Һ. Такташ. Ак чәчәкләр. (5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)

  Тема. Һади Такташ. Ак чәчәкләр.    Максат.      1. Һади Такташ биографиясенә кыскача күзәтү ясау.    2. «Ак чәчәкләр» шигырен уку һәм анализлау.    3. Шигырьне игътибар белән укып, яшерен сүз һәм уйларны табарга өйрәтү эшен башлау.    4. Табигатьнең матурлыгына соклану хисе уяту.      Җиһазлау. Һ. Такташ портреты, Х. Хәйри «Һади Такташ», А. Яхин дәреслеге, газета-журнал материаллары. Сүзлек язылган таблица. Тактада Һади Такташ биографиясенең төп моментлары язылган таблица.  Һади Такташ биогра...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Һади Такташ. Ак чәчәкләр.

( 5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)

Тема. Һади Такташ. Ак чәчәкләр.

Максат.

1. Һади Такташ биографиясенә кыскача күзәтү ясау.

2. «Ак чәчәкләр» шигырен уку һәм анализлау.

3. Шигырьне игътибар белән укып, яшерен сүз һәм уйларны табарга өйрәтү эшен башлау.

4. Табигатьнең матурлыгына соклану хисе уяту.

Җиһазлау. Һ. Такташ портреты, Х. Хәйри «Һади Такташ», А. Яхин дәреслеге, газета-журнал материаллары. Сүзлек язылган таблица. Тактада Һади Такташ биографиясенең төп моментлары язылган таблица.

Дәрес барышы.

Укытучы:

- Балалар, минем кулымдагы китапны таныйсызмы? Аны кем язган? Ничек уйлыйсыз, ни өчен алып кердем икән мин бу китапны?

- Бүген без сезнең белән кем иҗатын өйрәнә башлыйбыз? (Һади Такташ)

Һади Такташ биографиясе белән таныштыру.

Укытучы. Һади Такташ үзенең балачагын туган җире белән бергә сагына. Аның өчен Тамбов урманнары бөтен иҗатына ямь биргән кадерле урын.

Белмим,

Әллә күпкә,

Әллә бик озакка,

Ахры мәңге оныта алмамын

Тамбов урманнары уртасында

Усак яфраклары шаулавын, -

дип сурәтли ул «Мокамай» шигырендә.

Һади Такташ 1901 нче елның 1 нче гыйнваренда Тамбов губернасы Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Хәйрулла абзый зур гаиләсен туйдыру өчен (ә алар гаиләдә 9 бала була, 3 се яшьтән үлә, 6 сы исән-сау үсәләр) күп эшләргә мәҗбүр булган. Шуңа күрә кечкенә Һади әнисе Шәмсениса тәрбиясендә үсә. Белемле, нечкә күңелле Шәмсениса апа улын укырга һәм язарга үзе өйрәткән. Әкиятләр сөйләп, җырлар җырлап, улын искиткеч бай хисле, маҗаралы хыял дөньясы белән таныштырган.

Шәмсениса апа бер истәлегендә улының балалык көннәре турында болай дип яза:

«Бала вакытында Һадиның яраткан эшләреннән берсе - каз бәбкәләрен карау иде. Аларны сакларга йөри, ашата иде.

Бервакытны ике каз бәбкәсен куенына алып йоклаган, иртә белән торса, бәбкәләр изелеп үлгәннәр. Йөрәге әрнеп үбеп-үбеп елады да кабер казып күмде. Кабер тирәсенә шешәләрдән койма ясады. Бүтән хайваннарны да ярата, атлар, сыерларның күзләрен үбә, йоннарын тарый, сыйлый-сыйпый. Шулай да бәбкәләрне аеруча ярата иде».

Бу балалык истәлекләре соңыннан Такташның шигырьләрендә дә чагыла.

Дәрестән тыш укуда «Пи-би-бип» шигырен өйрәнербез.

Һади бераз үскәч, аны хуҗалык эшенә куша башлыйлар. Ул күңел биреп, тырышып эшли. Кайвакыт ат ашатырга үзе генә киткәли, анда күңелсезлекләргә дә очрый.

Әтисе Хәйрулла абзый мондый бер вакыйганы искә ала:

«Бервакыт Һадины өйләгә (обедка) кадәр ат ашатырга җибәрдем. Өйлә вакыты җитте, ул юк.

(Тактада сүзлек язылган: алпавыт - бик күп җирләре булган бай кеше.)

