• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект урока по татарскому языку на тему Хәл фигыль. Аның 1, 2нче төрләре. (7 кл. рус төркеме)

Конспект урока по татарскому языку на тему Хәл фигыль. Аның 1, 2нче төрләре. (7 кл. рус төркеме)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Хәл фигыль. Аның 1,2нче төре.

Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.

Дәрес максатлары:

1. Укучыларга хәл фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Хәл фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, хәл фигыльнең 1,2 нче төрен таба белүләренә ирешү;

2. Балаларның танып-белү активлыгын, үзләштергән белемнәрне практикада куллану сәләтен үстерү;

3. Игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева "Татар теле" (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 сыйныфы өчен дәреслек ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан "Татармультфильм" нәшрияты, 2014; хәл фигыль моделе, дифференциаль һәм индивидуаль биремле карточкалар, шигырьләрдән өзекләр.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, карточкалар белән эш

Дәрес планы.

I. Классныдәрескәоештыру, уңайпсихологикхаләттудыру.

  1. Укучыларбеләнисәнләшү.

  2. Кизүторучыукучыукытучыгаукучыларныңдәрескәәзерлеген, катнашуынхәбәритә.

II.Яңаматериалныүзләштерүгәихтыяҗтудыру, укумәсьәләсен кую.

  1. Өй эшләрен тикшерү. Актуальләштерү.

III.Укумәсьәләсен өлешләпчишү.

  1. Бирелгән мисалларярдәмендәяңатеманытаныпбелү.

  2. Физкультминут.

IV. Күнекмәләрөстендәэш.

  1. Карточкалар белән эш.

  2. Тактадаэш.

3. Индивидуальэш.

VI. Рефлексив бәяләү.

1.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау. "Уйлап тап" уены.

2. Бәяләү. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү.

Дәрес барышы

1. Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.

Укучылар белән исәнләшү..

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, утырыгыз!

- Бүген дежур укучы кем?

- Бүген мин дежур укучы. Бүген 9нчы сентябрь.

- Атнаның кайсы көне?

- Атнаның чәршәмбе көне?

- Тышта һава торышы нинди?

- Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

-Рәхмәт, утыр.

2. Актуальләштерү.

1) Өй эшен тикшерү:

-укучылар өй эше нәрсә иде? (Көтелгән җавап: Өй эше: а) 8нче бит, 5нче күнегү. Схемалар буенча җәйге ял турында диалоглар төзергә;

б) Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне кулланып 3-4 җөмлә уйлап язарга.

2) Фонетик күнегү (кабатлау).

Сөйләде, тыңлаган, укыды, кабатлады,шатланып,санаган, сорады, чишкән, сөйли- сөйли.

- Сез нинди фигыльләр беләсез? (Хикәя фигыль, Боерык фигыль, Исем фигыль)

Без сезнең белән алдагы дәрестә хикәя фигыльнең кайсы заман формасын искә төшергән идек? (Көтелгән җавап: Үткән заман формасын)

( фигыльләрне укытучы тагын бер кабат укый, укучылар заманын билгели)

-Укучылар, кайсы сүзләр артык калды.

  • Шатланып- радуясь ниндисораугаҗавапбирә? (Ничек?- Как?).

  • Сөйли -сөйли - рассказываяниндисораугаҗавапбирә? (Ничек?).

  • Боларниндитөркемчәгәкарарлар икән? (Хәл фигыль) Как вы думаете чем они будут являтся в предложении?

  • Нинди җөмлә кисәге була? (Хәл)

Нәтиҗә ясыйк.

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Димәк, Сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нинди теманы өйрәнәчәкбез, фигыльнең кайсы формасын ?

( Көтелгән җавап:Хәл фигыльләр.)

4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

- Дөрес. Одна из широко распространённых форм глагола , объединяющая в себе признаки глагола и наречия -это деепричастие.

