчәлекле, хыял, хыялланырга, очучы, хәбәрче, мөхәррир, алтын куллы, сүзеңдә торырга, канәгать калырга, югары белем, һөнәри белем, кирәкле, кирәксез).

5. Гаилә бюджеты.

(хезмәт хакы, арттырырга, тоткарларга, вакытында, җитәргә, айлык, еллык, матди, акчаны белеп тотарга, исәпләргә, тукланырга, вак-төяк, кием-салым, бурыч, бурычка бирергә, бурычка алырга, түләүле, түләүсез, очраклы).

6. Белем һәм китап.

(кулъязма, елъязма, теркәргә, тупларга, басма (издание), махсус, фәнни-техник, фәлсәфи, тирән эчтәлекле, төшенергә, фикер алышырга, фикердәш, әзерлекле, гаять, мәгънә, ачыктан-ачык).

7. Милли сәнгать.

(халык иҗаты, эшкәртергә, күн, ясарга, келәм, бизәргә, асылташ, музыка коралы, курай, гөслә, гармун, көй, моң, моңлы, серле, дәртле, җәүһәр, мәхәббәт казанырга, гашыйк булырга, таң калдырырга, дастан, бәет,каһарман, кыйсса).

8. Кеше һәм мохит.

(тирә-юнь, әйләнә-тирә, мохит, табигать кочагы, җир-су, елга-урманнар, кош-корт, тереклек, буйсындырырга, чыганак, калдыклар, үле, туфрак, яндырырга, юкка чыгарга, югалту, аянычлы, коточкыч, җавапка тартырга, кимергә, күбәергә).

9. Аралашу.

(аралашырга, эшлекле аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, килешү, табигыйлек, кәеф күтәрергә, тәэсир итәргә, уртак, уртаклашырга, шатлык, кайгы, шәхси тормыш, бер-береңне аңлау, мактарга, ачуланырга, рәнҗетергә, түбәнсетергә, зарланырга, каршы куярга, әдәпсезлек, усаллык)

10. Татар әдипләре иҗатыннан.

(хис-тойгы, охшарга тырышу, тәрбияви, җанлы сөйләм, акыл хәзинәсе, рухи дөнья, аңлаешлы, таныштырырга, үткен телле, күңелгә ятышлы, батырлыкка барырга, хезмәт сөяргә, уен-көлке, бизәлеш)

Эш төрләре

9 нчы сыйныф

Тыңлап аңлау

3 мин.

Диалогик сөйләм(репликалар саны)

12

Монологик сөйләм(фразалар саны)

14

Уку (сүзләр саны)

80-85

Язу: диктант(сүз.саны)

90-100

Сүзлек диктанты(сүз.саны)

25-28




Укыту тематик планлаштыру

Барысы - 68 сәгать (34 атна, атнага 2 сәгать)

Тема

Сәгать саны

Үтәлеш

вакыты

Искәрмә

план

факт

1.

Исәнме, мәктәп. Гади җөмләләрне кабатлау.

1

02.09

2.

Кушма җөмлә турында төшенчә. Кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

1

08.09

3.

Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

1

09.09

4.

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Җыючы теркәгечле кушма җөмләләрне танып белергә өйрәтү.

1

15.09

5.

Җыючы теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

16.09

6.

Кереш контроль эш.

1

22.09

7.

Хаталар өстендә эш. Каршы куючы теркәгечле кушма җөмләләр.

1

23.09

8.

Каршы куючы теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

29.09

9.

Бүлүче теркәгечле кушма җөмләләр. Бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

30.09

10.

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре.

1

06.10

11.

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

07.10

12.

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләргә төшенчә бирү.

1

13.10

13.

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

14.10

14.

I чиреккә контроль тест. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

1

20.10

15.

Хаталар өстендә эш. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

21.10

16.

Иярченле кушма җөмләләр.

1

27.10

17.

Иярченле кушма җөмләләрдә аналитик чаралар.

1

28.10

18.

Аналитик чаралар булган мөнәсәбәтле сүзләрне тәрҗемә итү үзенчәлекләре.

1

10.11

19.

Аналитик чаралар булган ияртүче теркәгечләрне һәм теркәгеч сүзләрне тәрҗемә итү үзенчәлекләре.

1

11.11

20.

Контроль күчереп язу. Аныклау һәм көттерү интонациясе булган аналитик чараларны тәрҗемә итү үзенчәлекләре.

1

17.11

21.

Аналитик чараларны сөйләмдә куллану.

1

18.11

22.

Иярченле кушма җөмләләрдә синтетик чаралар.

1

24.11

23.

Синтетик чараның бер төре булган кушымчаларны тәрҗемә итү үзенчәлекләре.

1

25.11

24.

Синтетик чараның бер төре булган бәйлек һәм бәйлек сүзләрне тәрҗемә итү үзенчәлекләре.

1

01.12

25.

Синтетик чараның бер төре булган янәшә килү очрагын тәрҗемә итү үзенчәлекләре.

1

02.12

26.

Синтетик чараларны сөйләмдә куллану.

1

08.12

27.

Диктант "Яхшылык". Аналитик, синтетик чаралар.

1

09.12

28.

Хаталар өстендә эш. Аналитик җөмләне синтетик җөмләдән аеру.