Аты алпавыт җиренә кергән. Бу алпавыт ауга чыкканда моны күргән. Килеп, башта үзен камчы белән кыйнаган, аннан атын хезмәтчеләренә биреп өенә кайтарып җибәргән. Камчы яралары байтак вакытлар бетми йөрде. Атны акча түләп барып алдым».

Бу хәл крестьян малае Һади өчен беренче тапкыр гаделсезлек белән очрашу була.

Һади кече яшьтән үк зирәк акыллы, тормышның төрле яклары белән бик кызыксынучан, тырыш бала була.

Укырга да сәләтле була. Башта үз авылларындагы мәктәптә укый. Аннан соң заманында алдынгы саналган Пешлә авылы мәдрәсәсенә күчә. Җәйләрен, Сыркыдыга кайтып, әтисенә булыша. Ләкин тиздән унөч яшьлек малай укуын ташларга мәҗбүр була. Әтисе Хәйрулла абзый, төплерәк һөнәр бирү өчен, улын Урта Азиягә туган тиешле кешеләргә ияртеп җибәрә. Тик ул анда белем дә, һөнәр дә ала алмый, бай туганнары аны «йомышчы малай» итеп кенә күрәләр. Әмма Һади үзлегеннән укый, шигырьләр яза башлый.

Революциядән соң (ә революция кайчан булганын укучылар искә төшерә) туган авылына кайтып балалар укыта.

1921 нче елда илдә зур корылык була. Такташ, ачлыктан качып, Ташкентка китә.

Бер ел үткәч, Казанга килә. Аның беренче китабы 1923 нче елда басыла.

Кешеләр башта Такташның шигырьләренә, инде зәңгәр күзле, саргылт озын куе чәчле егетнең үз шигырьләрен искиткеч оста сөйләвен ишеткәч, үзенә дә гашыйк булалар.

Портрет белән эшләү.

- Һади Такташның чәчләре нинди? (Дулкынлы, калын)

- Күз карашы нинди?

- Маңгаендагы сыр нәрсәне аңлата? (Җитди, уйчан).

- Күрәсең, уйчан, җитди карашлы бу яшь кешенең тормышы җиңел булмагандыр. Такташ кебек гади хезмәт кешесе өчен 20 нче еллар бик авыр чор булган. Ә шул елларны әдипләр матурлап күрсәтергә, мул тормыш дип язарга тиеш булганнар. Шулай дип язмасалар, әсәрләрен бастыра алмыйлар. Такташ та тормышны мактарга мәҗбүр, ә үз хәле аның бер дә яхшы булмый.

Әтисен кулак дип - ярлы-ялчы көче белән файдаланучы бай крестьян - дип, сеңлесе Хәнифәне уку йортыннан чыгаралар. Газета-журналларда иҗатына начар бәя биреп, мәкаләләр бастыралар. Шундый авыр шартларда да ул үзенең үткен акылын, көр күңелен саклап кала алган, иҗат итүен туктатмаган. «Тәүфыйкълы песи», «Караборынның дусты», «Алсу» - без өйрәнәчәк иң матур әсәрләре.

Такташ - кыска гомерле шагыйрь. Ул 1931 нче елның декабрендә тимгелле тиф белән авырый башлый һәм, ми шешүгә әйләнеп, вафат була.

Такташны югалту меңләгән кешеләр өчен авыр хәсрәт була.

Юк, Такташ үзе үлсә дә, аның әсәрләре үлемсез. Бүген без аның «Ак чәчәкләр» шигырен өйрәнербез.

«Ак чәчәкләр» шигырен өйрәнү.

Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.

Укучылар эчтән укыйлар.

Игътибар итәргә. Сез кемнәрне күрдегез? Аларны кем күзәтә?

Шигырьгә анализ. Анализ сорау-җавап формасында башкарыла.

- Укучылар, шигырьне укыганда, кемнәрне күдегез?

- Тәрәзәдән берәү мыштым гына карый. Берәү борынын тотып кайтып бара. Ике кеше тау шуарга китте.

- Аларны кем күзәтеп тора?

- Такташ. (Укучылар шулай дип җавап бирергә мөмкиннәр)

- Такташ дигән сүз бармы?

- Юк.

- Нинди сүз бар?

- Мин.

- Без аны лирик герой дип атарбыз. Лирик герой дип шигырьдә уй-хисләрне һәм эчке кичерешләрне сөйләп бирүчене йөртәләр.

(Балалар дәреслектән лирик герой төшенчәсен табып укыйлар, дәфтәргә язалар).

Шагыйрьнең беренче зат исеменнән язуын бары тик аның шәхси үз кичерешләрен белдерүе дип кенә карарга ярамый. Ул үз заманы кешеләренең уй-фикерләрен, кичерешләрен җиткерергә тели. )

Шигырьне ике укучы кычкырып укый.