1) Ачыгыз дәреслекләрегезне. 8 нче бит, 1нче күнегү. (Кагыйдәне укытучы укый, аннары балалар.)

2) Тактадагы җөмләләр буенча эш.

М: Дәресләрне әзерләгәч, урамга чыгам.-Выйду на улицу, (когда?) когда сделаю уроки (сделав уроки) һ.б.

3) Дәреслек белән эш. 9нчы бит, 2нче күнегү. Изучите таблицу. На какие вопросы отвечает деепричастие? С помощьюкаких окончаний оно образуется?

2нче күнегүдәге таблицаныкарауһәм өйрүнү.

Хәл фигыльнең 1 нче төре - ып/ еп,п

2нче төре - а/ә, -ый/-и (Мисаллар белән ныгыту)

I һәм II төр Ничек? соравына җавап бирә һәм җөмләдә хәл булып килә.

- Укучылар аргансыздыр, әйдәгез ял итеп алыйк.

Физкультминут.

1. Күзләр өчен.

2. Без индехәзерзурлар,
Күпэшлибезнеңкуллар.
Без идәндәюабыз
Һәмкерләрдәуабыз,
Тузансөртәбеләбез,
Ашаргапешерәбез.
Тиздәнүсепҗитәрбез,
Шундаэшкәкитәрбез.

- Рәхмәт, утырыгыз.

Укучылар дәфтәрләрегезне ачыгыз , бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

5. Күнекмәләр өстендә эш.

- Карточкадагы җөмләләргә игътибар итик.

1) Фигыльләрне хәл фигыль формасында язарга.

Үрнәк: Ул үзе елый, үзе сөйли.

Ул елый - елый сөйли.

а) Ул үзе телевизор карый, үзе дәрес әзерли.

Ул, телевизор ...... , дәрес әзерли.

б) Ул үзе сөйләшә, үзе савыт - саба юа.

Ул , …... , савыт - саба юа.

2) -ып/-еп, -п кушымчалары ярдәмендә хәл фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Аңла - аңлап, кал - калып, күтәр - күтәреп.

укы- , җавап бир-, бизә-, котла-, әзерлә-

(1-2 укучы такта янында эшли)

3) Хәзер дәреслекләрегезнең 12нче битен , 11нче күнегүне ачыгыз. Күнегүне язмача эшлибез.

Бирем: Как скажете о том, что вы:

- разговаривая шли в школу - сөйләшә- сөйләшә мәктәпкә бардык

- спеша поели суп - ашыгып аш ашадык.

- улыбаясь поздоровались - елмаеп исәнләштек.

Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча эшлиләр һәм эшләрен алышынып, бер -берсенекен тикшерәләр. Аннары экранга яисә укытучы өләшкән җавапларга карап бергәләп тикшерәбез.

6 . Рефлексив бәяләү.

1.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау. "Уйлап тап" уены.

- Бүген дәрестә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? (Хәлфигыльләртурындабелергәтиешидек).

- Нәрсәләрбелдек? (Хәлфигыльтөпфигыльбеләнбелдерелгәнэш-хәлнеңүтәлүформасы яки вакытыягыннанбилгесенбелдерүен, хәлфигыльләрнең 4 төркемчәгәбүленүен, Ничек? Нишләгәч? Кайчан? Нишләгәнче? Кайчангатикле? сорауларгаҗавапбирүенбелдек).

"Уйлап тап" уены.

Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, хәл фигыль булса кул чабыгыз.

Барып, укый, барды, үтеп, йөгерә, утыр, кайтып, сөйли -сөйли, бардым, күреп, тыңла.

2. Өй эше бирү.1 нче төркем: хәл фигыльләрне файдаланып, төрле темаларга 5 җөмлә язарга;.

2 нче төркем: 9нчы бит, 3нче күнегү. Җөмләләрне тәрҗемә итәргә, хәл фигыльләрне билгеләргә.

3.Бәяләү. Билгеләр кую.


© 2010-2022