1

15.12

29.

Иярченле кушма җөмләләрнең төрләрен сөйләмдә куллану.

1

16.12

30.

Иярчен ия җөмләләргә төшенчә бирү.

1

22.12

31.

Иярчен ия җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

23.12

32.

Иярчен ия җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

12.01

33.

Иярчен хәбәр җөмләләргә төшенчә бирү.

1

13.01

34.

Иярчен хәбәр җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

19.01

35.

Иярчен хәбәр җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

20.01

36.

Иярчен аергыч җөмләләргә төшенчә бирү.

1

26.01

37.

Иярчен аергыч җөмләләрнең аналитик төре.

1

27.01

38.

Сүзлек диктанты. Иярчен аергыч җөмләләрнең синтетик төре.

1

02.02

39.

Иярчен аергыч җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

03.02

40.

Иярчен аергыч җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

09.02

41.

Иярчен тәмамлык җөмләләргә төшенчә бирү.

1

10.02

42.

Иярчен тәмамлык җөмләләрнең аналитик төре.

1

16.02

43.

Иярчен тәмамлык җөмләләрнең синтетик төре.

1

17.02

44.

Иярчен тәмамлык җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

23.02

45.

Иярчен тәмамлык җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

24.02

46.

Иярчен хәл җөмләләргә төшенчә бирү.

1

02.03

47.

Иярчен вакыт җөмләләрнең аналитик, синтетик төре. Тыныш билгеләре.

1

03.03

48.

III чиреккә изложение "Минем әнием".


09.03

49.

Хаталар өстендә эш. Иярчен урын җөмләләрнең аналитик, синтетик төре. Тыныш билгеләре.

1

10.03

50.

Иярчен максат җөмләләрнең аналитик, синтетик төре. Тыныш билгеләре.

1

16.03

51.

Иярчен сәбәп җөмләләрнең аналитик, синтетик төре. Тыныш билгеләре.

1

17.03

52.

Иярчен рәвеш җөмләләрнең аналитик, синтетик төре. Тыныш билгеләре.

1

23.03

53.

Иярчен күләм җөмләләрнең аналитик, синтетик төре. Тыныш билгеләре.

1

06.04

54.

Тест. Иярчен хәл җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

07.04

55.

Хаталар өстендә эш. Иярчен хәл җөмләләрне сөйләмдә куллану.

1

13.04

56.

Иярчен шарт җөмләләргә төшенчә бирү.

1

14.04

57.

Иярчен шарт җөмләнең аналитик төре. Тыныш билгеләре.

1

20.04

58.

Иярчен шарт җөмләнең синтетик төре. Тыныш билгеләре.

1

21.04

59.

Иярчен кире шарт җөмләләргә төшенчә бирү.

1

27.04

60.

Иярчен кире шарт җөмләнең аналитик төре. Тыныш билгеләре.

1

28.04

61.

Иярчен кире шарт җөмләнең синтетик төре. Тыныш билгеләре.

1

04.05

62.

Тест. Иярченле кушма җөмләләр.

1

05.05

63.

Хаталар өстендә эш. Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.

1

11.05

64.

Сөйләмнең иң зур берәмлеге - текст турында мәгълүмат.

1

12.05

65.

Еллык контроль эш.


18.05

66.

Хаталар өстендә эш. Ел буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

19.05

67.

Имтиханга әзерләнү.

1

20.05

68.

Имтиханга әзерләнү.

1

25.05




Әдәбият һәм укыту чаралары, электрон ресурслар

  1. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998.

  2. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..:Раннур н-ты, 2000 ел.

З. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова. Казан:Мәгариф, 2008.

4. Сафиуллина Ф. С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан "Мәгариф",2006.

5. Хайдарова Р.З. «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны,2006

6. Харисов Ф.Ф. «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, Мәгариф, 2002.

Дидактик материаллар:

  1. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология.Таблицалар. Схемалар. Анализ үрнәкләре, күнегүләр. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2007

  2. Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәм изложениеләр. Казан "Яңалиф" нәшрияты, 2004

  3. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2008

  1. Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2005

  2. Нигъматуллина Р.Р. «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк» Яр Чаллы, 200З

  3. Хайдарова Р.З.«Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся» Набережные Челны, 1998

  4. Харисова Ч.М.«Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению» Казань, «Магариф», 2005

  5. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. Казан Яңалиф, 2006

  6. Хәбибуллина З.Н, Вәлиуллин М.А., Фәрдиева Х.Г. У-Х1 сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы. Казан, 200З

10. Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2003

11. Хәсәнова Н.М. «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен күнегүләр җыентыгы» Яр Чаллы, 2005.

12. Шәмсетдинова Р.Р. татар теле. Күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар. Казан татарстан китап нәшрияты, 2005

Электрон ресурслар

  1. Максимов Н.В., Ларина А.У., Юсипова А.М. Я хочу разговаривать на татарском языке.

  2. Татар теле. Заман. Электронный учебник из серии «Я изучаю татарский язык», 2003

  3. Татар теле. Заман. Мультимедийная программа из серии «Я изучаю татарский язык», 2002

  4. Фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка (аудиокассеты).



© 2010-2022