- Шигырьдә нинди күренешләр сурәтләнгән?

- Кар ява. Кышкы салкын көн. Тәрәзәләр туңган.

- Автор карны нәрсә белән чагыштыра?

- Автор карны ак чәчәк белән чагыштыра.

-Ә күк йөзе нинди?

- Зәңгәр.

- Ә йолдызлар?

- Ак кар кебек.

Шигырьдә тәүлекнең кайсы өлеше сурәтләнә?

- Төн вакыты.

- Төн нинди?

- Салкын, җилле.

- Ә каян белдегез?

- Тау шуарга киткән ике кеше кире сызды.

- Димәк, шигырьдә кышкы күренеш, кышкы матурлык сурәтләнгән. Шагыйрь тәңкә карлар яуганда, буранлы төндә йөрергә яраткан. Аның күп әсәрләре кыш көне язылган.

Әсәр «Ак чәчәкләр» дип атала. Ак төс нинди билге ул?

- Ак төс - сафлык, матурлык, яктылык билгесе.

- Кышкы табигатьнең матурлыгын рәссамнар картиналарда сурәтли. Шагыйрьләр шигырьләр язалар. Үткән дәрестә без дә кышкы күренешне күзәттек. Кар бөртеге нәрсәгә охшаган иде?

- Кар бөртеге чәчәккә охшаган иде.

- Такташ дөрес сурәтләгәнме? Матур идеме кар яуганда? Шушы матурлыкны сез ничек сурәтли алдыгыз? (Алдагы дәрестә өй эше итеп, кышкы табигатьне күзәтүдән чыгып, хикәя язарга бирелә).

Бер укучының язма эше укыла.

- Менә шундый матурлыкны ни өчен Такташ шигырендә өйдә генә күзәтеп утыралар?

- Салкын булгач.

- Алайса нишләп мыштым гына? Без үзебез кайчан мыштым гына утырабыз?

- Курыкканда.

- Беренче карашка,Такташ салкын төннең матурлыгын яза кебек. Әйдәгез, тагын бер кат укып карыйк әле. (Укыганда астына сызылган сүзләргә игътибар иттерелә)

Мыштым гына карый урамга…

(Ни өчен мыштым?)

Җил ияртеп китте артыннан.

(Нишләп ияреп йөри ул?)

Шундый матур булып тоела…

(Матур булгач, нишләп тоела гына?)

Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан…

(Матур булгач, нишләп сүгенә?)

Мыштым гына

Шуның өчен чыкмый гына

Тәрәзәдән карыйм урамга…

-Такташ иҗатында образлар: Төн, Кар, Буран, Җил. Алар тормыш матурлыгын тудыруга да, тормышның ямьсез якларын күрсәтүгә дә хезмәт итәләр. Әйтик, Җил образы. Ул шомлы, явыз, усал, мәкерле. Шул ук вакытта лирик геройның сердәше, дусты, туганы була. Бу шигырьдә ул нинди роль башкара?

- Бу шигырьдә ул усал, явыз буларак күрсәтелә.

- Шигырьдә яшерен уйлар, хисләр сурәтләнгән. Авторның үз уйлары. Такташ үзе яшәгән чорга бәя бирә. Шигырь 1929 нчы елда языла.

(Шагыйрь тормышының авыр моментлары искәртелә. (Тактада алдан язылган план буенча)).

1 Алпавытның рәнҗетүе.

2 Революция еллары.

3. 1921 нче елгы ачлык.

4. Әтисен кулак дип, сеңлесе Хәнифәне уку йортыннан чыгаралар.

5. Шигырьләрен начар итеп күрсәтеп, газеталарга мәкаләләр язалар.

Шигырьдә сүзләр артына тирән мәгънә яшеренгән була.

Ак чәчәкләр ява…

….

Таңнар алып килер бураннар…

Искиткеч матур табигать, искиткеч матур дөнья. Шушы дөньяның матурлыгына сокланып, рәхәтләнеп яшисе генә дә бит. Күңелдә тынычлык юк.

Шигырьнең дәвамын укып бетерү.

Шигырьне укучылар сәнгатьле укырга өйрәнәләр. 5-6 укучы кычкырып укый.

Дәфтәрдә эш. Тактага язылган сүзлекне сүзлек дәфтәренә язып куярга.

Өйгә эш. «Ак чәчәкләр» шигырен ятларга.

Дәресне йомгаклау.

© 2010-2022